26.12.2013
Ә Яңа Ел һаман якынлаша...
Татар Борнашы мәктәбенең коридорларында якынлашучы Яңа Ел бәйрәменең хуш исе ныграк сизелә, Кыш Бабайның остаханәсе бар көченә эшли. Әйтерсең тылсым буенча сыйныф бүлмәләре кышкы сихерле патшалыкка охшаган: чыршы уенчыклары һәм ялтыравыклар серле җемелди, очып китергә җыенган төсле, тәрәзә төбенә эреле-ваклы кар бөртекләре кунган, фойеда беренче котлаулар барлыкка килде, ә яңа ел почтасы актив режимда Кыш Бабайга аталган хатлар кабул итә. Укучыларның берсе дә әлеге тантаналы ыгы-зыгыдан читтә калырга теләмәде. 31нче декабрь җиткәнне дә көтеп тормыйча, алар бер-берсен бүләкләр белән куандыра башлады: башлангыч сыйныф укучыларыннан – оста итеп киселгән кар бертекләре, “Бәйләү” түгәрәге әгъзаларыннан – газета торбачыкларыннан ясалган Яңа Ел такыялары , 5-11 сыйныф укучыларыннан - бәйрәм өчен оригиналь идеялар. Күңелле көтеп алуның әлеге атмосферасында, чирек ахырындагы көндәлек эш көннәре күңеллерәк үтә, әлеге елны уңышлы үткәрү теләге үсә.

24.12.2013
Рәхмәт белдерү.
МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары һәм укытучылары төрле экологик чараларда һәрвакыт актив катнашалар. Менә бүген дә гомуммәктәп линейкасында директор урынбасары Марина Бочковага һәм биология укытучысы, тәҗрибә мәйданчыгының җитәкчесе Надежда Шариповага рәхмәт хатлары тапшырылды. МКУ “Мәгариф бүлеге” башлыгы Г.Г.Маслов, халыкара Экология елына багышланган район һәм республика дәрәҗәсендәге чаралар оештыру, пропагандалау һәм аларда актив катнашкан өчен рәхмәтен белдерде.
19.12.2013
Безенең акциядә катнашыгыз !!!
19 декабрь көнне МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә, кулланылган батарейкаларны җыю буенча акция ачылды. Акция башланыр алдыннан, мәктәпнең экологик отряды чыгыш ясады. Укучылар планетабызның матурлыгы һәм кабатланмаслыгы турында шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Чыгышларның төп фикере түбәндәге иде: планетабызның киләчәге һәрберебезнең кулында, һәркем табигатьне яңа буын өчен саклап кала ала.
Нурзилә Латипова, Мария Лавонина, Виктория Лавонина ,үзләренең фәнни җитәкчеләре Елена Бурукина белән, “Экологик проблемаларны чишү, көнкүреш калдыклары беләнидарә итү” фәнни-тикшеренү проектын тәкъдим иттеләр. Әлеге проект кайбер көнкүреш калдыкларын мусор контейнерына бәреп кенә утилләштерергә ярамаганлыгын күрсәтте. Сүз гади батарейкалар турында иде. Аның эчендәге авыр металлар, әйләнә-тирәгә чыгып, кешеләргә һәм табигатькә зур зыян сала. Чыгыш ясаучылар әлеге катлаулы хәлдән котылу юлларын күрсәттеләр. Шуларның берсе – батарейкаларны кире җыю пунктларына тапшыру. Елена Бурукина тәкъдим иткән видеороликта, Чиләбе шәһәрендә урнашкан, Россияда утилизация белән шөгыльләнүче бердәнбер завод - “Мегаполисресурс” турында хәбәр ителде.
Чарада булучылар каршында Свияга лесничествосының вәкиле Борис Матвеев чыгыш ясады, ул укучылага әлеге акцияне башлап җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде. Чараның ахырында, алып киленгән батарейкаларны мәктәптә урнаштырылган махсус контейнерга ташларга тәкъдим ителде.
Йомгаклау вакытында Елена Бурукина, ташланылган батарейкаларның зыяны турындагы информацияне мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерергә кирәклеген ассызыклады.
17.12.2013
Онытылган исемнәрне кайтарабыз
17нче декабрь көнне МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең “Яшь туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәге әгъзалары Свияжск утрау-шәһәрендә булдылар. Сәфәрнең максаты – рәссам, Поляр аръягын тикшерүче Владимир Голицын турында материал җыю.
