Яналыклар 2014

16.12.2014
“Яңа ел уенчыгы” акциясе.
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Яңа ел уенчыгы” акциясе старт алды. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре олыларның да, кечкенәләрнең дә иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Алдан сораган буенча, балаларның күчелеге Яңа ел бәйрәме һәм аның йолалары турында бик аз беләләр. Бәйрәм турында күбрәк белү өчен музейга яңа ел уенчыклары җыярга карар кылынды.
Мәктәпнең мини-музеенда яңа ел уенчыкларының төрле төрләрен җыярга дигән карарга киленде. Җыелган экспонатлар арасында 1950нче елдан безнең көннәргә кадәрге яңа ел уенчыклары бар.
Мәктәп укучылары яңа музей эшендә актив катнашалар.



11.12.2014
Башлангыч сыйныфлар атналыгы.
Ел саен Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы уздырыла. Әлеге чараның максаты: укучыларның белем эшчәнлеген активлаштыру, иҗат эшчәнлеген үстерүгә булышлык күрсәтү, талантлы укучыларны барлау.
Атналыкта һәр укучы актив катнашты. Биремнәр яшь үзенчәлекләренә карап әзерләнде. Балалар мәсьәләләр чиштеләр, матур язу өстендә эшләделәр, шигырьләр сөйләделәр, фикерләр әйттеләр һәм аларны тормышка ашырдылар. Атна ахырында җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләделәр.

29.11.2014
«Буыннар хәтере-киләчәк милке» халык иҗаты фестивале
27нче ноябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылар кллективы, укучылар белән берлектә, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган «Буыннар хәтере-киләчәк милке» халык иҗаты фестивалеендә катнашты. Мәктәп ике номер тәкъдим итте: укытучылар “Май вальсы” җырына инсценировка күрсәттеләр, ә 5-7 нче сыйныфта укучы кызлар “Торналар” җырына биеделәр. Укытучылар һәм укучыларның бергә чыгышлары потриотик тәрбия моментының иң яхшысы. Мәктәптә  Җиңүнең 70-еллыгына багышланган эш дәвам итәчәк.



22.11.2014
Парламент дәресе
22нче ноябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9-11нче сыйныф укучылары өчен “Монда кануннар туа” дигән темага парламент дәресе узды. Әлеге сыйныфтан тыш чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20-еллыгына багышланган иде. Укучылар Татарстан Республикасы тормышындагы фактлар белән таныштылар, хокук органнарының  эшчәнлеге турында нәтиҗә чыгардылар. Шулай ук 2014нче елның 14нче сентябрендә узган сайлаулар нәтиҗәсе дә каралды. Балалар РФсе һәм ТРсы парламентларындагы аермалыкларны, охшашлыклары таптылар.
   


31.10.2014
Кечкенә җәяәүле мәктәбе
31енче октябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпалды төркемендә “Кечкенә җәяәүле мәктәбе” дигән чара узды. Әлеге чараның максаты: балаларда светофорның билгеләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту. Тәрбияләнүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр  һәм хикәяләр сөйләнде. Чара барышында балалар “Светофорика” темасына табышмакларга җаваплар бирделәр, юл аркылы дөрес чыгарга өйрәнделәр, юл тамгалары белән таныштылар, юл йөрү кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр. Юл өйрү кагыйдәләре турында прзентация караганда, балалар Смешарикларның юлында юл тамгаларын танырга ярдәм иттеләр. Чара ахырында балалар машиналар һәм светофорлар рәсемнәре ясадылар, үз рәсемнәреннән күргәзмә оештырдылар.


28.10.2014
Наркотикларга “Юк!” дип әйтә бел
27нче октябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныфында “Наркотикларга “Юк!” дип әйтә бел” дигән темага сыйныф сәгате узды. башта укучылар презентеция карадылар. Аннан алар наркоманиянең явызлык икәнен белделәр. Балалар викторина сорауларына да җаваплар бирделәр. Кешенең сәламәтлеге үзннән генә тора дигән нәтиҗәгә килделәр. Балалар “Сәламәт яшәү кагыйдәләрен”сайладылар.



24.10.2014
Көз! Үзенең төрле ачык төсләре белән алтын көз нинди матур!
21енче октябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Алтын көз” бәйрәме узды. Бәйрәмдә 1-6нчы сыйныф укучылары, мәктәпалды төркеме балалары катнашты. Балалар янына кунакка хиҗабикә Көз үзенең Сентябрь, Октябрь, Ноябрь айлары белән килде. Балалар, әлеге айлар турында, төрле сынамышлар, мәкальләр белделәр. Бәйрәмдә көз турында җырлар, шигырьләр яңгырады, табышмаклар әйтелде.
Бәйрәм чәй табыны артында һәм төрле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Көз белән саубуллашу балаларның исендә озак сакланыр.


