Яналыклар 2014

19.12.2014
Введенский Бистәсе авыл җирлегенең мәдәният йортында  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап фестиваль узды.Бәйрәм кичәсен Введенский Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов ачып жибәрде. Ул фествиальдә катнашучыларга бары тик уӊышлар гына теләде.Шулай ук Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов фестивальдә катнашучыларны  жылы сәламләде.Сәхнәдә Югары  Ослан, Введенский Бистәсе, Татар Борнашы,Яна  Рус Мәмәтхужасы,Куралово,Ярбуе Морквашы  һәм Октябрь авыл жирлеге командалары көч сынаштылар.


18.12.2014
15 декабрь көне авыл  җирлеге башлыгы Валентина Матвеева  “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә  катнашты. Киңәшмәне  Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары, Совет рәисе урынбасары  Сергей Осянин һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты житэкче Линар Хакимзянов алып барды.

15.12.2014
15 декабрь көне  секретарь Венера Камалетдинова  авыл жирлеге секретарьләре белән  уздырылган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Советныӊ  аппарат житәкчесе Людмила Никитина  алып барды.

10.12.2014
09 декабрь көне авыл  җирлеге башлыгы Валентина Матвеева  Югары Ослан муниципаль район  Советының  илле беренче утырышында катнашты. Көн тәртибендә  9 сорау каралды.

10.12.2014
09 декабрь көне  фельдшер Татьяна Чукина  Татар Мәмәтхуҗасы авылында йогышлы авыруларны ачыклау максаты белән һәрбер йортка кереп  халыкның сәламәтлеген  тикшереп  йөрде.Шулай ук 1 группа инвалид Тухбиева Фәрдәнә янында да булды.

10.12.2014
09 декабрь көне авыл  җирлеге башлыгы Валентина Матвеева Татарстан Республикасының мәдәният  министерствосы  үткәргән видеоконференциясендә катнашты. Көн тәртибендә  бик күп кенә сораулар каралды.

01.12.2014
16 ноябрь көне Мәмәтхуҗа авыл мәдәният йортында  әниләр көненә багышлап бәйрәм чарасы үтте. Бу чарада әниләр,әбиләр катнаштылар, бәйрәм табыны әзерләделәр.Сәнгать җитәкчесе Татьяна Никитушкина барлык әниләрнедә бәйрәм белән котлап аларга саулык-сәламәтлек,тынычлык һәм гаилә бәхете теләде. Мәдәният хезмәткәрләре кунаклар өчен бәйрәм концерты, күңелле уеннар әзерләделәр. Кич буе мәдәният йортында  музыка тынмады.


01.12.2014
17 ноябрь көне авыл  җирлеге башлыгы Валентина Матвеева  “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә  катнашты.


01.12.2014
17 ноябрь көне авыл  җирлеге башлыгы Валентина Матвеева  һәм район Советы депутаты Фәридә Ахмадеева Югары Ослан муниципаль район  Советының кырык беренче утырышында катнаштылар. Көн тәртибендә 6 сорау каралды. 

01.12.2014
17 ноябрь көне авыл  җирлеге башлыгы Валентина Матвеева һәм секретарь Венера Камалетдинова Югары Ослан  муниципаль районының профсоюзлар конференциясендә катнаштылар.Конференциядә Югары Ослан муниципаль район  башлыгы Марат Зиатдинов,Татарстан Республикасының профсоюз оешмасы белгече Ольга Калашникова, авыл җирлеге башлыклары, 27 профсоюз оешмаларыннан делегатлар катнаштылар.Татарстан Республикасының 30нчы отчет сайлау конференциясенә делегат итеп бертавыштан Лилия Хурматуллинаны сайладылар.


30.11.2014
28 ноябрь көне авылдашыбыз Раиль Нуруллин Псков өлкәсендә хезмәт итеп, үзенең хәрби бурычын үтәп туган авылына,әти-әнисе, туганнары яныны исән-сау әйләнеп кайтты.


