8.05.2014
Бөек Җиңү көне.
9 Май – Бөек Җиңү көне. Бәйрәм уңаеннан тәрбияче балалар белән тематик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балалар бәйрәмнең символы – “Георгия лента”сы турында белешмәләр алдылар. Бәйрәм алдыннан бу ленталарны тарату 2005 нче елдан традициягә кергән. Бу символны күкрәгенә кадаган һәрбер кеше арабызда исән –имин яшәгән сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булган ватандашларыбызга башын ия, алар белән чын күңелдән горурлана!
24.04.2014
Тукай иленә сәяхәт.
Менә йөз елдан артык инде сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, хәтта яттан белә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә. Аның әсәрләрен балалар бүген дә яратып укыйлар. Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Кәҗә белән Сарык инде менә ничәнче буынның яраткан әкият геройларына әйләнде. Сәяхәт барышында без балаларны шагыйрьнең күп кенә шигырьләре, әкиятләре белән таныштырдык, кыскача тормыш юлын сөйләдек, рәссамнарыбызның аның әсәрләренә ясаган рәсемнәрен күрсәттек. Безнең балаларыбыз да, бөек Тукаебыз шикелле, тарихыбызны белеп, туган телебезне яратып, халкыбызның лаеклы уллары, кызлары булып үсәрләр дип ышанып калабыз!
03.04.2014
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре
Балаларны тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү кечкенәдән башлана. Бу көннәрдә аларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү аеруча да мөһим.Шөгыльләрдән тыш, уен вакытында да, кагыйдәләргә зур игътибар бирелә.
27.03.2014
Каникул көннәрендә мәктәптә әкиятләр буенча викторина булып үтте. Балалар әкиятләрнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, төрле әкиятләр, аларның авторларын һәм геройларын искә төшерделәр. Әкиятләрнең эчтәлеге буенча бирелгән төрле сорауларга балалар тулысынча җаваплар алдылар, төрле яңа әкият геройлары белән таныштылар.
22.03.2014
НӘҮРҮЗ мөбәрәк булсын!
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме - ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм - Яңа елны каршылау бәйрәме булган, көн белән төн тигезләшкән чорга – 21 – 22 мартка туры килгән. Мәктәптә бәйрәмгә багышланган чара булып үтте, укытучы бәйрәм турында сөйләде, төрле шигырьләр, җырлар тыңланды.
22.03.2014
Чираттагы математика дәресе уен формасында үтте. Балаларга кунакка “Тылсымлы түгәрәк” килде. Дәреснең максаты: балаларны логик фикерләргә өйрәтү, анализ, синтез күнекмәләрен булдыру. Дәрестә балалар төрле геометрик фигуралар белән таныштылар, саннар турында белемнәрен ныгыттылар, ә соңыннан геометрик фигураларның рәсемнәрен ясадылар.
13.03.2014
Экология дәресендә тәрбияче “Елгаларда яшәүче балыклар “ темасына әңгәмә уздырды. Дәреснең төп максаты : балаларны тирә –як табигате белән таныштыру, балыкларны төрле төркемләргә аерырга өйрәтү, сөйләм телен үстерү. Әңгәмә барышында балалар елгаларда яшәүче балыкларның исемнәре белән таныштылар, матур рәсемнәргә карап аларның охшаш һәм аермалы сыйфатларын ачыкладылар. Тәрбияче тарафыннан үткәрелгән логик уеннарда балалар бик теләп катнаштылар, ә соңыннан һәрбер бала үзенә ошаган балыкның рәсемен ясады. Дәрес бик күңелле үтте.
18.02.2014
15 нче февраль – бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Ул 1906 нчы елда Оренбург өлкәсенең Мустафино авылында дөньяга килә. Муса кечкенәдән үк шигырьләр белән кызыксына һәм 1916 нчы елда ук үзенең шигырьләрен язарга тотына.
Килди башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә, балалар бакчасы белән берлектә, шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган тематик әңгәмә булып узды. Әңгәмә барышында укытучы балаларга шагыйрьнең кече мәктәп балалары өчен язылган “Джина” поэмасын укып үтте. Башлангыч сыйныфы укучысы шагыйрьнең “ Көз җитте”, “Күке” шигырьләрен сөйләде. Муса Җәлил исемен йөрткән күп кенә тарихи урыннарның төрле иллюстратив рәсемнәрен балалар кызыксынып карадылар. Шагыйрьнең Кремль каршындагы һәйкәле, аның исемен йөрткән опера һәм балет театры балаларга бигрәк тә ошады.
19.02.2014
Балалар бакчасына йөрүче балалар үзләренең тәрбиячеләре белән 23 нче февраль –әтиләр бәйрәменә актив әзерләнәләр. Дәрестә төрле шигырьләр һәм җырлар өйрәнәләр. Бәйрәмдә әтиләренә бирергә бүләкләр әзерлиләр. Алар төрле төстәге кәгазьләрдән матур чәчәкләр кисеп картонга ябыштыралар. Үз куллары белән ясалган бүләкләргә балалар бик шатланалар.
13.02.2014
Минем өем.
11 нче февраль көнне Килди авылы балалар бакчасында башлангыч мәктәп укучысы белән берлектә “ Минем өем” проектына кергән “Гаилә” темасы буенча интеграль дәрес үткәрелде. Дәреснең төп максаты: тема буенча бирелгән лексиканы төрле ситуацияләрдә ишетеп, аңлап куллана белергә өйрәтү, сөйләм күнекмәләрен булдыру, татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру. Дәрес барышында сюжетлы рәсемнәр кулланып “Ку рчакны киендер” уены үткәрелде, “Минем гаиләм” темасына аудиоязма тыңланды, тәрбияче әйткән сүзләрне, кыска фразаларны балаларның кабатлап әйтә белүләренә ирешү өстендә эшләнде. Дәрес бик күңелле үтте.
05.02.2014
Бөтендөнья халкы, кечесеннән алып олысына кадәр, түземсезлек белән 7 нче февраль көнне Сочида башланачак Кышкы Олимпиаданы көтә. Килди башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучысы, балалар бакчасына йөрүче балалар да, дидактик уен формасында, гади телдә, Кышкы Олимпия уеннары турында башлангыч белешмә алдылар. Тәрбиячегә кушылып күп кенә кышкы уен төрләрен үзләре дә санап киттеләр. Дәрес барышында укытучы шундый киң күләмдә оештырылган спорт ярышларында катнашу өчен спортсменнарга кече яшьтән үк төрле спорт төрләре белән шөгельләнергә туры килгәнен ассызыклап үтте, спортка карата мәхәббәт уятырга тырышты. Тәрбия сәгате балаларга бик ошады.
17.01.2014
Кечкенә балаларның тормышын әкиятсез күз алдына да китереп булмый Һәркөнне без балаларга төрле әкиятләр укыйбыз. Борын- борын заманда зур карурман эчендә... Күп әкиятләр шулай башлана һәм балалар , үзләре дә сизмәстән, сихерле әкият дөньясына чумалар, әкият геройлары белән бергә сәяхәт итәләр. Һәрбер әкиятнең ахырында яхшылык усаллыкны, гаделлек саранлыкны җиңә. Балалар әкиятләрне бик теләп тыңлыйлар, төрле төстәге иллюстрацияләрне кызыгып карыйлар.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:27