26 нчы майда 95 яше тулу белән Бөек Ватан сугышының тыл батыры Земскова Александра Алексеевнаны район башлыгы Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы В.Раков, ТР ның халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая котларга килде.
Үзләренең рофессионалҗ бәйрәмнәре көнне район китапханәчеләренең традиция буенча башка регионнардагы китапханәчеләр белән очрашулары булды. Алдагы елларда Свияжск, Алабуга, Йошкар-Олу, Ульяновск якларында йөргән булсалар, бу юлы алар Чабаксарга юл тотты.
Быел район кышка иртәрәк хәзерләнә башлады. Хәзер комиссия котельныйларны карап йөри. 25 нче майда Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов ягулык һәм җылылык темасына багышланган сораулар буенча штабны җыйды. Анда мәгариф бүлеге башлыгы Людмила Абрамова да чакырылган иде.
Түбән Ослан балалар бакчасында республикакүләм Программа нигезендә капиталь ремонт дәвам итә
Хөрмәтле Югары Ослан эшмәкәрләре!
Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! Бүген без энергиясе ташып торган үзсүзле, инициативалы, энтузиаст кешеләргә дан җырлыйбыз. Алар –үзләренең эшен ачып, бүгенге көндә кече һәм урта бизнес ачып, район экономикасы үсешенә үзләреннән өлеш кертүчеләр.
Хөрмәтле райондашлар һәм район кунаклары!
Сезне 16 нчы июньдә Ял һәм культура паркында уза торган Сабантуй бәйрәменә чакырабыз!
2018 нче елның 1 нче маена налог органнарына 500 сумнан артык бурычы булган кеше һәм предприятиеләрнең финанс – бюджет палатасы мониторингын ясады.
Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утрауы» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре өлкән яшьтәге социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны ачыклау максаты белән ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге гражданнарның ойләренә чыгып яшәешен тикшерү эшен башладылар.
Бу атнада районның ветеринария бүлеге башлыгы Марат Зиатдинов һәм төзелеш, ЖКХ бүлеге башлыгы А.Московкин кышкы - язгы периодтан соң юлларда барлыкка килгән биотермик чокырларны карап йөрделәр.
31 нче майда сәгать 9.00 дан 13.00 кә кадәр ТР ның СУ СК России ның Югары Ослан бүлеге җитәкчесе Рунар Рафикович Шамсетдинов гражданнарны күпквартиралы йортларда бүлеп түләүле төзелеш сораулары буенча кабул итә. Адресы: Югары Ослан, Чехов урамы, 70 нче йорт.