Бу кешенең биографиясе түгәрәк әгъзалары өчен кызыклы, өч ел буе мәктәп укучылары “Свияга каберлеге. Онытылган исемнәр” тикшеренү проекты белән шөгыльләнәләр, монда туган ягыбызның тарихында әһәмиятле эз калдыручы кешеләргә зур игътибар бирелә. Шушындый кешеләрнең берсе булып В.М. Голицын санала.Тикшеренүче галимнең язмышы кызыклы һәм трагедияле, гомеренең күп өлешен ул Төньякның табигатен тикшерүгә багышлый һәм фәннең бу өлкәсенә бик зур өлеш кертә. Ләкин, кызганычка каршы, дан казану урынына аңа 58нче статья билгеләнә һәм ул “халык дошманы”на әверелә. 1943нче елда В.М. Голицын свияга колониясендә вафат була, аның кабере әлегә кадәр табылмаган. Бөек кешенең онытылган исемен кайтару – түгәрәк әгъзаларының максаты.
17.12.2013
Ч.Т. Әйтмәтовның 85-еллыгына багышлана.
16нче декабрьда МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә югары сыйныф укучылары өчен, Чыңгыз Төрекул улы Әйтмәтовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар аның тормыш юлы этаплары, иҗадының төрле чорларында язылган әсәрләре белән таныштылар. Сыйныф сәгатендә “Җир шарының гражданины. Чыңгыз Әйтмәтов” документаль фильминнан өзекләр күрсәтелде, дәрескә Чыңгыз Төрекул улын белгән кешеләрнең истәлекләре, язучының үзе биргән интервьюсыннын өзекләр кертелде. Сыйныф сәгатенең ахырында Ч.Әйтмәтовның тормыш мәгънәсе, шәфкатьлелек һәм явызлык, дуслык һәм чын дуслар турындагы философик фикерләре яңгырады. Бу фикерләр укучыларны уйланырга мәҗбүр итте.
16.12.2013
16 нчы декабрь көне 4 нче сыйныф укучылары чираттагы мониторинг тикшеренүләре үттеләр. Дүртенче сыйныф укучылары әйләнә-тирә фәненнән тест эшләделәр. Аларның яңадан татар теленнән тест эшлиселәре кала. Аларга уңышлар теләп калабаз!

13.12.2013
Россия Федерациясе Конституциясенен 20-еллыгына багышланган мәктәп проектлары Бөтенроссия конкурсының республика этабындагы нәтиҗәләре.
Укучыларның Россия Федерациясе Конституциясе буенча белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү максаты белән һәм шулай ук кеше хокукларын белү өлкәсендә талантлы укучылар һәм укытучыларны барлау максатында, 11нче октябрьдан 5нче ноябрьга кадәр, Россия Федерациясе Конституциясенен 20-еллыгына багышланган мәктәп проектлары Конкурсының республика этабы үткәрелде.
ТР министры урынбасары Мустафин Д.М. приказы буенча (№4201/13 2013нче елның 13нче ноябреннан), Татарстан Республикасы Югары Ослан районы МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең 7нче сыйныф укучысы Стрелков Денисны“Без Россия Федерациясе гражданнары”, “РФ Конституциясе: Россия Федерациясе гражданнарының хокуклары ”әсәрләре конкурсы номинациясенең җиңүчесе итеп танырга һәм IIнче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләргә (җитәкчесе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Муравьёва).
12.12.2013
Технология буенча олимпиада
12 декабрь көнне МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә технология буенча олимпиада үткәрелде. Олимпиадада катнашучылар – район мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары – берничә этапны үттеләр:
1. Тест – 1.5 сәгать;
2. Тегү эшләнмәләрен модельләштерү буенча практик эш - 1.5 сәгать.
3. Тегү эшләнмәләрен эшкәртү буенча практик эш – 1.5 сәгать.
4. Иҗади проектларны яклау – һәр укучыга 10 минут.
Малайлар өчен практик турны физика һәм технология укытучысы Александр Слушкин әзерләде, кызлар өчен – технология укытучысы Анна Кукуль.
Мәктәп администрациясе олимпиада үткәрү өчен барлык шартларны да булдырды: җылы якты кабинетлар тәкъдим итте һәм олимпиадада катнашучы барлык укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен кайнар төшке аш белән сыйлады.