30.11.2014
29 ноябрь көне кичке сәгать 19.30 да Татар Мәмәтхуҗасы авылы Рим Хамзин йортында  янгын чыкты. Халык тиз арада җыелып ярдәмгә ашыкты. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, халык үз көче  белән чиләкләр белән су ташып янгын белән көрәшә торды. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиттеләр, күрше йортларны янгыннан саклап калдылар. Кызганычка каршы янгын чыккан йортны саклап калып булмады. Без Татар Мәмәтхуҗа авылы халкы районыбызның янгын сүндерүчеләренә үзебезнең рәхмәтләребезне белдерәбез.


30.11.2014
30 ноябрь көне авыл Советы депутаты Нүрия Саттарова һәм  авыл Советы секретары Венера Камалетдинова 28 ноябрь көне янгыннан зыян күргән  Рим Хамзин өчен Татар Мәмәтхуҗасында  ярдәм итүләрен сорап  авылдашларына мөрәҗәгать иттеләр. Авылдашлар битараф калмадылар 40 мең сум акчалата җыеп Рим Хамзинга тапшырдылар.


14.11.2014
Авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йортында үткәрелгән Бөтенроссия фольклор-этнография фестивале "Кузьминки"да катнаштылар.


14.11.2014 
Авыл клубы һәм китапханәсендә янгыннан саклану чараларын яхшырту,энергияне саклау уңаеннан, электрчы Константин Аксенов искергән люстраларны энергияне саклый торган яктырткычларга алыштырды.



14.11.2014
“Бердәм Россия” Бөтенроссия  сәяси  партиясенең”Чишмәләр”
проекты үз эшен яңадан башлады. Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылының Совет урамында урнашкан чишмәдә Роман Канюков  төзекләндерү эшләрен башлап җибәрде.


11.11.2014 
Авыл кипапханәсе мөдире Елена Седова Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәбендә укучылар  һәм аларның әти-әниләре өчен  “Минем Татарстаным” дигән темага  дәрес үткәрде. Бу чара “Беренче сыйныф укучысының культура көндәлеге” Республикабызның культура белем бирү проекты кысаларында үтте.


11.11.2014
Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева оешма җитәкчеләре белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып уздырыла торган  фестиваль уңаеннан   җыелыш үткәрде.


10.11.2014
Мәмәтхуҗа авыл китапханәсендә төзекләндерү эшләре  тәмамланды. Җылыту системасын алыштырып, заманча яңа радиатор куйдылар  . Авыл клубы һәм китапханә    хезмәткәрләре үз көчләре белән буяу эшләрен башкардылар,стенага обой  ябыштырдылыр. Китапханә авыл җирендә китап сөючеләр өчен мәдәният учагы булып тора.


29.10.2014
4 октябрьдә район мәдәният йортында булачак призывниклар һәм авыл советы секретарларе белән эшлекле очрашу үтте.
Кунакларны муниципаль район Башкарма комитеты социаль-мәдәният сораулары буенча урынбасары Вилен Касимов җылы сәламләде. Әфганстан,Чечня сугышларында катнашкан Сергей Плеханов белән Алексей Балашов булачак солдатларга үзләренең  теләкләрен җиткерделәр.
– Сезгә түземлелек, кыюлык һәм көч телибез. Армиядә сез чын ир- егет булып җитлегерсез. Ватанны яклау һәр ир- егетнең изге бурычы, - диделәр алар. Сәхнәдә районның комиссариат бүлеге башлыгы Рөстәм Шакиров  Әфганстанда хезмәт иткән якташларыбызга “Әфганстанда  25 ел элек сугыш бетү истәлегенә ” чыгарылган медален тапшырды. Бу ветераннар арасында авылдашыбыз Гусман Саттаров та бар иде. Без авылдашыбыз Гусман  белән бик горурланабыз. Аңа алдагы көнендә дә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Кунаклар алдында Башкортстаннан  килгән“Яшел беретлар” группасы бик матур чыгыш ясады,алар булачак солдатларга исән-сау хезмәт итеп туган йортларына ,әти-әниләре янына сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын теләделәр. Очрашу бик күңелле үтте.



