12.05.2014
Парклармаршы – 2014.
12нчемайдагомуммәктәп линейкасында МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары бүләкләнелде. Ксения Слушкина, Мария һәм Виктория Лавониналар, Екатерина Титова, “Су тере табигатьтә тормыш өчен” девизы астында, “Парклар маршы-2014” исемле Халыкара табигать саклау акциясенең XXII экологик фәнни-практик укучылар конференциясендә катнаштылар. Фәнни-тикшеренү эшләре өчен кызларга грамоталар бирелде.
9.05.2014
Җиңү көне
9нчы майда МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары Бөек Ватан Сугышында җиңүнең 69-еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Сугыш ветераннары һәм сугыш балалары өчен бу көнне котлаулар, сугыш еллары җырлары, шигырьләр һәм поэмалар яңгырады. Укучылар, үз илләре өчен горурлык хисе һәм рәхмәт сүзләре белән ветераннарга чәчәкләр бүләк иттеләр, һәйкәл янына такыялар һәм һава шарлары куйдылар.
8.05.2014
Сугыштурында хәтирәләрне безгә китап яңарта.
2014нче елның 8нче маенда МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе” китапханәсендә “Мәңгелек дан сиңа җиңүче – солдат!” дип исемләнгән китап күргәзмәле чара үткәрелде. Бөек Ватан сугышы беткәнгә күбрәк вакыт үтә бара. Җирне саклаучыларның күбесе инде бездән мәңгегә китте: кемдер – сугыш кырында, кемдер – соңрак – тыныч көннәрдә. Ә хәзер исән-сау булучыларга, бәйрәмнәрдә тыйнак кына орден-медальләрен тагып чыгучыларга, рәхмәтебезне белдереп баш иясе килә.
Сугыш турында бик күп китаплар язылган. Сугыш һәм Җиңү турында хатирәләр сакларга өйрәтү – “Мәңгелек дан сиңа, җиңүче – солдат!” исемле күргәзмәнең максаты.
8.05.2014
Сугыш тудырган поэзия.
8нче майда “Хәтер вахтасы” кысаларында, МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә 5-6 сыйныф укучылары өчен “Сугыш тудырган поэзия” конференциясе булып узды. Бөек Ватан сугышы – рус халкының өлешенә тигән бик авыр сынау. Ул вакытның әдәбияты бу вакыйгадан читтә калмый. Язучылар сугышчылар белән бер тормышта яшиләр: окопта туңалар, атакага ташланалар, батырлыклар кылалар, язалар һәм ... үләләр. Конференциядә катнашучылар шагыйрь-фронтовикларны искә алдылар: К.Симонов, А.Сурков, О.Берггольц,Ю.Друнина, М.Җәлил һәм башкалар. Укучыларга Ватан өчен авырту һәм газаплар тулы шигырьләрне укуы җиңел булмады, ләкин аларның һәрберсенең йөзендә җиңү өчен горурлык хисе күренә иде. Конференция Дагестан шагыйре Р.Гамзатовның “Торналар” исемле җанга үтеп керә торган шигыренә язылган җыр белән тәмамланды.
8.05.2014
“Лидерның инициатива көне”
2014нче елның февраленда МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары педагог-организатор Анна Кукуль җитәкчелегендә, “Лидерлык нигезләре” исемле программа кысаларында оештырылган Республика конкурсында катнашты. ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы нәтиҗәләр ясагач, “Лидерның инициатива көне” исемле, балаларга өстәмә урта белем бирү оешмалары – “Лидерлык нигезләре” программасында катнашучылар - арасында иң яхшы инициатива көнен билгеләүгә юнәлдерелгән Республика конкурсында 2-урын алган Кукуль Аннаны грамота белән бүләкләде.
7.05.2014
Химия һәм биология укытучыларының семинары.
7нче майда МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе” базасында, “Биология укытуга эшчәнле яктан килүне реальләштерү ” темасына химия һәм биология укытучыларының район семинары булып үтте. Планга яраштырып, 8-сыйныфта сингапур методикасы структураларын кулланып төзелгән дәрес күрсәтелде. Дәресне биология һәм химия укытучысы Елена Бурукина әзерләде. Биология һәм география укытучысы Надежда Шарипова экологик темага конкурс әзерләде. Бу сыйныфтан тыш чарада 7-8-сыйныф укучылары, шулай ук семинарның вәкилләре актив катнашты. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Дадыкина “Татар Борнашы авылының хәрби язмасы” исемле Тарих Сәгате тәкъдим итте. Патриотик юнәлешле бу чара Хәтер Вахтасы кысаларында оештырылган иде. Актив тамашачылар - 1-11-сыйныф укучылары, шулай ук килгән кунаклар – район мәктәпләренең биология һәм химия укытучылары булды.
