Инвалид балалар белән эш

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Районның культура бүлеге хезмәткәрләре сукыр һәм чукрак балалар өчен үткәрелгән чараларның мониторингын үткәрде.

Мониторинг нәтиҗәләренә караганда Югары Ослан районы территориясендә 9 бала чукрак, 6 бала – сукыр диагнозы белән яши.

Андый балалар район культура йорты үткәргән “Балалар чыршысы”, “Балаларны яклау көне” кебек массакүләм чараларга чакырыла.

Ә китапханә хезмәте 15 бала өчен даими чаралар үткәрә.

30 нчы августта мондый авырулы балалар өчен “Балачак бәйрәме” узачак.

Бу бәйрәм республика көненә багыәлана. Ә балаларны бәйрәм өстәле көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International