Тарихи справка

Мәйдан - борынгы авыл.

 Мәйдан кешеләре истәлекләренә караганда, алар Петр 1 нче җибәргән тыңламаган “бунтарьлар” нәселеннән. Авыл халкы башта бу урынны бик уңайсыз , җир эшкәртүче халык өчен уйланылмаган урын дип саный. Чын крестьяннар тигезрәк һәм уңайлырак башка территорияне сайлап алган булырлар иде.

Мәйдан авылы кешеләре үзләренең “а”лаштырылган сөйләме белән хәзергә кадәр аерылып торганнар.

Авылда үзенең күпьеллык тарихы булган һәйкәлләр сакланган Аңа мисал булып Спасо-Преображенская чиркәвенең 1915 нче елда иске агачтан салынган урынына кирпеч чаңы тора. Ул биек, күккә ашкан 4 яруслы 30 метрлы кызыл кирпечле чаң авылның күрке булып тора. 2003 нче елда аны яңарталар, ә 2006 нчы елда тәре белән яңа купол куйгач, чиркәү эшли башлый.

1895 нче елда төзелгән бай Сироткин йорты да сакланган. Аның беренче катында сату лавкасы, ә икенче катында купец гаиләсе белән үзе яшәгән. Советлар чорында беренче катта Мәйдан сельпосының складлары, ә икенче катта – авыл советы, китапханә, сельпо, кибет урнашкан була. 2007 нче елда авылга өйләрен яңартып кору максатыннан купец Сироткинның оныгы һәм оныкчыгы кайтып китәләр. Ләкин өйләренең бик начар хәлдә икәнен күреп идеяләреннән кире кайталар. Мәйдан үзенең искиткеч матурлыгы белән үзенә тартып тора. Бигрәк тә урманның якынлыгы, гөмбә, җир җиләге, аланнар, болыннарының күплеге белән аерыла.

Авыл бакчалары аеруча җәй һәм яз көннәрендә сирень һәм шомырт чәчәкләренә төренеп утыра. Бу урыннарга эләккән һәр кешенең матурлыктан башы әйләнә. Бик кызу көннәрдә очраган бер кеше чишмәдән төшеп су эчә алган. Ә чишмәләр арасында иң тәмлесе Мартьянов чишмәсе булган. Аңа кешеләр суы бик тәмле һәм йомшак булганга күрә бик ераклардан да Крещение вакытында изге су алырга йөргәннәр.

Үзенең искиткеч матурлыгы белән бар кешене үзенә тартып торучы Дубничок дигән су буасының хуҗасы якташыбыз Прохоров Н.П. Монда кешеләргә ял итәр өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган: балык тоту, сөйләшеп чәй эчү, су коену, табигать белән икәүдән-икәү аралашу – бар да бар.

Шул матурлык белән бергә авлның эшчән, ягымлы һәм хезмәт сөючән халкы яши.

Соңгы вакытта Николай Павлович ярдәме белән авыл үсә һәм үзгәрә бара.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International