28.12.2014
Яңа ел бәйрәме.
27нче декабрь көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Олы Мәми урта гомуми белем мәктәбенә Яңа ел иртәнге бәйрәменә кунакка чакырылды. Балалар күңелле бәйрәмдә актив катнаштылар, юлбасарлар биюен әзерләгәннәр иде.
22.12.2014
«Кар шәһәрчеге» конкурсы.
Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре Татьяна Косарева белән мәктәп территориясен Яңа ел символикалары бизәделәр. Балалар кардан Кыш бабайны һәм күңелле Кар бабайны, Яңа ел символикасын ясадылар. Бердәм тырышлык белән тау да ясалды. Анда балалар рәхәтләнеп шуалар.
13.12.2014
«Код сәгате»
Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөтенроссия “Код сәгате” акциясендә катнаштылар. Укучылар мотивацияле ролик карадылар. Акциянең алдагы этабы – укучыларның онлайн тренажерында эшләү. Батыр Ам Нямга лабиринттан чыгарга булыштылар. Уен ахырында балаларны нәтиҗә чыгару һәм катнашучы сертификатлары алулар көтә иде.
30.11.2014
Әниләр көне
29нчы ноябрь көнне Канаш башлангыч сыйныф укучылары әниләрен бәйрәм чарасына чакырдылар. Балалар концерт әзерләгәннәр: әниләр турында җырлар җырладылар, күңелле биюләр биеделәр, шулай ук әниләрен шигырьләр белән котладылар. Балалар аларга, үз куллары белән ясаган, медальләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Концерттан соң бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
.jpg)
30.11.2014
«Буыннар хәтере- киләчәк милке»
27нче ноябрь көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган «Буыннар хәтере- киләчәк милке» дигән халык иҗаты фестивалендә катнашты.
Беренче тур Килди күпфункцияле үзәктә узды. Укучылар “Өч танкист” биюе белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар яшь катнашучыларны көчле алкышлар белән каршыладылар.
20.11.2014
Парламент дәресе
19нчы ноябрь көнне Канаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә “Монда кануннар туа” дигән темага Парламент дәресе узды. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20 еллыгына багышлынган иде.
Сыйныф җитәкчесе Татьяна Косарева парламентның барлыкка килү тарихы, Дәүләт Советының функциясе белән таныштырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
(1).jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
24.05.2014
Соңгы кыңгырау.
24нче май көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучылары Илья Громов һәм Ангелина Налимова өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучыларны мәктәп директоры Гөлшат Баймяшкина, Канаш авылы җирлеге башлыгы Николай Вальков, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Тәнзилә Васильева, мәктәп укытучылары котладылар. Мәктәп укучылары үзләренең өлкән иптәшләрен Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладылар, имтиханнарны тапшыруда уңышлар теләделәр. Чыгарылыш сыйныф укучылары җавап сүзе белән чыгыш ясадылар. Алар укытучыларга рәхмәтләрен белдерделәр, һәр укытучыга рәхмәт сүзе әйттеләр. Соңгы кыңгырауны Илья Громов һәм Ангелина Тугеева бирде.
.jpg)
22.05.2014
Славян язуы һәм мәдәнияты көне.
22нче май көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Мәдәният елы кысасында Славян язуына һәм мәдәниятына багышланган чара узды. Укучылар бәйрәмнең , славян әлифбасының килеп чыгуы һәм аны булдыручылары турында таныштылар. 8нче сыйныф укучылары Крестина Федорова һәм Ольга Набаткина абыйлы-энеле Кирилл һәм Мефодийның тормышы турында чыгыш әзерләгәннәр. Балалар зур кызыксыну белән презентация карадылар, Борынгы Рәсәй китаплары белән таныштылар, бөек укытучылар Кирилл һәм Мефодий истәлегенә төзелгән гыйбадәтханәле шәһәрләр буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар. Чара ахырында балалар табашмакларга, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Шундый чаралар укучыларда туган телгә, сүзгә, туган ил тарихына мәхәббәт тәрбияли.
20.05.2014
Шалтырат!Сине ишетәләр!