18.10.2014
Мәмәтхуҗа авыл клубының  җылыту системасы тузганлыктан яңа система  кертү өчен район бюджетыннан 70 мең  сум акча бүлеп бирелде. Бу акчага кирәкле материаллар алып , Альберт Тедиков ремот эшләрен башлап җибәрде.



14.10.2014
Башкарма комитеты секретаре Венера Камалетдинова  Республикабыз тарафыннан бирелгән,шәхси хуҗалыкларында савым сыеры асраган гражданнарга һәр сыер башына 2000 сум күләмендә акча таратты.


10.10.2014
Иске Рус Мәмәтхуҗа авылында  шәхси эшмәкәр Татьяна Никитушкина азык-төлек  товарлары кибете ачты. Авылда ике кибет булганга авыл халкы  бик шат,чөнки  халык үзе  теләгән  товарны сатып  ала ала.


10.10.2014
Безнең республикабызда дүртенче мәртәбә агач утырту акциясе үткәрелә, шул уңайдан  Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авылы җирлегендә дә бу акция үткәреде. Акциядә башкарма комитеты, авыл клубы, китапханә    хезмәткәрләре, бакчасы балалары мөдире,башлангыч сыйныф укытучысы һәм укучылары катнаштылар. Сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә  куелган һәйкәл  янында 50 төп чыршы һәм 30 төп миләш агачы утырттылар.


09.10.2014
Бу көннәрдә башкарма комитеты секретаре Венера Камалетдинова Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан биреләсе юбилей медален алырга хокуклы булган ветераннар  исемлеген барлый һәм зур,җаваплы эш алып бара.


08.10.2014
Жиңү бәйрәменең  70 еллыгы  уңаеннан, сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә  куелган һәйкәл  янында башкарма комитеты, авыл клубы, китапханә    хезмәткәрләре төзекләндерү эшләре алып баралар.Алар анда газон үләне чәчеп, һәйкәл  янында үсеп утырган  агачларның астагы ботакларын кистеләр.



05.09.2014
Көзге чәчәкләр
Көзге тесләр огачларда һем куакларда  гына түгел, ә бакча майданчыгын да бизиләр. Монда бик матур төрле-төрле чәчәкләр күзнең явын алып утыралар. Чәчәкләр үзләренең төсләре белән безне шатландыралар. Балалар зур кызыксыну белән, чәчәкләргә кунган күбәләкләр, бал кортларын күзәтәләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда без табигатькә мәхәббәт  тире – юньгә сакчыл караш тәрбиялибез.


05.09.2014
Мәктәпкә сәяхәт
Бүген Мәмәтхуҗа балалар бакчасы балалары яңа мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Аларны мәктәп ишеге төбендә башлангыч сыйныф укытучысы Светлана  Цветкова каршы алды. Ул аларны мәктәп бинасы белән таныштырды һем кызыклы мәктәп тормышы турында сөйләде. Беренче сыйныф балалары кунаклар алдында үзләренең яңа уку әсбаплары белән горурландылар. Нәниләрдә мәктәпкә карата кызыксыну уяттылар. Үз чиратында бакча балалары дусларына укуларында зур уңышлар теләделәр. Бакчаны онытмаска, үзләренә кунакка килергә чакырдылар.


02.06.2014
1 июндә авылның спорт мәйданында балаларны яклау көненә багышланган “Менә нинди ул-безнең җәй” дип аталган бәйрәм үтте. Мәдәният йортының художество җитәкчесе  Татьяна Никитушкина  төрле уеннар  үткәрде.Барча балалар да бу уеннарда бик теләп катнаштылар, табигать кочагында татлы ризыклар белән бөтнекле чәй эчтеләр һәм  бик канәгать калдылар.                        


