Яналыклар 2013г.

30.12.2013
28 декабрь көнне Шеланга мәктәбендә 1-4, 5-7 сыйныфлар өчен “Яңа ел маҗаралары” исемле чыршы бәйрәме үтте.  Чыршы бәйрәменә әкияттән төрле персонажлар килделәр,  Шүрәле, Золушка, Кар апа, мушкетерлар бергә җыелып, усал Кощей урлаган Кар кызын эзләделәр. Укучылар чыршы тирәсендә биеделәр, яңа елга багышланган җырлар җырладылар.

30.12.2013
28 декабрь көнне Шеланга мәктәбендә  укытучы һәм мәктәптә эшләүчеләр балалары өчен чыршы бәйрәме уздырылды. Кыш бабай һәм әкият персонажлары тылсымлы сандыкны ачу өчен  7 ачкыч эзләдләр, барлык балалар аларга ярдәм итәргә тырышты: кайсы җырлады, кайсы биеде, кайсы шигыръ сөйләде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

27.12.2013
27 декабрь  көнне Шеланга мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары өчен  “Яңа ел әкияте” исемле бал – маскарад үтте. Кичәне традиция буенча 11 сыйныф укучылары әзерләде һәм алып барды. Һәр сыйныф  бал – маскарадка музыкаль номерлар әзерләде.

20.12.2013
20 декабрь көнне Шеланга мәктәбендә 5-11 сыйныфлар өчен “Чисталык дәресе” үтте. Николай  Максимов , биология укытучысы, укучыларга экологиянең кеше тормышында мөһим урын алуы турында сөйләде, табигатьте сакларга кирәклеге турында исләренә төшерде. Безнең мәктәп Гринпис оешмасы оештыра торган “Яшел уик-энд”, “Урманга –яңа гомер”, “Россиянең яшел мәктәпләре” дигән акцияләрендә теләп катнаша.
 
17.12.2013
17 декабрь көнне Шеланга мәктәбендә математика укытучысы, Лилия Курамшина 11 сыйныф укучылары өчен ЕГЭ үткәрде. 4 сәгать дәвамында укучылар В һәм С биремнәрен эшләделәр. Нәтиҗәләр буенча, 11сыйныф укучылары үзләренең имтиханга әзерлекләрен беләчәкләр. 
 
 
17.12.2013
Шеланга балалар бакчасында тәрбияче Максимова Татьяна һәм татар теле тәрбиячесе Пополднева Мәрьям балалар белән бергә Яңа елга кул эшләре эшләделәр.
Салкын кыш җитте.Табигатьнең үз әкияти матурлыгы,үз төсе.Нәкъ шушы вакытта Яңа ел бәйрәменә төрле кул эшләре эшләргә була.Бу кышның бер үзенчәлеге булып тора. Бу иҗади эш кенә түгел,ә баланың төрле яктан үсешенә дә ярдәм итә.Яңа ел бәйрәме шундый бәйрәм- ул тирә-якта бөйрәм рухы тудыра.Димәк, әлеге кул эшләре балаларның Яңа елга булган ышанычын арттыра.
  
 
12.12.2013
12 декабрь көнне 4–6 сыйныф укучылары арасында район олимпиадасы үтте. Безнең мәктәптән олимпиадада Ягудина  Снежана (4 класс), Панфилов Роман (5 класс), Гумеров Ислам (6 класс) катнаштылар. Кадет Панфилов Роман 5 сыйныф укучылары арасында 1 урын алды.
 
 
12.12.2013

Шеланга балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе Пополднева Мәрьям  "Кышкы уеннар" дигән темага шөгыль үткәрде.
Тәрбияче яңа сүзләр(чана,чаңгы, шуа) белән таныштырды.
Балаларны командага бүлеп,"Кар бөртеге" җыю уенын уйнатты.
Уен аша  балаларның татарча сөйләшә белү күнекмәләрен камилләштерде. Шөгыль барышында мультфимедиа чаралары, рәсемнәр кулланылды.

 
 
11.12.2013
1 сентябь аеннан бирле Шеланга мәктәбендә «Хореография» түгәрәге эшли. Түгәрәккә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары теләп йөриләр. Анастасия Шайдеева, түгәрәк җитәкчесе, башлангыч сыйныф укучылары белән «Фитнес» программасы белән, урта сыйныф укучылары «Бальные танцы» программасы белән шөгылләнәләр.

