Яналыклар 2013

30.12.2013
Бүген Введенка Бистәсе балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме узды. Иртәдән үк ямьле музыка, әкияттәге кебек төрле костюмнар кигән нәниләр бәйрәмнең тылсымлы күренешләрен көтте. Кыш Бабайга алар матур итеп биеп күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар. Бәйрәмдә спонсорлар - "Иннополис" җитәкчеләре нәниләргә тәмле бүләкләр тапшырды.
 


 
28.12.2013
Бу көннәрдә Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү укучылары 85 яшен тутыручы хөрмәтле Анна Владимировна Сенюхинаны тәбрикләде. Үзенең балаларыннан кадер-хөрмәт күреп, матур картлык кичерүче Анна Владимировна укучылар белән аралашуга бик шат.Ул аларга сөйлисе сүзен һәрвакыт матур итеп сөйли, әле шаяртып та җибәрә. “Ата-ана өчен иң олы бәхет – балаларының тәрбияле булуларында, тормышта үз урыннарын табып уңышлы кеше булып яшәүләрендә”, - ди хөрмәтле авылдаш. Сенихюннарның балалары яхшы белгечләр генә түгел, өлкән буынны ихтирам итүче һәм мәрхәмәтле кешеләр, шуңа да Анна Владимировна үзен шушы яшендә бәхетле ана итеп тоя!
 
 
24.12.2013
Яңа ел бәйрәме якынлаша. Шуны истә тотып, Введенка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мәктәп диварларын, сыйныф бүлмәләрен бәйрәмгә әзерләделәр.Алар матур кәгазьләрдән төрле-төрле төстәге кар бөртекләре ясап тәрәзәләргә элделәр, ялтыравыклы мишуралар белән диварларны бизәделәр. Һәр сыйныф Яңа ел бәйрәменә багышланган газета-плакат әзерләде. Бу көннәрдә һава шартлары җылы торганлыктан, укучылар мәктәп ишегалдында кардан төрле сыннар да ясап куйдылар.Балаларның яраткан бу шөгылен укытучы Мария Титкова оештырды. Җепшек карда тәгәрәтеп ясалган шарлардан төрле сыннар ясады балалар. Хәзер бу кызык һәм әкияти “затлар” иртән укучыларны елмаеп каршылый, ә дәресләрдән соң аларны өйләренә озатып кала.
 
 
21.12.2013
Введенка төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм биология фәннәре укытучысы Макарова Г.Р. 5-9 сыйныф укучыларына “Экологиядән гамәли дәрес” үткәрде. Бу чара Россиядәге Экология елы рамкаларында “Яшел түгәрәк” исемле проектны тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Укытучы тормышта һәр көн барлыкка килеп торучы көнкүреш калдыкларының кешелеккә зур куркыныч тудыруы сөйләде. Сафтан чыккан аккумулятор һәм батарейларны, электр энергиясен саклап сарыф итүче лампаларны кая куярга  һәм аларны кабат кайда кулланып була? Укучылар бу проблеманы чишү юлларын эзләп уйланды һәм үз вариантларын да тәкъдим иттеләр. Җир шары – безнең уртак йортыбыз, аның чисталыгын саклауда һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш.
 
 
04.12.2013
“Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк....
Иң кадерле кеше җирдә –
Әни, димәк!” Роберт Миңнуллинның йөрәкләргә үтеп керә торган бу шигырен татарча бик үк аңлап бетермәсәләр дә, күңелләре тулды залдагы әниләрнең һәм әбиләрнең. Бигрәк тә Анастасия Александровна бертөрле горурлык хисе кичерде: әнә, аның улы Никита ничек матур итеп сөйли татарча шигырьне. 4 нче декабрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Әниләргә багышланган бәйрәмне авыл клубында үткәрде. Концертны авыл клубы мөдире Анастасия Сладкина, мәктәпнең оештыручы- педагогы Мария Титкова һәм Әлфия Бегомутдинова оештырды. Тамашачыларны ветераннар оешмасы исеменнән Александр Алексеев бәйрәм белән котлады. Барлык тамашачыларга укучылар хоры һәм җырчылар башкаруында җырлар , 5нче сыйныф укучыларының татар телендә уйналган кечкенә генә чыгышы бик ошады. Әниләр үзләренең портретларын күреп тагын бер шатланды: әнә нинди оста һәм күзәтүчән аларның балалары!
 
 
04.12.2013
Бүген Введенка Бистәсе балалар бакчасында тәрбияче Назирә Клычева балаларны саф һавада уйнатты.Аннан соң алар белән кышкы уеннар турында әңгәмә оештырды. Тәрбияче апалары белән пластилиннан кеше фигурасын ясарга да өйрәнде балалар: башта кечкенә куллары белән пластилинны өстәлдә тәгәрәтеп шарчыклар ясадылар, аннары фигураларга төрле төстәге киемнәр "кидерделәр". Күрәсезме, нинди матур күргәзмә килеп чыкты алар хезмәтеннән?
 
03.12.2013
Кече яшьтәге укучы балаларның иң яраткан шөгыле - уен, әлбәттә. Шуны истә тотып, Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныфы җитәкчесе Наталья Нурмухаметова “Балаларның кышкы уеннары” исемле сыйныф сәгатен кышның беренче көнендә үк оештырды. Әңгәмәдән соң, алар мәктәп ишегалдына саф һавада уйнарга чыктылар. Шундый күңелле, бердәм булып алар беренче кардан шарлар тәгәрәтеп әкияти фигуралар ясадылар.Мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары бу матур фигураларны күреп шаккатты: ничек өлгергәннәр, балалар! Ә бит мондый җепшек кар  көн саен булмый, афәрин!
  
