Бүген районның актлар залында барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән район башлыгы урынбасары С.Осянин җитәкчелегендә “Эшлекле дүшәмбе” узды.
Утырышта Д.Арефьев – ДНД эше; Г.Камадетдинова – “Мәктәпкә барырга булыш!”, Сәйдәш бәйрәменә хәзерлек; Т.Бурдина – 1 нче яртыеллыкта торак программасының үтәлеше; А.Халикова – мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге турында үз юнәлешләре буенча чыгыш ясадылар.