7.05.2014
Чисталыкны саклыйк!
Яр буе Моркваш авылындасугыш кырларыннан кайта алмыйча үлеп калган солдатлар истәлегенә куелган һәйкәл бар. Һәйкәл янындагы тәртипне , чисталыкны 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары күзәтеп ,чистартып торалар. Җиңү бәйрәме алдыннан да алар һәйкәл янына барып чүпләрдән чистартып кайттылар. Бу авыр эш түгел,ләкин алар һәйкәл янына баргач безнең азатлыгыбыз өчен көрәшкән солдатларны исләренә төшерәләр, ветераннар турында сөйләшәләр.
6.05.2014
Ярыш билгеләре.
Ике ел дәвамында Яр-буеМорквашы гомуми белем бирү мәктәбенең 2-нче сыйныф укучылары “Эму-Специалист”дигән ярышта катнашалар. Аларның җитәкчеләре Исмагилова В.Г. Быелгы ярышныңда нәтиҗәсе уңай булды. Укучылар сертификатлар һәм истәлекле наклейкалар белән бүләкләнделәр.Регионнар арасында Яр-буеМорквашы гомуми белем бирү мәктәбе 6-нчы урынга лаек булды.
6.05.2014
Язгы өмә
Яр буе Моркваш авылында мәктәп укучылары көз бер ,яз бер авылның иң матур урамын, ял паркын, мәктәп тирәсен чүп-чардан чистарту бер яхшы гадәткә әйләнеп китте . Аларга кушылып авыл кешеләре дә ул көнне өйдә утырып тормыйлар,урамга чыгып үзләренең өй тирәләрен җыештыралар.Һәр елны өмәдә балалар бер әйтемне исләренә төшерәләр: “ чисталык җыештырган җирдә түгел ,ә чүпләмәгән җирдә “.
5.05.2014
Хөрмәтле ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре!
Сезне чын күңелебездән Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Бу - илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты бәйрәмнәренең берсе, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышта гомерләрен аямаган илебез халкының батырлыгы алдында баш ию, хәтер көне. Сезгә сәламәтлек, иминлек, бәхет, телибез!

26.04.2014
Тукайны хәтергә алу көне.
26 нчы апрель 2014 нче елны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган зур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бу кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызы оештырды. Аның укучылары Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иңатын ныклап торып өйрәнеп зур презентация хәзерләделәр.Аннан соң инде зур булмаган фильм карадылар. Аның язган шигырьләрен яттан сөйләделәр,җырларын җырладылар.Тематик кичә укучыларның барысына да билгеле булган “Туган тел” шигыре белән тәмамланды.
26.04.2014
Ата-аналар җыелышы.
Яр буе Морквашы гомуми урта белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды.Бу җыелышка бик күп ата-аналар килделәр.Көн тәртибендә: өченче чирекнең йомгаклары ,чыгарылыш сыйныфларында нинди имтиханнар бирәчәкләре һәм аларга әзерләнү чорында нишләргә кирәклеге турында аңлатылды.Шулай ук ата-аналарны Хөкүмәт порталына ничек итеп теркәү турында әйтелде.Иң мөһиме булып укучыларга киләсе уку елына нинди форма сайлау иде.Бу мәсьәлә бик уңышлы хәл ителде.Ата-аналар каршында”Уңыш” дигән оешманың вәкиле дә чыгыш ясады.Ул ата-аналарга яңа модельләр нинди булырга тиеш,кайсысын сайлап алырга була,барысын тулысынча итеп аңлатты.Ата-ана үзәренә охшаган форманы сайлап алдылар.Ә соңыдан һәр сыйныф җитәкчесе белән аеры җыелышлар үткәрелде.
24.04.2014
Чишмәләрне чистартабыз
Яр буе Моркваш авылына якын гына урнашкан урманда бик тәмле сулы чишмә бар.Чишмәдән авыл халкы бик яратып су эчә, гөмбә,җиләк җыючылар янында ял итәләр. Ә бүген чишмәгә 10 нчы сыйныф укучылары үзләренең сыйныф җитәкчесе Ширяев А.Г.белән килделәр .Алар чишмә янында ял иттеләр һәм тирә-юньнен чистарттылар.
24.04.2014
Укучыларның мәктәп фестивалендә катнашулары.
Яр буе Морквашы укучылары һәм мәктәп хезмәткәрләре белән “Барлык булган идеяләрне тормышка ашыру”дигән баш астында авылда зур бәйрәм үткәрелде.Бу чара Югары Ослан муниципаль башлыгы тарафыннан оештырылды,чөнки авыллардагы яшәп килгән традицияләрне һәм халык һөнәрләрен югалтмау , халык иҗатын югарыга күтәреп чыгу булып тора. Бу күргәзмәне ачу алдыннан мәктәп укучылары зур булмаган концерт белән чыгыш ясадылар.(Җитәкчеләре Кириллова Н.Л.,Исмагилова В.Г.),шулай ук бу күргәзмәгә Ширяева А.М.ИвановаИ.В.Тюрина Е.Е.,Саттарова Н.А., үзләре яшь вакытта чиккән әйберләрен,рәсемнәрен,эшләнмәләрен китерделәр.Саттарова Надеңда Алексеевна чигеп ясаган палас һәм келәмнәре белән мастер-класс күрсәтте.Укучылар,авыл кешеләре бу күргәзмәне карап үзләренең авылларында шундый талант ияләренә лаек булган кешеләргә сокланып кайтып киттеләр.