 
03.12.2013
Кишер, кишер кил әле,
Биеп, биеп кит әле!
Бүген Введенка Бистәсе балалар бакчасында “Яшелчәләр” темасына дәресләр циклы дәвам ителде. Дәрестә мультипроектор ярдәмендә “ЦОР” материаллары кулланды. Балалар диктор артыннан яшелчә атамаларын татарча кабатладылар. Кабак, карбыз, суган, кишер сүзләрен дөрес итеп әйтергә өйрәнделәр. Яшелчәләрнең төсен, зурлыгын һәм башка билгеләрен әйтергә өйрәнделәр. Рус халык экияте буенча татарча “Шалкан” мультфильмын карадылар.  
 
 

03.12.2013
«Безнең музейларыбыз” дип аталган әдәбият дәресендә Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Зарипова белән авыл китапханәсе музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Елена Суханова укучыларга мавыктыргыч итеп һәр экспонат турында сөйләде, аларның нинди юллар белән музейда барлыкка килүләрен аңлатты. Музейда халык көнкүреш әйберләре, алтмыш ел элек язылган кулъязмалар китабы, чигү әйберләре һәм башкалар – халкыбызның үткәне турында сөйләүче телсез шаһитлар.Аерым шкафта мәктәптә күп еллар буе балалар укыткан, хәзерге көндә лаеклы ял итүче ветеран укытучы Тарасова Екатерина Филипповна чиккән ашъяулык, сөлгеләр, мендәр тышлары һәм аның тормыш юлы, хезмәт еллары турында истәлекләре, фоторәсемнәр.... Укучылар зур кызыксыну белән экспонатларны карадылар, ветеран укытучы Юмакулова Флера Файзрахмановна архивыннан күргәзмәдәге рәсемнәр белән сокландылар. Музейга сәяхәт тәэсирләрен алар иншада сурәтләр, киләчәктә дә халык тарихын өйрәнүне дәвам итәрләр.
 
29.11.2013
Введенка Бистәсе балалар бакчасында Әниләр бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылды. Тәрбияче Нәзирә Клычева һәм балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Мария Титкова оештырган бу бәйрәмдә һәр бала катнашты. Әниләргә багышланган җырлар җырлады алар, матур шигырьләр сөйләделәр һәм бик матур тасмалар белән бию биеп күрсәттеләр. Әниләр һәм әбиләр дә төрле бәйгеләрдә катнашып бәйрәмне җанландырды.Хөрмәтле кунакларны балалар бакчасы мөдире Сергей Никифоров та котлады.
  
 
29.11.2013
Бүген, 29нчы ноябрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә очрашу булды. Очрашуга Югары Ослан муниципаль районы полиция бүлегеннән балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспектор Аида Колезнёва килде. Ул 5-9нчы сыйныф укучылары белән “Законнарны үти беләбезме?” темасына әңгәмә уздырды. Инспектор А.Колезнёва укучыларга тагын бер кат Россия Федерарациясенең 71нче Законы турында сөйләде:ни өчен балаларга әти-әниләрдән башка кичке уннан соң урамда йөрү тыела? Әңгәмәдә укучылар бик күп мәгълүмат алды һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр:транспорт белән кем һәм нинди шартларны үтәгәндә идарә итә ала, ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә рөхсәт ителә, безнең авылда балаларга кайсы урыннарда велосипедта йөрергә ярый? һәм башкалар.Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
 
28.11.2013
Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәткәрләренә “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары һәрвакыт игътибарлы. Мәктәбебездә үзләре теләп ярдәм күрсәтергә әзер булган отряд – волонтерлар отряды эшли. Укучылар кемгә чишмә суы китерә, азык-төлек кибетенә барырга кирәк булса, кибеттән кирәкле ашамлыкларны алып кайтып бирә, кыш көннәрендә сукмакларны кардан арындыралар. Кызганычка каршы,сугыш елларында илебезгә хезмәт күрсәтүчеләр авылыбызда бик аз калып бара, алар бездә ундүрт кенә кеше. Вакыт үзенекен итә: авылыбызда ветераннар бөтенләй дә калмады. Тылда хезмәт күрсәтүче апаларны Олылар көнендә бәйрәм белән, туган көннәре белән котлап өйләренә барабыз. Бүгенге көндә алар, күбесенчә аралашуга мохтаҗ , шуңа күрә аларны мәктәпкә укучылар белән очрашуларга чакырабыз. Укучылар игътибар белән аларның күңел түреннән чыккан хәтирәләрен, кызыклы истәлекләрен тыңлый, акыллы киңәшләрен кабул итә.
 
27.11.2013
Бүген Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Фәридә Зарипова 8нче сыйныф укучылары белән татар әдәбиятыннан ачык дәрес күрсәтте. Дәрес татар балалар шагыйре юбиляр Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган иде. Дәрестә мәктәп укытучылары һәм укыту һәм тәрбия эшләре мөдире Анна Ширяева булды. Дәрес башында укытучы яңа структурадан файдаланды. “Фрейер моделе” дип аталган структура ярдәмендә укучылар әдипнең биографиясен сөйләделәр. Укытучы балаларга шагырьнең “Безнең йорт малайлары” дип исемләнгән әсәре буенча презентация тәкъдим итте. Мишагин Владислав шигырьне яттан сөйләп күрсәтте. Дәрес азагында балалар рус телендә сөйләшүче укучыларның телне өйрәнү дәрәҗәсен бәяләүче коммуникатив биремнәр үтәде.Укучылар барлык биремнәрне дә эшли алдылар. Кунаклар да, укучылар үзләре дә дәрестән канәгать булып калдылар.
 