17.10.2014
Көз бәйрәменә әзерләнәбез
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары, актив рәвештә, көз бәйрәменә әзерләнәләр. Чараны оештыручылар балалар өчен конкурслар программасын игълан иттеләр. Укучыларга табигый материалдан һәм яшелчәләрдә төрле әйберләр ясарга, көз турында җырлар һәм шигырьләр өйрәнергә, әлеге темага рәсемнәр ясарга кирәк. Балалар дәрестән соң, табигый материалны җыяр өчен, урманга бардылар. Анда төрле яфраклар, тубырчыклар җыйдылар. Рәсемнәр әзерлиләр. Әлеге чаралар кызыксынучанлыкны арттыра, матурлыкка, әйләнә-тирә мохитка мәхәббәт тәрбияли.



16.10.2014
Син дәресләреңне ничек әзерлисең?
15енче октябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5енче сыйныфында “Син дәресләреңне ничек әзерлисең?” дигән темага сыйныф сәгате уздырылды. Әлеге дәреснең максаты: балалар дәресләрен ничек әзерләүне ачыклау, уку белән бәйле булган көндәлек режимны дөрес билгеләргә булышу.
Дәрескә әзерләнгәндә “Син дәресләргә ничек әзерләнәсең” дигән темага анкета уздырылган иде. Анкета нәтиҗәләре буенча укучыларның дәрес әзерләүгә җитәрлек игътибар бирүләре һәм күп кенә таләпләрне үтәүләре  ачыкланды.
Дәрес ахырында балаларга дәрес әзерләүдә һәм көндәлек режимны дөрес билгеләүдә киңәшләр бирелде. Киңәшләр буклет формасында урнаштырылган иде. Алар укучыларга истәлеккә таратылды.

16.10.2014
Иҗади кичә
15енче октябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә М.Ю.Лермонтовның 200-еллыгына багышлынган иҗади кичә узды. Әлеге чараны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Сычева ачты. Ул укучыларны язучының истәлекле даталары белән таныштырды. Чыгарылыш сыйныф укучылары Юлия Богаткина һәм Дмитрий Сычев укучылар алдында “Лермонтов – бөек рус шагыйре” дигән презентация белән чыгыш ясадылар. Соңрак шагыйрьнең иҗаты белән танышу авыл китапханәсендә дәвам итте. Балалар, китапханәче Галина Скарлухина әзерләгән, әдәби салонда булдылар. Иҗади кичә азагында катнашучыларның һәркайсы шагыйрьнең  шигырьләрен сөйләделәр.


13.10.2014
Бакча утырту
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә яз көне башланган бакча утырту эшләре дәвам итә. Мәктәп укучылары ел саен ААҖ “Заря агрофирмасына” алма, кара миләш җыюда, агачлар утыртуда, үсентеләрне сирәкләүдә булышалар. Алар алмагач һәм груша үсентеләрен алуда ярдәм кулы суздылар. Яз көне мәктәп коллективы 20 алмагач, ә узган шимбәдә 10 төрле груша утырттылар. Барлык үсентеләр дә тамыр җибәрер дип ышанабыз, безне үзләренең уңышлары белән шатландырырлар әле.



13.10.2014
Ярминкә
11нче октябрь көнне Олы Мәми урта белем мәктәбе коллективы Республиканың белем бирү оешмалары “Рус мөсафирханәсе” дигән ярминкәсендә катнашты. Безнең мәктәп бәрәңге, кабак, алма, сарымсак, суган, балан, гөлҗимеш, бал сатуга алып чыкты. Шәһәр халкы арасында бигрәк тә гөлҗимеш, суган, сарымсак, алма сорау белән кулланыла. Аларны экологик яктан чиста азыклар һәм арзан бәяләр үзләренә җәлеп иттеләр. Көннең уртасына инде барлык азык-төлек сатылып бетте.


10.10.2014
9 октября большинство стран мира празднуют Всемирный или Международный день почты. В МБОУ « Большемеминская СОШ» в рамках Всемирного дня почты проводился конкурс рисунков почтовой марки, посвящен определенной теме. Интересно, что первые в мире почтовые марки появились в Англии в 1840 году, а первые почтовые марки в России появились в 1857 году. Обучающиеся начальных классов посетили местное отделение почты, где почтовые работники рассказали о своей профессии.