23.04.2014
Яңа уңышлар
Дүшәмбе көнне үткәрелә торган мәктәп линейкасында ,2013-2014 нче уку елында Бөтенроссия беунча үткәрелгән “Ботаника”,”Искиткеч табигать”,”Зоология”,”Анатомия”фәннәре буенча катнашкан укучыларны бүләкләү булды. Анда 6 нчы сыйныф укучысы Захарова Асалия “ботаника”-3 нче урын,”Искиткеч табигать» 7 нче сыйныф укучысы Каримова Галия, «Зоология» 8 нче сыйныф укучысы Махмадиева Мадина Һәм “Анатомия” буенча Сидорова Влада диплом һәм грамотолар белән бүләкләнделәр.Без аларны котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.
18.04.2014
Җиңү безнең кулда.
2014 елның 18 нче апрель көнендә үзләренең фәнни җитәкчесе-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызы белән чираттагы Яр Чаллы шәһәрендәге педагогия институтында үткәрелә торган Республика конференциясенә юл тоттылар. Югары Ослан районыннан бары тик Яр буе Морквашы мәктәбеннән без генә катнашып зур җиңүгә ирешеп кайттык. Бу конференциягә куп укучылар республиканың зур шәһәрләреннән килгәннәр иде.Шулай булгач,җиңүгә ирешү җиңел булмады,зур тырышлык куярга туры килде.10 нчы сыйныф укучысы-Зиганшин Динар 1нче дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде,ә инде 10 нчы сыйныф укучысы Михайлова Яна 2нче дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчеләре-Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызына республика конференциясенә җиңүчеләр хәзерләгән өчен Сертификат тапшырылды.
18.04.2014
Башлангыч сыйныф укытучыларының семинары.
18 нче апрель көнне Яр-буе Морквашы гомуми урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының семинары булды. Семинар МБУ “ИМЦ» директоры Ахметова Фәридә Фазыл кызы җитәкчелегендә узды. Семинарның темасы: “Укыту проектлары-эзләнү эшчәнлегенең күнекмәләр үстерү юллары. ”3 нче сыйныф укытучысы Кириллова Н.Л.”Сәламәт буласың килсә” дигән Сингапур методикасын кулланып сәламәтлек сәгате үткәрде. Башлангыч сыйныф укытучылары “Әби сандыгы “дигән фольклор бәйрәм күрсәттеләр. Тугәрәк өстәл әнгәмәсендә башлангыч сыйныф укытучылары Исмагилова В.Г.”Чыганак”, Макарова Д.М.”Сәламәт бул” дигән класстан тыш программаларының презентацияләре белән чыгыш ясадылар. Кириллова Н.Л.проект эшчәнлегенең белем бирү нигезе буларак иҗади хезмәт үстереше турында сөйләде. “Минем кече Ватаным “ исемле презентация тәкъдим ителде.
18.04.2014
Военкоматтагы медосмотр.
Яр буе Морквашы мәктәбендәге укыган яшүсмерләрнең район поликлиникасында чираттагы медосмотры булып узды.Табибларның төп бурычы булып яшүсмер егетләрнең армияга яраклы булуларын ачыклау иде. Аларның тазалыкларын ачыклауда теш, күз табиблары, терапевт, психиатр, хирурглар катнашты. Табиблар яшь егетләрнең тазалыкларын бик ныклап тикшерделәр. Әгәр дә шулай тикшерелмәсә, егетләр арасында соңга калып ачыкланган төрле авырулар килеп чыгарга мөмкин. Шуның өчен табиблар бигрәк тә бу тикшерүләргә бик игътибарлы булдылар. Безнең мәктәптән бу елны медосмотрны дүрт яшүсмер егет узды.
15.04.2014
Никольский аылында яшәүче тыл ветераны Фазульянова Айслу Закир кызына 15 апрель көнне 85 яшь тулды. Юбилярны бу олы бәйрәме белән Яр буе Моркваш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гаязов Ильнур, депутат Хузьяхметова Лилия һәм секретарь Сафиуллина Чулпан тәбрик иттеләр, истәлекле бүләк тапшырдылар. Алар аңа исәнлек, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Могҗизалар булмый җирдә,
Яшьлек кире кайтмый шул.
Аккан судай үтә еллар,
Сулар үргә акмый шул.
Гөмерләре утә инде ул
Ашкынып аккан судай.
Тик гөмерен, буйларына
Исәнлек бирсен Ходай!
22.03.2014
ХII төбәкара регионнар буенча Каюм Насыйри исемендәге яшьләрнең фәнни-гамәли укуларыннан җиңү белән кайттык.