29.11.2013
Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәткәрләренә “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары һәрвакыт игътибарлы. Мәктәбебездә үзләре теләп ярдәм күрсәтергә әзер булган отряд – волонтерлар отряды эшли. Укучылар кемгә чишмә суы китерә,  азык-төлек кибетенә барырга кирәк булса, кибеттән кирәкле ашамлыкларны алып кайтып бирә, кыш көннәрендә сукмакларны кардан арындыралар. Кызганычка каршы,сугыш елларында илебезгә хезмәт күрсәтүчеләр авылыбызда бик аз калып бара, алар бездә ундүрт кенә кеше. Вакыт үзенекен итә: авылыбызда ветераннар бөтенләй дә калмады. Тылда хезмәт күрсәтүче апаларны Олылар көнендә бәйрәм белән, туган көннәре белән котлап өйләренә барабыз. Бүгенге көндә алар, күбесенчә аралашуга мохтаҗ , шуңа күрә аларны мәктәпкә укучылар белән очрашуларга чакырабыз. Укучылар игътибар белән аларның күңел түреннән чыккан хәтирәләрен, кызыклы истәлекләрен тыңлый, акыллы киңәшләрен кабул итә.
  

 
29.11.2013
Бүген, 29нчы ноябрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә очрашу булды. Очрашуга Югары Ослан муниципаль районы полиция бүлегеннән балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспектор Аида Колезнёва килде.Ул  5-9нчы сыйныф укучылары белән “Законнарны үти беләбезме?” темасына әңгәмә уздырды. Инспектор А.Колезнёва укучыларга тагын бер кат Россия Федерарациясенең 71нче Законы турында сөйләде:ни өчен балаларга әти-әниләрдән башка кичке уннан соң урамда йөрү тыела? Әңгәмәдә укучылар бик күп мәгълүмат алды һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр:транспорт белән кем һәм нинди шартларны үтәгәндә идарә итә ала, ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә рөхсәт ителә, безнең авылда балаларга кайсы урыннарда велосипедта йөрергә ярый? һәм башкалар.Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.
   
 
29.11.2013
Әни! Бу изге сүз кеше туганда туа һәм балачактан алып гомер буена кешенең күңел түрендә. Бала өчен әни кулларыннан да йомшак куллар, әни йөрәгеннән дә изге йөрәк тә юк. Введенка бистәсе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әниләренә “Әниләр көне” бәйрәменә шундый матур итеп, тырышып үз куллары белән ясаган бүләкләрен әзерләделәр. Шатлык тулган йөзләре белән, “Бу бүләк минем кадерле әнием өчен” дип сөенештеләр. Алар бу аппликацияне әлеге кадәр билгеле булмаган яңа  ысул белән кәгазь салфеткаларны ябыштырып ясадылар. Бу ысулны аларга тәрбияче апалары Нәзирә  Клычева өйрәтте.
 
 
27.11.2013
Ниһаять, күптәннән көтелгән кар җиргә ятты. Балалар иртән бу хәбәрне берсен-берсе бүлдереп тәрбиячегә сөйләделәр.Бүген Введенка Бистәсе балалар бакчасы тәрбиячесе аларны урамга кыш килүен бергәләп карарга  алып чыкты. Нәниләр рәхәтләнеп саф һавада уйнады, карны учларында салып аның эреп юкка чыгуын күзәтте.
 
 
 
26.11.2013
Мәктәптәге тәртип, чисталык һәм матурлык, иң беренче, аның тыңгы белмәс җыештыручыларыннан тора. Бүген Введенка Бистәсе мәктәбендә укучыларның гомуми җыелышында мәктәп укучыларына 25 ел буе хезмәт күрсәтүче Румия Семерханованы котладылар. Мәктәп директоры Сергей Никифоров “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе” профкомы исеменнән Румия Абдулрәшитовнага Мактау грамотасы һәм татлы бүләк тапшырды.Үз эшен намуслы башкаручы, балаларга һәрчак ярдәмгә килүче, мәктәпне һәрвакыт чиста-пөхтә тотучы Румия апаларына балалар да бик рәхмәтле.
 
 
26.11.2013
Бүгенге балаларны гаҗәпләндерү җиңелләрдән түгел. Ә менә оста фокусчы Андрей Соколов аларга фокусларны күрсәтеп кенә калмый, үзләренә дә эшләтә. Нәниләр бу чарада һәр фокусны эшләп карарга теләделәр. Иң актив тамашачы –Ранель  Юмакулов та, бәлки, оста фокусчы булыр. Әнә бит ничек тырышып шар кабарта. Мондый чаралар балаларда тирә-юньне күзәтүчәнлек һәм активлык тәрбияли.
 
26.11.2013
Кече яшьтән үк балаларда үз гаиләдәренә карата мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Бүген Введенка Бистәсе балалар бакчасында “Иң яхшы һәм дус гаилә турында сөйләү” бәйгесе үткәрелде. Башта балалар игътибар белән тәрбиячене тыңладылар, гаилә темасына фото-рәсемнәр карадылар. “Кем гаиләдә ничек булыша?” әңгәмәсендә балалар гаиләләре төшкән фотосүрәтләргә  карап, гаилә әгъзаларын атадылар, гаиләдә кемнең нәрсә эшләве турында сөйләделәр. Балалар барысы да бик тырышты. Бәйгедә иң яхшы сөйләүче Арина Зарубина булды.  
  

