Тарихи справка

Түбән Ослан авыл җирлегенең килеп чыгышы

 Картлар сүзенә караганда Түбән Ослан җирләре кара урманнар белән әйләндереп алынган була. Урман киселә барып “осломнарга” өелә һәм шуннан “Услон” дигән исем барлыкка килгән дигән сүзләр йөри.

Атаклы язучы һәм тарихчы Загоскин Югары һәм Түбән Ослан Иван Грозный вакытында ук хәрби гарнизон-заслон, анда яшәүче кешеләр өчен Казан ханлыгы гаскәрләренә каршы саклагыч та булып торган дип исәпли.. Алар рус гаскәрләрен 1551 нче елда төзелгән Свияжск шәһәренә кертмәс өчен заслон булып торганнар. Моның турында бернинди документ та сакланмаган. Ләкин шунысы ачык: бу балык тоту, җәнлекләр аулау, бакчачылык өчен бик уңайлы җирләр булган.

Авылның күптән барлыкка килүе турында мисал булып территориясендә борынгы кешеләр өчен стоянка-тукталыш булганлыгы да тора.

Казан шәһәренә якын Идел ярлары буенда урнашкан кешеләр балык тоту, аучылык, продуктлар (сөт, йомырка, яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит) сату эше белән шөгыльләнгәннәр. Терлек асрар өчен дә бу җирләрнең болыннарга печәнгә бай икәне ярдәм иткән.Авыл җирләрен эшкәртеп икмәк үстерү өчен урманнарны чистартырга, агачларны кисәргә һәм таудан аска таба тәгәрәтергә (димәк, под услон) кирәк булган . Бу версия дә үзен дөрес дип исәпләргә хаклы.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International