Үзара салым җыю буенча референдум

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Үзара салым – көнкүрештәге проблемаларны чишү өчен мөһим инструмент.

Үзара салым - халыктан авыл җирлнге вәкаләтләренә кергән проблемаларны чишәр өчен җыела торган акча.

Ул референдум аша халык  яисә авыл җирлеге депутатлары инициативасы белән үткәрелә.

Референдумда конкрет проблема билгеләнә, һәр кешедән җыела торган  акча суммасы күрсәтелә.

Республика бу җыелган акчаларны 4 тапкыр күбрәк суммада софинанслый.

Югары Ослан районында 3 ел рәттән үткәелгән референдумнарда 18 авыл җирлеге катнашты. Анда җыелган акчаның суммасы 3,5 млн сум тәшкил итә.
 
Шуның белән бергә республика бүлеп биргән акчаның размеры - 13,5 млн сум.

Үзара салым акчалары зиратларны төзекләндеергә, суүткәргечләрнең системасын ремонтларга, чишмәләрне төзәтергә, контейнер мәйданчыкларытөзергә, юлларны ремонтларга тотылачак.

Бүгенгә тавыш бирүдә катнашучы 70 кешенең 60% ы референдум үткәрүгә уңай карашта.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы! Сездән үзара салымга карата үз фикерегезне әйтүегезне сорыйбыз!

1. Сез Югары Ослан районында үзара салым кертергә ризамы?

2. Үзара салымны нинди проблемалар чишәргә тотарга?

3. Үзара салымга Сез нинди сумма кертә аласыз?

Монда тавыш бирә аласыз (пройдя по ссылке)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International