Түгәрәк өстәл кысаларында, критик уйлау методларын куллану буенча үзенең эш тәҗрибәсеннән Елена Бурукина мастер –класс күрсәтте. Шулай ук семинарда катнашучылар тарафыннан химия һәм биологиядән БДИна әзерләнү буенча булган сораулар каралды.
7.05.2014
Татар иҗаты фестивале.
Бүген МББУ “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары Печище мәктәбенә татар иҗат фестиваленә бардылар. Алар шигырьләр һәм җырлар җырлап, 2 һәм 3нче урыннар өчен грамоталар алып кайттылар. Анастасия Ваняшина үзенең “Сау булыгыз ак каеннар” исемле җыры белән барысын да хәйран калдырды. Концерттан соң, алар ашханәгә, аннан соң биергә калдылар, ә укытучылар музейга язучы Айтмет Рәмис Кыям улы белән очрашуга бардылар. Бәйрәм бик күңелле һәм кызык үтте.
6.05.2014
Нигә син, сугыш, малайларның балачагын урладың.
6нчы майда МББУ "Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе" укучылары авыл китапханәсенә чакырылды, монда алар өчен Хәтер Вахтасы кысаларында чара үткәрелде. Авыл китапханәчесе Любовь Муравьева "Нигә син, сугыш, малайларның балачагын урладың" темасына сугыш балалары турында интерактив әңгәмә үткәрде. 5-6-сыйныф укучылары тикшерүдә актив катнаштылар, Любовь Павловна герой балалар турында презентация әзерләгән иде.
5.05.2014
Батырлыкдәресе.
5нче майда МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә “Хәтер вахтасы”ның тантаналы ачылуы булып үтте. Беренче чара – “Минем гаиләм тормышында сугыш” исемеле Батырлык дәресе булды. 1-11-сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйләп үттеләр. Бу куркыныч сугыш Россия буенча һәр гаилә, һәр язмыш аша үткән. Без моның шулай икәнлегенә “Минем гаиләм тормышында сугыш” исемле мәктәп альбомын төзегәндә тагын бер кат инандык. Сугыш безнең әби-бабаларыбызның җилкәсенә авыр йөк булып төшә, бик күп газаплар, бәхетсезлек, мәхрүм итүләр алып килә. Кемгәдер фронтта сугышырга туры килә, кемдер сугышны бала һәм үсмер яшендә каршы ала, кемдер тылда хезмәт итә, кемдер пленга эләгә, ләкин аларның һәрберсе Җиңүгә ышана.
30.04.2014
Без бергә.
30нчы апрельдә МББУ "Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе"ндә Россия, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре интеграциясе темасына багышланган "Парламент дәресе-2014" үткәрелде. Дәреснең төп максаты - гражданлык активлыгын тәрбияләү, балаларның дәүләт төзелеше турындагы белемнәрен тирәнәйтү, иҗади активлыкларын игътибарсыз калдырмау.
Дәресләрне үткәргәндә укучыларның яшь үзенчәлекләре игътибарга алынды. Дәресләр презентацияләр, күрсәтмә материаллар кулланылып үткәрелде.
28.04.2014
Габдулла Тукай
28нче апрельдә МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә, милләтебезнең төп горурлыгы булган шагыйребез - Габдулла Тукайга багышланган кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Алып баручы укучылар шагыйрьнең авыр язмышы турында сөйләп киттеләр, иҗаты буенча сораулардан викторина үткәрделәр. Балалар Г.Тукай иҗатыннан үзләренә ошаган шигырьләрне яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр. Тамашачы укучылар исә сорауларга җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
25.04.2014
Урмаутыртукөне.
25-апрельдә МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары “Агач утырту көне ” дип исемләнгән республика табигать саклау акциясендә катнаштылар.
Бу файдалы эштә һәрбер кеше катнаша ала. Урманчылык , утырту мәйданын билгеләүне, туфракны әзерләүне үз өстенә ала, кирәкле материалларны бирә. Катнашучыларга инвентарь бирелә, агачны дөрес утырту буенча инструктаж үткәрелә.
