30.12.2013
Яңа ел матур, көтеп, яратып алган бәйрәмнәрнең берсе. Аны бигрәк безнең балалар көтә. Бүген Мәмәтхуҗа балалар бакчасы нәниләре һәм мәктәп укучылары, үзләренәң Яңа ел бәйрәмен үткәрделәр. Бу матур тамашада ата-аналарда кашнаштылар. Алар төрле әкият геройлары ролләрен башкардылар. Бәйрәмнең ахрында һәр бер бала үзенең көтелеп алган бүләген алды. Бәйрәм кызыклы һәм күңелле узды.

12.12.2013
Боз өстендә үзеңне тоту кагыйдәләре
12нче декабрь көнне Мәмәмтхуҗа башлангыч мәктәбендә “Боз өстендә үзеңне тоту һәм саклык чаралары” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Урамда салкын һәм сулыклар боз белән капланган. Күп кенә балалар, куркынычлылык турында уйламыйча, нык катып бетмәгән боз өстенә ашыгалар. Светлана Владимировна, күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, укучыларга боз өстендә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.
05.12.2013
5нче декабрь көнне Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә “Кошларны кыш көне ашатыгыз!” дигән кичә уздырылды. Укучылар бездә кышларга калган кошларның төрләре, аларның кыш көне үзләрен тотулары, нәрсә яратулары турында презентация карадылар. Аннары кошларның табигатькә нинди файда китерүләре хакында сөйләштеләр. “Кошларны кыш көне ашатырга кирәк!- дигән фикергә килделәр һәм әти-әниләре белән бергәләп эшләгән җимлекләрне мәктәп бакчасындагы агач ботакларына элделәр.
.jpg)
30.11.2013
Мәмәтхуҗа балалар бакчасында тәрбиләнүче балалар авыл мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Нәниләр үзләрәнең әниләрен, әбиләрен энилер көне белен котладылар. Матур сүзләр әйттеләр, шигырьләр сөйләделәр җырлар җырладылар. Ә бәйрәмнең ахырында үз куллары белән ясаган бүләкләрене тапшырдылар. Әниләр бәйрәмнән бик канәгать калдылар.
.jpg)
23.11.2013
Төп юл
“Мәмәтхуҗа балалар бакчасы”нда тәрбияләнүчеләр үзләренең тәрбиячеләре белән авылдагы төп юлга экскурсия ясадылар. Алар “Төп юл”билгесе белән таныштылар, юлдан хәрәкәт итүче транспорт төрләрен һәм җәяүлеләрне күзәттеләр. Аннары юл аша чыгу кагыйдәләрен ныгыттылар, светофор һәм башка юл билгеләре турында алган белемнәрен искә төшерделәр.
21.11.2013
21ноябрь көнне Мәмәтхуҗа ФАП фельдшеры Татьяна Чукина башлангыч сыйныф укучыларына профилактик күзәтү үткәрде. Укучыларга аңлаешлы итеп педикулезның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләде. Аларны шәхси гигиена кагыйдәләре белән таныштырды.
15.11.2013
Алтын көз
Мәмәтхуҗа балалар бакчасында “Алтын көз” темасына бәйрәм үтте. Балалар янына “Алтын көз” килде. Ул кечкенәләрне үзенең көзге урманына чакырды. Монда балаларны әкият геройлары белән кызыклы очрашулар көтә. Нәниләр аларга татар һем рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Ә көтелмәгән бүләкләр балаларга тагын да куанычлы мизгелләр өстәде. Үткән бәйрәм балаларга. Килгән кунакларга күңелле, күтәренке кәеф бирде.
.jpg)
13.11.2013
13нче ноябрь көнне Мәмәтхуҗа башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә сәяхәт ясадылар. Алар монда китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Аннары китапханәче китапханәдә үзеңне тоту, китапларны дөрес куллану кагыйдәләрен аңлатты, китаплар урнашкан бүлмәләр белән таныштырды. Укучылар яңа китаплар белән дә таныштылар. Мондый дуслык киләчәктә дә дәвам итәчәк.
.jpg)
13.11.2013
Безнең чәчәкләр
Балалар бакчасын бүлмә гөлләреннән, яшеллектән башка күз алдына китереп булмый.Алар үзләренең яшел яфраклары, күз явын алырдай һем хуш исле матур чәчәкләре белән безнәң, балаларның күзләрен иркәлиләр.
Мәмәтхуҗа балалар бакчасындагы нәниләр дә бүллмә гөлләрен дөрес үстерергә, тәрбияләргә өйрәнәләр: туфракларын йомшарталар, су сибәләр, һ.б. Гөлләр дә барлык тереклек кебек үзләренә игътибарлы, кайгыртучан булуга мохтаҗ.
