Тарихи справка

Югары Ослан муниципаль районының Олы Мәми авыл җирлеге составына Олы Мәми авылы, Иваново поселогы, Заборная Поляна авылы торак пунктлары керә.
Авыл административ үзәге - җирлегенең Олы Мәми авылы. Территориядә төрле милләттән 379 кеше яши.

 

Олы Мәми иң карт авыллардан санала.. 1994-1997 нче елларда иске чуваш зияратында үткәрелгән казылмалар бу авылның 16 нчы гасырдан бирле булганлыгын раслыйлар. Ул вакытта монда чуваш-“язычниклар” яшәгән. Зияратның масштабыннан чыгып, аның бик зур авыл булганлыгы билгеле. 17 нче гасырда анда руслар килеп урнаша..Алар яшәгән урам хәзер Иске урам исемен йөртә.

 

1763 нче елда чувашлар православный булганнар. Ул вакытта авылда 97 ясак крестьяны яшәгән. 18 нче гасырның икенче яртысында 300 гә якын кеше яши. 19 нчы гасырда кеше саны күчеп килүчеләр аркасында арта. Шул елларда күчеп килүчеләр арасында Вдовин исемле көтүче, итек басучы булуы мәгълүм. Октябрь революөиясенә кадәр Олы Мәми авылында 200 йорт исәпләнгән. Анда крестьяннар яшәгән.

 

Ә инде 19 нчы гасыр ахырына кеше саны 1000 гә җитә. Агачтан чиркәү салына, 3 класслы земская мәктәбе эшли, берничә вак лавкалар үсеп чыга. 1903 нче ел отчетларында Татьяна Кириллова Сырова лавкасының 1 елга 70 сум доход китергәнлеге турында язылган. Шулай ук Анастасия Ивановна Сидорова да лавка тоткан.

 

Олы яшьтәге кешеләр сүзенә караганда сату эшләре белән тагын Сычева В.М., да шөгыльлләнгән. Аның лавкасы “Скочиха”да урнашкан булган. Кешеләр күп, ә җирләр аз булганлыктан, кешеләр төрле-төрле кул эшләре белән шөгыльлләнгәннәр. Мәсәлән, Гордеев Е. җил һәм су тегермәне ясарга оста булган. Авылда 5 җил, 3 су тегермәне булган, тирә-якта дан тоткан тимерчеләр, йон тетүчеләр, тегүчеләр, чана, арба, тәгәрмәч ясаучылар күп булган. Шундый эшмәкәрлекләрнең үсеше Совет власте елларында һәм яңа экономик сәясәт елларында да дәвам иткән.

 

Авыл бик ярлы һәм аз җирле булган. Күрше Егидерево һәм Ивановское авылларының җирләре дә Олы Мәмигә орынып торганнар. “Купча” дигән Ермеев исемле помещикның  кыры хәзергә кадәр исән. 20 нче гасыр башында халыкның социаль һәм сыйнфый составы бик зур кызыксыну уята. Ачыктан-ачык билгеле булган эксплуататорлар яки батраклар булмаган. Баерак кешеләр ярлыракларны зур эшләргә түләү белән тарта торган булганнар.

 

Бөек Октябрь революциясе вакыйгалары Мәми авылы аша уза.Свияжскидан комиссарлар килеп Советлар властеның мәгънәсен, беренче совет законнарын аңлатып китәләр. Алар арасында Тоәев Иван, кызыл командимр була. Авылга комиссар Костюнин Михаил Антонович кайтып йөри. Ул халыкны Кызыл Армия сафларына басарга кыстый. 1919 нчы елда бу 2 кеше  Советлар власте өчен көрәшкә китәләр.