 
26.11.2013
Бүгенге балаларны гаҗәпләндерү мөмкин түгел диярлек. Телевизор, интернет чаралары аша алар көн саен бик күп мәгълүмат алалар. ”Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары да шундый шартларда. Ә менә “тере” артистларны күрү – аларга бик сирәк эләгә. Кайчандыр физика укытучысы булып эшләгән Андрей Соколов бүген балаларга кызыклы фокуслар күрсәтте.Һәр фокусны оста фокусчы балаларга аңлаешлы фәнни телдә аңлатып та барды. Бу чарада укучылар үзләре дә актив катнашты. 
  
 
25.11.2013
Бүген Введенка Бистәсе балалар бакчасында тәрбияче Нәзирә Клычева рәсем дәресе үткәрде. Рәсем – балаларның яраткан шөгыльләрең берсе. Бүгенге дәрестә алар әкияти йорт образы тудыру белән мәшгуль булдылар. Тәрбияче аларга  архитектураның төрле стилендәге сарай һәм йортлар рәсемнәре күрсәтте. Һәр бала үзенең рәсемендә әкияттәге бина образы тудырды. Соңыннан балалар матур рәсемнәре белән сокландылар.
  
 
21.11.2013
21нче ноябрь көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  күрше  Яр буе Морквашы мәктәбендә булдылар. Укучыларны алып  баруда  “Свияга” стендлы ату спорт комплексының  рәхмәтле җитәкчеләре   транспорт белән булышты. Алдан сөйләшенгәнчә,  анда бу ике мәктәпнең футбол командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу булды.  9 га 2 исәбе белән Введенка Бистәсе  төп гомуми белем бирү мәктәбе футбол командасы җиңү яулады. Дусларча  очрашу  ике команда спортчыларына  да  ошады.
 
 
20.11.2013
Бүген Введенка Бистәсе балалар бакчасында татар теле укытучысы балаларны мәктәпкә экскурсияга алып барды. Балалар мәктәптә татар теле дәресендә булдылар. Дәрестә үзләрен укучылар дип хис иттеләр. Дәрес барышында татар теле укучысы балаларга өйрәнелгән сүзләрне кабашлатты. Яңа сүзләрнең мәгънәсең аңлатты. Гади җөмләләр төзергә булышты. Балалар “Синең исемең ничек?” “Син кайда яшисең?” “Сиңа ничә яшь?” сорауларына тулы һәм дөрес җавап бирделәр. Экскурсия балаларга бик ошады. 
 
 
20.11.2013
Бүгенге көндә илебездә гражданнардан тиешле налогларны дәүләт казнасына түләттерү проблемасын  чишү белән шөгыльләнәләр. Введенка Бистәсе авылы җирлеге депутатлары авыл кешеләреннән һәм авыл җирлегендә булган дача хуҗаларыннан тиешле налогларны вакытында түләттерү өчен кулай чаралар эзли. Авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Дмитрий Морозов төрле җыелышларда чыгыш ясый. Күптән түгел ул Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата –аналар җыелышында катнашты һәм бу мәсьәлә буенча да чыгыш ясады. Башкарма комитет депутатлары авыл җирлегендәге һәр милекче белән шәхси әңгәмә оештырып рәсми килешү төзүне кулай чишелеш дип тапты.
 
20.11.2013
Введенка Бистәсе авылы җирлегеннән М-7 трассасына кадәр юлда атна саен үткәрелергә тиешле булган чистарту-җыештыру  эшләре уздырылды.
 
 
19.11.2013
Медведково авылы янында рөхсәтсез барлыкка килгән төзелеш калдыклары ташланган урын табылды. Бу урынны чистарту өчен бер бер атна вакыт бирелде.
 
 
19.11.2013
19нчы ноябрь көнне Введенка Бистәсе балалар бакчасында Югары Осланнан  кунаклар булды: педиаторлар – Резеда Халиуллина, Татьяна Наумова һәм теш табибы - Алексей Ключников. Район хастаханәсе хезмәткәрләре балаларның сәламәтлеге торышын карадылар. Балаларның үсешен, аларның сәламәтлекләре торышы тикшерүгә, үз вакытында профилактика үткәрүгә юнәлгән. Тикшерү вакытында табылган үзгәрешләрне һәм район хастаханәсе балалар табибының киңәшләрен  авылның фельдшер-акушерлык  пункты хезмәткәре Савия Игнатьева укучыларның сыйныф җитәкчеләренә, ата-аналарга җиткерә. Балалар бакчасының барлык балалары да сау-сәламәт булып үссен!
  
 
19.11.2013
Бүген Введенка Бистәсенең балалар бакчасы тәрбиячесе Нәзирә Клычева балаларны тормышны җиңеләйтүче көнкүреш җиһазлары белән таныштырды. Балалар бу җиһазларың кирәк әйберләрнең (тузан суырткыч, миксер, микродулкынлы пич) әһәмиятен аңлады. Балалар кызыксынып тыңладылар . Дәрестә үзләре дә катнаштылар. Табышмакларны чиштеләр. Дәрес уен формасында барды соңыннан балалар әңгәмәдә катнашты.
 
 
18.11.2013
Введенка Бистәсе авыл җирлеге Сайлау комиссиясе председателе Александр Алексеев һәм председатель урынбасары Елена Суханова 1254 номерлы сайлау участогы пунктын җиһазландыру эшләре алып баралар.Сайлау участогы пункты Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасында урнашкан.Биредә быелның 1 нче декабрендә 7 номерлы Елизаветино сайлау округы буенча депутатлыкка өстәмә сайлаулар булачак.
 
18.11.2013
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә көнкүрештә хасил булган каты калдыклар контейнерлары урнаштырылган урыннарын төзекләндерү тәмамланып килә. Бу көннәрдә ККК контейнерлары өчен җиһазландырылган урыннарны кабул итү бара.
 
