Яналыклар 2013

31.12.2013
Яңа ел бәйрәме – балаларның, укучыларның, укытучыларның  иң яраткан, сагынып көтеп ала торган  бәйрәме. Бүген бәйрәм Мәйдан мәктәбендә бик уңышлы үтте. Залда Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройларын күрү-- балалар өчен зур шатлык. Балалар барысы да костюмнардан килгәннәр. Костюмнарын яклап матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.  Әлбәттә, Кыш бабай аларны бүләксез калдырмады. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
 

 
31.12.2013
Безнең авылыбыз Мәйдан турында Александр Николаевич Простатов китап чыгарды.Китап язуның тарихы Мәйдан авылында туып үскән Николай Павлович Прохоровтан башлана. Ул үз авылының тарихын ничек саклап калу турында күптән уйланып йөри иде инде. Китап өчен материалны әзерләргә күбесенчә Мәйдан мәктәбе укытучылары булышты. Күп кенә материалны Татарстан Республикасының Милли архивыннан алдылар. Мондый бүләк Мәйдан халкы өчен көтелмәгән бүләк булды.
 
 
27.12.2013
Мәктәптә зур тырышлык белән чыршы бәйрәменә әзерлек бара.Сыйныф бүлмәләре, коридорлар матур итеп бизәлгән, укучылар яңа ел котлавы язып стенгазеталар чыгардылар.Хәзерге вакытта укучылар балмаскарадка әзерләнәләр, төрле костюмнар әзерлиләр. Бу эштә аларга Биряльмина Н.А. ярдәм итә. Әлбәттә,укучылар өчен Кыш бабай бүләкләр алып киләчәк.
 
 
27.12.2013
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чаңгыга басар өчен,  түземсезлек белән салкыннар башланганны көтәләр.Чөнки балалар өчен чаңгыда йөрү – иң мавыктыргыч , кызыклы дәресләрнең берсе. Моның өчен чаңгыларны күптән әзерләп куйдылар инде.Кызганычка каршы, чаңгылар барысына да җитми, 8 пар чаңгы гына шууга яраклы.Укучылар чаңгы ярышларында теләп катнашалар. Киләчәктә, бәлки, чаңгылар күбрәк булыр дигән өмет белән яшиләр.
 
 
20.12.2013
Кичә Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә чисталык дәресе үткәрелде. Дәрестә 2-9нчы сыйныф укучылары катнашты. Биология укытучысы Константинова Г.П. укучыларга чит илләрдә һәм бездә ничек чүп чакларны эшкәртү турында презентаөия күрсәтте. Кичә шул темага мастер-класс күрсәтү белән тәмамланды.
 

 
20.12.2013
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбе ашханәсенә ата-аналар комитеты еш килеп тора. Алар әзерләнгән ашларның сыйфатын тикшерәләр. Чөнки ата-аналар җыелышында бу эш планга кертелде. Ашханә пешекчесе Карлова Татьяна комитет рәисе Никитина Галинадан гел мактау сүзләре генә ишетә. Балалар өчен әзерләнгән ашлар барлык нормаларга туры килә. Пешекчеләр өчен иң зур мактау сүзе – балалардан җылы сүз, рәхмәт ишетү.
 
 
17.12.2013
Безнең илебездә коррупция проблемасы елдан-ел үсә бара. Укучыларга бу турыда мәгълүмат бирү бик мөһим дип саныйбыз. Мәйдан авыл җирлеге китапханәчесе Сельская Л.Н., мәктәпнең тарих укытучысы Малафеева Т.А. 5 нче сыйныф укучылары белән “Коррупция иленә сәяхәт”дигән темага класс сәгате үткәрделәр.Һәр тукталышта укучылар коррупция сүзенә билгеләмә бирделәр, үз фикерләрен әйттеләр.Темага караган ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр.
Коррупциягә каршы көрәшү темасына китап күргәзмәсе дә оештырылды. 
 

