Яңалыклар - 2012

28.12.2012
Введенка Бистәсендә  бик зур яңалык  - күптән көтелгән балалар бакчасы ачылды. Бу яңалык  авылыбыз халкы, бигрәк тә авылыбызның иң  кечкенә гражданнары өчен бик тә шатлыклы вакыйга  булды.  Введенка Бистәсендәге   балалар  бакчасы -  Республика  программасы  буенча  Югары Ослан муниципаль  районында  ачылган  өченче бакча. Балалар бакчасын ачу тантанасында  Югары Ослан муниципаль  районы башлыгы Марат Зиатдинов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Георгий Маслов, Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Рамис Миначев һәм башкалар  балаларны, авыл халкын бәйрәм белән котладылар.

 

18.12.2012
2012 елның 18 декабре көне Введенка Бистәсе халкы өчен зур бәйрәм – өр яңа мәдәният  йорты ачылу көне булып тарихка кереп калыр.Дәүләтебез  программасы кысаларында сафка бастырылган бу бина – авылыбыз халкы, бигрәк тә яшьләре өчен зур бүләк. Тантанада  Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, муниципаль район җитәкчесенең урынбасары Вилен Касимов, Введенка Бистәсе җирлеге башлыгы Рәмис Миначев  катнашты. Авылның почетлы  ветераны Александр Алексеев  авылдашлары исеменнән район җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.Районыбыз  Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне кызыклы чыгышлары белән бизәде. Хәерле сәгатьтә!

 

12.12.2012
Чыбыркы белән түгел, прәннек белән!
12 декабрь көнне “Введенка Бистәсе ТГМ” муниципаль бюджет учреждениесендә 1-9 сыйныф укучылары өчен берләштерелгән сыйныф  сәгате уздырылды. Россия Федерациясе Президентының  2012 елның 1 июнендә 761 номерлы  Указы нигезендә  расланган,  илебез балаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау сәясәте сферасындагы “2012-2017 еллардагы  Милли стратегия”се кысаларында  җәяүле балаларның иминлеген саклау максатыннан оештырылган бу чараны мәктәбебезнең   тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Маркелова үткәрде. Бүгенге укучылар юл йөрү кагыйдәләрен беләләр, әлбәттә. Ә менә юл һәлакәтләренең күп булуы,  2012 елның җиде ае эчендә 284  баланың гомере өзелүе, 53223  баланың тән җәрәхәтләре алуы нәрсә белән аңлатыла?  Балаларның яраткан әкият геройлары катнашында автомобиль, велосипед, светофор  макетлары  кулланып ситуатив күнегүләрне эшләү, табышмаклар чишү  юллары белән  укучылар  менә шул сорауга җавап эзләделәр.Очрашу ахырында  укытучы  һәр балага берәр конфет биреп чыкты.
-Сез конфет яратасыз бит?
- Әлбәттә!
-Конфет ашау өчен дә сезнең исән булуыгыз кирәк, шулаймы?
-Әйе.
-Мин сезнең барыгызның да исән-сау булуыгызны телим. Без барыбыз да юлдагы  иминлек өчен тырышырга, юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендә алган белемнәребезне куллана белергә тиеш. Килештекме?
- Килештек! Рәхмәт, Сезгә, Марина Михайловна.

 

05.12.2012
Бүген, 5 декабрь көнне “Введенка Бистәсе ТГБ” мәктәбендә  Татарстан Республикасы  “Без – волонтерлар”  акциясе  рамкаларында  Халыкара волонтерлык көненә багышланган  чара уздырылды. 5-9 сыйныф укучылары өчен берләштерелгән сыйныф сәгатен мәктәбебезнең математика һәм информатика укытучысы Марат Нуруллин оештырды. Укытучы  балаларны  бу акция турындагы  бик күп мәгълүматлар белән таныштырды,   “тарих битләренә  сәяхәт” үткәрде.  Кемнәр соң алар волонтерлар? -дигән сорауга  укучылар фикерен ачыклады. Добровольцы –волонтерлар -  үз теләге белән  түләүсез яхшылык эшләүче кешеләр. Бүгенге көндә   җәмгыятебездә    мондый игелекле  яшьләр булуы укучыларыбыз өчен яхшы үрнәк.Авыылыбның  өлкән буын кешеләренә кирәк вакытта безнең балалар да  ярдәмгә килә. Мәктәбебез укучылары, һичшиксез,   бу эшне  быел да дәвам итәчәк.

 

20.11.2012
Безнең Югары Ослан районы – атаклы композитор Салих Сәйдәшевкә илһам бүләк итүче, күңеленә ял бирүче як. 15 ноябрьдә мәктәбебез укучыларына Казанда  Салих Сәйдәшев музеенда булу бәхете эләкте. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту программасында композитор Салих Сәйдәшев  биографиясе, аның иҗаты белән таныштыру каралган. Уку елы башында, бу эшне үтемле итеп  үтәү максаты  белән без музейга баруны планлаштырган идек. Введенка бистәсе җирлеге Башлыгы Рамис Миначев ярдәмендә оештырылган бу сәяхәткә укучылар мәктәпнең татар теле укытучысы Фәридә Зарипова һәм  музыка укытучысы Мария Титкова җитәкчелегендә чыктылар. Яраткан җырларны җырлый-җырлый, Казанның истәлекле тарихи урыннары белән таныша-таныша музейга килеп тә җиттек. Безне С.Сәйдәшев яшәгән йортның ишегалдында  ук музейның  өлкән фәнни хезмәткәре Раушания  Җиһангирова каршылады. Композиторның биографиясе, иҗаты белән таныштыру барышында ул балаларга музыка дөньясы серләрен, тарихи вакыйгалар турында мәгълүматлар тапшырды, балаларның сорауларына җавап бирде. Музей залында укучылар өчен татар халкының яраткан композиторы Салих Сәйдәшевнең  музыкаль  әсәрләреннән өзекләр яңгырады.. Салих Сәйдәшев бөтен иҗатын, үзенең бөтен талантын туган халкына бүләк иткән.  Халык моңа җавап итеп аны үзенең композиторы — халык композиторы дип атый. Без Казаннан шундый матур әсәрләр тудырган композиторыбыз барлыгы белән  канәгать булып кайттык. Атаклы композитор Салих Сәйдәшев кебек талантлы шәхесләр – безнең горурлыгыбыз һәм бүгенге укучыларыбыз өчен  зур үрнәк. Укучылар күңелендә якты истәлек калдырган мондый чараны оештыруда ярдәм итүче районның  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.В.Касимовка укучыларның әти-әнисе исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International