Тарихи справка

Введенка Бистәсе авыл җирлеге мәйданы 866,6 га тәшкил итә.

 

Бу авыл Татар Борнашы һәм Яр буе Морквашы авыл җирлекләре белән чикләшә.

 

Ул  3 елга Шүкә, Сөлчә һәм Зөя елгаларының Идел белән кушылган урынында урнашкан.

 

Введенка Бистәсе 9-10 нчы гасырларда”Басурманово” дип аталган борынгы черемислар яшәгән урында калкып чыккан. 16 нчы гасыр урталарында бу авыл алдынгы отряд булып тора. Шул ук вакытта мәскәү князҗлыгыннан гаиләләре белән Казанның Мәскәүгү кушылуын яклый торган җир сөрүче сугышчылар күчеп киләләр.

 

16 нчы гасыр ахырларына Введенка Бистәсендә 1500 гә якын кеше яши һәм хезмәт итә. 18 нче гасырда Идел буе белән икүтисади багланышлар көчәеп китә, ашлык, балык, терлек белән сату итә башлыйлар. Җирләр архиепископ Свияңский кулында була. Революөиягә кадәр Введенка Бистәсе Юматово волосте составына керә. Монда чиркәү янындагы мәктәп эшләп килә. Авыл кулҗтуралы һәм алдынгы карашлы булып исәпләнә.

 

Введенка Бистәсе авыл советы 1948 нче елда барлыкка килә. “Җирле үзидарә” законына таянып, 1995 нче елда ул  җирле үзидарә советына әверелә. Ә 2006 нчы елның январеннан бирле Введенка бистәсе авыл җирлеге дип атала башлый.

Соңгы яңарту: 2012 елның 12 октябре, 15:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International