2.05.2014
2 июнь көне  исполкомның администрация   һәм фельдшер акушерлык пункты бинасына су үткәрү эшләрен башлап җибәрделәр. Подрядчы территорияне карап чыкканнан соң урам юлларын бозмыча  эшләячәкләрен әйтте.


30.05.2014
З0 майда Татар Мәмәтхуҗасы авылына Югары Осланнан  авылыннан“Иделкәй”татар халык коллективы килде. Халык  аристларны түземсезлек белән көтеп  алдылар.Бу көнне авылда соңга кадәр  моңлы татар җырлары яңгырады.Концерт дәвамында халыкның йөзеннән  елмаю китмәде, барлык халык канәгать иде.Үзенең туган авылына бу коллективта Равилә Зайдуллина да килде,аның бу авылда әнисе, туганнары,балачак дуслары яши. Әнисе  Сабира апага тиздән  94 яшь тула. Авыл халкының күңелләрен күтәргән,аларга шатлык бүләк иткән өчен шушы коллективка,район җитәкчеләренә рәхмәтебезне әйтәбез.Җыр бит ул”төзергә һәм яшәргә булыша”.
 



30.05.2014
Исполкомның администрация бинасы янында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева белән депутат Фәридә Ахмадеева  чәчәк түтәлләре ясап, төрле матур чәчәкләр утырттылар.


29.05.2014
Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова Бөтенроссия китапханәчеләр көненә багышланган һөнәри бәйрәмдә катнашы. Югары Ослан муниципаль районының мәдәният бүлеге башлыгы Марина Назарова кулыннан  “Афганистан-җиңү урыны” дип аталган Республика  бәйгесендә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты алды.
 


28.05.2014
Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова “Синең кем буласың килә,сайла” дигән  күргәзмә оештырды.Меңләгән һөнәр,белгечлек бар,сайлап ала белергә генә кирәк.Күңелеңә килерлек,үз җилкәңдә алып барырлык,кешегә файда китерерлек эшне сайлап ала белергә бу күргәзмә мәктәпнең югары класс укучыларына,аларның әти-әниләренә файдага булыр.
 


27.05.2014
Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова  бөтенроссия  китапханә көненә багышланган   “Китапханәгә йөрү модада” дигән китап һәм журнал күргәзмәсе оештырды.Бу күргәзмәдә авыл тарихы,халкы,китапханә мөдирләренең тормыш юллары  белән таныша алалар. Күргәзмәдә, шулай ук китапханәдә  егерме елдан артык эшләгән Надежда Матвееваның тормышындагы материаллар сүрәтләнгән.Надежда кечкенәдән әдәбиятны ярата,китапханәче булу турында бервакытта да хыялланмый. Мәктәпне тәмамлап Казан шәһәренә китә.Казанда кияүгә чыга һәм ире Михаилның туган  авылы Рус Мәмәтхуҗасына яшәргә  күчеп кайталар.Башта ул  авыл Советында секретарь булып эшли.1989 елдан Надежда  авыл китапханәсендә,  кипатханә мөдире булып эшли башлый.Ул үз эшен бик яратып башкара.Китап укучыларга  ул һәрвакытта кирәкле китапларны табып бирергә һәм дә файдалы киңәшләре белән бик булыша.
2010 елның 30 маенда Надежда  каты авырудан соң, безнең арабыздан китте. Үзенең уңган,тырыш,ярдәмчел хезмәткәр һәм авылдаш булуы белән безнең күңелләрдә  мәңге сакланыр.


27.05.2014 
Исполкомның администрация бинасында  төзекләндерү эшләрен Валерий Петров дәвам итә. Ул фельдшер-акушерлык пунктының урам ягыннан керә торган ишегенә кереп йөрү өчен баскыч ясады. Бина янын җыештырып,чәчәкләр утыртасы гына калды.