Бүген Яр буе Моркваш урта мәктәбендә уку –тәрбия эшләре буенча завуч Тюрина Е.Е. укучыларга ышаныч телефоны барлыгын аңлатып китте. Бу номер буенча шалтыратсаң үзеңнең якыннарың ярдәм итә амаганда ,яки бик авыр борчулар булганда да ярдәм күрсәтмичә калмаслар –диде ул. Бу эштә югары сыйныф укучылары да ярдәм күрсәттеләр. Алар телефон номеры язылган карточкаларны әти-әниләргә һәм укучыларга тараттылар. Иң мөһиме куркыныч янаганда,авырлыклар килгәндә югалып калмаска,ә ышаныч телефонына шалтыратырга кирәк.Синңа һәрвакытта да ярдәм итәрләр.
17.05.2014
Музейлар көне.
17нче май көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Музейлар көненә багышланган чаралар узды. Тарих укытучысы Светлана Набаткина төрле сәнгать музалары турыда сөйләде. Укучылар гадәти әйберләрнең музей экспонатларыннан аермалары турында белделәр, музейларның төрләре белән таныштылар, Мәскәү һәм Санкт-Петербург музейларына виртуаль сәяхәт ясадылар.
Казан шәһәре турында әзерләнгән презентация башкалабызның төп истәлекле урыннарын ачык күрсәтте, Казанның төп музейларына кыскача характеристика бирелде.
Музейлар көне алдыннан төп игътибар Югары Осланда урнашкан район музеена һәм Печищи авлындагы Янки Купала музеена юнәлделде. Әлеге чара мәктәп музеена экскурсия белән төгәлләнде.
12.05.2014
Бердәм экологик дәрес
12нче май көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Халыкара экологик белем бирү көненә багышланган “Бердәм экологик дәрес” дигән республика акциясендә катнаштылар.
Укучылар игътибарына Татарстан Республикасының экологик проблемалары турында презентация тәкъдим ителде. 8нче сыйныф укучысы Крестина Федорова авылның экологик проблемалары турында доклад белән чыгыш ясады. Укучылар табигатьне сүз белән генә түгел,ә эш белән сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Соңыннан балалар укытучылар белән берлектә мәктәп территориясенә карагай үсентеләре утыртырга чыктылар.
Мәктәптә экологик тәрбия бирү тәрбия эшенең бер тармагы булып тора.
.jpg)
8.05.2014
Җиңүнең 69 еллыгына.
Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган чаралар уздырыла. Мәктәптә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тылда эшләүчеләр турында информацияләр бирелгән стенд ясалды. Алар “1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәттәге батырлык өчен” дигән бүләккә лаек булганнар. Барлык сыйныфларда да Батырлык дәресләре узды. Анда балалар сугышның барышы, сугыш елларында халык күргән авырлыклар һәм сынаулар турында таныштылар.
Укучылар “Ветераннарның оныкчыклары Җиңү рәсемен ясыйлар” дигән Республика конкурс-күргәзмәсенең мәктәп этабында катнаштылар. Җиңү көнендә Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митинг булачак.
7.05.2014
“Обелиск” акциясе.
Канаш авылы җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү буенча актив әзерлек эшләре бара.
Хәзерге вакытта сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәл төзекләндерү эшләре бара. Ул 1970 нче елда Җииңүнең 25 еллыгына, мәктәп администрациясе һәм тарих укытучысы Степан Кузнецов инициативасы белән, мәктәп территориясендә куелган. Һәйкәлнең эченә сугышта һәлак булган 169 якташлар исемлеге белән урна салынган.
Һәйкәл, төзекләндерелгәннән соң, матурланып китте. Бу күренеш Канаш авыл җирлеге халкының бәйрәмчә кәефенә туры киә.
.jpg)
29.04.2014
Без – бергә!
29 нчы апрель көне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Без – бергә!” дигән темага парламент сәгате узды. Ул Кырым Республикасы һәм федераль билгесендәге Севастополь шәһәренең Россия составына керүгә багышланган иде. Укучыларда патриатизм, гарджданлылык һәм үз илеңә ихтирамлык тәрбияләү - әлеге чараның максаты.
Парламент сәгатенең кунагы – район советы депутаты Николай Вальков. Ул Кырым һәм Севастопольнең РФ составына керүенең мөһимлеге турында сөйләде. 8нче сыйныф укучылары “Кырымның сугыш елларындагы тарихы”, “Кырымның табигый байлыклары”, “Кырымның ял йортлары һәм туризмы” дигән темаларга проект эшләре әзерләгәделәр.
