Яшьләр клубы ирләр һәм хатын-кызлар арасында районның 85 еллык юбилеена багышланган шахмат турниры уздырды.
19 нчы декабрьдә район башлыгы җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары утырышы булып узды.
Бүген район советы залында чираттагы “эшлекле дәшәмбе” утырышы булып узды. Аның эшен район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкләде.
20 нче декабрьдә, арктик агым килгәнлектән, Татарстанда көчле салкыннар көтелә. Ул урыны бкелән 34 градуска кадәр җитәчәк.
Бүген Шеланга авыл җирлеге башлыгы В.В.Майоров һәм ФКУ УИИ УФСИН России ның Югары Ослан филиалы башлыгы С.Б.Егоров очрашты.
Югары Осланның җир һәм мөлкәт Палатасы башлыгының урынбасары урынына вакант буенча конкурс игълан ителә.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
Сезнең игътибарыгызга Буа электр челтәре компаниясе профилактик һәм ремонт эшләре башкарганлыктан, 10-13 нче январь көннәрендә электр хуҗалыгы объектларында ут сүнеп торачагын хәбәр итә.
Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
9-24 нче январь көннәрендә Буа электр челттәре компаниясе электроэнергия чыганакларында прфилактик һәм ремонт эшләре барганлыктан, ут сүнеп торачагын хәбәр итә.
Узган атна шимбәсендә, 17 нче декабрьдә, безнең район авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашында Казанда чираттагы ярминкә булып узды.
17 декабрь көнне Матюшино урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Гузельбаев Айрат һәм Садеев Илфат укытучылары Токарев Андрей Виктор улы белән JuniorSkills чемпионатының “Түбә эшләре”компетенциясе буенча зональ бәйгедә катнашып, призлы 3-нче урынны яуладылар. Ярыш Кама Тамагы районының Затон урта мәктәбе базасында уздырылды. Монда Республикабызның төрле почмагыннан яшьүсмерләр җыелган иде. Безнең егетләр сынатмадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.