 

1919 нчы елда илдә коммуналар төзелә.. Төзелгән список буенча Иван һәм Павел Скарлухиннар, Сычев Илҗя, сычев Кирилл, Тоәев Степан, Чадаев Петр, Романихиннар, Родиннар Заборная Поляна авылына чыгып китәләр. Аларның дәүләттән лҗготалары булган. Коммуна үсә һәм ныгый. Тормыш яхшыра бара. Коллективлашу еллары башланганда коммунарлар колхозлашу идеясеннән ерак торалар. Аларның эшчәнлеге каршылыклы була Шуңа күрә коммунаны ябалар һәм барлык гаиләләргш Заборная Полянадан куалар.

 

Колхоз тормышына каршы килүчеләрне Беломоробалтийский каналны төзергә җибәрәләр. Калганнары Олы Мәмигә кайталар. Ә Заборная Полянага иң ярлы кешеләр күчеп китә. Коммуна 1933-1934 елларда дәвам итә.

 

Олы Мәмидә күмәк хуҗалык зур урын тоткан. Шул “община” җир кишәрлекләрен бүлгән, җирләр сатып алган, күперләр һәм тегермәннәр төзегән. Авыл 2-гә бүленгән: “Яти”-десятидворки. Һәр 10 өй саен  урамның бер өлеше беркетелгән. Тагын авыл чишмәләренең күплеге белән аерылып торган. Бөтен җирдә чисталык һәм матурлык хөкем сөргән.

 

20 нче елларда сыйнфый көрәш башлана. Патша налогларыннан арынган бай крестьяннар ярлыларның җирләре хисабына үзләренең җирләренең мәйданын арттыралар. Ремесло белән шөгыльләнүчеләр үз производствосын җәелдереп җибәрә. Кемнәрнеңдер батраклары да барлыкка килә.

 

1930 нчы елда колхозлашу башлана. Колхозларны оештырып йөрүдә иң актив кеше Чекменов Михаил Афанасьевич була. Беренче председатель итеп Баймяшкин Егор Емельяновичны сайлыйлар.. Беренче бригадирлары Антипова Матрена Платоновна, Сычев Николай Федорович, Кошаров Михаил, Костюнин Николай Алексеевич булалар.

 

1931 нче елда “Молотово” исемендәге колхоз оеша. Ләкин 1933 нче елга кадәр ул бик ярлы крестьяннарны бергә формаль оештыру өчен генә яши.

 

1933 нче елдан середняклар килгәч, колхоз тормышы башлана. Сугыш елларында колхозны Гаврилов Гаврил җитәкли. 1950 нче елда колхоз председателе булып Маслов Георгий Александрович эшли башлый.

 

Коллективлашу елларында авылда көрәш башлана. Колхозлашуга каршы кешеләрне Мәмидән куалар. Алар барысы да Совет властеның дошманнары булмый, күбесе вакыт узгач карашларын үзгәртә.

 

1957 нче елның 10 мартында”Приволжский” совхозы оеша, аның беренче директоры Богданов П.И. була.

 

1979 нчы елның 1 нче январенда “Приволжский” совхозы 2-гә бүленә. “Дальний совхозының беренче директоры булып Плохов Владимир Николаевич эшли. Ул бу постта 6 ел тора..

 

2003 нче елның 1 нче апреленнән совхоз җирләре ТНВ и КО Бочков “Агрофирма Верхний Услон” дигән исем ала һәм аның директоры итеп Бочков Александр Михайлович билгеләнә.
Авыл Советы да колхоз белән бер вакытта оеша һәм 1959 нчы елга кадәр исәпләнә. Аның беренче председательләре: Маслов Д.Г.,  Шимин В., Коняхин А. из Теньков, Лысачкин К.О., Лысачкина Мария.

 

Ахырда Олы Мәми Канаш авыл Советына карый башлый.

 

1991 нче елның 4 нче октябрендә яңадан Олы Мәми авыл Советы оеша. Аның беренче председателе булып Тощов Василий Федорович сайлана.

 

1992 нче елның 7 нче сентябрендә председатель булып Скарлухин Николай Александрович эшли башлый.

 

Ивановское поселогы Олы Мәми авылыннан астарак Свияга елгасының гүзәл ярларына урнашкан.. Ул волостной авыл булып, барин Еремеевка караган.