17.11.2013
17 нче ноябрь көнне Введенка Бистәсе авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Дмитрий Морозов депутатларны киңәшмәгә җыйды. Ул депутатларга агымдагы ел ахырына кадәр башкарылырга тиешле бик күп эшләр барлыгын җиткерде: көнкүреш калдыкларын урнаштыруны оештыру, шул хезмәт өчен вакытында түләүне рәсмиләштерү, авылдагы һәр хуҗалыкта яшәүче кешеләр санын ачыклау һәм башкалар. 2013нче елның дүртенче кварталында авыл җирлеге депутатлары башкарылган эшләре буенча Башкарма комитет утырышында хисап тотачак. 
 
16.11.2013
Бөек Җиңүнең 68 еллыгын каршылау уңаеннан, Введенка Бистәсе авыл җирлеге Ветераннар советы председателе Александр Алексеев, Введенка Бистәсе авыл китапханәсе мөдире Елена Суханова белән Хәтер Китабы мәгълүматларын яңарту эшләре алып бара. Введенка Бистәсе авыл җирлеге Башкарма комитеты депутаты Наталья Нурмухаметова катнашында, алар авыл җирлеге буенча фронтта һәм тылда катнашучыларның яңартылган  исемлеген төзеде.
  
 
16.11.2013
Ниһаять, Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары циркта булу бәхетенә иреште. Укучы балалар өчен бик шатлыклы бу вакыйга авылыбызда яшәүче Виктор Турцев һәм районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Вилен Касимов ярдәмендә башкарылды. Виктор Турцев барлык балаларга билет алырлык акча бүләк итте. Балалар укытучылар Әлфия Бегомутдинова, Мария Титкова һәм ата-аналар комитеты әгъзасы Наталья Морозова карамагында Юрий Никулин исемендәге Мәскәү циркы аритистлары чыгышын карадылар. Шунысы шатландыра, өй шартларында гына белем алучы мәктәбебезнең 2 нче сыйныфы укучысы Павлова Ангелина да әнисе белән тамаша карый алды. Роликта шуучы өлгер акробатлар, шаян клоуннар, өйрәтелгән оста хайваннарның искиткеч матур чыгышлары балалар күңеленә хуш килде.
 
 
15.11.2013
Введенка Бистәсе авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Дмитрий Морозов  Восточная Звезда поселогы янында рөхсәтсез  башланган җирасты коммуникация челтәрен үткәрү эшләрен туктатты.Бу турыда Башкарма комитетка поселокта яшәүчедән хәбәр килде. Башкарма комитет рөхсәтеннән башка эш алып барган оешманың экскаваторы инде  җирне казып, юлны өлешчә бозып та өлгергән булып чыкты.
 
15.11.2013
15нче ноябрь көнне кичен Введенка Бистәсе авыл җирлегендә янгын чыкты. Янгын Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасыннан ерак түгел торучы җир кишәрлегендәге вакытлыча тору урыны итеп көйләнгән кечкенә вагонны яраксыз хәлгә китерде. Шул сәбәпле, Татарстанның Югары Ослан районы янгыннардан саклау оешмасы таләбе буенча кишәрлек хуҗасын ачыклау кирәк булды. Бу көннәрдә ашыгыч рәвештә Введенка Бистәсе җирлегендәге барлык хуҗалык һәм җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү башланды.
 
 
30.10.2013
“Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә сыйныф җитәкчеләре укучыларны көзге каникулда үз-үзеңне ничек тоту турында сөйләшүгә чакырды. Бердәм сыйныф сәгатьләрендә мәктәпнең һәр укучысы инструктаж үтте, иминлек кагыйдәләрен кабатлады, үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Көзге каникулда укучыларның түгәрәкләрдә шөгыльләнү, класстан тыш чаралар үткәрү көннәре һәм тугызынчы сыйныф укучылары өчен аерым фәннәрдән өстәмә уку көннәре билгеләнде.
 
30.10.2013
Мәктәпләрдә уку елының беренче чиреге тәмамланып килә. Беренче сыйныф укучылары өчен бу – беренче каникул. Дәресләр беткәч, беренче сыйныф укучыларын балалар бакчасы мәйданчыгында еш очратырга була. Шул мәйданчыкта уйнарга өйрәнгән балалар хәзер дә анда булырга ярата.Күрәсезме, ничек итеп көзге яңгырдан качканнар алар? Икесенә бер кулчатыр да җитә аларга! Өйләренә кайтып китәргә бер дә ашыкмый дуслар.Шул кечкенә сабыйларның үзара сөйләшкәнен тыңлаганыгыз бармы? Кечкенә булсалар да, күп нәрсәгә аларның үз фикере бар шул.Иң мөһиме, өй янында гына шундый матур, җайлы ял урыны бар балаларның.
 
26.10.2013
Укытучы һөнәренә алынгансың икән, гомерең буе укырга әзер бул. Заманадан артта калмыйм дисәң, яңа алым һәм методиканы үзләштер, заманча техник чараларны куллану серләренә төшен, укытучы! Бу көннәрдә Татарстан Республикасы укытучылары Сингапурдагы мәгариф системасы алымнарын үзләштерү белән мәшгуль. Кайбер структуралар укытучыларга таныш, илебездәге укыту системасында кулланыла да икән.Укытучының белеме, укыту системасы заман тәлапләренә җавап бирергә, укучыларны кызыксындырырлык булырга һәм югары нәтиҗәләргә китерергә тиеш, әлбәттә.
 
