28.05.2014
Язның бер көне елны туендыра.
Язның бер көне елны туендыра. 27нче май көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы уку елында мәктәп ашханәсендә туклану өчен үстерергә бәрәңге утыртты. Бәрәңге – ашханәдә иң күп кулланучы яшелчәләрнең берсе. Технология укытучысы Сергей Никифоров җитәкчелегендә укучылар көн саен мәктәп бакчасында чәчү-утырту эшләрендә катнашалар, чәчәкләргә су сибәләр.Авыл мәктәбендә укучы балалар бу эшләрдә катнашып, кечкенәдән җирне эшкәртү һәм җирдә яшелчә үстерү серләренә өйрәнә.
17.05.2014
Матур булсын!
17нче май көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары технология укытучысы Сергей Никифоров җитәкчелегендә мәктәп алдында чәчәкләр түтәле ясады. Һәркемгә эш җитәрлек булды: малайлар түтәлләрдә чокырчыклар ясап торды, су ташыдылар, кызлар берьеллык чәчәк үсентеләре н чокырчыкларга утыртып су сиптеләр. 6-9нчы сыйныф укучылары укытучылары белән бергәләп бик тырышып, матур түтәлләр булсын дип эшләделәр: мәктәпкә кергән җир матур булсын, җәй буе чәчәк атып күңелле булып торсын! Менә шундый дәресләр аша балаларда хезмәт сөючәнлек, матурлык булдыруга омтылыш тәрбияләнә дә!
15.05.2014
15нче май көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл клубы мөдире Анастасия Сладкина тарафыннан оештырылган Гаилә бәйрәмендә катнаштылар. Гаилә бәйрәмендә барлык тамашачыны Югары Ослан муниципаль районы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм белән котлады. Укучылар һәм укытучылар әзерләгән концерттан соң рәсем бәйгесе үткәрелде. Асфальтта төсле акбурлар белән ясалган “Безнең гаилә” дип аталган рәсем бәйгесе җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Һәр кеше өчен иң кыйммәтле байлык – аның яраткан гаиләсе. Гаиләсендә бәхетле булган кеше хезмәтендә дә уңышка ирешеп дәүләтебезгә файда китерә ала.
14.05.2014
Язның һәр көне - кыйммәт!
Бу көннәрдә Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мәктәп янында үстерер өчен берьеллык чәчәк үсентеләре әзерләү белән мәшгуль. 6,7 сыйныф укучылары технология дәресләрендә парниктагы җирне казып йомшартты, 7,9 сыйныф укучылары парникка татлы борыч үсентеләрен күчереп утыртты. Биология укытучысы Макарова Гөлнара 8нче сыйныф укучылары белән ящикларга туфрак әзерләп, берьеллык чәчәк орлыклары чәчтеләр. Кечкенә үсентеләр тәрәзә төбендә үскән арада, укучылар мәктәп кишәрлегендә җирне әзерләп куярга тиеш. Мәктәп яны кишәрлегендә туфракны бик яхшылап ашламалыйсы бар, авыр балчыкта кишердән башка культуралар бик авыр һәм начар үсә.
13.05.2014
Узган уку атнасына йомгак.
13нче май, сишәмбе көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә линейкада узган атнага йомгак ясау булды. Мәктәпнең укыту бүлеге мөдире Анна Ширяева Җиңү көненә багышланган концерта һәм митингта катнашучы укучыларга, укытучыларга , оештыручы Мария Титковага администрация исеменнән рәхмәтен белдерде. Анна Михайловна районда уздырылган фестиваль-бәйге җиңүчеләре Зарипов Искәндәр һәм Белов Дмитрийга район мәгариф бүлеге грамоталарын тапшырды. Алда – бик җаваплы ике атна, барлык фәннәрдән йомгаклау контроль эшләре үткәреләчәк, шуңа күрә укучыларга дәресләргә бик тырышып әзерләнү кирәклеген искәртте ул.
