15 нче май киче һәм төнендә Татарстан Республикасы территориясендә тагын салкын көтелә: җирнең өске катламында 0 дән – 3 кә кадәр салкын. Әгәр сораулар булса, (884379-2-12-40) телефонына шалтыратыгыз!
Ел саен безнең республика барлык регионнарда, якын чит илләрдә Сабантуй бәйрәмнәре оештыра. Безнең районга 2 ел рәттән Сабантуйны Чувашиядә үткәрү вазифасы төшә.
Бүген, 12 нче майда, районның үзәге спорт мәйданчыкларында “Сәламәтлек” дигән Спартакиада уза. Көч сынашырга Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе дәвалау-профилактик учреждениеләре хезмәткәрләре җыелган.
12 майда Матюшино урта мәктәбе укучылары Арсланова Фәридә һәм Токарева Лия «Нобелевские надежды КНИТУ - 2017» республика бәйгесендә “Компьютер һәм кеше” исемле фәнни тикшеренү эшләрен якладылар һәм 3-нче урынга лаек булдылар.
Бүген Тәтеш шәһәрендә ТР районнарында Балалар техник иҗатын үстерүгә багышланган фестивалҗ башланды. Безнең районнан анда спортның авиамоделирование, автомоделирование, судомоделирование төрләре буенча Макыл һәм Куралово укучылары катнашты.
ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын алып бару Идарәсендә гаилә консультациясе махсус хезмәте оештырылды. Гаиләдә бер-берсен аңламаучы, мөнәсәбәтләре аерылырга барып җиткән парлар өчен аның телефоны: (843)293-24-68. цтәүлек буе эшли.
Бүген,12 нче майда, район башлыгы Марат Зиатдинов Шеланга авылы балалар бакчасындагы ремон эшләренең барышы белән танышты.
Ел саен үза торган”Эковесна” республика экологик конкурсында районның балалар бакчалары бик актив катнашалар. Быел Макыл, “Радуга” балалар бакчалары белән бергә Макыл, Шеланга, Татар Борнашы мәктәпләре дә материалларын җибәрде. Барысына да уңышлар телик!
Бүген Югары Осланда старт алган “Бакчачы йорты – гаилә нигезе” дигән партия проекты ахырына якынлашты.
Авыл хуҗалыгы берәмлекләре апрель аенда 554 бозау (алдагы елга караганда 140 ка күбрәк) алган. Алар: ОАО «Красный Восток Агро» - 345 баш (88 гә күбрәк), ООО «АПК «Заволжье» - 136 баш (46 га күбрәк), ООО «АФ Заря» - 15 баш (5 кә күбрәк), ә КФХ – 58 баш 1 башка гына күбрәк) бозау тудырганнар.