Гомумроссия Агач утырту көне әлегә бик яшь бәйрәм. Без бу яхшы инициатива, вакыт үткәч илнең һәр гражданы өчен бәйрәмгә әйләнер, һәркемнең “үз” утыртылган агачы булыр дип ышанабыз. Бергәләп без туган ягыбызның “яшел үпкәләрен” сакларбыз һәм ныгытырбыз. Урманнар кеше тормышына уңай тәэсир итеп кенә калмыйлар, шулай ук экология куркынычсызлыгына гарантия бирәләр.
24.04.2014
Җирле идарәсендә.
Татар Борнашы җирле идарәсендә 15нче апрельдән 15нче июньгә кадәр ике айлык чисталык буенча эш башкарыла. 23 апрельдә балалар бакчасы Первомай урамында зур эш башкарды. Җирле халыкка өй тирәләрен чистарту һәм бакча әйләнәлерен чисталау турында аңлатылды, кинәшләр бирелде.
23.04.2014
Татарстанның музей язы-2014.
“Татарстанның музей язы-2014”акциясе күзлегендә МББУ “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә”, “Яшь краевед” түгәрәгенә йөрүчеләр,”Свияжск тарихы битләреннән” дип аталган,”Град Свияжск-утрауы” музеена Дәүләт тарихчысы әзерләгән күргәзмәгә бардылар. Яшь краеведларны күргәзмәгә музей деректоры урынбассары Светлана Фролова чакырды.
Түгәрәк Свияжск тарихын актив өйрәнә, өч ел “Свияжск некрополь”проекты өстендә эшли. Түгәрәк эше барышында түгәрәккә йөрүчеләр Анна һәм Дарья Бурукиналар кызык фактны ачыкладылар:аларның ерак туганнары Степан Филиппович Бурукин Свияжск шәһәре уку йортында укыган. Светлана Фролова Бурукиннар сеңелләренә чыгарылыш имтиханнар документларын ың ксерокопияләрен күрсәтте. С.Ф.Бурукина 1909 ел өчен имтиханнар комиссиясе аңа укытучы исемен биргәннәр.
22.04.2014
Профессия яклау фестивале.
Мәктәпнең бер иң мөхим биремнәренең берсе-укучыларны аңлаешлы һәм җаваплы тормыш һәм профессия юлы сайлауга әзерләү. Үсмер яшьтәге киләчәк буыннар алдында һәрвакыт профессия сайлау проблемасы тора. Укучыларны профессия сайлауга әзерләү башлангыч сыйныфларда ук башлананырга тиеш. Бала өлкән сыйныфларда һәм киләчәк өлкән тормышта аңлаешлы рәвештә сайласын өчен,аны башлангыч сыйныфларда ук максималь прфессия төрләре белән таныштырырга кирәк.21 апрельдә МББУ”Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә” профориентация атналыгы күзлегендә профессия яклау фестивале үткәрелде. Табышмаклар,җырлар, күптөрле шигырьләр, рәсем күргәзмәләре төрле профессияләргә багышланды. Укучылар пешекче, табиб, төзүче, шофер, укытучы һ.б.күп төрле прфессияләр белән таныштылар. Барлык бәйрәмдә булучыларга чара ошады, ә катнашучылар үзләренең профессия сайлауга беренче адымнарын ясадылар.
22.04.2014
“Мин энциелопедия” Гомумроссия конкурсы.
МББУ “Татар Борнашы урта гомум белем бирү мәктәбе” укучылары “Мин энциклопедия” Гомумроссия конкурсында актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. 2-дәрәҗәдәге дипломнар 6-сыйныф укучылары Ольга Лавонина һәм Каринэ Абгарянга, 11-сыйныф укучысы Илнара Фәхретдиновага тапшырылды. 3-дәрәҗәдәге диплом 7-сыйныф укучысы Екатерина Титовага бирелде. Проектта актив катнашкан һәм призерларны әзерләгән өчен биология укытучысы Надежда Шарипова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
18.04.2014
Кунакларныкаршыалабыз.
