ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2018 ел
шимбә

ТР ның Мәгариф министрлыгы безнең регионны “Регионнар өчен булачак кадрлар” стратегик инициативада катнашырга чакыра. Аның өчен 14-17 яшьлек балаларга һәм 18-21 яшьлек тьюторларга http://www.globaltalents.ru/future/


4
май, 2018 ел
җомга

“Минем туган ягымның парклары һәм скверлары” дигән рәсемнәр һәм фотороботлар  конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды.

Бүген республикакүләм "Туган як - родной край" акциясе кысаларында районның картлар һәм инвалидлар интернаты Кама Тамагыннан кунаклар кабул итте.

Күпме гаиләләрне һәм язмышларны кискән оточкыч сугыш авазына инде менә 73 ел булды. 1418 көн һәм төн сугыш дигән бер сүзгә сыйды. Күпме кешеләр торыр урынсыз, туганнарсыз, якыннарсыз калды...

3 нче майда район башлыгы Марат Зиятдинов бердәм ТР куркынычсызлык Советы һәм ведомствоара оператив штабның Казанда уза торган FIFA футбол Чемпионаты вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү сораулары буенча уздырылган  утырышта катнашты.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм алдыннан Дәүләт Думасы каршындагы яшьләр парламенты “Сугыш тарихы буенча тест” Халыкара акциясе үткәрде. Анда Югары Ослан, Олы Мәми, Коргуза, Татар Борнашы, Шеланга мәктәпләреннән 84 укучы катнашты.

2018 нче елның 4 аена ЗАГС бүлегендә 36 яңа бала регистрацияләнгән. Аларның 16 сы – малай, 20 се – кыз балалар.


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә Яшь инспекторлар хәрәкәтенең (ЮИД)  юбилей конкурсы узды.

Матюшино урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гадельшина Яна быел да Уфа шәһәрендә Бөтенроссия күләмендә 23-28 апрельдә үткәрелгән тормыш куркынычсызлыгы һәм иминлеге олимпиадасының йомгаклау өлешендә призёр исеменә лаек булды.

2 нче май Югары Ослан халкы һәм кунаклары өчен бик тә мөһим вакыйгага әверелде. Бөек Биңү көннәре алдыннан халык тагын бер уңай  тарихи вакыйга белән очрашты. Ул көнне генерал-майор Н.В.Кисляков истәлегенә  мемориаль такта ачу тантанасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International