Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Югары Ослан муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Геральдика
Район тарихы
Югары Ослан муниципаль районының башлыгы, Советның председателе
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Иннополис шәһәре
Районның экономик күрсәткечләре
Райондагы туризм
Советлар Союзы Геройлары – безнең якташлар
Район тормышы
Муниципаль хезмәте күрсәтү
Районның оешмалары
Муниципаль сатып алулар
Дәүләт һәм муниципаль контроле
Бюджет үтәлеше
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Инвесторлар һәм эшмәкәрләр өчен мәгълүмат
Территориаль сайлау комиссиясе
Иҗтимагый Совет
Файдалы мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы конституциясе
Статуслы документлар
Югары Ослан муниципаль район Советы карарлары
Район башлыгы чыгарган карарлар һәм боерыкнамәләр
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе чыгарган карарлар һәм боерыкнамәләр
Югары Ослан районының территориаль планлаштыру документлары
Матбугат- хезмәте
Атналык план
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Җирле массакүләм матбугат чаралары
Район башлыгының официаль блогы
РФ Президентының Бөек Ватан сугышы ветераннарын персональ котлавы
Бәйләнешләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен күзәтү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Гариза үрнәкләре
Кире бәйләнеш
Сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим
Халыктан сорау алу
Сайтка ярдәм
Муниципаль районнар
Югары Ослан муниципаль районы
Районның оешмалары
Социальная сфера
МКУ "Отдел культуры"
Яңалыклар лентасы
Архив
Яңалыклар 2014 - I
Яңалыклар 2014 - I
30.07.2014
"Бала чакның бер киче "
Җилеп кенә үткән икән
Бала чакның җәйләре.
Күңел генә шул җәйләргә
Бик еш кайта әйләнеп.
Уйный идек төн булганчы,
Өйрәтим шул җырларны!
Бии һәм җырлый идек.
Капма-каршы такмак әйтеп,
Телләрне чарлый идек.
Әйдә, улым, шул болынга
Җый әле дусларыңны —
Онытылмасын, мин сезгә дә
Өйрәтим шул җырларны!
29-нче июлендэ Вахит мәдәният йортында балаларга "Бала чакның бер киче " темасына, төрле татар уеннары оештырылды. Мәсәлән; йөзек салыш. капка уены, Зәкәрия җырлы уеннары үткәрелде. Балалар уеннарга барысыда бик теләп катнаштылар. Кичә бик күнелле үтте. Бэйрәм дискотека белән тәмамланды.
30.07.2014
Алабугада VII Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза
1, 2, 3 августта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында VII Бөтенроссия Спас ярминкәсе уздырыла.
Быел беренче тапкыр ярминкәгә Кырымнан (сөяктән эксклюзив эшләнмәләр һәм хатын-кыз бизәнү әйберләре), Белоруссиядән (сусаль алтын белән бизәлгән, майлы буяулар белән ясалган картиналар) һәм Үзбәкстаннан (атаклы бохар пычаклары һәм башка эшләнмәләр) осталар киләчәк.
Ярминкәдә оештырылган күргәзмәләр, осталык дәресләре, фольклор ансамбльләре чыгышлары күпләрнең күңеленә хуш киләчәк.
24.05.2014
Славяннар язуы һәм мәдәнияты көне мәктәптә.
24 нче май безнең илдә Славяннар язуы һәм мәдәниятына багышланган бәйрәм үткәрелә. Шул бәйрәм уңаеннан Яр буе Моркваш гомуми урта мәктәбендә дә чыгышлар булды.10 нчы сыйныф укучысы Хабибуллин Айрат Кирилла һәм Мефодия тормышына ,Славян язуына, беренче кулдан язылган китапка багышлап презентация күрсәтте,укучылар авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар анда китапханәче Прохорова Э.Р. бу көнгә багышлап китаплар күргәзмәсе ясаган иде.Башлангыч сыйныф укытучылары Исмагилова В.Г. һәм Макарова Д.М. дәрестән тыш вакытта 1-2 нче сыйныф укучылары белән “Әлифбаны кем уйлап тапкан?”дигән исем астында чыгыш ясадылар һәм балалар алфавитның баш харефләрен ясадылар.Шулай ук Гиниятова Н.А. да “24 нче май- Славян язуы һәм мәдәнияты көне” дигән исем белән викториналар үткәрде. Анда шигырьләр укыдылар,төрле табышмаклар,сорауларга җаваплар бирделәр.