18нче апрельда МББУ «Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе»ндә Казан кооператив институты кунакларын каршы алу булып үтте. Институтның вәкиле Юлия Лисичкина чыгарылыш сыйныф укучылары белән профориентацион әңгәмә үткәрде һәм аларны ККИда югары белем алырга чакырды. Юлия Сергеевна, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты – республиканың тармаклы перспектив вузы икәнлеген әйтеп китте. Институтка әзерләү, чыгарылыш сыйныф укучылары алган белемнәрен илебезнең яисә чит илләрнең кооператив оешмаларында, экономик өлкәләрендә кулланырлык итеп оештырыла.
17.04.2014
Татар җыры һәм шигыре фестивале.
16 апрельдә МББУ “Югары Ослан мәктәбендә”төрле мәктәп укучылары арасында татар җыры һәм шигыре фестивале булып узды. МББУ “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары бу чарада актив катнаштылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лещева Гөлгенә җитәкчелегендә 3 сыйныф укучысы Абгарян Тигран һәм 2 сыйныф укучысы Абгарян Наира, Габдулла Тукайның “Бала белән Күбәләк” шигырен күрсәттеләр, ә 2 сыйныф укучысы Матвеев Никита “Әй гармуным” җырын башкарды. Безнең укучылар чыгышын жюри билгеләде һәм алар финалга үттеләр.
17.04.2014
Идеядан гәүдәләнешкә.
17-апрельда МББУ "Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе"ндә "Идеядан гәүдәләнешкә" дип исемләнгән техник һәм декоратив-прикладной сәнгатьнең фестиваль күргәзмәсе булып үтте. Күргәзмәдә "Газета көпшәчекләреннән үрү" (җитәкчесе - Тамара Ромадановская) һәм "Модельләштерү" (җитәкчесе - Александр Слушкин) түгәрәкләренең экспонатлары, шулай ук биология укытучысы Надежда Шарипованың чигеп ясалган картиналары, 10-сыйныф укучысы Ксения Слушкинаның сәйләннән чигүләре куелган иде. Жюри экспонатларны югары бәяләде.
17.04.2014
“Бала “ – татар телен интернет аша өйрәтәчәк.
Мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү программасында балаларны заман таләпләренә туры китереп тәрбияләү, аларны интеллектуаль яктан үстерү дә төп бурычларның берсе. Әлеге бурычны тоамышка ашыру мәктәпкәчә яшьтәге балаларда кечкенә яшьтән үк татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уятып, төрле рәсемнәр, тавышлар, мультипликация чаралары ярдәмендә татар телен өйрәнү белән алып барыла. Әкиятләр аша гаделлеккә, кече күңелле булырга, дуслык хисе, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан 17 апрельдә бакчада тәрбияләнүче балалар «Бала» дип атала торган махсус интернет-китапханә тәкъдим иткән мультфильмнарны карадылар. Балаларга бу чара бик ошый.
17.04.2014
Матур гореф-гадәтләр.
Ел саен МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучылары катнашында, Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган сугышчыларга куелган һәйкәл территориясен чистарту буенча субботник үткәрелә. Мәктәпләр өчен, һәлак булган сугышчылар һәйкәле территориясен җыештыруда катнашу традиция булып калды.
Шулай 2014нче елның 16нчы апрелендә безнең мәктәп укучылары, тырма, чүп капчыклары һәм көрәкләр белән коралланып, бердәм булып һәйкәл янына җыелдылар. Балалар территорияне чүптән, корыган чирәмнән чистарттылар.
Һәр язны укучылар клумба җирен казып йомшарталар, корыган яфракларны җыештыралар. Тантана көннәрендә укучылар Җиңү Көненә багышланган митингларда катнашалар, веноклар, чәчәкләр, такыялар китерәләр.
Авылыбызның кайбер аңсыз гражданнары һәйкәл территориясен чүпләмәсләр диеп өметләнәсе килә, чөнки һәйкәл - сугыштан кайтмаучылар һәм безне фашистлардан саклап калучылар турындагы хәтер.
12.04.2014
12 апрель космонавтлар көне, истәлекле көн итеп уткәрелә. Бу көнне Юрий Гагарин беренче мәртәбә галәмгә оча. Тәрбияче Амутбаева балаларга бу көннен тарихы турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар. Балалар Юрий Гагарин портретын карадылр, төрле уеннар уйнадылар.
10.04.2014
«Вышгород» Х ачык гуманитар конференциясе.
