ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның гыйнварыннан Югары Ослан районы медицина оешмаларына 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен китерү эше яңадан башланган.

2023 елның 27 гыйнварында 14:00дән 15:00гә кадәр Югары Ослан авылында Чехов ур., 18 йортта Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү планлаштырыла.


25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген, 2023 елның 25 гыйнварында, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов «Красный Восток Агро»АҖ терлекчелек комплексының хезмәт коллективы белән эшлекле очрашу уздырды.

Бүген Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Подрядчы оешма хезмәткәрләре район үзәгеннән кар чыгаруны дәвам итәләр.

Бүген " Энҗе бөртеге» бассейны базасында йөзү буенча район ярышлары узды. Ярышларда 10 гомуми белем бирү учреждениесеннән 15 укытучы катнашты.

Хәзер барлык авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары, хезмәт коллективларының район җитәкчеләре белән очрашулары уза.

XI "Холокост корбаннарын искә алу атналыгы" һәм "Аушвиц" (Освенцим) үлем лагерен Кызыл Армия тарафыннан азат итүгә багышланган чаралар кысаларында Яшьләр клубында Хәтер дәресе узды.

24 гыйнварда Югары Ослан муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хурматуллина «Солнышко»балалар бакчасының хезмәт коллективы белән очрашты. Ул район территориясендә гамәлдә булган республика программаларының 2022 елда үтәлеше нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде, алдагы үсеш планнары турында хәбәр итте.

Югары Ослан муниципаль районында халык җыеннары дәвам итә. Алар һәр авыл җирлегендә үтә. Авыл җыены - халык һәм хакимият вәкилләре арасында үзенчәлекле күпер. Нәкъ менә шундый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган барлык сорауларны турыдан-туры бирә, үз теләкләрен һәм дәгъваларын белдерә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International