Тарих укытучысы Светлана Набаткина политинформация уздырды. Аның барышында балалар “украина кризисы”, “евромәйдан”, “референдум”, “Килешү” дигән аңлатмалар белән таныштылар, Кырымның һәм Севастопольнең тарихы белән таныштылар.
Башлангыч сыйныф укучылары “Кырым һәм Россия” дигән темага рәсемнәр ясадылар, ә 8нче сыйныф укучылары “Кырымда киләчәк шәһәре” дигән темага плакат әзерләделәр. Уздырылган чара укучыларның киләчәккә карашларын формалаштыруга зур йогынты ясады.
29.04.2014
Татарстанның чиста урманары.
29 нчы апрель көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясе кысаларында каенлыкны чистартырга чыктылар.
Канаш мәктәбе укучылары һәр елны урманнарны чистартуда актив катнашалар, шулай ук авылны яшелләндерү өчен үагач үсентеләре дә үстерәләр. Балалар, урманнырны чистартып, өлкәннәргә табигатьне саклауда сабак бирәләр.
Әлеге эш уку елы бенча даими уздырыла.
26.04.2014
Сәламәтлек дәресе.
26 нчы апрель көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында “Сәламәт туклану – сәламәт тешләр” дигән темага сәламәтлек дәресе узды. Дәреснең максаты: балаларда дөрес туклану турында күзаллау булдыру, тешләрнең һәм бөтен органнизмның сәламәтлеген саклауның мөһимлеген аңлату. Балалар ашамлыкларның төп төркеме белән таныштылар, сәламәт туклану турында белделәр. Россия Стоматологик Ассоциясе “Гомергә матур елмаю” халыкара балаларга белем бирү программасы кысаларында тәкъдим иткән танып белү уены уздырылды.
Дәрес бик тәэсирле узды. Барлык укучылар да уенда актив катнаштылар, алган белемнәрен ныгыттылар.
26.04.2014
Урман утырту көне.
26 нчы апрель көнне Канаш авылы җирлегендә урман утырту көне узды. Авыл җирлеге эшчәннәре белән берлектә мәктәп эшчәннәре, укучылары, укытучылар , оешкан рәвештә, карагай үсентеләрен утыртырга чыктылар. Үсентеләрне 4 ел элек мәктәп бакчасында мәктәп коллетивы утыртып үстерде. Әлеге үсентеләрнең бер өлеше узган ел утыртылды. Быел агачларны тулысынча күчереп утырту күздә тотыла, чөнки үсеп җиткән үсентеләр, күчереп утыртканнан соң, авырыйлар. Укучылар аларның чүпләрен утадылар, төпләрен йомшарттылар, су сиптеләр. Берничә елдан әлеге үсентеләр матур агачларга әверелерләр, авылны тагын да матурландырырлар дип ышанасы килә.
.jpg)
22.04.2014
Мәктәп территориясен җыештыру
21 нче апрель көнне Канаш төп гомуми белем мәктәбе укучылары тирә-якны төзекләндерү һәм яшелләндерү айлыгы кысаларында мәктәп территорясен җыештырырга чыктылар. Мәктәп территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү , санитар чистарту буенча план төзелде һәм расланды. Әлеге айлык кысаларында “Чиста урам”, “Агач утырт” дигән акцияләре узачак. Куаклыкларны кисү, түәлләргә чәчәкләр утырту да планлаштырылды. Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәл янын чистартуга аеруча игътибар бирелде. Укучылар территорияне хезмәт дәресләрендә генә түгел, ә дәресләрдән соң да калып читарталар. Шулай ук балалар өлкәннәргә дә өй тирәләрен читартуда ярдәм итәләр. Төзекләндерелгән һәм чистартылгын мәктәп территориясе айлыкның нәтиҗәсе булачак.
.jpg)
16.04.2014
Сәламәт яшәү кагыйдәләре.
Мин белгән бердәнбер матурлык – сәламәтлек.
Генрих Гейне.