12.12.2013
Онлайн тест үткәрү
20нче декабрьдан алып 30нчы декабрьга кадәр көнне МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары онлайн режимда киң масштаблы тестлар үтәләр. Тестлар, мәгърифәт сыйфатын һәм укучыларның аттестациясен мониторинглау бүлеге тарафыннан оештырылды. Чараның максаты – 5-11 сыйныф укучыларының фән буенча белемнәренең дәрәҗәсен билгеләү.
Математика буенча тестның сорауларында төрле көнкүрештәге ситуацияләр, диаграммалар, графиклар, рәсемнәр кулланыла. Телләр буенча сораулар укучыларның тел күнекмәләрен билгеләүгә юнәлдерелгән.
Тестны үтәү өчен һәрбер фән буенча билгеле вакыт бирелә.
Тестлар түбәндәге фәннәр буенча үтәчәк.
5нче сыйныф – рус теле, математика, әйләнә тирә дөнья;
6нчы сыйныф – рус теле, математика, татар теле, тарих;
7нче сыйныф – рус теле, математика, татар теле, география;
8нче сыйныф – рус теле, математика, тарих, биология, физика, информатика, әдәбият;
9нчы сыйныф – рус теле,математика, татар теле, инглиз теле;
10нчы сыйныф – рус теле, математика, җәмгыят белеме, тарих, физика, химия, инглиз теле, биология, информатика, география;
11нче сыйныф – рус теле, математика, инглиз теле, әдәбият.
11.12.2013
“Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары” рәсем һәм иҗат конкурсының район этабындагы нәтиҗәләре.
2013нче елның 15нче ноябрендә МББУДОД “Укучылар йорты” базасында“РФ һәм ТРның дәүләт символлары” темасына рәсем һәм иҗат буенча республика конкурсының район этабы үткәрелде.
МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең укучылары әлеге конкурста актив катнаштылар. “1-4нче сыйныфлар” номинациясенең нәтиҗәләре буенча 3 сыйныф укучысы Ани Манвелян 2нче урынга лаек булды (җитәкче – башлангыч сыйныф укытучысы Алеся Гущина). “5-6нчы сыйныфларның иң яхшы агитацион плакаты” номинациясендә 6нчы сыйныф укучылары 3нче урын яулады ( җитәкче – 6нчы сыйныф җитәкчесе Татьяна Нуреева). “7-9нчы сыйныфларның иң яхшы агитацион- мәгърифәт газетасы” номинациясендә 9нчы сыйныф укучылары 2нче урынга лаек булды (җитәкче - Ольга Муравьева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы). Катнашучылар таныклыгын алучылар - 4нче сыйныф укучысы Юлия Лавонина һәм 1нче сыйныф укучысы Варвара Куртымова.
25.11.2013
Уңышлы кешенең портреты
25 ноябрь көнне МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә “Мин спортны зарарлы гадәтләргә альтернатива итеп сайлыйм” Х Бөтенроссия акциясе кысаларында биология укытучысы Надежда Шарипова тарафыннан 7-11 сыйныфларда “Уңышлы кешенең портреты” дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрелде. Чара барышында укучылар түбәндәге сораулар буенча фикер алышты: “Уңышлы кеше кем ул? Ничек итеп уңышка ирешергә? Уңышлы һәм бай кеше булу – бер үк нәрсәме? Уңышлы кешегә нәрсә хас?” Аннан соң дискуссияне “Спорт, яшьлек, сәламәтлек” дип исемләнгән интерактив викторина алмаштырды. Көчле көрәш нәтиҗәсендә беренче урынны 9 һәм 10-11 сыйныф командалары үзара бүлеште.
22.11.2013
Салым түләүбелемлеге дәресе
Россияның Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенеңхатына(05.11.2013г. № 2.12-0-13/024451) туры китереп, 2013 елның 21 ноябрендә, Салым органнары эшчеләренең Көнендә, МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә салым түләү белемлеге сорауларына багышланган дәресләр үткәрелде. Дәресләрнең максатлары- яшь буынның игътибарын Россияның салым системасы үсешенә юнәлтү, россиялеләрнең үсеп килүче буынында салым хокукы аңын тәрбияләү, яшьләрдә салым сәясәтенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру иде.
5-8 сыйныф укучылары арасында “Белемле салым түләүчеләр клубы” дәресе үткәрелде, монда балалар уен формасында салымнар белән таныштылар.
9-11 сыйныф укучылары өчен “Белемле салым түләүчеләр клубы” индивидуаль һәм төркем формасында төрле конкурслар рәвешендә китерелде, монда балалар үзләренең салымнар буенча белемнәрен күрсәтә алдылар.