22 нче март 2013нче елны Казан шәһәренең 81нче мәктәбендә регионнар буенча Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли укулары булды. Бу укуларга Россиянең төрле төбәкләреннән 9-11 сыйныф укучылары җыелган иде. 500 йөздән артык эш җибәрелгән булса, шуларның 190 эше генә 2нче турга үткән. Шулай итеп конференциядә 190 укучы катнашты. Монда катнашкан укучылар бар да җиңүчеләр итеп игълан ителде. Яр буе Морквашы гомуми урта мәктәбеннән 10 нчы сыйныф укучысы Михайлова Яна үзенең фәнни җитәкчесе Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызы белән катнашып зур җиңүгә иреште. Ул өчече дәрәҗәле диплом алуга иреште. Җиңүчеләрне КФУның галимнәре,профессорлары чын күңелдән котлады. Ә аннан соң Казан дәүләт мәдәни университетыннан килгән артистлар безнең алда чыгыш ясадылар.Без бик тә канәгатъ булып таралыштык.
22.03.2014
22 март көнне Югары Ослан район үзәгендә яшьүсмерләр клубында йөзү ярышлары булып узды. Яр буе Моркваш авыл җирлегеннән әлеге ярышларда Саттаров Альберт һәм Саттаров Артур катнашты. Альберт икенче урынны, Артур өченче урыннарны яулап алдылар. Егетләргә ярышта кашнашкан өчен рәхмәтләребезне белдерәбез һәм киләчәктәдә безнең авыл җирлеге тормышында актив катнашырлар дип өметләнеп калабыз.
21.03.2014
Язгы каникул вакытында техника хәвефсезлегенә багышланган инструктаж.
Укучыларны каникулга җибәрү алдыннан ОБЖ укытучысы Зиятдинова Т.В. барлык укучылар белән юл хәвефсезлекләренә каршы көрәшү турында инструктаж үткәрде.Укучыларга яңадан бер кабат урамда йөрү кагыйдәләрен, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен ничек тотуларын, бигрәк тә язгы ташкын вакытында су буендагы куркынычлыклары турында исләренә төшерде. Бу үткәрелгән инструктаж тиешле журналга теркәлде.
20.03.2014
20 март көнне Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов, Яр буе Моркваш авыл җирлеге башлыгы Ильнур Гаязов Бөек Ватан сугышы ветераны Щербакова Александра Афанасьевнаны туган көне белән котладылар, аңа исәнлек – саулык, балаларының мәрхәмәтен теләп калдылар. Аңа 95 яшь тулды. Моңа карамастан, ветеран үзен яхшы хис итә. Бүгенге көндә үзенең улы белән Яр буе Моркваш авылында яшәп ята. Ветераныбыз хәлен белгәнгә һәм котлауларга бик шатланды, онымаган өчен рәхмәт әйтте.
18.03.2014
«Сыйныф җитәкчесе -2014»
Сыйныф җитәкчеләренең профессиональ үсеше һәм яңа педагогия тәҗрибәне тарату максатыннан 13,14, 15 март көнне «Сыйныф җитәкчесе -2014» бәйгесе үткәрелде. Бәйге ике турда узды. Беренче турда тәрбия һөнәрләрен, сыйныфтантыш чараларлардан өзек күрсәттеләр. Икенче көндә бәйгедә катнашучылар иҗади формада үз-үзләрен презентацияләделәр, портфолио бирделәр, үз тәрбия программаларын ачтылар.
«Сыйныф җитәкчесе 2014» бәйгесендә безнең мәктәпне инглиз теле һәм 9 сыйныф җитәкче Хохлова И.В. тәкъдим итте. Ул бәйгедә тиешенчә чыгыш ясады һәм «Балалар белән бер дулкында» номинациясендә җиңүне яулады.
18.03.2014
Безнең урманнарны чисталыкта саклап тору.
Яр буе Моркваш авылында бик матур ял паркы бар. Анда авыл кешеләре кичләрен кечкенә балалары белән хуш исле юкә, нарат, чыршы агачлары күләгәсендә ял итәләр, балалар рәхәтләнеп уйныйлар. Авыл яшләре дә шунда очрашалар. Ләкин алардан соң чүп –чарлар да калгалый. Ял паркы безне гел шатландырып торсын өчен без мәктәп укучылары анда чисталыкны саклап торабыз. Шуның өчен бүген 10 нчы сыйныф укучылары Чинарева В., Михайлова Я., Зиганшин Д., Горячкин А. өмә үткәрделәр. Өмәдә катнашкан укучыларга барыбыз да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
17.03.2014
Юбилярны котлау хаты.
Апрель ае безнең укытучыларның һәм башка хезмәткәрләрнең туган көннәренә бай ай. Апрель аенда безнең өчен бик күркәм музыка укытучысы Каптюшина Елена Алексеевнаның юбилеен билгеләп үтте. Үзенең педагогик эш дәверендә ул укучылар алдында зур хөрмәткә лаек, чөнки ул балаларга ныклы белем бирү өчен зур көч куйды.Ул һәр елны сыйныф җитәкчесе булып эшләде. Ул тәрбияләгән укучылар үзләренең тәртипләре ягыннан башка укучылардан аерылып торалар,алар мәктәпнең төрле сыйныфтан тыш чара эшләрендә бик актив катнашалар һәм зур җиңүләргә ирешәләр.Бүген тантаналы линейкада Елена Алексеевнаны укучылар, укытучылар коллективы,профсоюз комитететы 55 яшь тулу уңаеннан кайнар котладылар һәм киләчәк тормышында сәламәтлек, зур уңышларга ирешүен теләделәр.
