Югары Осланның көннән – көн матураюы беркемдә дә кире фикер тудырмый.
Өр-яңа объектлар үсеп чыга; культура, ял итү урыннары яңартыла; спорт мәйданчыклары, тарихи һәйкәлләр барлыкка килә.
Тиздән тагын бер эре объект – причал барлыкка киләчәк.
Анда гел олы чаралар – май бәйрәме, Нептун көне, Республика көнендә салют карау, спорт ярышлары гел монда үткәрелә.
Элегрәк монда сәүдә рәтләре булган.
Паромга чират торучылар монда кайнар чәй эчкәннәр, ашап алганнар.
Базардан төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганнар.
Яңа мәйданчыкта спорт, уен, сәүдә, тарихи зоналар булачак.
Шулай ук безнең якташларыбыз - гомерләрен су эшенә бирүчеләргә һәйкәл дә каралган.