27.05.2014
27май көнне Мәмәтхуҗа башлангыч  мәктәбендә булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Укытучылары Светлана Владимир кызы аларны мәктәпкә кабул итү һәм мәктәпнең эш тәртибе белән таныштырды. Аларны укыту программасы белән таныштырды, шулай ук балаларны мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирде.



27.05.2014
26нчы май көнне Мәмәтхуҗа башлангыч сыйныф укучылары табигатькә экскурция ясадылар. Алар аның бар хозурлыгына сокландылар. Урман, кошлар турында шигырьләр, җырларны искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр, төрле уеннар уйнадылар. Үзләренең табигатькә булган хисләрен рәсемнәрдә, иҗади эшләрендә чагылдырырлар.




26.05.2014
“Бердәм Россия” сәяси башлангыч партия оешма секретаре Валентина Матвеева һәм партия члены Фәридә Ахмадеева 26 майда районның утырыш залында  “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан  Республикасы Югары Ослан җирле бүлекчәсенең XX конференциясендә катнаштылар.Бу конференциядә Татарстан Республикасынң Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан дәүләт советы сәркатибе Л.Н.Маврина да  катнашты.
 


26.05.2014 
Авыл  җирлеге башлыгы Валентина Матвеева 26 майда «Деловой понедельник« киңәшмәсендә катнашты.

24.05.2014
Бәрәңге
Бәрәңге яшелчәләр арасында беренче урын алып төра. Аны халыкта “икенче икмәк” диеп тә атыйлар. Без аннан төрле- төрле ризыклар  әзерлибез. Ә балалар күбрәк бәрәңге боткасы яраталар. Мәмәтхуҗа балалар бакчасы хезмәткәрләре күп еллар инде үзләренең бакчасында бәрәңге утырту белән шөгыльләнәләр. Менә бүген  дә алар, үзләренең йолаларына  туры калып, бәрәңге утыртырга чыктылар. Уңыш мул булсын!


23.05.2014 
23 майда  авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Венера Камалетдинова “Призывниклар көне”нә багышланган тантаналы чарада катнашты. Ел саен районыбыз егетләре яз,көз айларында  армия сафларына хезмәт итәргә китәләр.Аларны туганнары,якыннары изге теләкләр белән озаталар.Бу бәйрәм көнендә булачак солдатларга  районыбызның Башкарма комитеты социаль-мәдәният сораулары буенча урынбасары Вилен Касимов, Югары Ослан районы хәрби комиссариаты  бүлек башлыгы,полковник Рөстәм Шакиров файдалы киңәшләрен әйттеләр,изге теләкләр теләделәр.


22.05.2014
22 майда безнең авыл җирлегенә эш визиты белән Дәүләт Советына депутатлыкка кадитат Александр Черемнов белән Югары Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты социаль-мәдәният сораулары буенча урынбасары Вилен Касимов килделәр. Александр Черемнов элеккеге администрция бинсында төзәтү эшләрен башкарырга һәм башлангыч мәктәпне күчрүдә булышырга теләк белдерде.Нинди эшләр эшләргә  кирәк булачагы турында фикер алыштылар.


22.05.2014 
Яңа Рус Мәмәтхуҗа авылы башкарма комитетына Нияз Шәрәпов “Волжская новь”газетасының 14 май  аенда чыккан белдерүнең нәтиҗәсен белү өчен мөрәҗәгать итте. Планнары бүлеп бирелгән җирдә мөгезле эре терлекне суеп эшкәртү цехы һәм сөтчелек- терлекчелек, кошчылык фермалары төзү.




