ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2017 ел
җомга

Хәзерге көндә өйдән чыкмыйча гына өйләнергә гариза биреп була. ТР ның услугалар порталында (uslugi.tatarstan.ru) гади электрон имза белән гаризаны регистрацияләп була.

Хөрмәтле район эшмәкәрләре!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм! Сез үзегез энтузиазмыгыз һәм тырышлыгыгыз аркасында бик күп төрле сфераларда экономик киңлекләрне яулыйсыз. Югары Ослан районыны үсешенә үзегездән зур өлеш кертәсез, яңа эш урыннары булдырасыз, хәйрия акцияләрендә катнашасыз, халыкны товарлар белән тәэмин итәсез, бик күп проблемаларны чишәсез.


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

24 нче майда район мәктәпләрендә күренекле славян мәгърифәтчеләре, фән эшлеклеләре Кирилл һәм Мефодий исемнәре белән бәйле Славян язмасы һәм культурасы көне үткәрелде. 1 нче сыйныфлар өчен Әлифба бәйрәме дә шул көнне узды.

25май көнне Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау  бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.Укучылар үзләренең әти-әниләре , укытучылары белән,  кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, бу уку елын озатырга җыелды. Бу бәйрәм  бигрәк тә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары  өчен  бик кадерле. Традиция  буенча бәйрәмнең кунаклары булып авыл җирлегеннән, мәгариф  идарәсеннән вәкилләр һәм авылыбызның хөрмәткә лаеклы кешеләре килә.
        

27 нче майда Россия китапханәләре хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмен билгеләп үтә. Бу бәйрәм 1995 нче елда Россия Президенты Борис Ельцин Указга кул куйган елдан бирле билгеләп үтелә.

Район  Советы һәм Башкарма комитеты һәр атна саен контрольдәге ТР Президенты Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, Министерство һәм ведомстволардан килгән хатларның, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм гаризаларның үтәлешенә анализ ясый.

Кичә районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең җитәкчесе Гөлия Камалетдинова Әлмәт шәһәрендә республика комиссиясе эшендә катнашты.

Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов коммуналь түләүләрне түләмәүчеләр турындагы сораулар буенча утырыш уздырды.

Кичә районның “Чемпион” спорт комплексында 3-4 нче баскыч укучылары өчен “Хезмәткә һәм саклауга әзер бул!” дигән җәйге Бөтенроссия фестивале булып узды.

Хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар!

Сезне уку елы тәмамлану – соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм!  Ул сезнең өчен уңышлы һәм нәтиҗәле булгандыр лип уйлыйм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International