14.03.2014
Муниципаль этабындагы «Тере классика» конкурсы.
14 март көнне Үзәк район китапханәсендә оста итеп прозаик әсәрләрне уйнап күрсәтү конкурсы үтте. Бу конкурста районның 6 мәктәбе катнашты. 13 укучы арасында кызу гына ярыш барды. Алар һәрберсе зур энтузиазм белән үзләренең иҗади нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр. Укучылар төрле язучыларның әсәрләрен ятлап килгәннәр иде. Безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучылары Захарова Асалия һәм Зверева Мария катнашты. Захарова Асалия Андерсеннең ”Бер әнинең тарихы”, ә Зверева Мария Экзюперинең ”Кечкенә принц” әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Аларга район үзәк китапханәсе мөдире рәхмәт хаты тапшырды.
14.03.2014
Чыгарылыш класслар өчен ата-аналар җыелышы
14 нче мартта Яр буе Моркваш урта мәктәбендә чыгарылыш классларда ата-аналар җыелышы булды. Анда ата-аналар, укучылар, сыйныф җитәкчеләре, уку эшләре буенча Иванова И.В. һәм район үзәгеннән уку эшләре буенча җаваплы Ахметшина Фәридә Фазыловна да килгән иде. Ата-аналарны һәм укучыларныдәүләт экзаменнары буенча борчыган сорауларга да, яңалыклар белән дә Фәридә Фазыловна таныштырды, аңлатты һәм барыбызга да уңышлар, исәнлек теләп үзенең сүзен йомгаклады. Ата аналар дәүләт имтиханнарына бик җаваплы карарга кирәклеген аңлап, оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.
14.03.2014
Мәктәптә музей тәрбия эшендә төп урын ала
14 нче мартта Яшел үзән шәһәрендә Республика буенча ”Мәктәп музейы эшчәнлегендә актуаль сораулар” дигән семинар булып узды. Семинарда туксаннан артыкрак кеше катнашты. Семинарның максаты 5 өлештә оештырылган иде.
1.Музейдагы әйберләрне дөрес саклау буенча борчыган сораулар, кагыйдәләр.
2.Иҗат итә белүче шәхесләр тәрбияләү.
3.Сугыш еллары чорындагы музей эшчәнлеге.
4.Мәктәп музей эшендә белем бирү эшчәнлеге һәм яңа технологияләр.
5.Музей эшчәнлегендә милли эшләр.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Анда безнең мәктәптән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гиниятова Н.А. да үзенең чыгышы белән катнашты. Үзенең чыгышында Яр буе Моркваш мәктәбендә музей тәрбия эшендә төп урын алып торуы турында сөйләде. Тикшеренүләр, рәсмиләштерү, эзләнүләр вакытында белем дәрәҗәләре, активлыклары үсә, игътибарлыклары арта.
.jpg)
14.03.2014
Ярышта катнашучылар.
Яр буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныф укучылары “Россия чаңгычылары” дигән район ярышында катнаштылар. Бу ярышта катнашкан укучылар бетмәс-төкәнмәс дәрт, башка мәктәп укучылары белән аралашып бик шатланып кайттылар. Мондый ярышларны оештыру бездә бик кирәк дип саныйбыз.

13.03.2014
Сыйныф җитәкчеләренең ярышы.
12 нче февраль көнне Яр буе Морквашы гомуми урта белем бирү мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең чираттагы районкүләм конкурсы үтте.Бу конкурс “Кешене ничек тәрбияләргә кирәк” дигән девиз астында булды.Ярышта катнашучы сыйныф җитәкчеләре үзләренең эшләрендәге профессиональ мастерлыкларын күрсәтеп зур уңышларга ирештеләр дип әйтергә була.Безнең укучыларыбызга таныш булмаган башка мәктәп укытучылары белән аралашу бик мавыктыргыч булды.Укучылар барлык бирелгән биремнәрне бик кызыксынып үтәделәр.
9.03.2014
Хатын-кызлар көненә багышланган концерт
Яр буе Моркавш мәктәбендә хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан барлык әниләрне һәм укытучыларны котлап бик матур концерт булды. Концертны вокал түгәрәгенә йөрүче укучылар әзерләделәр. Алар бик тырышып әниләр өчен төрле уеннар оештырдылар, кызыклы ярышлар, матур җырлар бәйгесе үткәрделәр. Үзләре дә иң матур җырларны җырладылар. Вокал түгәрәге җитәкчесе Валеева Альфия Ахатовнага һәм катнашкан балаларга күңелле ял оештырганнары өчен укытучылар, әниләр исеменнән бик зур рәхмәт.
27.02.2014
Пушкинга багышланган бал.
