ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Югары Осланда бар көченә бассейн төзелеше дәвам итә.

Югары Ослан гимназиясендә районның чыгарылыш класслары укучылары өчен БДИ га хәзерлек практикумы узды.

Дәүләт услугалары порталында дәүләт пошлинасын электрон рәвештә түләп була.

18 нче октябрьдә балалар бакчасы тәрбиячеләренә методик ярдәм күрсәтү йөзеннән  мәктәпкә хәзерләү группасы җитәкчесе И.В.Махоткина методик семинар уздырды.

Рус Макылындагы яшүсмерләр спорт клубы  тренеры Карпухин Павел тренировкалар уздыра. Алар спортзалда туп һәм таяклар ярдәмендә хоккей уйнау күнекмәләре алалар.


18
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

17 нче октябрьдә Югары Ослан гимназиясендә Мәгарифне Үстерү Институтнда белемен күтәрергә килгән укытучылар өчен стажировка мәйданчыгы оештырылды.

ТР мәгариф министрлыгы республикакүләм “Нык гаилә – укучыларның социаль үсеш проблемалары тенденциясенең төп нигезе” дигән ата-аналар форумы кысаларында сорау--җавап формасы барлыгын хәбәр итә. Форум Казанда 28 нче октябрьдә узачак.

Бүген Югары Ослан финансистлары командасы Апас районында оештырылган семинарга 2018 нче елның консолидированный бюджетын тыңларга бардылар.

Хәзерге вакытта Вахит авыл җирлеге мөлкәтен дөрес файдалану буенча контроль – ревизия тикшерүе бара.

Югары Ослан район Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президент Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, министрлык һәм ведомстволардан килгән  контроль хатларның үтәлешен анализлый. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр - аерым контрольдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International