22.10.2013
Республикабыз мәктәпләрдә төрле фәннәр буенча олимпиадалар бара. “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары да бу атнада татар теле буенча олимпиадада катнашты. Рус телендә сөйләшүче укучылар программасы буенча төзелгән биремнәрне 5-9 сыйныф укучылары ике төркемгә бүленеп яздылар. 5-6 сыйныф укучыларыннан Мишагина Регина иң күп баллны җыеп беренче урынны, Фаляхов Артур – икенче урынны алды. 7-9 сыйныф укучыларыннан беренче урынны 7-нче сыйныф укучысы Зарипов И., икенче урынны 9-нчы сыйныф укучысы Борзенко Кристина алды. Бүген, 22 нче октябрь көнне мәктәп укучыларының гомуми линейкасында укыту бүлеге мөдире Анна Ширяеваҗиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырды. Алган белемнәрегез тормышыгызда файдалы булсын, балалар!

 

19.10.2013
19 нчы октябрь көнне Введенка Бистәсе җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Дмитрий Морозов авыл халкын һәм бу җирлектә яшәүчеләрдән җыелышта катнашырга теләкләре булган барлык кешене эшлекле очрашуга чакырды. Авыл клубында уздырылган бу сөйләшүдә бар халык өчен бик мөһим булган проблемалар каралды: халыкны су белән тәэмин итү һәм аның өчен түләнмәгән бурычлар булу; хуҗалык калдыкларыннан арынуны һәм шул хезмәт өчен түләүне оештыру; Петропавловка авылы юлларын төзекләндерү һәм башкалар. Авыл кешесе буларак Дмитрий Морозовның халыкны борчыган барлык проблемаларны аңлавы һәм шундый эшлекле сөйләшү оештырып эш башлавы  җыелышка килүчеләр күңеленә хуш килде, авылның  киләчәге ышанычлы кулда булуына өмет уятты.

 

 

 

17.10.2013
17 нче октябрь көнне Введенка Бистәсе җирлеге Башкарма комитеты утырышында булачак солдатларны көзге призывка әзерлек уңаеннан аларны һәм булачак солдатларның әти-әниләрен җыелышка чакыру турында карар кабул ителде. Бу атнада булачак солдатлар район хастаханәсендә мед.комиссия узарга тиешләр иде. Аларның барысы да сәламәтлекләре турындагы белешмәләр алып, 26 октябрь көнне авыл клубына “Булачак хәрби хезмәткәрләр көне” исемле очрашуга чакырыла. Бу чарада “кайнар” вакыйгаларда катнашкан, Ватаныбыз иминлеге сагында  үзләреннән җитди һәм мактаулы өлеш керткән югары хәрби дәрәҗәле якташларыбыз катнашачак. “Чын егет” булган ир – атлар өчен Ватанны саклау һәрвакыт – иң зур дәрәҗә!

 

12.10.2013
Татарстан Республикасында 1-нче-10-нчы октябрь көннәрендә “Өлкәннәр декадасы” бара. Шул уңайдан, 9 нчы октябрьдә “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе” коллективы ветеран укытучыларны һәм мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне очрашуга чакырды. Очрашуда кунаклар мәктәп организаторы Мария Титкова җитәкчелегендә әзерләнгән укучылар концертын карадылар,котлаулар һәм истәлекле бүләкләр кабул иттеләр.Введенка авылы җирлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Дмитрий Морозов укытучылар коллективын, лаеклы ялдагы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте, тәмле чәй ашлары тапшырды. Бәйрәм табынында ветеран укытучылар үзара аралашты, күңелле ял итте һәм оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

 

04.10.2013
Шундый тәмле, сусыл кишерне “ Введенка Бистәсе төп омуми белем бирү мәктәбе” кишәрлегендә генә үстереп буладыр. Туфрагы кызыл балчык булганлыктан, мәктәп яны җирендә бәрәңге, кызыл чөгендердән әллә-ни зур уңыш алып булмый.Шуны исәпләп, укучылар белән күбрәк кишер түтәлләре ясарга, кишерне күбрәк чәчәргә тырыша укытучылар коллективы. Быел да кишер зур уңыш бирде. Үзләре эре, тип-тигез кишерләрне күреп балалар үзләре дә бик шатланды, димәк, ел буе витаминнарга бай, тәмле кишер салаты белән ашханәдә сыйланаячак алар. Уңышның бер өлешен  бераз киптергәч, язга кадәр яхшы саклансын өчен, җирдәге махсус чокырга урнаштыралар.

 

21.09.2013
21 нче сентябрь - Бөтен Рәсәй халкы өчен йөгерү спорты буенча ярышлар уздырылды. “Татарстан кроссы 2013”тә  МБОУ “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү” мәктәбе укучылары коллективы да катнашты. Дәресләрдән соң укучылар линейкага җыелды. Мәктәп директоры Сергей Никифоров укучыларны бәйрәм белән котлады, бүгенге чараның әһәмияте турында сөйләде. Йөгерештә 2-9 сыйныф укучылары катнашты.Ярыш булгач, әлбәттә, җиңүчеләре дә бар. Иң кечкенә укучылар арасында җиңүче- Кирилл Морозов, уртанчылардан –бишенче сыйныф укучысы Данил Белов, өлкән сыйныфлардан иң җитезе – Саша Галямов.Кросста катнашучы барлык укучы тәмле күчтәнәч алды һәм, иң мөһиме – тән сәламәтлеге  өчен файдалы бер ләззәтләнү кичерде.