7.05.2014
7нче май көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт иткән Земскова Александра Андреевна һәм Тарасова Екатерина Филипповна белән очрашу булды. Бөек Җиңүнең 69еллыгын каршылаучы бу ветераннар укучыларга үзләренең балачагы һәм сугыш елларына туры килгән яшьлек еллары турында сөйләделәр. Александра Андреевна - сугышның беренче көннәрендә Украинадан эвакуацияләнгән балаларның күбесе кебек Казанга эләгә, дары заводының ярдәмче хуҗалыгында Введенка Бистәсендә тракторчы булып эшли . Екатерина Филипповна Тәтеш техникумында укытучылыкка укып, 52 ел Югары Ослан районы мәктәпләрендә балалар укыта. Укучыларның барлык сорауларына матур итеп җавап бирделәр алар, илебезгә файдалы булыр өчен аларга тырышып укырга, хезмәт сөяргә киңәш иттеләр. Балалар ветеран укытучы Екатерина Филипповнаның хәтеренә сокланды: 85 яшендә ул һәр укучысын хәтерли, искиткеч матур сөйли. Екатерина Филипповна балаларны яшьлек еллары турында шигырь сөйләп шаккатырды.
06.05.2014
Бәйге-фестивальнең йомгаклау концертында
6нчы май көнне Печище төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар телендә балалар иҗаты район бәйгесе-фестиваленең йомгаклау концерты булды.Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Фәридә, 6нчы сыйныф укучысы Мишагина Регина һәм 7нче сыйныф укучысы Зарипов Искәндәр катнашты. Татар балалары арасында беренче урын алучы Искәндәр Шәүкәт Галиевнең “Озак яшәүнең сере” исемле шигыре белән чыгыш ясады. Концертта катнашучы Югары Ослан районы укучылары тамашачыларны үзләренең искиткеч матур чыгышлары белән шатландырды. Киләчәктә бу мөһим чара һәр ел саен үткәреләчәк,- диде төп оештыручы,РМҮ белгече Гөлгенә Давлетшина.
05.05.2014
5нче май көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. 6нчы сыйныф җитәкчесе Әлфия Бегомутдинова укучыларның ата-аналары белән “Яшүсмерләрнең уку хезмәте.6нчы сыйныф укучыларыны укытуда ата-аналар ярдәме” дигән темага сөйләшү оештырды.Сыйныф җитәкчесе һәр укучының дәресләргә йөреше, өлгереше турында мәгълүмат бирде, балаларның яшь үзенчәлекләре турында сөйләде. Җыелышта төп фәннәрне алып баручы укытучылар катнашты, ата-аналарны борчыган сораулар каралды. Бу яшьтәге укучы балалар өчен мөһим булган көндәлек режимны үтәү, дөрес туклану, дәресләр әзерләүне вакытында оештыруда ата-аналар ярдәме бик кирәк.
29.04.2014
29нчы апрель көнне Введенка Бистәсе авыл җирлегендә чираттагы авыл кешеләрен кабул итү көне оештырылды. Авыл җирлеге Башлыгы Дмитрий Морозовка Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы – яшь белгеч Марат Нуруллин мөрәҗәгать итте: аңа бүлеп бирелгән җир кишәрлегенә адрес бирелүен сорады.
28.04.2014
28нче апрель көнне, Елизаветино авылы кешеләре Введенка Бистәсе авыл җирлегенә хәбәр итүенчә, кибет янында үскән агач башы электр үткәргечләргә тиеп янгын чыгу куркынычы тудыра. Авыл җирлеге Башлыгы эшнең җитдилеген аңлап, тиз арада электрчылар оешмасына агачны кисәргә, электр үткәргечне тарттырырга кирәклекне хәбәр итте.
26.04.2014
Елизаветино авылында яшәүчеләр белән очрашуга Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм Введенка Бистәсе авылы җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов килде. Елизаветино авылында яшәүчеләр өчен иң зур мәсьәлә – авылдан трассага кадәр юл салу.Бүгенге көнгә кадәр авыл халкы юлсызлыктан тилмерә: аз гына яңгыр явып үтсә дә, балчык юлдан машиналар үтә алмый. Авылдашлар үзләре дә тик тормый: үзара акча җыеп юл өстенә вак таш җәяргә тырышалар. Авылда яшәүчеләр саны аз булганлыктан бу зур эшне үзләре генә башкарып чыга алмыйлар, шуңа күрә халык башкарма комитеттан ярдәм көтә.