 

 
 
10.12.2013
10 декарбьдән Шеланга мәктәбендә 5–11 сыйныфларда укучы балалар өчен интернет аша тестирование башланды.  Укучылар математика, рус теле, татар теле, инглиз теле, тарих һәм башка фәннәр буенча тест сорауларына җавап бирәләр. 

 

 и

 
10.12.2013
Шеланга балалар бакчасында Яңа елга әзерлек башланды. Татар теле дәресләрендә Яңа ел белән бәйле лексика өйрәнелә:Кыш бабай, Кар кызы, чыршы...
Балалар белән төсле кәгазьдән яңа ел уенчыклары ,кар бөртекләре,гирляндалар яыйбыз. Балалар кул эшләрен бик кызыксынып башкаралар,төсләр турында белемнәрен ныгыталар.
Ап-ак тун киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.

 
 
09.12.2013
9 декабрь көнне Шеланга мәктәбендә Ватан геройлары көне үтте. Бу көнне безнең мәктәптә берничә акция булды. Мәктәп кадетлары Василий Соляр белән бергә Вөек Ватан сугышыннан кайтмаган солдатларга куелган һәйкәл тирәсен чистарттылар, Лариса Виноградова 5-7 сыйныфларда “Тарихның географик битләре” дигән темага дәрес үткәрде.

 

  
 
03.12.2013
Декабрь башыннан Татьяна Бурханова 4 сыйныф укучылары белән ЕГЭга әзерләнә башлады. Укучылар рус теленнән, математикадан, татар теленнән тестлар эшлиләр, белемнәрен тирәнәйтәләр.

 

 
 

 

04.12.2013

Шеланга балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Пополднева Мәрьям нәниләр төркемендә "Кыргый хайваннар" темасына шөгыль үткәрде.Кыргый хайваннарның атамалары белән таныштырды.Аларның яшәү рәвешләрен,төсләрен,кышка ничек хәзерләнүләрен балаларга җиткерде."Куянкай" дигән уен уйнатты.

 

 

03.12.2013

3 декабрь көнне шеланга мәктәбе волонтерлары Гөлшат Сиченкова белән бергә, Салих Сәйдашевка багышланган кичә үткәрделәр. Укучылар композиторных виртуаль музеенда булдылар, композиторның биографиясенән мөһим даталары һәм иҗатының кызыклы фактлары кергән викторинада катнаштылар.

 

 

02.12.2013
2 декабрь көнне Шеланга мәктәбендә Татьяна Потягунина 2 сыйныф укучылары белән әниләр көненә багышланган кичә үткәрде. Кичә әниләр өчен оештырылган конкурслар белән башланып китте. Конкурс результатлары буенча “Иң яхшы әни”, “Иң матур әни”, “Иң акыллы әни” номинацияләрендә җиңүче әниләр бүләкләнде.

 
 
02.12.2013
2 декабрь көнне Василий Соляр Шеланга мәктәбе кадетлары белән җыелыш үткәрде. Җыелыш максаты: инвалидлар декадасын планлаштыру.

 

 
 
29.11.2013
29 ноябрь көнне итәнге ленейкада математика кабинеты әгъзалары тарафыннан Н.И.Лобочевскийга багышланган лекция укылды. Кадет Виноградов Олег галим биографиясенең мөһим даталарына тукталып үтте, кадет Герасимов Сергей профессор биографиясеннән фактлар китерде, кадет Зобнев Владимир рус математигының ачышлары турында сөйләп үтте.

 

 
 
29.11.2013
28 ноябрьдә Шеланга мәктәбе укучылары авыл мәдәният йордында Әниләр көненә багышланган концерт оештырдылар. Укучылар әниләренә багышлап шигырләр сөйләңеләр, матур итеп җырладылар. Шулай ук концерт кысысында Югары Осланда яшәүче авыру балага булышу өчен “Игътибарыңнан калдырма” дигән акция үтте.

 

 

 

28.11.2013
28 ноябрь көнне Шеланга мәктәбендә Василий Соляр “Терроризм вакытында үз – үзеңне тоту” темасына багышланга әңгәмә үткәрде. Шулай ук мәктәптән чыгу кагыйдәләрен искә төшерделәр.

