Яңалыклар - 2013

22.12.2013
Башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Ракова С,Н. һәм Маткина Н.Л. белән берлектә "Альтернативная ёлка" дигән Республика конкурсында катнаштылар. Укучылар үсеп утырган чыршыларны кисмәс өчен үз куллары белән җептән һәм көз көне җыелган  чыршы күркәләреннән ясалма чыршылар ясадылар. Чыршыны җептән ясау бик күп көч һәм вакытны ала торган хезмәт. Бу чыршыларны ясау өчен күпме яшел һәм төрле төстәге помпушкалар ясарга кирәк.Гирляндасыз да бу чыршылар бик бай һәм матур күренәләр. Күркәләрдән генә торган чыршы да бик матур. Укучылар аны пөхтә итеп ябыштырганнар һәм буяганнар.Барлыкка килгән зур һәм кечкенә яңа ел чыршыларының кайберләрен Мәскәүгә конкурска җибәрделәр. Без ышанабыз, безнең чыршылар анда да лаеклы урыннарны алырлар. Түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәбез! 

   

 

 
22.12.2013
Югары Ослан мәктәбендә 1-11 сыйныфлар арасында "Иң яхшы боз фигурасы" дигән конкурс игълан ителде.Бу конкурс район башлыгының призын алу өчен генә түгел, ә укучыларның эстетик зәвыкларын үстерү максатыннан да оештырылды. Эш беренче көнне үк кайнады. Укучылар кичләрен килеп фигуралар ясый башладылар. Фантазияләрен эшкә җиктеләр, ә хәзер мәктәп ишегалды әкият дөньясына әйләнде. 3Б классының Кыш бабае, 11классның бик зур пингвины, 9классның Мики-Маусы һ.б. Боз фигуралар көн саен яңаралар, яңалары барлыкка килә.Укучылар бик тырышалар, һәр команданың алга чыгасы килә.Балаларның кайсылары лейка белән су ташый, кайсылары кар китерә, кайсылары гуаш, су һәм пульвелизатор ярдәмендә әзер кар образларны буеый.Нинди матур булды мәктәп ишегалды! Төрле төсле фигуралар ерактан күренеп торалар.Эшләнгән эшләреннән укучылар зур канәгатьләнү алдылар.Безнең мәктәпкә кем генә килсә дә, әкият геройларын күреп сокланып карап торалар. әйләнә тирәңне матурлауны һәркем булдыра ала , бу бары тик бездән генә тора. Киләчәк Яңа ел бәйрәмнәре белән, дуслар! 

  

 
20.12.2013
20 декабрьдә Югары Осланның "Дозор" отряды Яшьләр клубына 10 ел тулу бәйрәмендә чыгыш ясадылар. Отряд членнары барысы да берничә ел рәттән клуб каршында оешкан түгәрәкләргә яратып йөриләр. Шуңа күрә клуб администрациясен, тренерларны һәм башка хезмәткәрләрне бәйрәм белән тәбрик итү алар өчен зур шатлык булды.Отрядның чыгышы зур булмаган инсценировкадан: Шерлок Холмас һәм Доктор Ватсонның ниндидер ФОРПОСТ дигән организация турында сөйләшүләреннән башланды. Аннан соң отряд командиры Захарова Ю. төзелергә команда бирә һәм отряд сәхнәгә менә.Сәхнәдә алар бер-бер артлы корлау сүзләрен әйтәләр. Отряд командиры "Моя Россия" дигән җырны башкарды. Шулай итеп түгәрәк членнары барысы да чыгыш ясадылар. 

  

 
  
 
  

 
20.12.2013
20 декабрь көнне  Югары Ослан мәктәбендә шул исем белән чара үткәрелде.Ул экология елына һәм экологик культурага багышланган иде. Бу чараның оештыручылары башлангыч сыйныф укытучылары Маткина Н.Л. һәм Ракова С.Н. иделәр.Югары Ослан мәктәбе директоры килгән кунакларны сәламләде.Кунаклардан "Зелёная страна" балалар оешмасы җитәкчесе Валеева Н.С., ТРның экология һәм табигать Министрлыгы специалисты Идиатуллин Р.М. катнаштылар. Хәзерге вакытта укучыларны экологик яктан тәрбияләү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.Табигатькә мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш. Укучылар һәм әти-әниләр тарафыннан оештырылган күргәзмә шуның нәтиҗәсе.Балалар үзләре катнашкан" табигатьне саклау" акцияләре турында сөйләделәр. Аларның отчётлары фотографияләр, видиофрагментлар ярдәмендә экранда күрсәтелеп барылды. Аннан соң кунаклар сүз алдылар. Алар укучыларга һәм укытучыларга үткәрелгән чаралар өчен рәхмәт белдерделәр, укучыларга "Татарстанда чиста урманнар" акциясендә катнашканнары өчен республика грамотасы, ә укытучыларга Халыкара экологик ел һәм экологик культура кысаларында  актив катнашулары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.Бәйрәм ахырында 3Б класс укучылары тамашачыларга музыкаль бүләк- рус халык биюе. ә 2 класслар моряклар биюен тәгъдим иттеләр. 

