ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 нче елның 2 нче октябреннән 347 – ФЗ буенча РФ ның административ тәртип бозулар Кодексына үзгәрешләр кертелде.

Район Прокуратурасы даими рәвештә балигъ булмаган балаларның әти-әниләре белән балаларның хокукларын яклау буенча эш алып бара.
Шулай булуга карамастан ата – аналар тарафыннан барлык кагыйдәләр дә үтәлеп бетми.

12-14 нче октябрь көннәрендә “Байтик” спорт -  сәламәтләндерү лагеренда Сәламәтлеге чикләнгәннәр арасында шахмат турниры булып узды.

15 нче октябрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары белән иртәнге утырыш үткәрде.

Бүген район Спартакиадасы кысаларында 2004-2005 елларда туган укучылар өчен Мини-футбол ярышлары булып узды.

15 нче октябрьдә ТР территориясендә көчле яңгыр, яшен, секундына 5-10 метр тизлектә җил булуы  ихтимал.

ТР хөкүмәте Грантында катнашып, үзләренең культура һәм сәнгать өлкәсенә караган проектлары белән җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Ул – район Үзәк китапханәсенең балалар бүлеге (“Уку +” проекты. Әлеге проектның максаты - балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, аларның буш вакытларын культуралы үткәрү, китапханәдә оешкан клуб оешмаларын эшләтү һәм үстерү.

Архив хезмәтенә 100 ел тулу уңаеннан Югары Ослан мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен “Архив документлары аша район тарихын өйрәнәбез” дигән дәрестән тыш чара уздырылды.

Бүген районда хәрби хезмәт комиссиясе утырышы булып узды. Аның эшен оештыру һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның медицина комиссиясен үтүләре турындагы отчет белән хәрби хезмәткә хәзерләнү бүлеге башлыгы Сания Сираҗетдинова чыгыш ясады. Аның чыгышна шул ук сораулар буенча Печище, Октябрьский, Шеланга авыл җирлекләре башлыклары кушылды.

12-14 нче октябрь көннәрендә безнең район балалары “РДШ мәктәбе” сменасында республика балалар активы сменасында катнашты. Ул “Костер” сәламәтләндерү лагеренда узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International