Бүген район культура йортында Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Аның темасы “Укыту - тәрбия системасында этнокультура компонентының роле” иде.
Аның эшендә район башлыгы Марат Зиатдинов һәм ТР Мәгариф министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Л.А.Гайфуллина катнашты.
Узган уку елына тулы анализ ясалды, киләсе уку елына бурычлар куелды.
- Лисина О.А., Сарбаева Н.П., Гаврилова Н.Н., Корчагина Л.И., Аббазова Р.Р., Филипова Л.М., Мукаева Елена Юрьевна хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен лаеклы бүләкләр алдылар.