 
 
27.11.2013
Шеланга балалар бакчасында "Төлке белән Куян"әкияте балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә татар һәм рус телләрендә сәхнәләштерелде.
Атаклы балалар язучысы Корней Чуковский үзенең "От двух до пяти"дигән китабында "Әкият-җиде-сигез яшькә кадәрге һәр нормаль бала өчен иң кирәкле азык, тәмле- томлы нәрсә генә түгел, бәлки, бик мөһим һәм гаять туклыклы икмәк"-ди.
Әкиятне сабыйга аның теле ачылуга ук сөйли башлыйлар.Әкият ярдәмендә бала яхшылык һәм явызлык төшенчәләре белән таныша, ә гаделлекнең тантана итүе аның пакъ күңелендә канәгатьлек һәм
шатлык тойгылары уята.Сабый барысын да җиңел аңлый,чөнки
әкияттә бары тик ак һәм кара буяулар өстенлек итә.

 

 
 

26.11.2013
26 ноябрь көнне Шеланга мәктәбе укучылары авыл территориясендә хезмәт десанты кысаларында, офицер-тәрбияче Равиль Шафигуллин белән бергә яңа төзелеп беткән участковый йорты тирәсен җыештыруда катнашты.

 

 
 
26.11.2013
26 ноябрь көнне математика укытучыларының 1нче республика форумы үтте. Безнең мәктәптән форумда  Әнвәрә Хусаинова катнашты. Югары Ослан районы укытучылары форумны 122 Казан мәктәбеннән башлады. Гимназия директоры Ольга Александр кызы Тигина сәләтле балалар белән эшләүнең үзенчәлекләрен әйтеп үтте. Форум Универсиада авылында дәвамланды. Форумны Татарстан Республикасы премьер-министры Энгель Нәвап улы Фәттахов җитәкләде. Мәскәү педагогия университеты ректоры Алексей Лев улы Семенов: Математика-милли горурлык, илебезнең милли идеясы ”дигән концепцияне яктыртты.

 

 
 
26.11.2013
26 ноябрь көнне сыйныф җитәкчесе Аббазова Роза Рәшит кызы 7 сыйныфта, “Үсмерләрнең начар гадәтләре” темасына багышланган сыйныф сәгате үткәрде. Презентациядә үсмерләрнең интернет челтәренә эләгү, хәмер эчү, тәмәке тарту, наркотик куллану кебек темалар ачык яктыртылды. Укучылар мондый проблемалар килеп чыгуны булдырмас өчен, тормыштан күп мисаллар китерде.
 
26.11.2013
Казанның 71 нче мәктәбендә Республика семинары узды. Семина «Форпост» отрядларына багышланга иде. Безнең мәктәп командасы барлык конкурсларда катнашып, югары баллар җыйды, 1 нче урын һәм Артем Айдинов исемендәге кубокка лаек булды.

 

 
 
26.11.2013
Переведенцева Зимфира- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 4 нче Бөтен Рәсәй форумына барып кайтты. Форум темасы:”Сәламәтлек саклаучы белем: тәҗрибәләре, мәсьәләләре, перспектива үсешләре”, иде. Ул анда Шеланга гомуми урта белем бирү мәктәбе укучыларының “Сәламәтлек мониторингы” турында мәгълүмат җиткерде. Форум эшендә РАН әгъзасы Ф.Ф. Харисов катнашты.
 
25.11.2013
Шеланга балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Пополднева Мәрьям "Аю кунакта" дигән дәрес үткәрде.
Безнең халык кунакчыл:
"Якты чырай, такта чәй",- дип,
Каршы ала кунакны.
Ата-баба гадәтләрен
Без дә дәвам итәбез.
Безгә кунакка килегез-
көтәбез!
Балалар бу дәрестә үтелгән материалны ныгыттылар.Чакыру формаларын искә төшерделәр."Аю утыр,нәрсә кирәк? ,аш,сөт кирәк, ботка, аш,ипи тәмле" конструкцияләрен камилләштерделәр. Дәрес җырлы уен белән тәмамланды.

