“Свияга” җәядән ату үзәгендә Татарстан кубогының 5 нче этабы тәмамланды. 2 нче көнне олы юниорлар һәм өлкән спортсменнар 3 күнегүдә 7 комплект награда өчен ярыштылар.
Алтын медальгә - Антон Кудяев, көмеш медальгә - Екатерина Понедельникова, бакыр медальгә - Айрата Шакирова лаек булды.
Яшьләр арасында Сабадан Зилә Батыршина җиңде. Юниорлар арасында бөтен подиумны физкультура һәм спорт Академиясе студентлары каплады.