16 нчы апрель көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 6-7 нче сыйныфлар җитәкчесе Галина Громова “Сәламәт яшәү кагыйдәләре” дигән темага сыйныф сәгате уздырды. Әлеге чара “Сәламәтлек нәрсә ул?” дигән аңлатманы кабатлаудан башланып китте. Иң баштан укучыларга призентация күрсәтелде, соңыннан балаларга интелектуаль марафон сораулары бирелде: физминутканың үз вариантыңны күрсәт, тәмәке тартуның, наркоманиянең, алкоголизмның антирекламасы, сәламәтлек рецепты. Ахырда: “Сезгә сәламәтлек телибез!”- дигән сүзләр яңгырады.
16.04.2014
Татар җыры һәм шигыре фестивале.
16нчы апрель көнне Югары Ослан урта гмуми белем бирү мәктәбендә район мәктәпләре укучылары катнашында татар җыры һәм шигыре фестивале оештырылды. Фестивальне РМҮ белгече Гөлгенә Дәүләтшина ачып җибәрде.Фетивальдә катнашучылар алдында, Гөлсинә Фарукшина җитәкчелегендә, Огары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар. Алар бөек татар компизиторы Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, призентация күрсәттеләр. Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Крестина Федорова катнашты. Фествальдә катнашучыларга барлык мәктәп укучыларының чышылары да ошады.
.jpg)
10.04.2014
Фестиваль-күргәзмә.
10нчы апрель көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары техник һәм гамәли-декоратив иҗат Фестиваль-күргәзмәсендә катнаштылар.
“Чигү” номинациясендә үзенең эшен 8нче сыйныф укучысы Крестина Федорова, салфеткалардан чәчәкләр ясау буенча үзенең эшен 6нчы сыйныф укучысы Виктория Колдина тәкъдим иттеләр. 8нче сыйныф укучысы Стас Колдин “Агач эшкәртү” номинациясендә, 9нчы сыйныф укучысы Ангелина Налимова “Бәйләү” номинациясендә катнаштылар. 8нче сыйныф укучысы Оля Набаткинаның эшләре “квиллинг” техникасында эшләнгән иде.
Хезмәт укытучысы Галина Федорованың эшләре бигрәк тә кызыксындырдылыр. Ул үзенең буш вакытын чуваш халык костюмнарын тегүгә багышлый. Аларны “Чуваш фольклоры” түгәрәгенә йөрүче балалар белән чыгышларында күрсәттеләр.
Үткәрелгән чара комиссия әгъзаларында һәм катнашкан авыл халкында кызыксынучанлык уятты. Чара ахырында кунакларга бәлешләр, коймаклар белән чәй тәкъдим ителде.
9.04.2014
Юбилей белән!
9нчы апрель көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы педагогик хезмәт ветераны Суескина Мария Владимировнаны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.
Үзенең хезмәт юлын 1953нче елда Мәйдан мәктәбендә пионервожатый булып башлап җибәрә. 1957нче елда Канаш мәктәбенә химия һәм биология укытучысы итеп күчерелә һәм әлеге мәктәптә лаеклы ялга чыкканчы эшли. Мәктәп директоры урынбасары булып эшли,ә 1969-1972 нче елларда Канаш сигезеллык мәктәбен җитәкли. Мария Владимировна лаеклы ялга чыккач та мәктәптә эшләвен дәвам итә. Ул үзенең эшенә бик җаваплы карый. Җәмгыять эшендә дә актив катнаша, иптәшләр судының рәисе һәм авыл советының депутаты була. Үзенең укытучы һәнәрен сайлауына һәм тормышын балалар укытуга багышлауына бер дә үкенми.
80 яшьлек юбилеегыз уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез! Без Сезнең оптимизмыгызга һәм күңел күтәренкелегезгә сокланабыз! Сезнең киңәшләрегезгә шатланабыз, чөнки алар безгә яшәргә булышалар! Без Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм шатлыклар телибез!
.jpg)
4.04.2014
Гомерлеккә матур елмаю.
4 нче апрель көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Гомерлеккә матур елмаю” гомумхалык балаларга белем бирү программасы кысаларында башлангыч сыйныфларда ачык дәрес узды. Дәрестә балалар Супергеройлар белән таныштылар: Табиб Куян, Табиб Елмаю һәм Тешләрне Саклаучылар командасы. Укучылар аңлатмалы мультфильм карадылар һәм аның геройлары белән Тешләр шәһәренә сәяхәткә бардылар.