26.04.2014
«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,
Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы..”
26нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бу көнгә шигырь бәйрәме әзерләделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы оештырган бу бәйрәмгә һәр укучы берәр әсәрне өйрәнеп куйды. Иә беренче итеп, сигезенче сыйныф укучылары Белов Диманы тыңладылар, ул Тукайның биографиясен татар телендә сөйләде, ә Мишагин Владик үзе әзерләгән презентацияне күрсәтте. Укучылар Г. Тукайның “Туган тел”, “Карлыгач”, “Безнең гаилә” һәм башка шигырьл ике телдә сөйләде, ә 6нчы сыйныф укучылары сәхнәләштерелгән өзекне уйнап күрсәтте.
26.04.2014
Бүген, 26нчы апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылар Югары Ослан муниципаль районында оештырылган авыл урамнарын җыештыру, агачлар утырту өмәсендә катнашты. 7-9 нчы сыйныф укучылары һәйкәл янында агачлар утыртты, 4-6нчы сыйныф укучылары үзәк урамны чүп-чардан арындырырга булышты. Укучылар бу өмәдә бик теләп катнаштылар, Сладкина Анна, Борзенко Настя, Зарипов Искәндәр аеруча тырышып эшләде. Авыл урамнары чистарып матурланып калды. Укучыларның әти-әниләре дә бүген авыл җирлеге Башкарма комитеты оештырган өмәдә эшләде.
23.04.2014
23нче апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары авыл китапханәсендә кунакта булды. “Библионочь» исемле акция рамкаларында китапханәче Елена Суханова оештырган бу чарада мәктәпнең башлангыч сыйныфлары укучылары катнашты. ”Без яшәгән дөнья» циклыннан Җир көненә багышланган файдалы әңгәмәдә укучылар бик теләп җаваплар бирде, кызыклы викторинада катнашты.Җирдәге тереклекне саклауда һәр кеше, шулай ук укучылар да үз өлешен кертергә тиеш. Табигатьне саклау - кешеләрнең үз кулларыннан килә торган изге эш.
23.04.2014
Балалар бакчасында кунакта.
23нче апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы укучылары балалар бакчасында кунакта булды. Рус телендә сөйләшүче укучыларның 6нчы сыйныф программасы буенча татар әдәбияты дәресләрендә Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” исемле пьесасын өйрәнәләр.Укучылар шул әсәрдән бер өзекне сәхнәләштереп балалар бакчасындагы нәни тамашачыларга күрсәттеләр.Беренче тапкыр чыгыш ясаганлыктан, артистлар бик дулкынланды, ә шулай да тамашачыларга бүләк бик ошады. Тәмлетамакның Регина, ә Акбайның Дима икәнлеген, әлбәттә, аңлады нәниләр. Үзебезнең дүрт аяклы дусларыбызны яратырга, ашатырга һәм уйнатырга кирәклекне дә беләләр икән балалар! Татар теле укытучысы Фәридә Зарипова фикеренчә, укучыларның рольләргә кереп уйнавы – тел өйрәнүгә кызыксындыруның бик отышлы ысулы.
21.04.2014
21нче апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары рәсем бәйгесендә катнашты. Оештыручы – рәсем сәнгате укытучысы Мария Титкова. Укучылар ирекле темага рәсем ясады, һәркем үзе теләгән алымны кулланып сайлаган теманы ачарга тырышты. Укучыларның эшләре мәктәп диварларын бизәп тора: мәктәпкә килүчеләргә дә укучыларның үзләренә дә бик күңелле.