 
11.12.2013
Тарих укытучысы Малафеева Т.А. 9 нчы сыйныф укучылары белән “Россиядә үз геройларын белмәгән бер генә гаилә дә юк” дигән тема астында тарих дәресе үткәрде. Укучылар бу көнне Изге Георгий орденына лаек булучы кавалерларны искә алдылар. Укучылар шулай ук хәрби формалар, камуфляж төрләре һәм тарихы, погоннарны аера белү турында мәгълүмат алдылар. Укучылар игътибарына “Геройларыбыз даны белән горурланабыз” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
  
 
11.12.2013
9 нчы декабрь – Ватаныбыз геройларын искә алу көне. Бу истәлекле дата 2007 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан, тарих укытучысы Малафеева Т.А. авыл җирлеге китапханәчесе белән берлектә 5-9 сыйныфлар белән класс сәгате үткәрделәр. Укучылар геройларыбыз турында зур кызыксыну белән тын да алмыйча тыңладылар.
Китапханәче Селская Л.Н. китап күргәзмәсе оештырды. Анда геройлар турында төрле китаплар куелган иде. Геройларыбызның батырлыгы безнең буын балалары өчен үрнәк булып тора.
 
 
11.12.2013
Ватаныбыз геройларына багышланган кичәләребез бердәм класс сәгате белән тәмамланды. Аны 3-9 нчы сыйныф укучылары белән Биряльмина Н. Үткәрде.Кичә барышында укучылар Георгий Победоносец һәм илебезнең символлары турында сөйләделәр. Укучылар Ватан геройлары һәм Россия турында җырлар җырладылар.  Соңыннан  геройларыбызның истәлегенә бер минутлык тынлык урнашты.
  
 
 
11.12.2013
12 нче декабрь – Россия тарихында иң мөһим даталарның берсе.1993 нче елның 12 нче декабрендә илебезнең төп законы – Россия Федерациясе Конституиясе кабул ителде.Конституция законнары нигезендә халкыбызның хокуклары һәм бурычлары билгеләнә.Авыл җирлеге китапханәчесе Сельская Л.Н., тарих укытучысы белән берлектә, 5-7 сыйныфлар белән “Россия Конституциясе “ дип аталган класс сәгате үткәрделәр. Укучылар Конституциянең килеп чыгышы, аның аерым законнары белән таныштылар.Соңыннан укучылар РФсе гимнын тыңладылар.
  

 
07.12.2013
“Минем яраткан спорт төрем” дигән темага ясалган рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурста мәктәпнең барлык укучылары да катнаштылар.Рәсемнәр буенча иң популяр спорт төре- футбол.Аноним тавыш бирү юлы белән җиңүчеләр билгеләнде. 5-9 нчы сыйныфлар арасында иң яхшы рәсем 9 нчы сыйныф укучысы Баймуратова Ангелинаныкы  булды.Кечкенә сыйныфлар арасында 3 нче сыйныф укучысы Маркелова Аленаның рәсеме яхшы дип табылды. Конкурста катнашкан барлык укучылар да истәлекле бүләкләр алдылар.
  
 
07.12.2013
Мәйдан авылы җирлеге китапханәчесе Сельская Л.Н. башлангыч сыйныф укытучысы Марова Н.В. белән берлектә инвалидлар декадасына багышлап кечкенә класс укучылары белән класс сәгате үткәрделәр.Балалар  мәрхәмәтлелек турында төрле кызыклы әкиятләр тыңладылар.Төрле уеннар аша игелекле, мәрхәмәтле эшләре турында сөйләделәр.
  
 
06.12.2013
Мәйдан төп гомуми белем бирү йортында инвалидлар декадасына, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Вера Анохина мәктәп укучылары белән кулдан эшләнгән бүләкләр әзерләделәр. Мондый бүләкләрне Мәйдан җирлегендә яшәүче инвалид балалар алачак.Бүләкләр табигый материаллардан эшләнгән. Шушындый кечкенә генә бүләкләр белән булса да, укучылар инвалид балаларның күңелен күтәрергә тырыштылар. Һәр эшләнгән бүләккә алар үз куллары белән җылы сүзләр, теләкләр яздылар. Мәктәптә дәресләр тәмамлангач, укучылар класс җитәкчеләре белән бүләкләрне тапшырырга барачаклар.
  