Мультфильм караганнан һәм авыз куышлыгын чистартуның төп кагыйдәләре белән танышканнан соң, балалар тешләрне дөрес чистарту кагыйдәләре белән таныштылар. Соңыннан укучыларга “Тешләрне Саклаучыларның теш чистарту календаре” һәм теш чистарту өчен җыелма таратылды.
Укучыларга дәрес ошады, һәм алар тизрәк Тешләрне Саклаучылар командасына керергә теләк белдерделәр.
.jpg)
31.03.2014
ДЙАсенә әзерләнү.
Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә уку елы башыннан ук 9нчы сыйныфта ДЙАсенә әзерлек бара. Бу уку елының чыгарылыш сыйныф укучылары ике мәҗбүри имтихан бирергә тиеш: рус теле һәм математика. Шулай ук татар теленнән бердәм республика күләм тест булачак. Укытучылар укучылар белән даими рәвештә имтиханнарга әзерләнәләр: консультацияләр уздыралар, дәрестән соң өстәмә шөгыльләнәләр. Язгы каникул вакытында укытучылар Ольга Баймяшкина, Гөлшат Баймяшкина һәм Гөлшат Васильева план буенча укучылар белән имтиханнарга әзерләнделәр.31 нче март көнне рус теленнән сынап карау имтиханы уздырылды. Әлеге дәресләр балаларны оештыра, үзләренең хаталары өстендә эшләү мөмкинлеге тудыра. Имтиханга кадәр дәресләрдә һәм өстәмә вакытта хаталар өстендә эшләү мөмкинлеге бар.
.jpg)
27.03.2014
XXI гасырда укытуны үзгәртү.
25нче-26нчы март көннәрендә Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбендә “ Канаш төп белем бирү мәктәбенең” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең укытучылары сингапур методы буенча уку үттеләр. Соңыннан педагоглар сингапур медодының укыту кисәкләрен үзләренең дәресләрендә кулланачаклар.
19.03.2014
Сыйныф сәгате.
18нче март көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5нче сыйнфта “Информацион киңлектә безнең иминлек” дигән темага сыйныф сәгате узды. Әлеге чараның максаты: укучыларны информацион киңлектә элементар кагыйдәләр белән таныштыру һәм мәктәп балаларын Интернет, челтәрле элемтә белән имин куллану. Укучылар төп информация бирү чыганакларына, интернетка, кәрәзле телефонга һәм комьютерга характеристика бирделәр. Информация чыганакларының уңай һәм тискәре яклары, аларның кеше организмына зарарлы яклары билгеләнде. Балалар Интернет челтәренең иң куркыныч өлкәләре белән таныштылар, аларга характеристика бирделәр һәм профилактика чараларын барладылар. Югарыда язылган проблемалардан чыгып, укучылар кәрәзле телефон һәм Интернет ресурслары белән дөрес куллану кагыйдәләрен төзеделәр.
07.03.2014
8нче март бәйрәме.
Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 6нчы март көнне Халыкара затын-кызлар көненә багышланган чара булды. Бәйрәмгә укучыларның әниләре һәм әбиләре чакырылган иде. Укучылар Галина Федорова җитәкчелегендә концерт номерлары әзерләделәр, үзләренең куллары белән бүләкләр әзерләделәр. Чакырылган кунаклар өчен төрле кызыклы конкурслар әзерләнгән иде. Алар тапкырлыкта, өй эшләрен алып баруда, кыен ситуацияләрдән чыгуларда көч сынаштылар. Һәр конкурста җиңүчеләр төрле бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм ахырында башлангыч сыйныф укучылары курчак спектакле күрсәттеләр. Катнашучылар һәм кунаклар күтәренке кәеф белән таралыштылар.
21.02.2014
21нче февраль-Халыкара туган телләр көне.
21нче февраль көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә, туган телләр атналыгы кысаларында, Халыкара туган телләр көненә багышланган бәйрәм узды. һәр кешенең тормышы тел белән бәйле. Халыкара уган телләр көне 2000нче елдан 21нче февраль көнне үткәрелә.
