ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

22 нче июньдә төнлә, 24 нче июньдә көндез һәм төнлә Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 15 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк, көндез яңгыр, урыны белән яшен көтелә.

22 нче июньдә 17.30 сәгатьтә “Татарстан 24” каналының “Актуаль сөйләшү” программасы кысаларында туры эфирда гражданнар ТР Росреестры идарәсенең физик затларның  күчемсез милкен регистрацияләү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиевага сорауларын бирә алалар.

Район Үзәгенең Ял һәм Культура паркында 2017 нче елның Сабан туена хәзерлек эшләре бара. Бүгенге көндә Үзәк сәхнәне реконструкцияләделәр, хоккей тартмасын төгәлләп киләләр, парк территориясен төзекләндерәләр.

Бүген, 21 нче июньдә, 21.00 сәгатьтә “Бердәм Россия” политсоветы кулы астында “Геройлар паркы” нда “Истәлек шәме” дигән акция уздырыла.


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

21 нче июньдә төнлә, 24 нче июньдә көндез һәм төнлә Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 15 – 20 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз булуы көтелә. Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк, көндез яңгыр, урыны белән яшен һәм боз булуы көтелә.

ТР ның Роспотребнадзор идарәсендә 21 нче июньдә 14.00 сәгатьтән 16.00 га кадәр эшмәкәрләр өчен “Бердәм ачык ишекләр көне” үткәрелә Адрес: Казан, Большая Красная урамы, 30 нчы йорт.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары В.Тимиряев гражданнарны кабул итте.

Бүген район Башкаррма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов гражданнарны кабул итте.

Марий-эл да узган ралли-кроссларда Макыл мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы  Анастасия Ширяева иң югары пьедисталларның берсенә менде.

12 нче июньгә “Нерест” операциясе кысаларында  КоАП РФ ның 8.37 маддәсенең 2 нче бүлеге буенча җаваплылыкка тартылучылар саны 49 исәпләнә..


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International