21.04.2014
21нче апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен җыештырды.Авылыбыз уртасында урнашкан бу матур һәйкәл тирәсен озын кыштан соң кардан арынган җир өстендә җыелган чүп-чардан, үткән елгы коры үләннән чистартты алар. Җитәкчеләре Фәридә Зарипова укучыларның чын күңелдән эшләвен күреп бик шат: 9нчы сыйныф укучысы Саша Галямов, 8нче сыйныфтан Владик Мишагин һәм 7нче сыйныф укучысы Искәндәр Зарипов эшне бик тиз һәм бердәм булып, җиренә җиткереп эшләделәр. Һәйкәл тирәсендәге чәчәкләр түтәле, сукмаклар чип-чиста булып калды. Һәйкәл янына килгән кешенең кәефе төшәрлек булмасын! Барлык кешеләр өчен бик әһәмиятле булган, бу кечкенә генә эшләреннән алар, арысалар да канәгать булып кайттылар.
19.04.2014
19нчы апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү укучылары һәм укытучылары язгы өмәдә катнашты. Дәресләрдән соң классларга мәктәп янын җыештыру-чистарту участоклары билгеләнде. Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә укучылар тырышып үзләренә йөкләнгән чистарту эшләрен башкарды. Мәктәпкә керү һәм мәктәп яны территориясендә кыш буе кар астында җыелып килгән чүп-чарны капчыкларга тутырып махсус контейнерларга ташыдылар.
16.04.2014
16нчы апрель көнне Введенка Бистәсе авылы мәдәният йортында авылда яшәүче халыкның кул эшләреннән торган иҗади күргәзмә булды.
Күргәзмәгә мәктәп укучылары һәм укытучылары, авылда яшәүчеләр буш вакытта яратып шөгыльләнгән мавыктыргыч рәсем сәнгате әсәрләрен, төрле кул эшләре хезмәтләрен тәкъдим итте. Авыл мәдәният йорты директоры А. Сладкина, мәктәп директоры вазыйфасын башкаручы А.Ширяева, авыл җирлеге башлыгы Д.Морозов җитәкчелегендә күргәзмәдә куелган барлык экспонат мәктәп укучыларының, авыл халкының игътибарын җәлеп итте. Авылда рәсем сәнгатен сөюче шактый һәвәскәр рәссам барлыгы, зәвыклы сувенир ясау осталары,бәйләүче- чигүчеләр яшәве ачыкланды. Күргәзмәгә килгән кунакларны мәктәптә сынлы сәнгать дәресләре укытучы Мария Титкова чылатылган кәгазьдә ясау техникасы белән “Кояш баюы” дип аталган рәсем ясарга да өйрәтте.
17.04.2014
17нче апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары техник һәм гамәли-декоратив иҗат фестиваль-күргәзмәсендә катнашты. Күргәзмәгә мәктәп укучылары һәм укытучылары буш вакытта яратып шөгыльләнгән мавыктыргыч рәсем сәнгате әсәрләрен, төрле кул эшләре хезмәтләрен тәкъдим итте. Авыл мәдәният йорты директоры А. Сладкина, мәктәп директоры вазыйфасын башкаручы А.Ширяева, авыл җирлеге башлыгы Д.Морозов җитәкчелегендә күргәзмәдә куелган барлык экспонат мәктәп укучыларының, авыл халкының игътибарын җәлеп итте. Авылда рәсем сәнгатен сөюче шактый һәвәскәр рәссам барлыгы, зәвыклы сувенир ясау осталары,бәйләүче- чигүчеләр яшәве ачыкланды. Күргәзмәгә килгән кунакларны мәктәптә сынлы сәнгать дәресләре укытучы Мария Титкова чылатылган кәгазьдә ясау техникасы белән “Кояш баюы” дип аталган рәсем ясарга да өйрәтте.
16.04.2014
16нчы апрель көнне Югары Ослан урта мәктәбендә район мәктәпләре укучылары катнашында татар җыры һәм шигырьләре фестивале булды. Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 8нче сыйныф укучысы Белов Дима һәм 7нче сыйныф укучысы Зарипов Искәндәр катнашты. Укучыларга композитор Сара Садыйкова иҗаты буенча Югары Ослан мәктәбе укучылары әзерләгән программа тәкъдим ителде. Фестивальне РМҮ белгече Г.И.Давлетшина ачып җибәрде. Укучыларга бәйрәм дә, бер-берсенең матур чыгышлары да бик ошады.
