20.12.2014
Девидендлар - натуралата
Соболевское авыл халкы акчалата акция девидендларын ашлыкка алыштыралар. Клянчино амбарларыннан соңгы көннәрдә бу эш оешкан хәлдә үтәлә.
20.12.2014
Казан ярминкәсе
20 нче декабрьдә Соболевское авыл җирлеге Казанда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Авылда яшәүче В.А.Мартемьянов үзенең ишек алдыннан дуңгыз ите сатарга алып барды.
13.11.2014
Авыруларны кабул итү
13 нче ноябрьдә Соболевское авылына районның Макыл амбулаториясеннән врач Кучумова Ю.О. килеп, авыруларны кабул итте. Ул үзе белән күп кенә дарулар да алып килгән иде. Инвалидларны өйләренә барып та ярдәм күрсәтте.
12.11.2014
Законнарны бозу
Соболевское авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Семина Е.М. авыл халкы тарафыннан административ тәртип бозулар турында 3 беркетмә тутырды. Алар авылны тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозганнар. Моның турында материаллар район административ комиссиясенә җибәрелгән.
11.11.2014
Халык белән очрашу
11нче ноябрьдә Соболевское авыл җирлегендә районның Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.В.Касимов халык белән очрашу уздырды. Кешеләрне борчыган иң мөһим мәсьәлә бүгенге көндә авылда фельдшер юклыгы.
Шулай ук халык район башлыгы М.Г.Зиатдиновка юлларны төзекләндергән һәм урам яктылыгын кайгыртканы өчен бик зур рәхмәтен тапшырды.
27.09.2014
27 нче сентябрьдә Соболевское авыл җирлеге башлыгы Майорова О.Н. һәм Чулпаниха авылы фермеры Николаев С.А. Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Алар анда үзләренең шәхси хуҗалыгыннан сөт, эремчек, каймак, кабак, дуңгыз ите, кура җиләге үсентеләре сатып кайттылар.
24.06.2014
24 нче июнь көнне Соболевское авыл җирлегенең башлыгы Майорова О.Н. халык соравы буенча ЛПХ авыл хуҗалыгы кредитын алырга теләүчеләр белән аңлатма эшләре алып барды һәм кирәкле документларын җыярга булышты.
3.06.2014
Эшкә бирсәң чын күңел
3 нче июнь көнне Соболевское авыл җирлеге Башкарма комитеты һәм культура хезмәткәрләре район ял паркында субботник үткәрделәр. Шулай ук юл кырыйларындагы мусорны да игътибарсыз калдырмадылар.
2.06.2014
Барысы да - балаларга
2 нче июнь көнне Соболевское авылы культура йортында балаларны яклау көненә багышланган чара булып узды. Анда балалардан тыш ата-аналар, өлкән яшьтәге кешеләр дә бар иде. Бу 50 елдан артык билгеләп үтелә торган халыкара бәйрәмдә балалар төрле мультфильмнар карадылар, уеннар уйнадылар. Бар кешенең дә күңелләре күтәренке иде.
18.02.2014
18 нче февральдә Береговая урамының элек Молюшкина Зинаида Андреевна яшәгән 55 нче йортында “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте ут челтәрен өзде.
18.02.2014
18 нче февральдә Федераль налог хезмәте инспекциясенең Югары Осландагы 2 нче участогы списогы буенча Соболевское авыл җирлегендәге барлык җир һәм мөлкәт өчен налог түләмәүчеләргә белдермә таратылды.
17.02.2014
17 нче февральдә авыл китапханәсе җитәкчесе Самойлова Л.А. укучылар белән гаилә әгъзаларын ничек китапка тарту турында әңгәмә уздырды. Аларны китапханәдә булган яшьләр һәм олылар өчен укыла торган әсәрләр белән таныштырды. Шулай ук февраль аенда туган язучыларның китапларыннан күргәзмә дә эшләнгән иде.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:49