Тарихи справка

Вахит авыл җирлегенең барлыкка килүе

 

Революциягә кадәр Тинкидән Югары Осланга кадәр җәелгән җирләр җирбиләүче Маркиз Паулучка караганнар. Крестьяннар  башаклы культуралар үстергәннәр һәм хайван тотканнар.

 

1917 нче елгы революөиядән соң Маркизның җирләрен тартып алалар һәм крестьяннарга тараталар. 1919 нчы елда Иске Мәмәтхуҗа авылы кешесе Халиков Файзрахман үзенең гаиләсе белән хәзерге Мулланур Вахитов дип атала торган авылга күчеп килә һәм йорт сала.

 

1922 нче елда тагын 3 гаилә күчеп килә һәм йорт сала. Тора – бара авыл үскәннән-үсә бара һәм аңа революөионер Мулланур Вахитов исемен бирәләр.

 

Вахитов авл җирлеге территориясендә 1918 нче елда ак гвардеецлар белән Кызыл Армия арасында каты сугышлар бара. Һәлак булучыларны авыл кырыендагы урманда күмәләр.

 

1930 нчы елга авылда инде 35 хуҗалык исәпләнә. 1935 нче елда мәктәп һәм клуб ачыла.

 

1934 нче елда 1 нче колхоз оеша. Аны “Трактор” дип атыйлар. Колхоз председателе итеп Гимадиев Әкмәл, авыл советы председателе булып Гатауллин Әскәр, ә сәркәтип итеп Ярулла сайлана.

 

Бөек Ватан сугышы башлануга авылның барлык ирләре фронтка озатыла.

 

Колхозларны эреләштергәндә “Трактор” колхозы “23 Партсъезд” белән берләштерелә. Авыл Советы Матюшино авылына күчә. 1985 нче елда “Ташевский” совхозы оеша.

 

1986 нчы елда Татар АССР Югары Советы Президиумы Указы белән Вахит авыл советы халык депутатлары барлыкка килә. 1986 нчы елдан 2002 нче елга чаклы авыл советын Халиков Касыйм Хәбибрахманович җитәкли. Хәзерге көндә авыл җирлеге башлыгы булып Закиров Рамил Салимханович эшли.

 

Совхозның беренче җитәкчесе итеп яшь белгеч Фаттахов Мәүлет Корбангалиевич куела. Ул 1991 нче елга кадәр эшли. Аның эшләү чорында  терлек фермалары, механик мастерской, нефтебаза, пилорам, ындыр табагы, үлчәү, складлар, контора бинасы һәм торак йортлар төзелә.
1992 нче елдан 2001 нче елга кадәр совхозны Гатин Ринат Гомәр улы җитәкли. Ул эшләгәндә 8 яңа йорт, медпункт, библиотека, мәчет салына, юлларга асфальт салына, өйләргә һәм социаль объектларга газ кертелә. 1996 нчы елда “Идел кооперативы оеша.
2003 нче елда СПК “Вахитово” ОАО “Красный Восток-Агро” составына керә.

 

Вахитов авыл җирлеге

Вахитов авыл җирлеге территориясенә 5 торак  пункты: Мулланур Вахитов исемендәге,  Ватан, Ташевка һәм  Гребани авыллары, Бакча-Сарай поселогы, 6 бакчачылык: «Прогресс», «Взлет-7», «Орбита», «Алгоритм», «Авиатор», «Зеленый уголок» керә.

 

Үзәк Мулланур Вахитов исемендәге авыл районнан 25 км ераклыкта урнашкан.

 

Авыл җирлегендә 505 га җир санала, шуның иң күбесе – Ташевка авылыныкы.

 

Район үзәге белән асфальт юл тоташтыра. Казанга кадәр автобус маршрутлары үтә. Башка торак пунктларына хуҗалыкара юллар уза.

 

Вахит авыл җирлеге территориясендәге оешмалар:
-“Татагрохимсервис” ачык акционер җәмгыятенең Матюшино карьеры филиалы;
-“Племдело Приволҗье” чикләтелгән җаваплылык җәмгыяте;
-“Вахит урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү  учреждениесе;
-“Вахит балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесе;
-“Матюшино урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү  учреждениесе;
-"Матюшино балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесе;
-Вахит авыл китапханәсе;
-Матюшино авыл китапханәсе;
-Вахит авылы мәдәни йорты;
-Бакча-Сарай авыл клубы;
-Вахит фельдшер-акушер пункты;
-Ташевка фельдшер-акушер пункты;
-Матюшино фельдшер-акушер пункты.

 

Мулланур Вахитов исемендәге авылда мөселман мәчете бар.

 

2009 нчы елда Бөек Ватан сугышы корбаннарына һәйкәл куелган.

 

Вахит авыл җирлегенең кеше саны 2010 нчы елның августына 514 кеше исәпләнгән., аның күбрәге – татарлар: 79 % (406 кеше); руслар: 19 % (96 кеше), калганнары – башка милләттән.

 

Соңгы яңарту: 2012 елның 14 сентябре, 08:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International