15.04.2014
15нче апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче һәм 9нчы сыйныфларында укучылар сынлы сәнгать дәресләрендә яңа ысул –гравюра ысулына өйрәнделәр. Рәсем сәнгате укытучысы Мария Титкова укучыларга башта эш үрнәкләре күрсәтте, яңа төр эш алымын аңлатты.Укучыларга яңа эш ысулы ошады һәм алар хезмәтләренең беренче “җимешләрен” күргәзмәгә куярга ризалыкларын белдерде.
11.04.2014
11нче апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укытучысы Мария Титкова район укытучылары семинарында булды. Татар Бурнашы урта мәктәбендә оештырылган семинарда укытучылар “Белем бирүдә федераль стандартларны тормышка ашыруда эшчәнлекле методның дидактик системасы” темасына дәресләр карады, түгәрәк өстәл артында фикер алышты. Семинарга килгән һәр укытучы үзенә бик кирәкле, файдалы мәгълүматлар алды.
4.04.2014
4нче апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары берләштерелгән сыйныф сәгатенә җыеды. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Титкова оештырган бу сыйныф сәгате - тешләр сәламәтлеге турында. Укучылар тешләрне саклауның мөһимлеге, кеше организмы өчен тешләрнең роле турында , аларны ничек чистартырга кирәклекне тыңладылар һәм тәкъдим ителгән макетта тешләрне чистартып та карадылар.Мондый кызыклы һәм файдалы сыйныф сәгате барлык укучы күңеленә хуш килде.
2.04.2014
Яз җитү белән юлның бик күп җимерелгән, төзексез җирләре ачыла. Введенка Бистәсендә дә юлны ремонтлау эшләре дәвам итә. Трассадан авылга илтүче юл авыл җирлегендә яшәүчеләр машинада тоткарлыксыз йөрсен өчен төзек булырга тиеш, шуның өчен эшчеләр бу көннәрдә тырышып юлда эшли.
2.04.2014
2нче апрель көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә уку елының соңгы чиреге башланды.Иртәнге сигездән беренче дәрескә кадәр укучылар сыйныф сәгатьләренә җыелды. Өченче дәрестән соң мәктәпнең гомуми линейкасында укучылар шатлыклы яңалык белделәр: Введенка Бистәсе мәктәбе укучылары Зарипов Искәндәр һәм Мишагина Регина “Великие битвы в истории” дип аталган Россия күләмендәге викторинада җиңү яулаган. Директор вазыйфасын башкаручы Анна Ширяева аларны һәм тарих укытучысы Марина Маркелованы җиңү белән котлады һәм IIIдәрәҗә Дипломнар тапшырды. Барлык укучыларның да уку елының соңгы чиреген уңышлы тәмамлауларын теләде.
14.02.2014
«Тере классика» бәйгесенең муниципаль этабында.
14нче март көнне районның Үзәк китапханәсендә «Тере классика» бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә Югары Ослан районының алты мәктәбеннән унөч укучы оста итеп прозаик әсәрләрне уйнап күрсәтүдә ярышты. Бу бәйге һәр елны алтынчы сыйныф укучылары арасында оештырыла. Укучылар төрле язучыларның үзләренә ошаган әсәрләрен ятлаганнар. Бәйгедә Введенка Бистәсе мәктәбеннән быел өч укучы катнашты: Мишагина Регина, Борзенко Дима һәм Сладкин Никита. Һәр укучы зур тырышлык белән үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Бәйгедә катнашучы укучыларга район Үзәк китапханәсе мөдире рәхмәт хаты тапшырды.