7-8нче апрельдә Мәскәүдә Маркел укулары булып үтте, монда Россияның барлык регионнарыннан сәләтле балалар җыелган иде, шулай ук Беларусия кунаклары да булды. Вәкилләрнең иң күбе Татарстан һәм Башкортстаннан килгән иде. Конференцияда 9 секция катнашты, шуларның икесендә безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясады. “Өлкәне өйрәнү” секциясендә, “П.П.Есипов – юматов алпавыты, беренче казанлы театр эшмәкәре” доклады белән чыгыш ясаган Титова Екатерина (җитәкчесе – Дадыкина И.Н.) беренче урын яулады. Виктория һәм Мария Лавониналар (җитәкчеләре – Шарипова Н.И.) “Экология һәм этнография” секциясендә “Нократ сызгыргычы яки сызгырутерапия” доклады белән 3-урын алдылар. Укулар беткәч, барлык призерлар, җиңүчеләр һәм катнашучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
4.04.2014
Президент узышлары.
3нче апрельдә МББУ "Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе"нең 6 һәм 7нче сыйныф укучылары, "Президент узышлары" исемле, укучыларның Гомумроссия спорт ярышларының район этабында катнаштылар. Ярышлар МББУ "Шеланга урта мәктәбе" базасында үткәрелде. Ярышларның программасы тулы һәм күптөрле иде. Безнең укучылар, физкультура укытучысы Айнур Хәлиуллин җитәкчелегендә, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
2.04.2014
Күркәм нәтиҗә.
Каникулның соңгы көннәрендә Н.И.Лобачевский исемендәге, Казанда үткәрелгән конференция булды. МББУ “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбен” бу конференциядә Ксения Фролова үзенең җитәкчесе Ирина Дадыкина белән күрсәтте. Ксения “Татарстан тарихы” секциясендә эшне яклады. “Бер колхозның тарихы яки музей документлары нәрсә сөйләгән”доклады өчен ул Диплом белән бүләкләнде.
2.04.2014
Каникуллар файдалы үтте.
Язгы каникуллар вакытында МББУ “Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә” 9нчы һәм 11нче сыйныфларда имтиханнарга әзерләнү буенча консультацияләр үтте. Укучылар,каникулларга карамастан, консультацияләргә йөрделәр, биремнәрне үтәделәр, дәресләр буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
1.04.2014
1 нче апрельда көлке бәйрәме.
1 нче апрель көлү көне. Бу көнне безнең халык күнелле бәйрәм итеп уткәрергә гадәтләнгән.
Тәрбияче Амутбаева А.Р. балалар бакчасында 1нче апрельдә “Көлү көне дигән спорт бәйрәме үткәрде”. Бәйрәмдә балалар төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм ахырында балалар призлар алдылар.
27.03.2014
Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII
регионара фәнни-тикшеренүгә багышланган укулары.
Казан шәһәрендә яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII регионара фәнни-тикшеренүгә багышланган укулары булып узды. Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 18нче номерлы МББУ "Рус-татар урта гомумбелем бирү мәктәбе" безне дустанә каршы алды. Укуларга укучылар Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән, Чувашия Республикасыннан, Ульяновсктан, Оренбургтан килгән иде. МББУ "Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе"нең 10-сыйныф укучысы Слушкина Ксения "География һәм геоэкология" секциясендә катнашты һәм беренче урын яулады. Бу урынны яулау җиңел булмады, чөнки аның өчен әлеге секциядән 19 укучы көрәште. Хәзер Ксения һәм башка секцияләрнең җиңүчеләре Каюм Насыйри исемендәге премияне алу өчен көрәшәләр. Җиңүче укучыбызның җитәкчесе - Шарипова Н.И.
27.03.2014
Бүген Татар Борнашы балалар бакчасында “Габдулла Тукай әкиятләренә сәяхәт” дигән темага дәрес үткәрелде. Тәрбияче Амутбаева Аида балаларга Габдулла Тукай иҗаты турында сөйләде. Габдулла Тукай язган әкиятләрне зур кызыксыну белән карадылар. Балалар белән Габдулла Тукай сузләренә язылган “Туган тел” җырын җырладылар. “Су анасы”, “Шурале” әкиятләренә багышланган рәсемнәрен яратып карадылар. Балаларга рәсемнәр буенча әкиятнен эчтәлеген сөйләделәр. Г. Тукай узенен әкиятләрендә табигать турында яза. Анын исеме белән Казанда Г. Тукай исеме белән урам бар.