.jpg)
08.11.2013
Әбидә кунакта
Мәмәтхуҗа балалар бакчасында татар телендә “Әбидә кунакта” темасына уен үткәрделәр. Уен вакытында балалар, алдан өйрәнелгән сүзләрне ныгыттылар бер-берсе белән аралашырга өйрәнделәр, әби кушкан биремнәрне үтәделәр, шигырьләрне сөйләделәр матур җырлар җырладылар. Уен ахрында әби балалар актив булганнары өчен аларны тәмле гөлҗимеш чәе белән сөыйлады.
.jpg)
02.11.2013
Минем гаилә
Мәмәтхуҗа балалар бакчасында “Минем гаилә” темасына әңгәмә үткәрелде. Балалар үзләренең гаиле фотосүрәтләрен, альбомнарын алып килделәр. Алар завыклы итеп гаилә турында, бер-бересе арасындагы мөнәсәбәт, гореф- гадәтләр турында сөйләделәр. Ә әнгәмә ахырында һәрбересе шул темага кагылышлы рәсемнәр ясадылар.
.jpg)
12.10.2013
Көзге эшләр
Кояшлы матур көзге көннәр торганда, әалар быел бик аз булды. Мәмәтхуҗа балалар бакчасында кызу эшләр бара. Бакча хезмәткәрләре балалар белән киләсе ел өчен үзләренең бакчаларын, мәйданчыкларын әзерләп калдыралар: корыган үсемнеп калдыкларын, кипкән ботакларны кисәләр, өлгергән өрлыкларны җыялар. Киләсе елда-да бакча мәйданчыгы матур һем сокландыргыч булсын, үзенә тартып торсын.
04.10.2013
Укытучы! Мәктәп!
Бу ике сүз
Күңелемдә яши
янәшә.
Укытучым!-дип
Әйткән чакта
күңел,
Мәктәбем! – дип
Йорәк әндәмә.
Мәмәтхуҗа балалар бакчасы балалары ветеран укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Аларга чәчәк бәйләмнәре, котлау сүзләре ишеттерделәр.
Барлык гомерләрен балаларга багышлаган укытучылар бу котлауларга бик шатландылар. Буыннар арасындагы бәйлек беркайчан да өзелмәс.
28.09.2013
Көз җитте
Мәмәтхуҗа балалар бакчасы балалары урманга экскурсиягә бардылар, көзге урманның матур күренешләрен күзәттеләр, аның эчендә йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле-төрле орлыклар, яфраклар җыйдылар. Кыш көннәрендә алардан кызыклы матур кул эшләре ясарлар,ә урманда күргән гүзәллекне, үзләренең рәсемнәрендә курсәтерләр. Балалалар үткәрелгән экскурсиядән күтәренке куңел белән кайттылар.
28.09.2013
Файдалы кабак
Мәмәтхуҗа балалар бакчасында төрле яшелчәләр үстерәләр, алар арасында хәтта кабакка да урын бар. Быел бу яшелчә зур уңыш бирде. Кабак бик файдалы булып санала анда күп витаминнар тупланган. Бу яшелчәдән балалар өчен төрле-төрле тәмле ризыклар хәзерләргә була: кабак боткасы, пюре, запеканка, коймак, ә иң тәмлесе кабак бәлеше. Кышкы көннәрдә балалар бергәләшеп, рәхәтләнеп бу тәмле ризыкларны ашарлар.
04.09.2013
Сәламәт гаиләдә-сәламәт бала
4 сентябрь көнне Мәмәтхуҗа балалар бакчасында “Сәламәт гаиләдә-сәламәт бала” темасына сәламәтлек көне уздырылды. Чара бик кызыклы узды: иң беренче авыл фельдшере Татьяна Чукина сәламәтлекне ныгыту буенча әңгәмә уздырды, аннары эти-эниләр балалар белән мәйданчыкта төрле ярышларда,уеннарда катнаштылар.
07.08.2013
Хөрмәтле авылдашлар!
Ураза гаете белән ихлас котлыйбыз! Аллахы ярдәме белән изге Коръән иңгән Рамазан айларында ураза тотып, тыелганнардан тыелып, күңелебезне һәм җаныбызны пакландырдык. Тоткан уразаларыбыз кабул булып, Аллахы тәгалә ризалыгы өчен булсын!
Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык телибез! Ураза гаете мөбәрәк, дөньялар имин, өстәлләребез түгәрәк, күкләребез аяз, тормышларыбыз бөтен булсын!
01.06.2013 г.
Мәмәтхуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе Ризидә Сибгатуллина тәрбия сәгатендә балалаларны юллар кисешкән урынга алып барды. Алар олы юлда транспорт йөргәнен күзәттеләр, җәяүлеләрнең авыл урамнарында һәм юлны аркылы чыкканда үзне ничек тоту , кайсы урында юлны аркылы чыгарга кирәклеген өйрәнделәр . Балалар бакчасыннан мәктәпкә һәм китапханәгә кадәр балалар хәвеф-хәтерсез җәяү йөрү өчен юл маршрутын билгеләделәр. Шушы алган белемнәрен, юлда йөрү кагыйдәләрен балалар алдагы көннәрендә дә онытмасыннар иде.