.jpg)
20.11.2013
Спорт – зарарлы гадәтләргә альтернатива.
20 октябрьда “Спорт – зарарлы гадәтләргә альтернатива” Х гомумроссия акциясенең республика этабында үткәрелү рамкаларында МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә баскетбол буенча сыйныфлар арасында ярыш үткәрелде. Беренче уен 7 һәм 9 сыйныфлар арасында үтте. Каты көрәш нәтиҗәсендә 28:26 исәбе белән 7 сыйныф командасы җиңү яулады. Үз үрнәкләре белән командалар беренчелеккә старт бирделәр, калган катнашучыларга уңай эмоция бүләк иттеләр һәм киләчәктәге җиңүләргә көйләделәр.
.jpg)
19.11.2013
Паралимпия дәресе
18 ноябрьдә МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә “Мин спортны начар гадәтләргә альтернатива итеп сайлап алам” дигән Бөтенроссия акциясының кысаларында паралимпия дәресләре үткәрелде. Дәресне үткәрү өчен АНО «Оргкомитет Сочи 2014» www.sochi.2014.com. сайтында урнаштырылган информация кулланылды. Шулай ук сыйныф җитәкчеләре тарафыннан презентацияләр, күрсәтмә материаллар, стендлар әзерләнгән иде.
Дәресне проектлаштырганда түбәндәге дидактик методлар кулланылды: укучыларны тәкъдим ителгән информацияне үзләштерүгә актив катнаштыру, системалылык принциплары. Дәресләрдә сыйныф җитәкчеләре укучыларның критик һәм креатив уйлау мөмкинлекләрен үстерүче эффектив аралашу, хезмәттәшлек итү һәм командада эшләү осталыкларын эшкәрттеләр.
Паралимпиецлар – үрнәк булырлык батыр, нык, түземле кешеләр дигән фикер әлеге класс сәгате дәресләренең һәрберсендә формалашты.
.jpg)
13.11.2013
Гомуммәктәп ата-аналар җыелышы
2013 елның 13 ноябрендә МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә “Гаилә һәм мәктәп: хезмәттәшлек кырлары” темасына гомуммәктәп ата-аналар җыелышы үткәрелде.
Җыелышның планы:
1. Гаилә һәм мәктәп: хезмәттәшлек кырлары;
2. Хәзерге заман белем бирү технологияләре;
3. “Об образовании” федераль законында үзгәрешләр;
4. Мәктәп формасын кертү турында фикер алышу;
5. Балаларның 1 чиректә өлгереше;
6. Калганнар.
Җыелышта районның мәгариф бүлеге әгъзалары булды – Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы Маслов Георгий Георгиевич һәм аның урынбасары Мусина Флюра Ильгизовна.
Беренче сорау темасына тәрбия эше буенча директорның урынбасары чыгыш ясады, ул ата-аналарга түбәндәге үтенеч белән мөрәҗәгать итте: барлык проблемаларны бергә – укытучылар белән тыгыз бергәлектә чишәргә, ата-аналар комитетын бу уку елында активрак эшләтергә. Ата-аналар үзләре баштан ук мәктәпнең яхшы ярдәмчеләре булсын өчен, аларны укыту-тәрбияләү процессына актив катнаштырырга кирәк.
Икенче сорау буенча тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дадыкина И.Н. чыгыш ясады, ул яңа технологияләрнең мәктәптә ничек кулланылуын сөйләп узды.
Өченче сорау буенча Флюра Ильгизовна чыгыш ясады, ул мәгариф өлкәсендәге законнарның үзгәреше турында сөйләде. Шулай ук мәктәп формасы турындагы темага да кагылды.
Бишенче сорау темасына укыту-тәрбия буенча директорның урынбасары Бочкова М.Н. чыгыш ясады.
Җыелышның ахырында сыйныф җитәкчеләре ата-аналар белән әңгәмә үткәрде.
.jpg)
12.04.2013
“Тарихи” номинациясендә 3 нче урын.
“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсенең укучылары Анастасия Ваняшина (10 нчы сыйныф) һәм Анастасия Бочкова (11 нче сыйныф) 17 нче Бөтендөнья Универсиадасына багышланган “Татарстан муенсасы” исемле Республикакүләм ачык экскурсияләр маршруты конкурсында катнаштылар. “Тарихи” номинациясендә кызлар 3 нче урынны яуладылар. Проектның җитәкчесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина иде.
Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:01