 

 
 
25.11.2013
25 ноябрь көнне Шеланга мәктәбендә район Хезмәт үзәге психологы 9-11 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучыларга презентация күрсәтелде. Психолог укучыларны мөһим профессияләр белән таныштырды, алар турында тулы мәгълүмат бирде. Әңгәмә ахырында психолог укучыларга тест таратты.

 

 
 
21.11.2013
21 ноябрь көнне 4 сыйныф җитәкчесе Татьяна Бурханова “Әниләр көне” бәйрәме алдыннан укучылары белән мастер-класс уздырды. Һәрбер баланың теләге әнисенә үз кулы белән ясалган бүләкне тапшыру. Балалар бик тырышып ефәк тасмалардан кәрзиннәр эшләделәр. Вакытның узганын сизми дә калдылар. Менә сюрприз әзер!

 

 

 

20.11.2013

20 ноябрь көнне Шеланга мәктәбендә Балалар көне үтте. Бу көнне безнең мәктәбебезгә КГЭУ студентлары килделәр. Алар мәктәп укучылары белән интелектуаль уен үткәрделәр. Ә мәктәп укучылары үз чиратында “Әйдә дуслашык” темасына багышланган флешмоб үткәрделәр. Мәктәп укучылары, студентларны тәмле чәй белән сыйлап, очрашуны тәмамлады.

 

 

18.11.2013

18 ноябрь көнне Шеланга мәктәбендә Гөлшат Сиченкова, татар теле һәм әдәбият укытучысы, 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен “Иң акыллы укучы” исемле уен үткәрде. Укучылар арасыннан иң акыллы һәм иң яхшы татар телен белүче булып 11 нче сыйныф укучысы Колесников Александр сайланды.

 

 

16.11.2013

16 ноябрь көнне Шеланга мәктәбендә сәламәтлек көне үтте. Мәктәп укучылары бү көнне төрле эстафеталарда, уентарда теләп катнаштылар.

 

 

14.11.2013

14 сентябрь көнне Шеланга мәктәбендә “Ата-аналар өчен мәгариф турында закон” темасына багышланган ата-аналар җыелышы үтте. 

 

 

13.11.2013

13 ноябрь көнне төгәл фәннәр укытучылары методик берләшмәсенең 2 нче утырышы үтте. 

 

 

28.10.2013
“Поиск” түгәрәге җитәкчесе, Лариса Виноградова тугәрәк әгъзалары белән Бөек Ватан сугышы ветераны яныны барып,  интервью алдылар. 

 

 

28.10.2013
Сентябрь аеннан Шеланга кадет мәктәбендә “Патриот” түгәрәге эшли. “Патриот” түгәрәгендә укучылар гитарада уйнарга өйрәнәләр, шахмат уеннарын оештыралар, көрәш төрләрендә узләрен сынап карыйлар.

 

 

23.10.2013
Шеланга кадет мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары математика фәненән ДЙАга әзерләнә башладылар. 

 

 

 

 

21.10.2013
Шеланга кадет мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары математика фәненән ДЙАга әзерләнә башладылар. 

 

 

18.10.2013
18 октябрь көнне Шеланга кадет мәктәбендә педсовет үтте.

 

 

17.10.2013
17 октябрь көнне Шеланга кадет мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен татар теленән БДИ үтте.

 

 

16.10.2013
16 октябрь көнне Шеланга кадет мәктәбе волонтерлары “Бер мең яхшы эш” акциясе кысаларында авыл пенсионерларына һәм ялгыз кешеләргә булышуларын дәвам иттеләр.

 

 

1-2.10.2013
1 һәм 2 октябрь көнне  Шеланга кадет мәктәбендә  Картлар көне кысаларында “Йөрәгең белән кагыл” акияцсе  узды. Мәктәп волонтерлары сугыш һәм хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. 

 

 

 

  


 

 

11.04.2013
Шеланга авыл китапханәсендә  Бөек рус драматургына багышланган китаплар күргәзмәсе узды.

 

11.04.2013
11 апрель  көнне Шеланга мәктәбе укучылары  “ Зирәк тиен – һәр кем өчен тел белеме” конкурсында катнаштылар. Конкурс укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү максаты белән ел саен үткәрелә. Укучылар бу конкурста бик теләп катнашалар.