 

 

 

21.08.2013
«...Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!”,
Роберт Миннулинның бу атаклы  шигырендәге кебек безнең  барыбызга да бәйрәмнәр кирәк шул. Җәйнең хисапсыз мәшәкатьле , күңелле  эш көннәрендә  бераз ял итеп, авылдашлар белән күрешеп-сөйләшеп алу, хәлләрне белешү белән бергә рәхәтләнеп ял итү өчен  авыл кешеләренә бәйрәмнәр  бик кирәк. 21 август кичендә ВВеденка Бистәсе авылы халкы  да рәхәтләнеп авыл клубына бәйрәмгә җыелды.”Бәйрәмнәрнең бәйрәме” дип аталган зур концерт программасын Югары Ослан районы мәдәният йорты хезмәткәрләре коллективы әзерләгән. Берсенә берсе үрелеп барган бу матур чара авыл халкының олысына да, кечесенә дә адресланган булуы, артистларның чын күңелдән чыгыш ясавы, кигән костюмнарының күзләрне камаштырырлык матур булуы белән бик отышлы булды, халык күңеленә хуш килде. Авыл халкы һәр чыгышны ләззәтләнеп кабул итте, бу талантлы коллективка шундый матур бәйрәм бүләк иткән өчен кат-кат рәхмәтен белдерде, аларга алдагы тормышларында иҗади уңышлар теләп, яңа очрашуларны өмет итеп калды.

 

28.06.2013
Бүген бездә сабантуй
Эшләреңнең барын куй,
Тизрәк йөгер мәйданга
Бәйрәм башлана анда.
                        28 июнь көнне МБОУ “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары, ата-аналар, балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, дәү әни һәм дәү әтиләр  “Укучылар   Сабантуе”на  җыелды. Бу матур бәйрәмне һәр елны уку елы азагында оештыручы татар теле укытучысы Зарипова Фәридә һәрвакытта акчалата булышып килүче  Әмир Валиулловның, Сергей Синюхин һәм  Введенка Бистәсе авылы  җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Игорь Орловның матди ярдәмендә  башкара. Бәйрәмдә укучылар катнашында оештырылган концертта җырчы кызыбыз Луиза Нурмухаметова һәм математика укытучысы Марат Нуруллин  башкаруында татарча җырлар,  укучылар ятлап сөйләгән  татарча  шигырьләр тамашачыларга бик ошады. Төрле яшьтәге  балалар өчен оештырылган  бәйгеләрдә, ярышларда барлык  балалар да , әниләр һәм дәү әниләр дә катнашты. Татар халкының милли уеннары:чүлмәк вату, күзне бәйләп приз кисү, йомыркалы кашыкны авызга кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, сулы көянтә-чиләк күтәреп узышу, бүрәнәдә капчык белән сугышу һәм башкалар –балаларның яраткан уеннары үткәрелә бу бәйрәмдә. Һәркем үзен ярышта сынап карый һәм тиешле бүләген ала. Мәктәпне тәмамлаучы укучыларны, төрле уку йортлары дипломнарын яклаучы балаларны, быел дөньяга килүче сабыйларның ата-аналарын да, солдат хезмәтен башкарып кайтучыларны да бүләкли  Сабантуй.

  

 

  


 

 

 

 

25.05.2013

Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме         
Соңгы кыңгырау
Бүгенгесе аның – соңгы звонок
Саубуллашу көнен белгертә.
Бүгенгесе безнең хыялларның
Чынга әверелгәнен сиздертә.
МБОУ “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең 9нчы сыйныфы укучылары өчен  дә бүген Соңгы кыңгырау бәйрәме. Укучыларны бәйрәм белән котларга Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Киңәшчесе, районның Баш архитекторы З.З.Мингазов; Введенка Бистәсе авыл җирлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы  И.В.Орлов, укучыларның ата-аналары,  авыл халкы  мәктәпкә килде. Чыгарылыш сыйныфы укучылары үзләренә аталган бик күп җылы сүзләр, изге теләкләр, кирәкле киңәшләр ишетте, мактау һәм рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр.Барлык бәйрәмнәрдә үзенең нәфис тавышы белән җырлар бүләк итүче  Луиза Нурмухаметова, күп тапкыр олимпиадаларда, бәйгеләрдә  катнашучы Кораблев Максим, мәктәпнең  иң яхшы футболчысы Вадим Белов исемнәре мәктәп тарихында һәм укытучылар күңелендә  матур эз калдыра. Мәктәп укучыларының  класстан тыш чараларын  оештыручы  Мария Титкова тарафыннан әзерләнгән бәйрәм программасы  күңелләргә хуш килде. Юлларыгыз имин, гамәлләрегез  изге булсын, балалар! Хәерле юл, Сезгә!
 

22.04.2013
МБОУ «Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч сыйныф укучылары “Яхшылык дәресе”ндә булдылар. Мәктәпнең биология укытучысы Наилә Зарипова балаларны мавыктыргыч табигать дөньясына алып керде: һәр җан иясе, һәр үсемлек гади күз белән күренмәгән бәйләнештә тора. Кеше – табигать баласы, шул бәйләнешнең бик зур өлеше. Табигатьнең чисталыгы, яшәешнең дәвамы – кешелек кулында!

 
 
20.04.2013
Введенка Бистәсе авыл җирлегендә Башкарма комитет оештырган шимбә өмәсендә мәктәп укучылары, укытучылар, почта һәм ФАП хезмәткәрләре, авыл халкы бердәм булып  катнашты. Авыл җирлеге территориясен озын кыш буе калын кар катламы астында җыелган чүп-чардан чистарту эшендә барысы да тырышып эшләде. М-7 трассасыннан башлап  авылга кадәр юл буйлары, капка төпләре, кибет һәм мәктәп тирәләре бик күп чүп-чардан арындырылды. Чисталык җыештырылган җирдә генә түгел, шул хезмәтне саклаган җирдә була, шул турыда онытмаска иде!