21.03.2014
Юл сукмак түгел
21нче мартта МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә гомуммәктәп линейкасы булып үтте. Линейкада балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен белергә генә түгел, үтәргә кирә икәнен тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Укучылар 2014нче елда булган юлда җәрәхәтләнүнең күңелсез статистикасын тыңладылар, шуннан соң мәктәбебезнең Яшь юл инспекторлары агитбригадасы чыгышын карадылар. ЯЮИ отряды укучыларга, аңлаешлы рәвештә, юл законнарын үтәргә кирәклеген аңлатты. Яшь җәяүлеләр үзләренең 5нче һәм 6нчы сыйныфта укучы иптәшләренә, яхшы чыгышлары өчен, алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
20.03.2014
Игелекле балачак юлы.
МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә каникуллар алдыннан (2014 нче елның 17-21нче мартында), “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы” кысаларында, китапханәдә “Игелекле балачак юлы” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Юлия Арефьева һәрбер мәктәп яшенә туры китереп әдәби материал әзерләде. Укучылар мәкаләләрне зур кызыксыну белән укыйлар, юлда йөрү кагыйдәләрен кабатлыйлар.
20.03.2014
Информацион стенд.
МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә каникуллар алдыннан (2014 нче елның 17-21нче мартында), “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы” кысаларында, педагог-оештыручы Анна Кукуль“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” информационстендын оформить итте. Әлеге информацион стенд ярдәмендә укучылар аңларга тиеш – юл потенциаль куркыныч йөртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучылырның һәрберсеннән үтә җитди дисциплина таләп итә.
20.03.2014
Фәнгә кагыл.
“Идеялар ярминкәсе” мультимедияле презентацияләрнең Республика конкурсына муниципаль этапта нәтиҗәләр ясалды. Конкурс МБОУДОД “Укучылар йорты” базасында үткәрелде. Ул сәләтле балаларның “Фәнгә кагыл” дип исемләнгән иҗади идеяларының III Ачык республика фестивале һәм МКУ “ТР Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге”нең 29.01.2014 елдан №20-О матдәсе кысаларында үткәрелде.
МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”нең 11-сыйныф укучысы Фәхретдинова Илнара “Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясында” номинациясында 1-урын яулады(җитәкчесе – Укучылар йортының өстәмә белем бирү укытучусы Надежда Шарипова), 8-сыйныф укучысы Севастьянов Денис “Фән һәм техника” номинациясендә 1-урын алды (җитәкчесе – математика укытучысы Татьяна Нуреева), 7-сыйныф укучысы Титова Екатерина “Экология һәм тирә-як мохитне саклау” номинациясендә 2-урынга лаек булды (җитәкчесе - Укучылар йортының өстәмә белем бирү укытучусы Надежда Шарипова). Катнашучылар таныклыгын 9-сыйныф укучылары Виктория Лавонинага, Мария Лавонинага һәм Нурзилә Латиповага бирәчәкләр (җитәкче – биология һәм химия укытучысы Елена Бурукина).
18.03.2014
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы.
18нче мартта МББУ "Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе"ндә "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы" старт алды. Гомуммәктәп линейкасында балалар чараларның планы белән таныштылар. Шуннан соң, балигъ булмаганнарның юл-транспорт травмалануын кисәтүгә багышланган сыйныф сәгатьләрендә,1-11нче сыйныфларның җитәкчеләре укучыларны 2014нче елның соңгы 2 аенда балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдылар. Шулай ук укучылар өчен өйрәтүче уеннар һәм мультфильмнар карау оештырылды, интерактив әңгәмәләр үткәрелде. Балаларга юлда куркынычсызлык тәэмин итү сорауларына сыйныф җитәкчеләре аеруча игътибар бирделәр.
18.03.2014
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре.
18нче мартта МББУ “Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә “Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына балалар рәсем күргәзмәсе оештырылды. Әлеге рәсемнәр ярдәмендә укучылар үзләренең куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен күрсәттеләр һәм ныгыттылар. Әлеге тема язгы каникуллар җиткән вакытта аеруча актуаль.
14.03.2014
Ел укучысы - 2014.