21.05.2014
21 май көне  авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева район үзәгендә эш  киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне  Югары Ослан районы башлыгы урынбасары, Совет рәисе урынбасары  Сергей Осянин һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының беренче урынбасары  Виктор Тимиряев алып барды.  Бу киңәшмәдә бердәм хисаплау үзәге хезмәткәрләре дә катнашты.Киңәшмәдә ике якта үзләренең фикерәрен  әйттеләр. Бердәм хисаплау үзәге хезмәткәрләре  үзләренең чыгышларында халыкның  квитанция белән бик игътибарсыз  булуларын әйттеләр, авыл  җирлеге башлыкларына булган үзгәрешләрне: китүчеләрне, килүчеләрне, туганны, үлгәнне үз вакытында соңга калмыйча хәбәр итүне сорадылар.Атнаның  беренче көнендә, дүшәмбе көне бердәм хисаплау үзәге хезмәткәрләре авыл  җирлекләре хезмәткәрләрен кабул итәчәкләр,ә калган көннәрдә халык белән эшләячәкләр.
 



21.05.2014
20 майдан 26 июнгә кадәр  Югары Ослан районы территориясендә Республика буенча наркотик һәм законсыз наркотик әйләнешенә  каршы “ Наркотикларсыз тормыш” акциясе үткәрелә. Шул уңайдан Мәмәтхуҗа авылы кипапханәсе мөдире Елена Седова  “Үлем инә очында” дигән китап һәм журнал күргәзмәсе оештырды.

 

20.05.2014
20 майда Яңа Рус Мәмәтхуҗасы җирлегенә эш визиты  белән Роспотребнадзорның Югары Ослан районы буенча начальник урынбасары  Рима Садыкова килде. Аның максаты - суэтем башнясын санитария кагыйдәләренә туры  китереп, ничек итеп дөрес әйләндереп алырга.


 

20.05.2014
Яңа Рус Мәмәтхуҗасы  авылы җирлегендә бик актив  төзекләндерү  эшләре белән башкарма комитеты, авыл клубы һәм китапханә    хезмәткәрләре шөгелләнәләр. Бүген алар сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә  куелган һәйкәл  янында чәчәкләр утырттылар,чүп үләннәрен утадылар.

19.05.2014
19.05.2014ел. Мәмәтхуҗа авыл китапханәсе мөдире Елена Седова үзенең эш урыны китапханә янында төзекләндерү эшләре алып барды. Чәчәк түтәлләре ясап анда  бик матур чәчәкләр утыртты. Бу матурлык китап укучыларның гына  түгел авыл халкының да күңелләрен күтәрер.


19.05.2014
19 май дүшәбе көнне балалар бакчасында балалар өчен бик шатлыклы вакыйга булды,иртә белән бакчага килгәндә аларны яңа уенчыклар көтә иде.Иң кечкенәләр бик тә гаҗәпләнделәр коры бассейнга, олырак яшьтәге  кызлар үзләрен кибеттә , хастаханәдә кебек хис итттеләр,  ә малайлар исә һөнәрханәдә ремотлау  эшләре белән мавыктылар.Аларны бу уеннарыннан аерып дәрескә утыртырга да авыр булды,аларның уйныйсылары гына килде.

 


19.05.2014
19 май  2014 ел. Исполкомның администрация бинасында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеева белән депутат Фәридә Ахмадеева агарту эшләрен башкардылар.


18.05.2014
Мәмәтхуҗа мәдәният  йортында 13 майдан 18 майга кадәр “Халык уеннары” атнасы үтте. Халык уеннары бик күп төрле:балалар уеннары,кызлар һәм егетләр уеннары. Рәсәйдә һәрвакыттада уеннар уйнарга яратканнар.Компьютер заманы булганга кызганычка каршы халкыбыз халык уеннарын онытып бара. Хәрәкәтчән уеннардан  халкыбыз арасында киң таралган уеннарның берсе  футбол санала.Мәктәп балалары, балалар бакчасының олы группа балалары белән мәдәният йортының художество җитәкчесе  Татьяна Никитушкина  төрле уеннар  үткәрде.Барча балалар да бу уеннарда бик теләп катнаштылар һәм  бик канәгать калдылар.