12.02.2014
12нче март көнне Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә футбол көне булды. Малайлар һәм кызлар бик хәрәкәтчән, ә футбол - Введенка Бистәсе укучыларының иң яраткан уены. Зур тәнәфестә һәм дәресләрдән соң физкультура укытучысы һәркөн укучыларны спортзалга футбол уйнарга чакыра.Спорт залының төзеклеге һәм матурлыгы да күңелләргә нур өстәп, спорт белән шөгыльләнергә әйдәп тора кебек.Яшүсмерләр өчен бу шөгыль аеруча файдалы, шуңа күрә мәктәп администрациясе спорт залын эффектлы файдалануга зур игътибарын юнәлдергән.
12.02.2014
12 март көнне “Яр буе Морквашы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең муниципаль этабы уздырылды. Бу бәйгедә Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология һәм химия укытучысы, 9нчы сыйныф җитәкчесе Макарова Гөлнара Рәисовна катнашты. Бәйгедә катнашучы сыйныф җитәкчеләре укучылар белән сыйныф сәгатьләре оештырды, абруйлы жюри әгъзалары игътибарына үзләренең эш тәҗрибәсен яктырткан презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Тәҗрибәле, яшь һәм белемле педагог Гөлнара Рәисовна да үзенең профессиональ осталыгын күрсәтте.
14.02.2014
Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Әфганстан сугышында катнашкан Совет солдатларын искә алу кичәсендә булдылар. Бу класстан тыш чараны укытучы Мария Титкова әзерләде. Кичәдә 4-5нче сыйныф укучылары патриотик темага җырлар башкарды, сугыш турында һәм солдатлар тормышына багышланган шигырьләр сөйләделәр. Әфганстан....9 ел, 1 ай, һәм 19 көн дәвам иткән сугыш... Әфганстан кырларында ятып калган солдатлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителгәч, укучыларның җитди йөзләре экранга төбәлде. Укучылар карашында сугышка нәфрәт, тыныч тормышка теләктәшлек чагылды. Яман сугыш афәте Туган илебезгә кагылмасын! Җир шарында барлык кешеләр тынычлыкта яшәсен! Сабыйларның һәм аналарның күз яшьләре түгелмәсен!
11.02.2014
Ватанны Саклаучылар көне . Введенка Бистәсе балалар бакчасында бу бәйрәмгә зур әзерлек бара: әтиләр, солдатлар турында шигырьләр, җырлар өйрәнү, спорт төрләрендә ярышуга әзерләнү. Балалар кадерле кешеләре – әтиләрен бәйрәм белән котлау, өчен нәни куллары белән бүләкләр ясыйлар, тырышып-тырышып открыткаларга матур рәсемнәр төшерәләр
29.01.2014
Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары район спартакиадасында катнашты. Бу чара районда икенче ел оештырыла. Кышкы спартакиада программасында спорт уеннарының күп төрләре бар, һава торышының артык салкын булгынлыктан чаңгы ярышлары вакытлыча үткәрелмәде. Укытучылар өчен оештырылган кышкы спартакиаданың максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән бергә мәктәп укытучыларының кышкы спорт төрләрендә осталыкларын үстерү һәм укытучылар арасында спортның бу төрләре буенча осталарны барлау.Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь укытучылары Мария Титкова һәм Альфия Бегомутдинова чыгышлары мәктәп командасы хисабына баллар өстәде.Бәйгеләр арасында укытучылар волейбол уйнады. Кышкы спартакиадада катнашучылар барысы да һәрчак яхшы кәефтә һәм сәламәт булсын!
24.01.2014
Введенка Бистәсе төп гомуми белем бирү мәктәбендә бу көннәрдә Ватанны саклаучылар көненә әзерлек бара. Укучыларның класстан тыш шөгыльләрен оештыручы Мария Титкова җитәкчелегендә балалар хоры яңа җырлар өйрәнә. Һәр укучы бала үзен чын яклаучы итеп тойсын өчен, һәр сыйныфка аерым биремнәр бирелде. Мәктәпнең волонтерлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен кардан арындырды.Атнага бер тапкыр алар ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге авылдашларга чишмәдән су ташый.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:50