Районның мәдәният йотрында искиткеч һәммәсендә сокландырырлык Пушкинга багышланган кичә үткәрелде. Бу чараны оештыручысы Югары Ослан районының укытучысы -клуб җитәкчесе Татьяна Тихонова иде.
Проектта катнашучылар Пушкин яшәгән чордагы вальслар башкардылар, аның шигыреннән өзекләр сөйләделәр. Бу үткәрелгән чара барлык залда утыручыларны таң калдырды. Әлбәттә, бу бал үткән чор белән хәзерге чорны чагылдырып күрсәтте. Һәр тамашачы, яшь артистларның оста итеп башкаруына горурланып утырдылар. Бу чара бик югары дәрәҗәдә үтте, шушы исәптән аның җитәкчесенә мең-мең рәхмәтебезне белдерәбез.
26.02.2014
”Сайлау сүзе нәрсәне аңлата һәм аны ничек үткәрәләр”
26нче февраль көнне ”Татарстан Республикасындагы яшь сайлаучыларга” дигән республика акциясе тәмамланды.Бу көнне йомгаклау кичәсе булып 7-11сыйныф укучылары арасында ”Сайлау сүзе нәрсәне аңлата һәм аны ничек үткәрәләр”дигән темага викторина үткәрү белән тәмамланды. Бу чараны 9нчы сыйныф укучылары Самитова Айгөл белән Смотраева Ксюша әзерләде. Укучылар практик яктан үзләренең белемнәрен тикшерделәр: проблемалы булган мәсьәләләрне чиштеләр, үз фикерләрен тулысынча әйтеп бирә алдылар .Барлык катнашкан укучылар да бу үткәрелгән чарадан канәгать булып калдылар.

26.02.2014
Ягез әле егетләр!
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безнең мәктәптә һәр елны “Ягез әле егетләр!” дигән исем астында бик матур ярыш үтә.Анда малайларның физик көчләре генә түгел ә йөгереклекләре,тизлек,шаянлык буенча да сыналалар.Бу ярышта җиңүче булып Хабибуллин Айрат булды.
25.02.2014
Мәктәптә ачык дәресләр.
2014нче елның 25февралендә Яр буе гомуми урта белем бирү мәктәбендә өч ачык дәрес карадык.Гильмиева Гүзәл Ринат кызы 3нче сыйныф укучылары белән татар әдәбиятыннан “Туган ягым Татарстан”дигән темага ачык дәрес күрсәтте.Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызы 8 нче сыйныф укучылары белән 2 ачык дәрес күрсәтте. Татар әдәбиятыннанФәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала”дигән хикәясе буенча ачык дәрес һәм татар теленнән шул ук сыйныфта”Сыйфат фигыль”мастер-класс дәресен карап үттек.Бу дәресләргә гуманитар циклындагы мәктәп методик берләшмәсендәге торган укытучылар керделәр.Дәресне караган укытучылар барлык дәресләргә дә югары бәя бирделәр,үз дәресләрендә куллану өчен бик кирәкле булган мәгълуматләр алдылар.Ачык дәрес биргән укытучылар яңа технологияләрне бик оста кулланалар,ИКТ һәм презентацияләр ясап дәресне җанландырып җибәрделәр.Мондый дәресләрдә укучылар үзләрендә ныклы белем үзләштерәләр.Укытучылар дәресләрендә бик күп өстәмә материаллар кулланалар.Барлык бу эшләрне ММБ җитәкчесе Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызы оештырды.
25.02.2014
Түгәрәк өстәл.
Республикада “Р.Т.яш хокук сайлаучылар көне”дип аталган акция баруына багышлап тарих укытучысы Баданина А.В. өлкән сыйныф укучылары белән «Сайлауларга ни өчен барырга кирәк» дигән түгәрәк өстәл үткәрде. 10-нчы сыйныф укучысы Михайлова Я. оештыручы буларак бу чарада катнашырга алдан ук төрле милләт кунакларын чакырды. Алар үз илләрендә сайлаулар ничек узуы турында сөйләделәр. Укучылар демократик җәмгыятнең сайлау хокукларының нигезләре белән,сайлаучыларның хокуклары белән таныштылар. Түгәрәк өстәл ахырында барлык укучылар«сайлауларга барырга кирәк» дигән нәтиҗә чыгардылар, чөнки бу барлык гражданнарның да әхлак тәрбиясен күрсәтү. Моназарада катнашучлар үзләренең чыгышларыннан бик канәгать калдылар.Алар үзләренең логик фикерләү сәләтләрен,анализ итә белүләрен, төрле карарлар чыгара алуларын күрсәттеләр.

21.02.2014
V Бөтенроссия фәнни–гамәли конференциясе.