 

17.04.2013
“Введенка Бистәсе СДК” базасында Югары Ослан муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре семинары булып узды. Районның барлык авыл җирлеге Мәдәният йорты хезмәткәрләренә  МБОУ “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе” укытучылар коллективы күрсәткән чыгыш бик ошады. 2013 нче ел – Татарстан республикасында  “Экологик тәрбия һәм әйләнә- тирә мохитне саклау елы” дип игълан ителде, бу чара табигатькә кешелекнең  игътибарын арттырсын, шул уңайдан күбрәк файдалы гамәлләр эшләнсен иде.

 
 
27.03.2013
Татар халкының сөекле улы, атаклы композитор Салих Сәйдәшевнең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнү, әсәрләре белән танышу максатыннан быел МБОУ “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары Казанда С.Сәйдәшев музеенда булганнар иде, шул мәгълүматларны кулланып, укучылар инша язды. Иң яхшы инша авторы Луиза Нурмөхәммәтова Салих Сәйдәшевнең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференциягә чыгыш әзерләде. Композиторның әтисе Җамалетдинның туган төбәге Биектау районы Әлдермеш авылы мәктәбендә булу үзе бер бәхет. Ачык йөзле, кунакчыл халкы, ямьле урман-кырлары, төзек матур мәктәпләре, тәртипле һәм берсеннән - берсе гүзәл укучы балаларының чыгышлары - барысы да күңелгә хуш килде.

 

19.03.2013
21- март – Халыкара урман көне. 2013 ел – әйләнә - тирәне саклау һәм экологик культура елы, шул максаттан “Введенка Бистәсе ТГББ” мәктәбендә “Свияжский урман хуҗалыгы” хезмәткәре мастер С.Ф. Исхакова белән очрашу оештырылды. Ул укучыларга урман хуҗалыгы эшчәнлеге турында сөйләде, урманның кешелек өчен әһәмияте һәм аны саклау турында әңгәмә үткәрде. ”Урман дәресе”ндә биология укытучысы Н.Зарипова урман турында әзерләнгән презентация күрсәтте. 5-9 сыйныф укучылары “Кызыклы викторина”да катнаштылар. Очрашуның нәтиҗәсе шул: урманның сәламәтлеге безнең кулда.
21-22 марта.

 
 
19.03.2013
21-22 март – Халыкара Нәүрүз көне. “Введенка Бистәсе ТГББ” мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары бәйрәмгә җыелды. Башта алар Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән танышты, соңыннан татарча җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр, күңелле уен уйнадылар. Нәүрүз мөбарәк булсын! Илебездә иминлек булсын! Елыбыз уңышлы булсын!

 

04.03.2013
4 мартта  «Введенка Бистәсе ТГББ” мәктәбендә  укучылар җыелышы үткәрелде. Мәктәп директоры Лилия Садыйкова балаларның өйдән мәктәпкә, мәктәптән өйгә ничек йөрүләре турында кызыксынды. Берничә укучы үзләре йөри торган юлны тактада тасвирлап күрсәтте. Укытучы юлда сак булырга, телефонда уйнап түгел, тирә-якны күзәтеп игътибар белән  йөрергә кирәклеген искә төшерде.Укучылар таныш булмаган кешеләр белән артык аралашмаска,  куркыныч туган очракта нишләргә кирәклеген ачыкладылар.  Бу чарада Введенка Бистәсе авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Игорь Орлов катнашты. Безнең авыл шәһәргә якын булганга авыл кешеләренә таныш булмаган, вакытлыча яшәүче кешеләр күп. Яңа җитәкче укучы балаларның кичке сәгать уннан соң  әти-әниләрсез урамда булмаска тырышуларын үтенде.

  

15.01.2013
Чисталык дәресе»
15 гыйнвар көнне “Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү” мәктәбендә табигатьне саклау буенча республикада оештырылган  акция кысаларында   «Чисталык дәресе» үткәрелде. Дәресне мәктәпнең биология  укытучысы Наилә Зарипова алып барды. «Чисталык дәресе»нең максаты -  укучыларны  республикабызда  2013 елны  табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышлау уңаеннан тарихи мәгълүматлар һәм илебездәге тыюлыклар эшчәнлеге белән таныштыру, балаларда табигатькә карата  экологик  караш тәрбияләү.Укытучы   тыюлыклар турында презентация күрсәтте, балаларга  табигать турында кызыклы викторина  тәкъдим  итте, укучыларларны  табигатьне саклауда  нинди  ярдәм күрсәтә алулары  турында уйландырды.

 

 

04.03.2013
Введенка Бистәсе авыл җирлеге Башкарма комитетына хуҗасыз этләрнең кешеләргә комачаулавы турында һәм  бу хәлдән чыгу чараларын булдыруны сорап авыл кешкләреннән гариза килде. Әлегә хуҗасыз калган бу этләр кешеләргә зыян китермәсәләр дә, урамда уйнаучы балалар һәм үтеп-китеп йөрүчеләр иминлегенә куркыныч яный. Кызганычка каршы, авыл җирлегендә кайчандыр хуҗалары тарафыннан  яратылган, ә менә кыш килгәч шул мәхәббәттән мәхрүм ителгән дүрт аяклы дусларыбыз күбәйгәннән-күбәя. Мәрхәмәтле кешеләр аларны ашата ашатуын, тик яшәргә алучы яңа хуҗалар әлегә табылмаган.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International