16.05.2014
«Төбәк тормышында музейлар тоткан урын» дип аталучы Республика фәнни-гамәли семинар кысаларында Бөек Ватан сугышы виртуаль музее презентациясе узды
Россиядә Мәдәният елы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, ТР Хөкүмәте инициативасы белән республикада беренче тапкыр уникаль проект – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль Интернет музей эшли башлады. Әлеге музей ачуның максаты – Ватаныбызны саклаучылар турында истәлекләрне мәңгеләштерү, яшьләрдә һәм мәктәп укучыларында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Әлеге мөһим эш ТР Милли музеена йөкләнде. Координаторы – ТР Мәдәният министрлыгы.
14 май көнне «Төбәк тормышында музейлар тоткан урын» дип аталучы Республика фәнни-гамәли семинар кысаларында Бөек Ватан сугышы виртуаль музее презентациясе узды.
Интернет сайт презентациясен Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Г.Р. Нәҗипова ачып җибәрде. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының МТҮ башкарма директоры Тамара Бердникова, Бөек Ватан сугышы музее мөдире Михаил Черепанов, «Бөек Ватан сугышы мемориалы» сайтын эшләүче Елена Сөнгатова, ТР ФАның Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айсылу Кәбирова чыгыш ясады.
Семинарда катнашучылар виртуаль музейның концепциясен хуплады. Бөек Ватан сугышы белән бәйле уникаль экспонатлары булган мәктәп музейлары да әлеге эшкә бик теләп кушылды. Муниципаль бюджет учреждениясе «Югары Ослан муниципаль районы Туган якны ойрену музее ” директоры А. Решетова һәм Югары Ослан муниципаль районың Мәдәният бүлеге муниципаль казна учреждениясе башлыгы М. Назарова катнаштылар.
Виртуаль музей, архив һәм китапханә фондларының һәркем файдалана алырлык булуын, аерым экспонатлар һәм коллекцияләр белән танышу, фотогалерея һәм видеоматериаллар, музей экспозицияләре һәм күргәзмәләр карау мөмкинлеге бирә. Интернет-музей шулай ук Татарстанның «Хәтер китабы» картотекасы белән дә тоташтырылачак.
13.05.2014
Этисез уткэн балачак...
Искә ала бүген Бөлгарыбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый Һәм хөрмәтлий
Курку белмәс ул Һәм кызларын.
Һәйкәл булып кала жинүчеләр,
Һәйкәл булып булса батырлар.
Ә батырлар
Ике тапкыр үлми
Жирдә, йөрәкләрдә балкырлар, дип чыгышын башлады авылдашлары алдында клуб модире Нуриева А. Ф. Ул аларнын үксез балачагы, ачлык еллары өчен баш иеп "Авыл көен" башкарып үтте. Мөңлы да, шаулы да булды бу кичә. Күз яшьләре аша халкым узенең мөн-зарын залга түкте. Нинди генә авыр, мөнсу булуга карамастан, кичәбезне "шахта", "мәтрюшкәләр","донбасс","умырзая","беренче мөхаббәт" җырлары бизәде. Бу өчрашуга бик зур рәхмәт әйтеп клуб модире Нуриева А. Ф тагын бер өчрашуларны көтәбез дигән теләк белән саубуллашып өйләренә таралыштылар.