  

 
 
 
 
 
 
 
 
 

 
19.12.2013
ГИА
19 декабрь көнне Югары Ослан мәктәбендә мәктәпнең эчке контроль планы буенча укучыларның белем күнекмәләрен тикшерү максатыннан 9 сыйныфларда татар теленнән ГИА формасында сынау имтиханы үткәрелде.
Тест формасындагы имтихан укучыларга белемнәрен системалаштырырга, яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә, ә укытучыларга типик хаталарны табып, аларны бетерү юллары өстендә эшләргә ярдәм итә.Укучыларга нәкъ ГИАдагыча А,В,С биремнәрн эшләргә туры килде.КИМнарны кулларына алгач, укучылар биремнәрне  игътибар белән укый башладылар,өйрәнелгән грамматик кагыйдәләрне искә төшерделәр. Чыгарылыш класс укучылары өчен йомгаклау аттестацияләренә вакыт аз калып бара. Алар өчен "кызу эш" вакыты җитә.
Без ышанабыз, безнең укучылар мәктәбебезгә кызыллык китермәсләр, имтиханнарда яхшы нәтиҗәләр күрсәтерләр.

 
 
18.12.2013
18 декабрь көнне Универсиада Авылы Халыкара информация үзәгендә "Форпост" хокук саклау командирларын бүләкләү булды.Югары Ослан мәктәбеннән "Дозор" командиры 9 класс укучысы Захарова Юлия  катнашты. Тантаналы төстә республика районнарыннан килгән делегатларга Артем Айдинов исемендәге премия, кыйммәтле бүләкләр, рәхмәт хатлары һәм почёт грамоталары бирелде.Бу чаралар яшьләрнең хокук саклау отрядларына 15 ел тулу һәм совет чорындагы комсомол дружиналарын искә алу уңаеннан оештырылды. Яшьләргә кереш сүз белән ТР ның Госсовет каршындагы законнар буенча комитет председателе Р.Ногуманов ,ТРның МВД полиция начальник ярдәмчесе Марат Айдаров мөрәҗәгать иттеләр. Үзенең чыгышында республиканың "Форпост" директоры Андрей Рыков Артем Айдинов һәм Игорь Асмановның бандитлар кулыннан ничек һәлак булуларын сөйләде. Фойеда Татарстан хокук органнарының үсешен чагылдырган  төрле кораллар күргәзмәсе оештырылган иде.

 

 

18.12.2013

Бүген 18нче декабрь көнне Югары Ослан мәктәбендә татар теленнән  4 сыйныфта мониторинг үткәрелде. Мониторингның вакыты 45 минут иде. Аудиториядә педагог - оештыручы Калмыкова Е.В. һәм ата - аналардан Черменская Е.В. катнаштылар. Оештыручы инструктаж үткәрде һәм бланкларны ничек тутырырга кирәклеген әйтте. Укучыларга А һәм В формасын эшләргә, шуннан соң гына җавапларны бланкларга язырга кирәк. Укучылар текстны игътибар белән укыдылар, җавапларны яздылар. Нәтиҗәләрне генә көтәргә кирәк.

 

 

18.12.2013

Менә инде 4 нче көн Югары Ослан мәктәбендә район укытучыларының ФГОС буенча белемнәрен күтәрү курслары үтә. ИРО РТ хезмәткәрләре укытучыларга лекцияләр укый. 

Курста  ФГОСның норматив документлары,ФГОСта укытучының роле, дәрестән соңгы эшчәнлек һәм түгәрәк эшендәге аерма, системалы эшчәнлек һәм күп кенә башка мәсьәләләр күтәрелә. Психолог Яковлева В.С.ның чыгышы бик кызыклы булды. Ул дәресләрдә кулланырга мөмкин булган  психотехник күнегүләр,үз-үзеңне көйләү күнегүләрен  күрсәтте. Лукманова Э.Р. "Парэтто" кагыйдәләре, уку эшчәнлегендәге көтелгән нәтиҗәләр, ФГОСтагы өч "Т", шулай ук аудиториядә утыручыларны белем бирү учреждениесендә булырга тиешле документлар белән таныштырды. Педагог-курсантлар Мусина О.Ю. белән план буенча ЦОР га экспертиза ясарга өйрәнделәр.