14нче мартта МББУ "Татар Борнашы урта гомумбелем бирү мәктәбе"ндә, Югары Ослан муниципаль районының гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары арасында, "Ел укучысы - 2014" район конкурсының мәктәп этабы үткәрелде. 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары үзара төрле номинацияләрдә ярыштылар. Жюри, 11нче сыйныф укучысы Анастасия Ваняшина төзегән "Районым һәм республикамның культурасы тарыхының биш дәвере" исемле презентациясенең үзенчәлеген һәм оригиналь формада булуын билгеләп үтте. Жюриның бердәм карары буенча Настя "Ел укучысы - 2014" конкурсының мәктәп этабында җиңүче булып чыкты һәм безнең мәктәп исеменнән район этабында чыгыш ясаячак .
7.03.2014
Гаилә. Гаилә кыйммәтләре китапханә дәресе.
2014нче елның 7нче мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, мәктәп китапханәсендә "Гаилә. Гаилә кыйммәтләре" китапханә дәресе үткәрелде. Дәресне укытучы-китапханәче Юлия Арефьева оештырды һәм үткәрде. Дәрестә сүз һәр кеше өчен дә кыйммәтле булган байлык - гаилә турында булды. Зур ышаныч белән әйтергә мөмкин - гаилә һәрвакыт безнең йөрәгебездә, ул һәрчак безне авыр минутларда җылыта. Дәрес "Үз гаиләләрегезне хөрмәт итегез, кадерләгез, гореф-гадәтләрен ихтирам итегез!" дигән сүзләр белән тәмамланды.
19.02.2014
Директор урынбасарлары семинары.
19 февральдә МББУ”Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә””Традицион укыту формасын яхшырту һәм яңа методикалар куллануны төп ысул итеп алу” темасына директор урынбасарлары утырышы булды. Катнашучыларга тулы программа тәкъдим ителде. Укытучылар сингапур системасын кулланып ачык дәресләр үткәрделәр. Аннан соң кунакларга укытучылар һәм мәктәп укучылары презентацияләр күрсәттеләр. Моннан соң директор урынбасарлары түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар.Алар агымдагы сорауларны тикшерделәр.
Гади булмаган көннең ахырында семинарда катнашучылар мәктәп коллективын һәм бер берсен нәтиҗәле һәм сыйфатлы эше белән рәхмәтләде.
13.02.2014
Кунелле ярыш.
Спорт – ярдәмче !
Спорт – саләмәтлек!
Спорт – уен!
Хазерге вакытта Олимпиада уеннары - зур ярыш майданы, балаларга бик кызык. Без шандык дәрестә балалар эти – эни белән карылар. Буген «Татар – Борнаш балалар бакчасында» кунелле спорт ярышлары уздырдык. Балалар ярышларда катнаштылар тәртип бер – берсенә эстафета тапшырып ярыш кагыйдәләр ирэнделәр, анда торган иптэшенә корап, физкультура дәрестә берсе артыннан чабырга өйрәнделәр. Әйбәт сыйфатларга ирәтә: сабырлыкка, куәткә, тиз чабырга. Тормыш алып барырга тэрбияли.
24.01.2014
Татар Бурнаш балалар бакчасында “Татар халык милли киемнэре’’ темасына тәрбияче дәрес үткәрде.Балаларга татар халык баш киемнәре турында тәрбияче сөйләде. Балалар кызыксыну белән карадылар баш киеме тубәтәй, алар тубәтәйнең и хатын - кыз калфагың дөрес киеп карадылар. Аларга түбәтәй Һэм калфак киеп күрсәтте. Милли орнаментлар төшкән рәсемнәр күрсәтте. Моңдый дәресләр халык арасында кызыксыну уята һәм һәрмәт тәрбияли.
23.01.2014
Җирем, суым – Ватаным, минем Татарстаным.
Бүген МБОУ “Татар Борнашы” мәктәбендә, “Җирем, суым – Ватаным, минем Татарстаным” дип исемләнгән “Күңелле стартлар”уены үткәрелде. Бу уенда 4 һәм 5 сыйныф укучылары ярыштылар. Алар темага карата татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр,сорау һәм табышмакларга җаваплар бирделәр.
Бу уенда һәр команда укучылары үзләренең Татарстан балалары икәнлеген курсәттеләр һәм бу алар өчен бүгенге уенга бүләк булып тора иде. Алар горурланып үзләренең нәкъ Татарстанда тууларын әйтә алалар.
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!
21.01.2014
Кошларны кышын ашатыгыз!
Кышын кошларга азык табуы кыен. Кышкы салкыннарда күп кошлар ачлыктан үләләр,бигрәк тә кыш азагында, бер җирдә дә азык булмаганда. Бигрәк тә песнәкләр азапланалар. Без аларга ничек булыша алабыз? Җимлекләр ясарга кирәк.