7.05.2014
“Алло, без талантлар эзлибез”
Печище мәктәбендә “Алло, без талантлар эзлибез” дип аталган татар җырлары фестивале узды.Бу фестивальгә “Татарҗыры”конкурсында җиңүчеләр чакырылды.Фестиваль зур күләмдә Печище Мәдәният йортында үткәрелде. Балалар татар җырларын, шигырьләрен бик теләп башкардылар.Бабаларның чыгышлары килгән кунакларны да таң калдырды.Бәйрәм ахырында үзенең чыгышы “Кара миләш”җыры белән Гөлгенә Искәндәровна да барыбызны да шатландырды. Татар теле укытучылары да читтә калмады “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән сәхнәдә чыгыш ясадылар. Бәйрәм тәмамлангач, Гөлгенә Искәндәровна конкурста актив катнашканнары өчен үзенең рәхмәтен белдерде. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.Фестивальдән соң барысы да Янки Купала музеена бардылар.Анда танылган татар шагыйре Рәфис Кыямович белән очрашу булды. Ул үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып китте. Бу фестивальдән барысы канәгать булып киттеләр.
29.04.2014
Габдулла Тукайның туган көне!
Яңа бөлгар авылы клубында Габдулла Тукайга багышланган кичә узды.
Төрмышында бәйрәмнәр әз булган-
Тартыш белән тулган көннәрен,
Шуңа ахры, искә аңламыйча
Үткән синең туган көннәрен.
Бәйрәмнәрнең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.
Халкын килде сиңа,мәхәббәтен
Ал чәчәкләр итеп күтәреп.
Син курмәгән яңа буын килде
Көтлап бүген туган көнеңне,
Киләчәккэ барган улларыңнан
Ишетәсен "Туган тел"еңне, дип әйтә Яңа бөлгар авылы балалары. Алар Тукай иҗатыңа багышланган шигырьләрен, әкиятләрен чын күңелдән башкарып үзләренә илхам дәрьяларын алдылар. Күңелләрендә тирән әз калдырдылар дигән өмет белән яза клуб мөдире Нуриева А.Ф..
28.04.2014
"Туган тел"
Яна болгар авылы клубында Габдулла Тукайга багышланган кичэ узды.
Тормышында бэйрэмнэр аз булган-
Тартыш белэн тулган коннэрен,
Шуна ахры,искэ алынмыйча
Уткэн синен туган коннэрен.
Бэйрэмнэрнен алда икэн эле,
Кара,шагыйрь,буген текэлеп.
Халкын килде сина,мэхэббэтен
Ал чэчэклэр итеп кутэреп.
Син курмэгэн яна буын килде
Котлап буген туган коненне,
Килэчэккэ барган улларыннан
Ишетэсен "Туган тел" енне, дип эйтэ Яна болгар авылы балалары. Алар Тукай ижатына багышланган шигырьлэрен,
экиятлэрен чын кунелдэн башкарып узлэренэ илхам дэрьяларын алдылар. Кунеллэрендэ тирэн эз калдырдылар дигэн эмет белэн яза клуб модире Нуриева А. Ф.
26.04.2014
«Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы»
26 апрельдә - Габдулла Тукайның туган көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы ачу тантанасы булды.
Чарада рәсми затлар, чит илләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашты. Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән катнашучыларны Премьер-министр И. Халиков зур мәдәни вакыйга белән тәбрикләде. Шулай ук Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединскийның сәламләү хаты укылды.
Дюсен Касеинов Казанны төрек, татар һәм рус телләрендә тәбрикләде.
ТЮРКСОЙ әгъзалары булып торучы илләрдән килгән иҗат коллективлары, сәнгать әһелләре, күренекле артистлар катнашкан зур концерт бик җылы кабул ителде.
Чара Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
17.04.2014
Татарстан мәдәният эшлеклеләрен Кырымда
мәдәни мирасны саклауда өлеш керткәннәре өчен бүләкләделәр.
Татарстан мәдәният эшлеклеләре Кырым Республикасы белән Севастополь шәһәрендә Россия мәдәни мирасын саклауда шәхсән өлеш керткән өчен Россия мәдәният министры Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.
Бүләкләү тантанасы алдыннан Илдар Халиков, Кырым һәм Севастопольдә яшәүчеләргә ярдәм итү үтенеченә беренче булып җавап биргән Татарстан мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга оештыру эшләре өчен аерым рәхмәт белдерде һәм Мәдәният министрының төбәкара Россия мәдәният министры Рәхмәт хаты тапшырылды.