 

10.04.2013
Шеланга мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Шеланга авыл китапханәсендә “Сезнең дустыгыз – Миша” исемле журнал күргәзмәсе узды.

 

09.04.2013
Шеланга авыл китапханәсендә Сәламәтлек көненә багышланган “Сәламәт булу - яхшы ” исемле китаплар күргәзмәсе узды. Аеруча игътибар В. Климова китабына бирелде.

 

02.04.2013
2 нче апрель көнне Шеланга авыл китапханәсендә медицинага һәм сәламәтлеккә багышланган күргәзмә узды. Күргәзмәнең максаты: Кеше медицина өлкәсендә үзеңнең хокуклары турында информация тупласын өчен.

 

01.04.2013
1 апрель- Кошларны саклау көне. Шул сәбәпле Шеланга китапханәсендә китаплар күргәзмәсе узды.

 

01.04.2013
Шеланга һәм Гребенә клубы эшчеләре клубка якын территорияне кардан чыстарту белән шөгыльләнәләр.

 

26.03.2013
Каникуллар вакытында Гребенә авыл клубында шашка уены буенча турнир узды. Турнирда җиңде Понфилов Роман. Столярова Л.В. турнирда катнашучыларга да, җиңүчегә дә баллы бүләкләр тапшырды.

 

26.03.2013
Шеланга авыл клубында бильярд буенча турнир узды. Турнирда мәктәп укучылары бик теләп катнаштылар. 

 

23.02.2013
23 февральдә клубта яшьләр очен бәйрәм дискотекасы булды. Уенар уйналынды, конкурслар үткәрелде. Барысы 14 кеше катнашты. Шахматта уйнадылар 3 пар. Җиӊүче булып Гайнутдинов Рөстәм калды.

 

22.02.2013
22 февральдә Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды китап күргәзмәсе куелды «Батыр җыргы» Муса Җәлилнеӊ шигырьләрен укыдык «Дошманга» «Туган ил» «Карак песи». Барысы 8 бала катнашты. Кичә бик күӊелле үтте.

 

21.03.2013
Шеланга авыл китапханәсендә анкетирование узды. Анкетированиедә 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр11 кеше катнашты. Анкеирование Тирә-як мөхитне саклауга багышланды.

 

21.03.2013
Кышны озату.
17 март көнне Шеланга авылында “Масленица” бәйрәме узды. Бәйрәмгә килгән халык алдында Шеланга авыл җирлеге җитәкчесе  Майоров В.В. килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Кунаклар каршында мәктәп укучылары, Шеланга клубы җитәкчесе Шатунова Н.В. һәм энегоинститут студентлары чыгыш ясадылар. Килгән кунакларны коймак һәм бәлеш белән сыйладылар. Бәйрәм карачкыны яндыру белән тәмамланды.

 

21.02.2013
Кзыл – Байракский клуб.
21 февральдә клубта фольклор кичәсе узды « Тел – милләт сакчысы» Матур сүзләр әйтелде туган тел турында. « Тел – милләт сакчысы» «Телен оныткан – илен оныткан» «Туган телем – анам теле»

 

21.02.2013
21 февральдә авыл яшьләре афган Сугытында катнашкан авылдашыбыз Рамиль Юнусов белән очрашты. Аны бәйрәм белән котладын. Аӊа сәламәтлек, озын гомер теләдек. Сугыш юллары буйлап дигән җгәмә үткәрдек.

 

20.02.2013
20 февральдә изгә Вәме көнен үткәрдек. Конкурлар үткәрден уеннар. Барысы 12 кеше катнашты. Җиӊүге Фирдания Гайнутдинова һәм Гузәл Юнусова булды. Аларга бүләк бирдек. Кигә чәй табыны белән тәмамланды.

 

15.02.2013
Габдулла Тукай – бөек татар шагыйре, дөнья масштабына чыккан шәхес. Ул – татар милләтенеӊ символы. Татар халкы һәм милли мәдәниятебезнеӊ чын мәгънәсендә рухи яӊарыш кичерүе аныӊ исеме белән бәйле. Без аны хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы буларак та беләбез. Менә инде 100 елдан артык аныӊ үлемсез шигърияте кеше күӊелендә якты хисләр уята, яшәүнеӊ мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә,  халык һәм Ватан язмышыша битараф булмаска өйрәтә.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International