ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген “Чемпион” спорт сараенда 5-9 нчы сыйныфта укучы кызлары арасында СПИД  белән авырып үлүчеләр истәлегенә багышланган баскетбол ярышлары булып узды.

16 нчы майда районның Үзәк китапханәсендә Комсомолның 100 еллыгына багышланган “Комсомол - яшьлегем минем” дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

Инде 23 нче тапкыр 15 нче майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.Бу көнне һәр кеше гаиләнең бәясен, андагы мөнәсәбәтләр, проблемалар, тәрбия чараларын яжадан бер кат карап чыгалар.

15 нче майда, СПИД авыруыннан үлүчеләрне искә алу көнендә, Югары Ослан мәктәбендә “Тайбо” стилендәге зарядка узды. Аны ТР яшьләре спорт союзы региональ бүлекчәсе җитәкчесе, кул көрәше буенча спорт мастеры, кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Аксенов Евгений үткәрде.

Район  Советы һәм Башкарма комитеты һәр атна саен контрольдәге ТР Президенты Аппаратыннан, Министрлар Кабинетыннан, Министерство һәм ведомстволардан килгән хатларның, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм гаризаларның үтәлешенә анализ ясый.

15 нче майда Халыкара Гаилә көнендә район культура йортында Вера Федоровна һәм Александр Михайлович Куклихиннарны 55 еллык гаилә бәйрәме белән котлау тантанасы булды.

Ел саен 16 нчы майда Югары Осланлылар Бөек Ватан сугышында Мирий-Элның Суслонгерында иза чиккән якташларын искә төшерәләр, күренекле укыту лагеренда ачлыктан азапланып үлгән сугышчыларны барлыйлар.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Июнь аеның өченче якшәмбесе нинди көн икәнен барыбыз да беләбез. Бу көнне ил медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Бу өлкә белән очрашмагаг бер генә кеше дә юк җир йөзендә. Медицинада эшләүчеләргә һәр кеше үзенең иң газиз нәрсәсен – гомерен ышанып тапшыра. Бу көн 1980 нче елдан бирле билгеләп үтелә.

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Сезне барыгызны да Халыкара гаилә көне белән котлыйм!


14
май, 2017 ел
якшәмбе

12 май көнне КНИТУда "Нобель өметләре 2017" исемле бәйгенең финал өлеше узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International