Югары Ослан муниципаль районы мәдәният бүлеге, МБУ “ЦКС”, МБУ “ЦБС”, МБУ “Краеведческий музей”, МБОУ ДОД “ДШИ” эшлеклеләре Кырым Республикасы белән Севастополь шәһәрендә Россия мәдәни мирасын саклауда шәхсән өлеш керткән.
18.03.2014
...Нигэ шулай тынлыйм искэн жилне,
Эллэ берэр хэбэр котэмме?
Хэбэр тугел, котэм кошларымнын
Талга басып сайрар иртэне.
Нигэ шулай тансык кошлар оне,
Кош сайраудан сагыш кимерме?
Кошлар булып, ахры, жаным жырлый
Искэ алып уткэн гомерне.
Яна Болгар авылы клубында авылдашыбыз Риф Гатауллин ижатына багышланган кичэ узды. Анын максаты:
1.Авылдашыбыз, Риф Гатауллиннын ижатын тирэнрэк ойрэну, сэнгать эсэрлэренэ тулы мэгьлумат биру.
2.Балалар кунелендэ жыр доньясына мэхэббэт хислэре тэрбиялэу.
3.Якташыбызга багышланып ясалган стенд белэн таныштыру.
Композиторнын рухи байлыгы турындагы энгэмэ-дискуссияда Нуриев Айгиз чыгыш ясады. Кичэ Риф абыйнын "Гармун алыйк эле,дускай","Чат-чат" жыр-уеннары белэн аралашып барды дип яза клуб модире Нуриева А. Ф.
17.03.2014
Татар Макылы авылы китапханәсендә олы әдип Әмирхан Еникиның тууына 105 ел тулу уңае белән оештырылган “Халык күңеленә илткән юл”китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә язучының татар телендә язылган һәм рус теленә тәрҗемә ителгән күп әсәрләре урын алган. Ул әсәрләр бүгендә актуаль. Һәр хикәядә фикер тирәнлеге һәм төгәллеге, һәрбер җөмлә камил һәм тәэсирле, һәрбер сүз үз урынында һәм аңлаешлы. Китап сөючеләр өчен китапханә ишекләре ачык. Әдипнең әсәрләре һәм тормыш юлы белән якыннан танышырга мөмкин. “Матурлык”, “Курай”, “Бер сүз” хикәяләре укучыны уйланырга, тормышка икенче куз белән карарга, үзеңнең кылган гамәлләреңә хисап бирергә мәҗбүр итә. Аларны укыгач, җаныңның сафлана баруын тоясың.
17.02.2014
Белергә һәм истә тотарга...
14 нче февраль көнне Октябрь китапханәсенең җитәкчесе Азизова Г.Р. Октябрь урта гомум белем бирү мәктәбендә Совет гаскәрләрен Афган җиреннән чыгаруга 25 ел булу уңаеннан “Афган сугышының яңграшы” исемле чара үткәрде. Гүзәл Раил кызы укычуларны афганчыларга багышланган стенд һәм тематик папка белән таныштырды.
Катнашучылар безнең арадан мәңгегә киткән сугышчы-интернационалистларны искә алдылар, үзләренең ихтирамнарын белдерделәр.
8-10 нчы сыйныф укучылары Афган сугышчыларга багышлап җырлар һәм шигырьләр башкардылар.
Истәлекле чарада Афган сугышчы Демашин Михаил Юрий улы катнашты.
14.01.2014
Вахит авыл җирлеге мәдәният йортында искечә Яңа елны каршылау бәйрәме уздырылды. Авыл халкына чәй өстәле артында концерт программасы һәм төрле кызыклы уеннар оештырылды. “Иң яхшы җырчы”, “Иң оста биюче”, “Иң матур карнавал костюмы” конкурслары уздырылды. Бәйрәмне мәдәният йорты директоры Сафина Ф.Г. кызы оештырды һәм алып барды. Барлык бәйрәм итүчеләр канәгать калды.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:33
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз