ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

27 нче февральдә районның Куралово бакчасында тәрбиячеләрнең семинары булып узды. Аның темасы “Кече яшьтәге балаларда математика фәненә кызыксыну уяту” иде.

Хөрмәтле Югары Осланлылар! 30 нчы январьда районның “Чемпион” спорт клубында өстәл теннисы буенча ярышлар узачак. Аның төп максаты - кешеләрдә сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

1 нче февральдә Югары Ослан район Советының чираттагы 7 нче утырышы узачак.

Кичә, 28 нче февралҗдә, ТР ның Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәмәтшин республиканың «Мэрхэмэт-Милосердие» оешмасы һәм шәһәр советы депутат хатын - кызлары белән очрашты. Безнең районнан анда Ямбулатово авыл җирлеге депутаты М.В.Анохина катнашты.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 28 нче январьда район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов торак коммуналь бурычлар турында чираттагы утырыш үткәрде.

26 нчы январь-шимбә көнне район башлыгы М.Зиатдинов гражданнарны кабул итте. Аңа җир бүлеп бирү, эшкә урнаштыру, сәүдә йорты астына бина салу кебек сораулар белән 7 кеше мөрәҗәгать итте.

Кичә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм прокурор ярдәмчесе Алсу Данилова, полиция башлыгы урынбасары Марсель Данилов, авыл җирлекләре башлыклары катнашында Терроризмга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булып узды.

Хәзерге вакытта Район Советының 1 нче февральдә уза торган чираттагы утырышына хәзерлек бара.

“Сезнең контроль” дип аталган бәйсез мониторинг системасы 99,2 % гражданнарның  Пенсия Фонды эше белән кәнәгать икәнлеген раслый.

Район башлыгы Марат Зиатдинов 27 нче январьда Казанда узган ТР ның инвестицияләр Агентлыгы үсешенең йомгаклау коллегиясендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International