ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

7 нче апрельдә Казанда Талантларга дан” дип аталган балалар һәм яшүсмерләр Бөтенроссия фестивале булып узды. Анда безнең районнан Л.Н.Яковлев җитәкчелегендәге гитаристлар группасы катнашты.

9 нчы апрельдә Казанның “УНИКС” конөертлар залында XVIII ОРТМФЭИ «Созвездие-Йолдызлык 2018" ның суперфиналы булып узды.

6 нчы апрельдә балалар сәнгать йорты укытучысв Татьяна Егорихина укучыларыел да уза торган “Укытучы – укучы” ансамбльләр конкурсында катнашты. Бу мәртәбәле конкурста безнең Камилла Исхакова 2 нче урынны яулады, ә Шилина Юлия Диплом алып кайтты.

Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов Олы Мәми авылы халкын шәхси сораулары белән кабул итте. Визит вакытында ул авыл җирлеге башлыгы Галина Фомина һәм Г.Я.Скарлухин белән авыл музеен карап йөрде. Анда авыл кешеләренең тарихы, хезмәт һәм сугыш ветераннары почмагы үзенә җәлеп итте.

Бүген район Башкарма комитет җитәкчесе ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә юлда йөрү куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы булды.

Хөрмәтле ата-аналар!

Сезне 13 нче апрельдә сәгать 11.00 дән 12.30 га кадәр уза торган Ата-аналар интернет җыелышына чакырабыз!

 Экспорт компанияләрен дәүләт тарафыннан яклау турындагы мәгълүматларны  тарату йөзеннән ТР экономика Министрлыгы  АО “Россия экспорт үзәге” белән берлектә 12 нче апрельдә “Россиядә эшләнгән” дигән темага конференция үткәрүне планлаштыра.

Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында эре мөгезле терлек саны – 10591 баш тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 493 башка кимрәк дигән сүз.

Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында ит җитештерү 1 нче апрельгә  5992 центнер тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 21 центнерга күбрәк  дигән сүз.

Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 1 нче апрельгә  44525 центнер тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 154  центнерга кимрәк  дигән сүз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International