21-22февраль 2014 елны Казан федераль университеты бинасында V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу конференциягә Россиянең төрле төбәкләреннән укучыларһәм студентлар килгәннәр иде, хәтта Казахстан һәм Украина илләреннән дә укучылар һәм студентлар бар иде. Бу конференциягә Яр буе Морквашы гомуми урта белем бирү мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Хәсәнов Нияз үзенең фәнни эшенең җитәкчесе Фәнзия Садыйкова белән катнашты. Нияз”Татар, рус, инглиз телләрендәге мәкальләрне чагыштырып өйрәнү”дигән темага үзенең фәнни эшен багышлап язды. Үзенең чыгышы белән жюри әгъзаларын таң калдырды һәм зур җиңүгә иреште. Аның язган эше иң яхшы эшләрнең берсе булып Бөтенроссия конференциясенең китабында басылып чыкты .Ниязга киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
21.02.2014
Бүгенге сайлаулар нигездә гомум тигез һәм туры сайлау хаклы яшерен сайлау рәвешендә үткәреләләр, ә Россия Федерация гражданинны сайлауларда азат һәм ирекле катнашалар.
Бүген без депутатларны Федераль канунга килешеп сайлыйбыз .
Ә шул канун - криминалитета, экстремистик организациядәге, пычрак сайлау технологияләрендә , контрольсез финанслауга сайлау кампаний кандидатлары һәм депутатларын тоткарларга мөмкинлек бирә.
Түбән Ярбуе Моркавшы авылы китапханәсендә «Яшь сайлаучыга билгегә » багышлангаг күргәзмә булды. Күргәзмә үз өченә шушы бүлекләрне кертә: "Сайлау системасы безнең вакытта ", " Сайлаулар тарихы ", " Атамалар һәм төшенчәләр", "Дәүләт символлар", " Яшь сайлаучыга кирәкле мәгълүмат". Шушы әдәбиятне башкарма комитет белән Ярбуе Морквашы авыл бистәләре информацияләү өчен бирелгән.
19.02.2014
Фәтих Әмирхан исемендәге VI республика фәнни-гамәли конференциясе.
19 нчы февраль көнне Казанның 170 нче мәктәбе тарафыннан оештырылган VI нчы республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу конференциягә Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 8-11 сыйныфларында укыган иң сәләтле укучылары катнаштылар, шулай ук Чечнәдән кадәр укучылар конференциягә катнашырга килгәннәр иде. Югары Ослан районыннан бердән-бер Яр буе Морквашы гомуми урта мәктәбеннән иң яшь, 6 нчы сыйныф укучысы Чернова Вероника үзенең фәнни җитәкчесе Садыйкова Фәнзия Мәүлит кызы белән бу конференциядә катнашуга иреште. Ул үзенең фәнни эшендә җәй көнендә Кызыл Байрак авылында яшәп иң зур уңышларга ирешкән Сәлих Сәйдәшевнең иҗатын ачып салды. Оештыру комитеты конференцияне бик югары дәрәҗәдә оештырды. Жюри әгъзалары Чернова Верониканың фәнни эшен конференциянең җыетыгына кертергә карар кылдылар. Конференциядә катнашкан барлык укытучылар һәм укучылар бик канәгать булып өйләренә таралыштылар. Мондый коференцияне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
15.02.2014
14-28 февральдә Республикада Яшь сайлаучы көне үткәрелә , һәм ул 2014 елның сентябрендә үткәреләчәк ТР Дәүләт Советына сайлауларга багышлана.
Яшьләр акциясе мәгълүмати һәм хокукый аңлату характерына ия. Барлык чаралар яшьләрнең һәм булачак сайлаучыларның хокукый культурасын һәм хокукый белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелә. Татарстанда республика парламенты сайлауларында 600 меңнән артык яшь сайлаучы сайлау хокукына ия, шул исәптән 34 мең яшь татарстанлы беренче тапкыр тавыш бирә ала. Сайлау комиссиянең бурычы – яшь һәм булачак сайлаучыларга сайлаулар институты, оештыручылар һәм сайлау процессында катнашучылар һәм гражданнарның сайлау хокуклары турында аңлаешлы итеп җиткерү. Сайлау комиссиясе яшьләрнең югары гражданлык активлыгына ия булуы яклы, тавыш бирү көнендә сайлау участокларына белемле сайлаучылар килүе мөһим. Февраль акциясе берьюлы республиканың шәһәрләрендә һәм районарында да старт ала. Аерым алганда, бу көннәрдә Яр буе Морквашы китапханәсендә сайлауларга багышланган күргәзмә үткәрелә.
.jpg)
12.02.2014
Кояш системасы буенча сәяхәт.
Бүген безнең мәктәпкә үзенең лекциясе һәм видеофильмнары белән планетарий килде.Аның видеофильмнары укучылар өчен бик кызыклы иде,ул күрсәткәндә таң калып утырдылар.Бу караган фильмнар бик озак аларның хәтерендә сакланыр,алган белемнәре киләчәктә кайбер дәресләр өчен бик кирәкле булыр.Түземсезлек белән шундый очрашуларны көтеп калабыз.

12.02.2014
Яр буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбендә 10нчы февраль 2014 елны Афганистанның сугыш ветераны,авылдашыбыз Сергей Плеханов Александр улы белән укучылар белән очрашу кичәсе оештырылды.