 
06.12.2013
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен кызу эш вакыты башланды.Алар зур тырышлык белән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнә башладылар.Имтихан бирү өчен физика, җәмгыять белеме, биология фәннәрен сайладылар.Һәр көнне расланган расписание буенча фән укытучылары өстәмә дәресләр бирәләр.Атна саен оn.lain тестлар үткәелә. Укучылар үзләренең эш нәтиҗәләрен махсус журналга теркәп баралар.
  
 
02.12.2013
Өйрәнергә беркайчан да соң түгел!
Мәйдан төп гомуми белем бирү йорты укытучылары һәм  укучылары СОЛО программасы буенча клавиатурада ун бармак белән эшләргә өйрәнәләр.7-9 нчы сыйныф укучылары бер генә буш вакытны да әрәм итмичә курс биремнәрен эшлиләр.Укытучылар арасында математика укытучысы Нина Викторовна, химия һәм биология укытучысы Галина Павловна алдынгылар рәтендә. Ә укучылар арасында – Дима Родионов һәм Марина Мартьянова. Бу программаның авторы – МДУның атаклы журналисты һәм психологы, укытучы Владимир Владимирович Шахиджанян.
  
 
27.11.2013
Мәктәптә гадәти булмаган спорт күнегүләре белән  сәламәтлек акциясе старт алды.Акциянең максаты - балаларда спорт белән шөгыльләнүгә кызыксындыру уяту.Тәнәфес вакытларында өстәмә белем бирү укытучысы Нина Биряльмина балалар белән төрле кызыклы уеннар үткәрде. Акция вакытында укучылар “Минем яраткан спорт төрем” дигән темага рәсем конкурсында катнашачаклар, спорт турында җырлар өйрәнәчәкләр. Акция 30 нчы ноябрь көнне тәмамланачак.
  
 
26.11.2013
Толерантлык- хәзерге җәмгыятьтә зур проблема булып тора. Толерантлыкка нигез гаиләдә салына. Балаларны гаилә, мәктәп һәм җәмгыять тәрбияли. Һәрберебез аңлый: эшне үзебездән башларга, үзебез өстендә күп эшләргә кирәк.
Югары Ослан районында төрле милләт халыклары яши: татарлар, чувашлар, руслар һәм башка милләтләр.Шунысы мөһим: алар бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, бер-берсен аңлыйлар. Бу безнең телебезгә дә, йолаларыбызга да, динебезгә дә кагыла. Китапханәчеләрнең бурычы – китап аша халкыбызның  традиияләрен укучыларыбызга җиткерү.
Мәйдан авылы китапханәсе җитәкчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 5-7 сыйныф укучылары белән Халыкара толерантлык көненә багышланган сөйләшү һәм конкурслар үткәрделәр. Кичәгә “Толерантлыкка- китаплар аша” дигән күргәзмә оештырылды. Укучыларга кичә бик ошады.
 
 
25.11.2013
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта ике төп мәсьәлә каралды:
1. Белем бирү турында яңа федераль закон белән таныштыру;
2. Укучыларның 1нче чирек нәтиҗәләре белән таныштыру.
Яңа законның ата-аналарга, укучыларга кагылышлы статьялары белән, өлгереш нәтиҗәләре белән мәктәп директоры Лилия Бариевна таныштырды. 
Соңыннан ата-аналар сыйныф җитәкчеләре белән аралаштылар, анкета сорауларына җавап бирделәр.
 
 
23.11.2013
Физкультура укытучысы Елена Пятнова, 5-9 нчы сыйныф укучылары белән, 2014 нче елда Сочида үткәреләчәк параолимпиада уеннарына багышланган бердәм дәрес үткәрде. Укытучы укучыларны Россиядә һәм башка илләрдә параолимпия уеннары хәрәкәте үсеше белән, параолимпия уеннарының төрләре белән таныштырды. Соңыннан, Сочида олимпиада уеннары өчен төзелгән корылмалар турында видеоролик карап үттеләр. Укучыларга бу дәрес бик ошады. Алда әле аларны инвалидлар декадасына планлаштырылган күп дәресләр көтә.
 
