Республика көне белән!

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

30 нчы августта Татарстан халкы иң мөһим бәйрәм Республика көне билгеләп үтелә.

Югары Ослан да республикабызның бер кисәге.

Районның Ял һәм культура паркында бәйрәм программасы узды.

Җыелган халыкны район башлыгы Марат Зиатдинов һәм ТР информатизация министры Роман Шәйхетдинов котлады.

Балалар концерт куйды, кечкенәләр өчен Сабантуй үткәрелде, яшьләр өчен футбол турниры оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International