 

 

16.12.2013

Иңат атналыгы тәмамланды

“Салават күпере” балалар бакчасында иҗат атналыгы тәмамланды. Атна буе балалар Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелган мультфильмлар карадылар. Тәрбиячеләр әсәрләр буенча әнгәмәләр уткәрделәр. Иң ошаган әсәрләр өчеү булым чыкты: “Бала белән Күбәләк”, “Ак бабай”, “Кышкы кич”. Балалар тырышым рәсем ясадылар, күргәзмәләр оештырдылар. Рәсемнәр искиткеч булдылар. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр балалар иҗатын югары бәяләделәр.

 

 

25.11.2013

“Минем иң якын кешем-әнием”

Бүген 25-ноябрьдә 4а сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурия Абдурахимова җитәкчелегендә ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ багышлап ачык мероприятие күрсәттелде. Әдәби - музыкаль композициядә 4а сыйныфының барлык укучылары актив катнаштылар. ӘНИ-дөньяда, җир йөзендәге иң матур, назлы сүз. Әни йөрәге-иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Безгә һәрвакыт әни, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәге турында шигырьләр башкарылды.Сөекле әниләргә багышлап “Бишек җыры”, Әнием иң кадерлем син минем”, “Минем иң якын кешем-әнием” җырлары яңгырады.

 

 

14.11.2013
Башлангыч сыйныфлар атналыгы
Ноябрь ае ахырында Югары Ослан гимназиясенең башлангыч сфйныфларында “Башлангыч сыйныфлар атналыгы” уздырылачак. Укытучылар һәм тәрбиячеләр бу чарага зур әзерлек эшләре алып баралар. Барлык сыйныфларда ачык дәресләр һәмсыйныфтан тыш чаралар узачак. “Иң яхшы дәфтәр”, “Иң яхшы язу дәфтәре”, “Иң яхшы санаучы” бәйгеләре уздыру планлаштырыла. Безнең укучылар – “Русский медвеңонок”, “КИТ”. Бөтенроссия бәйгеләрендәактив катнашучылар. 17-20 ноябрҗдә без рус теленнән көзге Бөтенроссия интернет-олимпиадада катнашачакбыз. Ә 4-енче сыйныф укучылары Занков системасы буенча уздырылачак интелектуалҗ марафонның беренче турында катнашырга әзерләнәләр.

 

 

13.11.2013
Бәчәсләшергә өйрәнәбез
13енче ноябрьдә 7 сыйныфында сыйныф җитәкчесе Мөхәмәтҗанова Р.К. “Бәчәсләшергә өйрәнәбез” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Аның максаты сөйләм әдәбе кагыйдәләрен кабатлау, бәхәсләшкәндә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру иде. Балалар “Әдәплелек турында бәхәсләшү” дигән кечкенә әсәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кара-каршы сөйләшү буенча тренинг үткәрелде. Тәрбия сәгате дәвамында мулҗтимедик презентаөия кулланылды. Укучылар бу гарада алган белемнәрен тормышта кулланырлар дип ышанып калабыз.

 

 


 

 

16.05.2013-17.05.2013.

 

көннәрендә Югары Ослан контейнер площадкаларыннан 8 куб.чүп-чар чыгарылды.

16.05.2013
Югары Осланның Чехов урамындагы газоннарны чабу башланды.

 

9.05.2013

10 сәгатьтә Бөек Ватан сугышчыларына куелган һәйкәл янында  Бөек җиңүнең 68 еллыгына карата тантаналы митинг булды.Митингны алып баручылар Татьяна Тихонова һәм Константин Хватковлар ачты.
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиятдинов. районга килгән почётл кунак Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, информатизация һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов ,шулай ук Югары Ослан хәрби комиссариаты начальнигы 

подполковник Рстәм Шакиров үзләренең җылы сүзләрен , тәбрикләүләрен һәм теләкләрен Бөек Ватан сугышы ветераннарына җиткерделәр.


            
9.05. 2013

18 сәгатьтә "Сугыш беткәч кич сәгать 6 да" дигән акция үткәрелде.

 

9.05.2013

20 сәгатьтә  Идел елгасы буенда "Стиляга шоу" дигән музыкаль прграмма булды.


9.05.2013

Татар милли бйрәме Сабантуйга әзерлек башланды,бәйрәмне үткәрү өчен смета төзелде.


