Тарихи справка

Карахуҗа авыл җирлегенең килеп чыгу тарихы

 

Идел буенда барган крестьяннар восстаниесе башлану белән бөтен тынычлык юкка чыга. Таралган гаскәрләр, крестьян төркемнәре бастырылган восстаниедән соң бик озак урман эчләрендә бай помещикларны талап яшиләр. Бу җирләр һич тә буш тормый, мужиклар монда семьялары белән урнаша башлый.

 

Шулай итеп, Карахуҗа авылы килеп чыга, ә авылның исеме руслардан кергән манерга үзгәреп матур җирдә яшәп калган. Крестьяннар, икмәк чәчер өчен, урманнарны егып аударганнар, бигрәк тә төньякка таба, Казан-Ульяновск трассасына таба. Чокырны Залесный дип атаганнар. Ә көньякка таба кискән урман урынында Егидерево дигән авыл калкып чыккан.

 

1928 нче елның мартында Карахуҗа авылы гражданнарының җыелышы була. Анда колхоз оешу мәсьәләләре күтәрелә.

 
Анда Свияжск уездыннан кунак та катнаша. Ул кешеләрне колхозга керергә бик кыстый.

 

Вакытлар үтү белән Карахуҗада почта ачыла, аның җитәкчесе итеп колхозчы Егор Терентьевич Бурдинны куялар. Ул монда 35 ел эшли. Балалар бакчасы ачыла, аның җитәкчесе Мария Жесткова була. 1937 нче елда авылда 2 тапкыр кино күрсәтәләр.

 

Колхоз фермасы бик көчле була. Аның беренче бригадиры булып колхозчы Г.А.Власов сайланып куела. 1941-1945 нче елларда авыл советы секретаре булып Чикина эшли. Ул бик яшь була Иртә-кич сугышта һәлак булучылар турында хатлар ала, аларны семьяларга авыр булса да таратырга туры килә.

 

Карахуҗа авылы тарихы үсеше турында сөйләгәндә аның мәктәбе турында әйтмичә булмый. Мәктәпнең беренче бинасы 1864 нче елда ачыла, ул украинадагы өйгә охшаган була. Анда 15-20 укучы сыя, 3 класслы санала.

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International