 
22.11.2013
Мәйдан мәктәбендә мәктәп янындагы интернатлар гомуми белем оешмалардагы тәрбиячеләр өчен семинар үткәрелде. Семинарның темасы «Тәрбия коллективта уңышлы шәхесләр үстерү залогы», семинарда тәрбиячеләр Мәйдан мәктәбе янындагы интернатының эшен күрсәттеләр. Педагоглар интернатның укучылары оештырган һәм үткәргән мастер-классларында катнаштылар. Семинарның катнашучылары интернатта яшәгән балалар өчен ясалган бүлмәләрне карап чыктылар. Аннан соң эшнең оештырылуы һәм интернатның укучыларының результатлары турында доклад тыңладылар. Түгәрәк өстәл артында мәктәп янындагы интернатларның гомуми проблемалары туранда фикер алыштылар семинарда үткәрелгэн барлык чараларны анализладылар. Мәйдан мәктәбе янындагы интернатына югары бәя куелды.
  

 
 
 
21.11.2013
21нче ноябрь – Салым хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән класс сәгате үткәрелде. Укучылар төрле илләрдә түләнелә торган салым төрләре белән таныштылар. Хөкүмәткә салымны ни өчен, нәрсәләр өчен түләргә кирәклеге турында мәгълүмат алдылар.
 
26.04.2013
Россия  хөкүмәте  карары  нигезендә ел саен  халыктан социаль проблемалар буенча  сорау алу үткәрелә. Бу -  халыкның туклану рационын күзәтүне тикшерү.
  Бу тикшерүдә барлыгы 45 мең хуҗалык катнаша. Болар арасында  Мәйдан авылыннан 20 хуҗалык катнаша. Халык тан сорау алуны авыл китапханәсе мөдире Л.Сельская үткәрә.
 

26.04.2013
26 нчы апрель көнне мәктәптә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның  туган көненә багышланган “Мин Г.Тукай әсәрләрен яратам” дигән темага конкурс булып узды. Конкурска 2-4 нче сыйныф укучылары Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар. Ә 6-9 нчы сыйныф укучылары татар һәм рус телләрендә шигырләр сөйләделәр. Дөрес интонация белән, матур итеп сөйләүчеләр җиңүче  итеп билгеләнде.
 
21.02.2013
21 нче февраль көнне  безнең  мәктәптә “Туган тел” көне билгеләп үтелде.  Балык судан башка яши алмаган кебек,  кеше  дә  үз туган теленнән башка яши алмый. Бу көнне  һәр елны зур бәйрәм  була. Бүген дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Л.К. авыл китапханәсе җитәкчесе Сельская Л.Н.белән берлектә “Теле барның- иле бар” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Ике дәүләт телендә шигырьләр һәм җырлар  башкарылды, татар халкының милли биюе укучыларның күңелен күтәрде. Китап күргәзмәсе оештырылды, анда татар һә рус теленең грамматикасы, сөйләм  культурасы, татарча –русча сүзлекләр, шулай ук татар һәм рус  халкының  йолалары һәм мәкальләре турында китаплар куелды. Кичәнең максаты:
-Балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;
-Сөйләм культурасына өйрәтү.

15.02.2013
15 нче февраль көнне Мәйдан мәдәният йортында Әфганстан сугышында геройларча һәлак булучыларны искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәгә районнан бик күп кунаклар килде. Залда , Төньяк Кавказда хезмәт иткән, Югары Ослан районы буенча ветераннар оешмасының җитәкчесе Алексей Балашев, Мәйдан үзидарә җирлеге рәисе Михеев Виктор  кунаклар алдында чыгыш ясадылар. Алга таба “Уйлар йөрәктә саклана” дигән тема астында  әдәби-музыкаль композиция булды.Кичә бер минутлык тынлык һәм, сугышта батырларча һәлак булган , якташыбыз Владимиров Анатолий истәлегенә куелган мемориаль такта янына гирлянда салу белән тәмамланды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International