ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге атна саен Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешенә анализ ясый. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә.

Татарстан Республикасы территориясендә көньяктан көчле җил көтелә: - 1 октябрьдә төнлә урыны белән 15-20 м/с тизлектә, - 1 октябрьдә көндез, төнлә-2 октябрьдә төнлә урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр.

1918 нче елның сентябрь вакыйгаларын торгызып, Идел хәрби флотилиясендә хезмәт иткән чын герой-елгачыларны искә алмый ярамый. 

1918 нче елның сентябрь вакыйгаларын торгызып, Идел хәрби флотилиясендә хезмәт иткән чын герой-елгачыларны искә алмый ярамый. 

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  14 яшьтән 30  яшькә  кадәрге авыл  эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында  катнаша  алалар.     Конкурста  катнашу  өчен бүген  үк   molpred-116.ruсайтында  анкета  тутырырга һәм  info.mpr2019rt@mail.ru электрон  почтасына  җибәрергә  кирәк.    Гаризаларны  кабул  итүнең  соңгы  көне  – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче  бүләккә  СММ буенча  онлайн белем  алу  курсын  алачак.  
 

 

Казан шәһәрендә район товар җитештерүчеләре катнашында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

«Россия Федерациясендә халыкның финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 30 сентябреннән 1 октябренә кадәр ТИСБИда 1991-1919 елларда Россия Федерациясе гражданлыгын алган яки Россия Федерациясе гражданлыгына дәгъва кылучылар булган ватандашлар арасыннан булган затлар өчен финанс грамоталылыгы буенча укулар уздырыла.

Татарстанның Югары Ослан районында Түбән Ослан авылында Идел ярында өмә узды, дип хәбәр итә "Татарстан яңалыклары"телеканалы.


29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

29 сентябрь көнне беренче тапкыр Югары Осланның Соколка тавында узган «Казан өчен сугышларда» хәрби-тарихи фестивалендә 1918 елда Казан өчен сугышлар яңадан торгызылды.

2019 елның 30 сентябрендә иртән, көндез Татарстан Республикасы территориясе буенча һәм Казан шәһәрендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International