17.05.2014
Чәчәкле  май.
Май язның иң матур,чәчәк ата торган ае. Бу вакытта бакчалар гөрләп чәчәктә утыра.
Бүген Мәмәтхуҗа балалар бакчасы балары авыл бакчасына сәяхәткә бардылар.Алар монда  матур итеп акка киенгән агачлар,куакларны күзәттеләр,төрле  тавышта кошлар  сайраганын тыңладылар,файдалы үләннәр турында белемнәрен арттырдылар.Кечкенә  елгада балалар ихтибарыннан читтә  калмады, су өстендә  йөзеп йөри торган бөҗәкләрне күзәттеләр, аларның суда батмавына гаҗәпләнделәр,балалар сәяхәтнең ахырында елга буенда үскән яшь, хуш исле бөтнек җыйдылар.Кыш   көннәрендә тәмле итеп  файдалы чәй эчәргә.
Бу сәяхәт балаларга бик ошады, алар күтәренке кәеф белән үзләренең балалар бакчасына кайттылар.

   
 
16.05.2014
16 майда язгы кыр эшләренең барышы танышу максаты белән   Югары Ослан районына Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министры  Марат Әхмәтов  килде.Бу очрашуда  безнең  авыл җирлеге башлыгы Валентина Матвеевада катнашты.

21.04.2014
Өмә
Мәмәтхуҗа балалар бакчасы хезмәткәрләре бергәләп өмәгә чыктылар. Алар балалар мәйданчыгын һәм тирә-юньне чистарттылар. Өмәдә зур төркемдәге балаларда катнашты.

 

 

 

21.04.2014
Бәйрәмгә әзерләнәбез.
Мәмәтхуҗа балалар бакчасында район авыл җирлекләре арасында үткәрелә торган фестивале “От идей до воплощения” .

 

 

24.03.2014
Яз
Яз- елның иң матур вакыты.Без аны кышның салкыннарыннан соң сагынып көтеп алабыз. Ул табигатҗне кышкы йокыдан уята. Көннән – көн кояш үзенең якты нурларын җиргә сибә, тамчылар тама, гөрләвекләр челтерәп ага. Күчмә кошлар туган җирләренә эйләнеп кайталар. Яз- матур, шатлыкларга бай. Без барыбызда моңа шатланабыз, бигрәк балалар. Бу атна Мәмәтхуҗа балалар бакчасында язга багышланган иде. Балалар атна буе табигатьтә язгы үзгәрешләрне күзәттеләр презентациәләр, рәсемнәр карадылар, шигырләр, җырлар өйрәнделәр, ә атна ахырында үзләре ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырдылар.

 

 

 

 

28.02.2014
Масленица
“Масленица” бәйрәменә карата безнең Мәмәтхуҗа балалар бакчасында тәмле итеп коймак пешерделәр һәм куерткан баллы сөт белән балаларны сөйладык “Масленица” иң күңелле шау-шулы бәйрәмнәрнең берсе булып санала,аның билгеләре: кояш, коймак һәм Масленицаның карачкысын яндыру- кышны озатып, язны каршылау. Яшь үсеп килүче безнең балалар да шушы борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне онытмыйча, саклап калырлар дип ышанабыз.


 

 

 

 

16.01.2014
Саф һавада кышкы уеннар
Кыш җитү белән балаларга чын иркенлек туа – саф һавада уйнау физик сәламәтлек өчен  генә түгел,  күңел күтәренкелеге өчен дә бик файдалы. Чаңгыда, чанада шуу, Кар бабай ясау, бер-береңә кар түмгәкләре ыргытып уйнау һәм башка төрле уеннар балаларга шатлык, энергия, бәхет өсти.
16нче гыйнвар көнен Мәмәтхуҗа башлангыч мәктәп укучылары сәламәтлеккә файда китереп, кышкы саф һавада үздырдылар. Алар чаңгыда шудылар, “Кар түмгәгеннән сикерү”, “Кар бөртекләре”, “Туры тидерү” уеннары уйнадылар. Җиңелчә суык, йомшак  кар, күңел күтәренкелеге – яшәү рәвешенең гүзәл чыганагы.

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International