Үткән елны МБОУ “Татар Борнашы” мәктәбендә “Һәр кошка үз җимлеге” темасына карата чара уткәрелде. Бу чара Татарстан Республикасының экология мәдәнияты һәм тирә якны саклау кузлегендә тотып үткәрелде.
Һәр сыйныф, 1дән 8 кадәр, үзләренең җимлек ясауга карата булган проектларын якладылар.
Хәзер җылы декабрьдән соң , урамда кинәт салкынаетып җибәрде, безнең мәктәп укучылары бу мәсьәләгә җитди карыйлар. Алар һәр көнне кошларга төрле азык куялар һәм аларны күзәтәләр. Ешрак җимлекләр янына песнәкләр һәм саескан да килә.
Без һәркемне кошларга ярдәм итәргә чакырабыз.
18.01.2014
Физкультура дәресләре
МББУ “Татар Борнашы урта мәктәбе”ндә өченче чирек башында физкультура дәресләре саф һавада үтә башлый. Кыш – чаңгы кебек спорт төрен өйрәнү өчен иң кулай вакыт. Физкультура укытучысы Айнур Халиуллин укучылар белән, алмашлап ике адымлы йөрү техникасын камилләштерә һәм чаңгыда йөрү техникасында дөрес хәрәкәтләнү осталыгын ныгыта.
Җиңелчә суык һәм күптән түгел явып үткән йомшак кар физкультура дәресен дәрт белән сугара һәм укучыларга көне буена күтәренке күңел бүләк итә.
18.01.2014
“Һәйкәл” акциясе
МББУ «Татар Борнашы урта мәктәбе» волонтерлары, Бөек Ватан сугышында ятып калган сугышчылар һәйкәлен даими рәвештә чистартып торалар. Менә 16нчы гыйнвар көнендә дә 11нче сыйныф укучылары һәйкәлне кардан чистарттылар һәм венок куйдылар.
16.01.2014
Яшь талантлар
16нчы гыйнварда МББУ “Татар Борнашы урта мәктәбе” укучылары, районның мәдәният йортында оештырылган симфоник концертта булдылар. Чыгыш ясаучылар – Казан дәүләт яшьләр симфоник оркестры – Казандагы төрле музыкаль мәктәпләрдә укучылар коллективы.Дирижёр – Татарстан Республикасының лаеклы сәнгать эшлеклесе Владимир Макуха.
Сәхнәдән И.Гайднның “Балалар симфониясе”, “Орфеей һәм Эвридика” операсыннан өзек, К.Глюкның “Моң”ы, В.А.Моцартның “Кечкенә төнге серенада”сы һәм башка музыкаль классиканың шедеврлары яңгырады. Чыгыш ясаучыларның зур булмаган яшенә карамастан, барлык әсәрләр дә югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылды.
Концерт ахырында администрация башлыгының социаль-культура сораулары буенча урынбасары рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.
13.01.2014
Спартакиада
2014 елның 13 гыйнварында Югары Ослан авылында,Татарстан Республикасы буенча укучыларның 2013-2014 уку елында беренче мәктәп Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары булды. Ярышларда шулай ук МББУ “Татар Борнашы урта мәктәбе” укучылары Бурукин Валерий, Стрелков Денис һәм Куртымова Алеся актив катнаштылар.
13.01.2014
Яңа Ел бәйгеләре
Яңа 2014нче ел башланыр алдыннан, МББУ “Татар Борнашы урта мәктәбе”ндә сыйныфлар арасында Яңа ел тематикасына бәйгеләр белдерелгән иде. 13нче гыйнвар көнне гомуммәктәп линейкасында нәтиҗәләр ясалды. Иң яхшы кар сыннары бәйгесендә 1-урынны - 7нче сыйныф укучылары, 2-урынны – 3нче сыйныф укучылары, 3нче урынны – 5нче сыйныф укучылары яулады. Кабинетны “Кыш Бабайның остаханәсе” темасына бизәү бәйгесендә 2нче сыйныф укучылары беренчелеккә чыкты. “Мин Яңа Елны сурәтлим” дип аталган бәйгедә барлык рәсемнәр дә игътибарга алынды.Җиңүчеләр барысы да грамоталар һәм кечкенә призлар белән бүләкләнде.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:56