10.10.2014
9ынчы октябрь көнне илләрнең күпчелеге Бөтендөнья почта көнен бәйрәм итә. Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Бөтендөнья почта көне кысаларында, почта маркалары рәсеме конкурсы узды. дөньяда беренче маркалар 1840ынчы елда Англиядә, ә Россиядә беренче маркалар 1857нчы елда барлыкка килгән. Башлангыч сыйныф укучылары почта бүлегендә булдылар. Анда эшләүчеләр үзләренең һөнәрләре турында сөйләделәр.



08.10.2014
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә олимпиадаларның мәктәп туры дәвам итә.
Физкультурадан олимпиада кызлар һәм малайлар өчен аерым бәйге булып уздырыла. Ярышлар өч төрле яшь төркемнәрендә уза:
1.Малайлар һәм кызлар – 5-6нчы сыйныф
2.Малайлар һәм кызлар – 7-8енче сыйныф
3.Егетләр һәм кызлр – 9-11енче сыйныфлар
Бәйге ике биремнән тора: практик һәм теоритик.
Укучыларга уңышлар телибез!
   


06.10.2014
Укытучы көне
3енче октябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын котладылар.  Традиция буенча бу көн  -Укучыларның үзидарә көне. Мәктәп белән, укучылар  үзидарәсендә сайланган,  “директор”  Дмитрий Сычев, “директор урынбасары”  Юлия Богаткина идарә иттеләр. Аларга барлык эшләрне контрольдә торарга һәм мөһим карарлар кабул итәргә туры килде. Өлкән сыйныф укучылары (9-10) дәресләр үткәрделәр. Балалар  укытучы хезмәтенең авырлыгын һәм җаваплылыгын үз җилкәләрендә сынадылар. Дәресләрдән соң бәйрәм концерты булды. Анда мәктәп ветераннары чакырылгын иде. Укучылар үзләренең җырларын, шигырьләрен, биюләрен яраткан укытучыларына багышладылар. Бу көнне укытучылар мәктәптән чәчәк бәйләме һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.
 



30.09.2014
Ата-аналар җыелышы
29ынчы сентябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды. Мәктәп директоры Ольга Сычева 2013-2014 нче уку елындагы мәктәп эшенә нәтиҗә ясады. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галина Фомина түгәрәкләр һәм өстәмә дәресләр тәртибе белән таныштырды. Җыелашта, бердәм тавыш белән, 2014-2015енче уку елына ата-аналар комитеты сайланды. Шулай ук укучыларның өлгереше турында да сүз барды. Өлкәннәргә укучыларның дәресләргә әзерләнүе буенча киңәшләр бирелде. 9, 11енче сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнарына әзерләүгә аеруча игътибар ителде.   



24.09.2014
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә олимпиадаларның мәктәп туры башланды. 24нче сентябрь көнне 5-11нче сыйныф укучылары математикадан биремнәр үтәделәр. Мктәп турында җиңүчеләр олимпиадаларның муниципаль этабында катнашачак. Тарих, биология фәннәреннән олимпиадалар узды. Алар 27нче октябрьга кадәр дәвам итәчәк. Укучыларга уҗышлар телибез.



19.09.2014
Нәниләргә шефлык күрсәтү
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары мәктәпалды төркеме балаларына шефлык күрсәтәләр. Дәресләрдән буш вакытларда укучылар укытучылар Валентина Сычева һәм Марина Егорова белән төрле уеннар өйрәнәләр. Уеннар балаларга бер-берсе белән якынаерга, аерым максатларга ирешергә, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, фикерләүне  үстерергә ярдәм итә. Уен эшчәнлеге актив ял итүнең чарасы булып тора, сәламәтлекне  ныгытырга ярдәм итә. Әлеге дәресләр барлык балаларга да ошый.



18.09.2014
Имән чикләвеге җыю
17нче сентябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Имән чикләвеге” акциясе узды. 6-8енче һәм 10ынчы сыйныф укучылары, дәресләрдән соң сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, Иделарягы урман хуҗалыгы өчен имән чикләвеге җыярга бардылар. Олы Мәми авылы янындагы имәнлектә, яңа үсентеләр үстерү, урманнарны яңарту өчен, материал җыйдылар. Аларны урманчы  Анатолий Васильевка тапшырдылар.
Әлеге акция беренче тапкыр гына уздырылмый. Бүгенге көндә питомникларда утырту материалына мохтаҗлык күзәтелә, шуңа күрә урманчылар мәктәп коллективыннан ярдәм сорадылар. Авыл тирәсендә нык, борынгы имәннәр үсә.
Имәнлекләрне тергезергә теләүчеләр,  үзлектән генә дә, үзләренә уңайлы вакытта, урманга барып,  имән чикләвеге җыя алалар. Җыелган уңышны урманчыларга тапшырап була.



