ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТР ның Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында кулланучыларның хокукларын яклау федераль хезмәте җитәкчесе А.Ю.Попова белән “кайнар линия” аша элемтәгә керә алалар.

27 нче майда Килди авыл җирлегендә  өченче чакырылыш өстәмә сайлаулар үтәчәк.

Терлекчеләр өчен бик мөһим вакыт -  җәйге көтү вакытлары башлана. Быел андый көтүләрнең саны – 15 булачак. Сыерларны саву ферма залларында булганга күрә аларны тулысынча лагерьларга күчерү көтелми.

Санитар-экологик 2 айлык кысаларында барлык авыл җирлекләре юл кырыйларын һәм посадка яннарын тәртипкә китерергә чыкты. Аларның юлчылар белән бердәмлектә эшләве күп җирләрне чиста тотарга ярдәм итә.

18 нче майда районның Туган якны өйрәнү музеена экскурсия түләүсез булачак.

 

Менә инде 55 ел буе Нина Алексеевна һәм Николай Максимович Антоновлар иңне-иңгә куеп галә сукмагыннан бергә атлыйлар. Аларның үз гаилә бәхете формуласы бар: бе-береңне ихтирам итү!

15 нче майда Казанның Халыклар дуслыгы йортында “Без бергә!” фестиваленең гала-концерты булып узды.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Халыкара гаилә көнендә районның ЗАГС бүлегендә Раиса Ивановна һәм Николай Васильевич Маловларның Алтын юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр Алар бергә тормыш сукмагына аяк басканга 50 ел узып киткән.

16-17 нче майларда һава торышында үзгәрүчән болытлы һава, урыны белән яшенле яңгыр, секудына 15-20 метр тизлектә җил булыы көтелә.

РФ ның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы шәһәрләр арасында төзек һәм уңайлы мөхит тудыру буенча рейинг төзеде. Бу рейтингта Иннополис шәһәре 2 нче урында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International