Көн тантаналы линейка белән башланып китте. Анда әлеге көн Әдәплелек көне дип игълан ителде. Бәйрәм хөрмәтенә сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр конкурсы оештырылды, дүрт телдә шигырьләр тыңланылды. Иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр итеп: инглиз телендә - Ольга Набаткина, рус телендә – Крестина Федорова, татар телендә – Илья Громов, чуваш телендә – Дмитрий Федоров билгеләнде. Бәйрәм көне “Халыкны берләштерүче ил”дигән әдәби-музыкаль чара белән тәмамланды. Анда балалар рус, татар һәм чуваш телләрендә үзләренең музыкаль сәләтләрен күрсәттеләр.
Атналыкка нәтиҗә ясаганда, җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
17.02.2014
Мин-Россия гражданины.17нче февраль көнне “ТРнда яшь сайлаучы көне” республика ациясе кысаларында Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Мин-Россия граңданины” дигән бердәм сыйныф сәгате узды. Үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү, “Ватан”, “Туган ил” төшенчәләренә шәфкатьле караш формалаштыру әлеге чараның максаты булып торды. Укучыларга үзлектән сыйныф сәгате азагында билгене аныкларга тәкъдим ителде: раслаулы нокта, шикләнүле сорау билгесе һәм соклангыч өндәү билгесе. Әлеге сорауларга җавап биргәндә укучылар үзләренең бурычларын һәм хокукларын ачыкладылар, әкияти мәсьәләләр чиштеләр, “Русь” хикәясе белән таныштылар, Туган ил турында әйтемнәр һәм мәкальләрне ачыкладылар, үз илебезнең бөек Гражданнары турында сөйләделәр. Дәрес темасының билгесе - өндәү билгесе булды. Акция кысаларында планлаштырган чаралар дәвам ителәчәк.
15.02.2014
Изге Вәли көне.
14февраль көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Изге Вәли көненә багышланган бәйрәм булды. Бәйрәм алдыннан мәктәп балалар әзерләгән йөрәкчекләр белән бизәлгән иде.
Җыр укытучысы Галина Федорова җитәкчелегендә балалар музыкаль номерлар әзерләделәр. Аларны тамашачылар алкышлап каршы алдылар. Тамаша барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, төрле илләрдә ничек бәйрәм итүләре, Изге Вәли көненең символлары белән таныштылар.
Алып баручылар төрле конкурслар тәкъдим иттеләр. Катнашучылардан җитезлек, тапкырлык таләп ителде. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
11.02.2014
Югары белем бирүчеләрнең спартакиадасы
10 нчы февральдә Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең җыелма командасы Югары Осланда теннис һәм чаңгы ярышында катнаштылар.
Команда Югары Осланның мәдәният һәм ял итү паркында үткәрелгән эстафетасында яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Килешү буенча хатын-кызлар 1км, ә ир кешеләрнең ике түгәрәк берешәр километр җинеп чыгарга тиеш булдылар.
Эстафета темамлангач ярыш Яшьүсмерләр клубында теннис уены буенча дәвам итте.
Ярышта катнашучылар нык корылма һәм яхшы кәеф алдылар.
06.02.2014
Спорт бәйрәме.
6 нчы февраль көнне Канаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сочида узачак XXII Олимпия уеннары ачылуга багышланган “Олимпия ышанычлары” дигән спорт бәйрәме узды. Мәктәп укучылары, алдан ук, ике командага бүленде: “Спортсменнар” һәм “Чемпионнар”. Башта командаларга “Олимпия уеннары” дигән викторина тәкъдим ителде. “Чаңгы ярышы”, “Хоккей”, “Биатлон”, “Слалом”, “Олимпия дуслыгы” һәм башка төрле конкурслар булды. Бәйрәмнең дәвамы - дартс буенча ярыш. Бу ярышта катнашучылар үзләренең командаларына максималь очко китерә алдылар. Бу спорт төре буенча җиңүчеләр: Ангелина Тугеева – башлынгыч сыйныф укучысы, Ольга Набаткина – өлкән сыйныф укучысы. Конкурслар нәтиҗәсе буенча “Чемпионнар” командасы җиңде. Күтәренке кәеф һәм бер-берең турында кайгыртучанлык - әлеге чараның бөек җиңүе.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:44