Сергей Плеханов 1979нчы елда Афганистан җирендә хезмәт итә.Шул вакытта Афганистанда каты сугышлар бара.Укучылар өчен бу очрашу бик кызык булды.Ул үзенең шушы сугышта катнашканы турында сөйләде,аның турыда бер дә исенә төшерәсе килмәсә дә.Алар бергә хезмәт иткән иптәшләре белән һәр елны Можайск шәһәрендә очрашалар икән,анда һәрберсе үзенең тормыш юллары турында сөйләшәләр.Аларның үз сайтлары бар,шуның аркылы бер-берсе белән еш кына аралашып торалар.Шулай итеп күп еллар аралашу аларга дәрт өсти һәм көч бирә.
06.02.2014
Яр буе Моркваш авыл җирлегендә урнашкан авыл урамнарын кар көртләреннән чистарту эшләре алып барыла. Буген Яр буе Морквашы һәм Покровка авыллары урамнарын чистарттылар. Кар чистарту авыл җирлеге башкарма комитеты техникасы белән башкарыла.

06.02.2014
4 февральда Никольский бистәсендә яшәүче Сергейчева Анна Устин кызының 85 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Юбилярны Яр буе Моркваш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гаязов Ильнур һәм Сафиуллина Чулпан котладылар. Алар юбилярга исәнлек, бәхет, тыныч картлык теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
.jpg)
27.01.2014
27 гыйнвар көнне Яр буе Морквашы урта мәктәбендә халык җыены узды. Көн тәртибендә Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитетының 2013 елда башкарган эшләр буенча хисап бирелде һәм 2014 -нче елда эшләнәсе эшләр планлаштырылды. Бу сорау буенча, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын үтәгән, Гаязов Ильнур чыгыш ясады. Мәктәп директоры Саттаров Радик Яр буе Морквашы у урта мәктәбендә үткәрелгән чаралар, тәрбия эше, укыту процессы, укучыларның укуда, төрле бәйгеләрдә, интернет-конкурсларда, спортта булган уңышлары белән таныштырып үтте. Шулай ук Яр буе Морквашы авылы китапханә җитәкчесе Прохорова Ильмира китапханә эшчәнлеге белән танаштырды: нинди чаралар, бәйрәмнәр, бәйгеләр үткәргәнен, китапханәгә күпме китап кайткан, китапханәгә күпме кеше йөри һәм башкалар.
25.01.2014
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гиниятова Н.А. җитәкчелегендә Яр Буе Морквашы гомуми урта мәктәбендә”Хәтер” дигән геройлар клубы эшли башлады.Бу клубны ачу укучыларны әхлаки яктан илнең чын гражданы итеп тәрбияләүгә,үз туган илеңне,туган җиреңне чын күңелдән яратырга ярдәм итәр.Бүген аның файдасы бик күп,милли һәм дини карашларга хөрмәт белән карау бик кирәк.Һәркем үзенең ана телен яратырга ,аның традицияләрен саклау өстендә эшләргә тиеш.
25.01.2014
Хәзерге заман укытучы үзенең эшен компьютер һәм интернетсыз күзәтә алмый.Ләкин алардан артык куллану зыян китерергә мөмкин.
Шуңа күрә информатика укытучысы Ширяев А.Г.Яр-буе Моркваш урта мәктәбендә эшләүче укытучыларга компьютерны нәтиҗәле куллану дәресе үткәрде.Укытучылар үзләре кызыксынган сорауларга җавап алдылар һәм вируска каршы программаларын яңарттылар.
25.01.2014
Яр-буе Моркваш авыл клубы каршында, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларына багышланган Хәтер Һәйкәл бар. Истәлекле вакыйгәләр көнне һәйкәл янына авылдашар,укучылар сугышта һәлак булучыларны искә алып чәчәкләр куялар һәм митинглар үткәрәләр.Һәйкәл яны һәрвакыт чиста булсын өчен Яр-буе Моркваш урта мәктәбе укучылары дежур торалар.Алар һәйкәл тирәсен кардан чистарталар һәм тәртип саклыйлар.

23.01.2014
23 гыйнвар көнне Яр буе Морквашы гомүми урта мәктәбендә гуманитар циклы укытучыларының мәктәп методикасының берләшмә утырышы булды.Иң беренче без яшь инглиз теле укытучысы Хохлова Ирина Вячеславовнаның 3нче сыйныфта инглиз теленнән ачык дәрес карадык.Дәрестә ул ИКТ һәм лингафон кабинетын оста кулланып дәресне югары дәрәҗәдә оештырды,яңа алдынгы методлар кулланды,Мәктәп берләшмә җитәкчесе Садыкова Ф,М, дәрескә югары бәя бирде,кулланган алымнары яңа дәрес таләпләренә туры килә,киләчәктә зур уңышларга ирешүен телим.
23.01.2014
23 гыйнварда Яр-буе Моркваш урта мәктәбендә 4-5 сыйныф укучылары белән бергә А.П.Гайдарның 110 еллык юбилеена багышланган “Балалар күңелен иң яхшы белүче “дигән әдәби кичә үткәрелде.Гайдарның хикәяләре аша укучылар аның сугыш һәм иҗат сукмаклары буенча үттеләр. Ул һәлак булганда аңа бары тик 37 яшь кенә булган.Ләкин яшь булуына карамастан аның ихтыяр көче нык булган.Гайдар әсәрләренең геройларыннан хәзерге заман яшьләренә дә үрнәк алырга мөмкин.

