Август конференциясе дәвам итә

2017 елның 27 августы, якшәмбе

25 нче августта Югары Ослан урта мәктәбендә август конференциясе кысаларында “Белем алу өчен шартлар һәм үсеш өчен мөмкинлекләр” дигән темага мәктәп җитәкчеләре секциясе узды.

Анда катнашучылар алдында  9 -11 нче сыйныфларның йомгаклау аттестациясе буенча анализ, олимпиадага әзерләнү максатлары, милли мәсьәләләрдәге проблемалар күтәрелде.

Мәктәп белән отышлы идарә итү юнәлешләре темасына мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Абрамова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International