9.05.2013

Югары Осланның Заовражная урамы 1нче йортта ремонт башланды. Ремонтта түбә ябу һәм башка коммуникацияләргә ремонт ясалачак.

 

8.05.2013.

15 сәгатьтә район культура сараенда Югары Ослан  хезмәт коллективларының халык үзешчәннәре фестивалендә сайлап алынган театральләштерелгән  постановкалар һәм концерт номерларын бергә туплап , Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңае белән  зур концерт булды.

 

25.04.2013
17сәгатьтә.-Район культура сарае сәхнәсендә "Без бу сугыш истәлекләренә тугырылыклы"дип аталган хезмәт коллективлары фестиваленең өченче көне булды.Бу кичне тамаша залында буш урын булмады.Тамашачылар алдында Югары Ослан гимназиясе,Югары Ослан ветераннар советы командасы һәм Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты белән Пенсия фонды бүлекләре чыгыш ясады.  

22.04.2013
Киңәйтелгән утырышта Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе О.Н.Малининның "Югары Ослан авыл җирлегенең 2012 нче елгы бюджетны тормышка ашыру турындагы "отчёты булып узды, киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г.Зиятдинов, депутатлар, Югары Ослан оешма һәм учреждение җитәкчеләре ткатнашты. Шулай ук Югары Ослан авыл җирлеге советының чираттагы 30 утырышы булды. Утырышта Югары Ослан муниипаль районы  башлыгы М.Г.Зиятдинов , Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе О.Н.Малинин һәм депутатлар катнашты.
30 утырышның беренче көн тәртибендә "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлегегенең 2012 елгы бюджетны куллану" мәсьәләсе каралды.
Депутатлар беренче көн тәртибендәге мәсьәләне кабул итеп ,икенче мәсьәләне карауга күчтеләр. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының контроль-санау Палатасына Югары Ослан авыл җирлеге ревизия органының хокукларын тышкы муниципаль финанс  контролен тормышка ашыру буенча Югары Ослан авыл җирлеге советының Югары Ослан муниципаль районы советына тәгъдиме кертелде.

20.04.2013
Югары Осланда һәр йорт оешма, предприятие, учреждение тирәсен чүп-чардан арындыру буенча өмә үткәрелде. Өмәдә актив катнашучыларга зур рәхмәт!

19.04.2013

Бөек Ватан сугышында  җиңүгә 68 ел тулу уңаеннан әзерлек эшләре башланды.

19.04.2013
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма Комитеты янындагы һәйкәлне ремонтлауга смета төзелде.

19.04.2013
2013 нче елның 20 һәм 27 апрелендә оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр катнашында Бөтенроссия күләмендә өмә игълан ителде.
 
19.04.2013
Беркетелгән территорияләрдә һәм үз тирәләрегезне чистартуда актив катнашуыгызны сорыйбыз.

19.04.2013
Өмәнең нәтиҗәсе дүшәмбе көнне сайтта яктыртылачак.

11.04.2013
Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма Комитеты Яр Буе,Совет, Приволжская, Ленин һәм Ст.Разин урамнарының контейнер мәйданчыкларында кышкы җыелган чүп-чардан арындыру эшен башлады.

11.04.2013
Югары Ослан юл төзү һәм ремонтлау участогы эшчеләре Югары Осланның Чехова урамында юлдагы чокырларны ремонтлау эшенә кереште,барысы 15,00 кв.м. юл полотносы ремонтланды.

08.04.2013

03.2013ел. Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә терроризмга каршы өйрәнүләр узды.

08.04.2013
04.04.2013ел.Коновалов урамында су агу туктатылды, 70 метр су трубасы алыштырылды;

08.04.2013
Чүп контейнеры мәйданчыкларын кыш көне тупланган чүпләрдән чистартылу башланды;

08.04.2013
Халыктан контйнер мәйданчыгына зур күләмле чүпләрне салмаулары сорала.

08.04.2013
03.04.2013ел.2013нче елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр "Югары Ослан авыл җирлеге территориясендәге торак пунктларны , Югары Ослан авылы,Киров посёлогы, Студенец авылын төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту буенча ике айлык үткәрүгә" Югары Ослан авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан карарга кул куелды. Бөтен халыктан,оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләреннән үз территорияләрен , шулай ук аларга беркетелгән  территорияләрне чистартуда активлык сорала.

08.04.2013
06.04.2013ел. 2013 нче елның 6нчы апреле көнне күпкатлы йортлар янындагы карны чистарту өчен кар чистарту машинасы һәм КАМаз чыга.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:05

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International