 

Еремеев эре помещик булган. Аның Тверь губернасында җирләре, Петербургта особнягы булган. Аның турында янәсе патша семьясының туганы булган, патша сараенда хезмәт иткән, Николай II белән дуслык мөгаләмәләрендә булган, ә хатыннары бер-берсе белән бик дус булганнар дип сөйлиләр.  Ермолаевның 2 мең аршиннан артык җире,  бик зур көтү породалы сыерлары, бик зур яшелчә һәм җимеш  бакчасы булган. Барлык эшләрне наемный хезмәтчеләрдән башкарткан.

 

Помещик үзе авылда яшәмәгән, бөтен эшләрне управляющий Басов алып барган. Столыпин реформалары вакытында Басов  үзенең өч өлештән торган аерым хутор хуҗалыгын оештыра. Анда нараттан эшләнгән. калайдан ябылган зур өй, хуҗалык һәм терлек сарае, коровниклар, конюшнялар... Бу урын халыкта “Басов-сад” дигән исем ала. Чыннан да, ул Ивановское кешеләренең матур бакчаларын тартып алып, 3 гектар җирдә үзенең алма бакчасын җәелдереп җибәрә.

 
”Угнетатель” Еремеев үз артыннан бик күп яхшы истәлекләр калдыра, алар әле хәзергә чаклы буыннан-буынга күчеп киләләр. Әгәр крестьяннарның башына ачы кайгы төшсә, мәсәлән, аты яисә сыеры егылып үлсә, ул аның урынына үзенекен бирә торган булган. Ә берсендә бөтенләе белән крестьяннарның 20 өйле урамы янып китә, помеәик аларның һәрберсенә яңа өй салдыра, крестьяннар моның өчен аның кырында эшләп түләгәннәр.

 

Революция алдыннан, гражданнар сугышы елларында Олы Мәмигә алып бара торган юллар салына.

 

Ул юлларның озынлыгы барыбер 1 км дан да артмый. 1918 нче елда юл эшләре туктап калган, чөнки юлларны төзүче инженерны кызыл гаскәрләр атып үтерәләр.

 

Ион Златоуст чиркәве 1832 нче елда рус бароккосы стилендә төзелә. Тау башында кешеләргә һәм авылга баш булып, бәлаләрдән саклап калкып тора ул. Ул чиркәүне төзү өчен Еремеевлар Казанның Петропавловский соборын салган архитекторны китертәләр. Чиркәүгә Ивановское, Патрикеево, Полянское, Морозов Полянасы һәм Албаба кешеләре йөри.

 

Авылда башта баринныкы, аннары коллектив милкенә күчкән, 20 мең пот он эшкәртә алырлык су тегермәне булган.

 

19 нчы гасыр ахыры, 20нче гасыр башында йортлар саны 125-130 га җитә.. 20 нче гасыр башында 30-35 хуҗалык Свияга артына күчә һәм анда Полянское дигән авыл оеша. 12-15 йорттан тагын Морозова Поляна поселогы үсеп чыга. Болар барысы да Столыпин реформасы аркасында килеп чыга.
Коллективизация чорында 1957 нче елга кадәр дәвам итүче “Искра” колхозы туа., аннары ул “Приволжский” совхозына әверелә. Озак еллар буе Ивановскоеда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб, кибет эшләп килә. Аннан соң, авыл үсешенә клеймо салынгач, күп кенә төзелешләр Олы Мәми авлына күчә,  ә кешеләре башка урыннарга күчеп китә.

 

Хәзерге көндә Ивановское поселогында 1 генә хуҗалык исәпләнә,  анда Виктор Петрович Басмуров яши. Җәй көннәрендә авыл бераз җанлана, элеккеге кешеләр туган якларына кайтып йөри башлыйлар.

 

Заборная Поляна авылы – капка артындагы аланлык түгел. Аның килеп чыгышы турында бик күп бәхәсләр йөри. Хәзерге вакытта ул җирләрне Казан шәһәренең “Сувар” оешмасы сатып алган.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International