27.05.2013 г.
Китапханәчеләр көне буларак билгеләнеп үтелә.
66 ел элек Мәмәтхуҗа авылы китапханәсе беренче тапкыр ишекләрен ачты. Китапханәнең тарихы, бүгенгесе, киләчәге Мәмәтхуҗа халкының тормышында мөһим урын биләп тора. Юбилей уңаеннан, уку залында китапханә тормышын яктыртучы фотоальбом һәм сирәк очрый торган китаплар күргәзмәсе куелды.Барлык китап сөючеләрне, үз халкының мәдәни тормышына битараф кала алмаган кешеләрне китапханәбезгә чакырып калабыз.
20.04.2013
Мәмәтхуҗа балалар бакчасы мәйданчыгында шундый кызыклы күренешне күрергә була. Балалар кызыксынып сыерчыкларны күзәтәләр. Кошкайлар икенче ел инде үзләренең ояларына кайталар. Сыерчык оялары бик матур булмаса да, кошлар өчен алар иң якын һәм кадерле. Кошлар да кешелер кебек туган җирсез, яши алмыйлар. Язлар килген саен, күп чакрымнар гизеп, азга булса да, үзләре туып үскен якларына кайталар һәм безне үзләренең матур җырлары белән сөендерәләр.
12.04.2013
Мәмәтхуҗа балалар бакчасында “Космос” темасына әнгәмә үткәрделәр. Әнгәмә барышында балалар Ю.Гагаринның биографиясе белән таныштылар. Аның дөньяда иң беренче булып космоска очканын ачыкладылар, космоста кеше һәм башка әйберләрнең үзләренең авырлыкларын югалтып аквариумдагы балыклар сыман йөзеп йориләр, түгелгән су да таралмый, ә шарга әверелә. Шушы кызыклы күренешләрне Гагарин күреп белә, ул иң беренче булып кешеләргә космаска юл сала.
06.04.2013
Мәмәтхуҗа балалар бакчасында “Яраткан әкиятләр илендә” темасына викторина үткәрелде. Балалар рус һәм татар әкиятләрендәгә геройлар булып уйнадылар. Әкият персонаҗлары киемнәрен киеп өзекләр күрсәттеләр. Уен ахырында балаларны актив катнашкан һәм үрнәк белеленәрен күрсәткән өчен тәмле күчтәнәчләр белән сыйладылар.
28.03.2013ел.
Мәмәтхуҗа балалар бакчасында “Туган як табигате” дигән темага дәрес уткәрелде. Балалар фотографияләр, картиналар аша экскурсиядә булдылар.Безнең табигатьнең иң матур күренешләрен күзәттеләр, кошлар сайраганын, елга чылтыраганын тыңладылар. Табигать белән аралашу, аны күзәту нәниләрдә уңай сыйфатлар: тирә-юньгә сакчыл караш, изгелек,ярдәмчеллек,мәрхәмәтлелек,матурлыкны күрә белү,аны саклау хисләре тәрбияли
21.03.2013ел.
Мәмәтхуҗа балалар бакчасындагы балалар экият персонажы Федорада кунакта булдылар.
Ул аларга кызыклы итеп борынгы һем хәзерге савыт-саба турында сөйләде. Әнгәмә вахытында балалар табышмаклар әйттеләр, проблемалы ситуаөиялэрне чиштеләр, җырлар җырладылар, агач кашыкларда уйнара ирәнделәр. Бу өчрашу табын янында тәмле чәй эчү белән тэмамланды.
28.02.2013
Без киенәбез
28.02.13ел. Мәмәтхуҗа балалар бакчасында “Без киенәбез” темасына дәрее үткәрделәр. Балалар сюжетлы- рольле уен “Киемнәр кибете” аша, киемнәрнең исемнәрен, төсләрен ныгыттылар, бер-берсе белән диалог тезергә ирәнделәр. Бу сюжетлы, җырлы-биюле уеннар баларга яңа материалны үзләштерергә, хәтердә калдырырга җиңгеләйтә һәм татар теленә кызыксыну уята.
26.01.2013
Мәмәтхуҗа балалар бакчасы балалары урманга экскурсиягә бардылар.Алар кышкы урманның матурлыгын, тәбигатьнең үзгәрешләрен күзеттеләр, агачларның исемнәрен, урманда йөрү кагыйдәләрен иске төшерделәр һәм ныгыттылар.
Урманның үсемлекләр, хайваннар өчен яшеү урыны булуын истә тотып, аңа карата сакчыл караш кирәклеген аңдылар
Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:44