ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Новосибирск шәһәреннән “Алтын куллар” конкурсыннан җиңү алып кайтуы белән Д.А.Гаврилова һәм аның укучысы Мария Рудиченконы котлыйбыз!  Ул “Яз алдыннан” номинациясендә рәсеме белән 1 нче урынны яулады.

 

23-28 нче апрель көннәрендә РФ федерациясе Советына 25 ел тулу уңаеннан барлык мәктәпләрдә Бердәм парламентаризм дәресе узды. Бу бәйрәм кысаларында 11 нче сыйныфлар арасында “Федерация Советына – 25 ел” дип аталган видео-дәресләр, 5-11 нче сыйныфлар өчен Федерация Советына ьэкскурсияләр узды.

25-28 нче апрель көннәрендә Казанның  “Идел” яшьләр Үзәгендә ТР ның балалар оешмалары Советы утырышы булып узды. Бу киңәшмәдә ТР яшь гражданнарының 7 нче форумына хәзерлекнең барышы турында сөйләделәр. Аннан соң балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм лидерлары өчен укыту программасын кабул иттеләр.

ТР социакультура сферасы белгечләре классик һәм хәзерге заман әдәбиятын укуның инновацион тәҗрибәсен билгели торган иң яхшы мәгълүмати- методик «Рус әдәбияты – модада” конкурсы үткәрәләр.

Казанның 7 нче гимназиясендә Лев Толстой елына багышланган фәнни-гамәли коеференция булып узды.


2
май, 2018 ел
чәршәмбе

Безнең Макыл авылы кызы Анастасия Макарова Дөньякүләм бәллүр корона ияенә әверелде. Бу җиңүе белән ул Камбоджада үтәчәк конкурста катнашачак.

Халыкны чиста авыл сөте белән тәэмин итү йөзеннән Роберт Сибгатов фермер хуҗалыгы район базарына үз продукциясен алып килде.

1 нче май көнне Ослан халкы Чехов урамының үзәгенә бәйрәмгә җыелы. Көн җылы.Кешеләр шат, йөзләрдә – елмаю, кулларда чәчәк һәм шарлар... Бөтенҗирдә музыка яңгырый...

3 нче майда Татарстан территориясендә төнлә һәм иртән көчле томан булуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан секундына 16-21 метр тизлектә җил. Яшенле яңгыр көчле җил белән алышынып торачак.


1
май, 2018 ел
сишәмбе

1 нче майда  төнлә һәм иртән көчле томан булуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан секундына 18 метр тизлектә җил.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International