21.01.2014
Бөтенроссия интернет-викторина”Үз-үзеңне тикшер”.
3нче сыйныф укучылары 2 нче чиректә бик тырышып эшләделәр:конкурсларда,олимпиадаларда,конференцияләрдә катнаштылар һәм аларның күбесе дипломнар белән бүләкләнделәр.
Төрле конкурсларда һәм олимпиадада катнашу укучыларның предметларга карата зур кызыксыну туа,
активлыклары арта,өстәмә әдәбият белән конкрет эшләргә өйрәнәләр.

17.01.2014
Яр буе Моркваш балалар бакчасы конне зарядкадан башлыйлар. Зарядка аларны тэртипкэ сала: йокыларыннан уята, коч бирэ hэм иммунитетын ныгыта. Зарядка кунегулэре музыка белэн бара. Шуна курэ балаларнын кэефе кутэренке hэм авыруларга бик бирешмилэр.


17.01.2014
Мәктәп советы үткәрелде
Моркваш урта мәктәбендә “Единство” дип аталган балалар оешмасының утырышы булып узды. Утырышта күп кенә сораулар каралды: уткәрелгән чараларга йомгак ясалды,сыйныфларда кизү торучыларнын эшенә төгәллекләр кертелде, киләчәктә үткәреләчәк чараларга яңа тәгдимнәр кертелде. Актив укучылар һәм старосталар бик кызыксынып бөтен сорауларны тикшерделәр.
.jpg)
17.01.2014
Конкурста катнашучыларны бүләкләү
Моркваш урта мәктәбе укучылары уку барышында төрле ярышларда катнаштылар, мәсәлән, стена газеталары чыгаруда, кардан төрле фигуралар ясауда,интернет-викториналарда. Аларның эшләре кышкы каникул вакытында бәяләнде.
Беренче мәктәп күләмендә үткәрелгән линейкада укучыларга дипломнар, Бөтенроссия, район һәм мәктәп дәрәҗәсендәге мактау грамоталары тапшырылды, аеруча Бөтенроссия буенча интернет-викторинада диплом яулаган укучыларны (укытучы Кириллова Н.Л), шулай ук математика фәне буенча үткәрелгән “Ребус” дип аталган 4нче Бөтенроссия конкурсы дипломантлары өчен шатландык. Аларны кайнар котлыйбыз! Аларга киләчәктә уңышлар теләп калабыз!
17.01.2014
Кыш елның иң күңелле вакыты, бәйрәмнәргә бай вакыт. Шуларның берсе-яңа ел.
15.01.2014
3 нче сыйныф укучылары Бөтенроссия буенча үткәрелгән дицстанцион мультиолимпиада – марафоны “Муравейник-2014” катнаштылар.
Беренче уку көнне үк алар үзләренең дөрес җаваплар өчен алган баллары саны буенча кырмыска сүрәтләнгән наклейкалар алдылар. Олимпиадаларда, төрле конкурсларда катнашу балаларның иҗади активлыгын үстерә, аң белемнәрен, кызыксынучанлыкларын арттыра.
15.01.2014
Лотерей билет уены
Яңа елга багышланган ярминкәдән җыелган акчага Яр-буе Морквашы урта мәктәбенең администрациясе һәр сыйныф укучыларына бүләкләр әзерләде. Без, 2 сыйныф укучылары, ул бүләкләрне Иске яңа елга багышлап лотерей билетлары уйнаттык. Һәр бала Кыш бабай башлыгыннан үзенә лотерей билеты алды һәм бу билетка чыккан бүләккә бик шатланды.Бер бала да бүләксез калмады.
11.01.2014
Яр буе моркваш урта мәктәбеукытучылары өчен өченче чирек җыелыштан башланып китте. Бу җыелышта федераль дәүләт стандартлары турында сөйләнелде. Традион укыту методларыбуенча күп сөйләнде.Уңай һәм тискәре якларын барысын да тагын бер кат карап киттек.Бәйрәмннәрдән соң үз эшләренә инде сагынып та өлгергән укытучылар бик кызыксынып үзләренең эшләрендә кулланган тәҗрибәләрен уртаклаштылар ,яңа эшли башлаган ,тәҗрибәләре азрак булган укытучылар үзләренең сорауларына җаваплар ишеттеләр. Мәктәп директоры Саттаров Р.Р. үткән ярты еллыкка анализ ясады, Иванова И.В. яңа өченче чиреккә төзелгән план белән таныштырды.Киләсе ярты еллыкка уңышлар теләп калды.
11.01.2014
Менә кышкы каникуллар бәйрәмнәр дә бетеп килә. Бераз күңелсезрәк булса да,өченче чирекне яхшы кәефләр белән башлап җибәрерлек көч тупладык.Чөнки без яңа елны төрле конкурслар ,яңа җырлар,биюләр, бер-беребезгә яхшы теләкләр белән каршы алдык.
25.04.2014
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:44