18.09.2014
Авыл утырмасы
Олы Мәми урта гомуми блем бирү мәктәбендә  укытучылар коллективларының “Сәләтлеләр ярминкәсе”  фольклор фестиваленең I этабы узды.  Мәктәп укытучылары жюри әгъзалары алдында “Авыл утырмасы” дигән  тамаша күрсәттеләр. Анда элеккеге авыл утырмасының җырлары, биюләре, утырмада башкарыла торган кул эшләре һәм тәм-томнары белән таныштырдылар. Иң мөһиме - рус һәм чуваш мәдәнияты очрашуы. Зал  милли рухта бизәлгән: чиккән сөлгеләр, яулыклар, өйдә тукылган паласлар.
Йорт хуҗабикәсе кунакларны өйгә чакыра, ә кунаклар рус һәм чуваш халкының милли киемнәреннән, үзләре белән күчтәнәчләр дә алып килгәннәр. Ике телдә дә җырлар яңгырады: “Эрләүче”, “Чия”, “Урам җыры”, “Әй, туганнар!” . Кадриль биюе дәртле итеп башкарылды, йон эрләнде, чиктеләр, бәйләделәр һәм агач кашыклар эшләделәр. Соңыннан милли ризыклар белән чәй эчтеләр.
Барысы да авыл утырмасы белән канәгать калдылар, күтәренке күңел белән таралыштылар.




14.09.2014
Яшелчәләр җыю
13нче сентябрь көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә яшелчәләрне җыю буенча мәктәпкүләм субботник булды. Мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр, һәрдаим мәктәп бакчасында үстерелгәннәр белән, тулыландырылып тора. Уңыш мул булды! Балалар үстергән барлык яшелчәләр дә витаминлы ашлар әзерләүдә кулланылачак. Мәктәп ашханәсе яшелчәләр белән тәэмин ителде.



01.09.2014
Белем көне
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бу көн беренче сыйныф укучылары Элина Федорова һәм Никита Егоров өчен бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Котлау сүзләрен Югары Ослан муниципаль районы Совет Аппараты җитәкчесе Людмила Никитина, Олы Мәми авылы җирлеге җитәкчесе Николай Скарлухин, ААҖ “Идел ягы агрофирмасы” җитәкчесе Илья Лазарев әйттеләр. Соңыннан барлык сйныфларда да “Минем кече Ватаным” дигән темага сыйныф сәгатьләре узды. Уку елы башланды, хәерле сәгатьтә!




23.08.2014
Тегермән
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең оста куллар түгәрәге җәйге каникулда үзенең уйланылган эшләрен тормышка ашыруны дәвам итәләр. Мәктәп балалары, үзләренең җитәкчеләре Иван Сальцинов җитәкчелегендә, иҗади идеяләрен “Тегермән” проектында тормышка ашырдылар. Әлеге эшнең максаты: әйләнә-тирәне төзекләндерү.



15.08.2014
Әзерләү вакытының кызу чагы
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә август ае пешекчеләр өчен кайнар вакыт.  Көн саен кыяр, помидор тозлыйлар, ташкабаклардан, татлы борычтан төрле салатлар кайнаталар. Мәктәп бакчасында алманың иртә өлгерә торган сортлары әзер. Ашханә эшчәннәре шунда ук аларга керештеләр: компот кайнаттылар, бәлеш өчен эчлекләр әзерләделәр, повидло кайнаттылар. Яшелчәләр әзерләү эше әле төгәлләнмәгән. Бакчада кәбестә, суган, чөгендер, кишер өлгереп килә. Мәктәп укучылары уку елы буена җитәрлек итеп витаминнар белән тәэмин ителә. 



30.07.2014
Яңа уку елына әзерлек
Олы Мәми урта  гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елына әзерлек бара. Укытучылар һәм мәктәп эшчәннәре көче белән мәктәптә ремонт эшләре алып барыла. Идәннәр, парталар буялды, сыйныф бүлмәләре һәм коридорлар чиста итеп юылды. Мәктәп янын да чисталыкта тотуга зур игътибар бирелә.
Җәйге практиканы үтүче укучылар мәктәп янын җыештыруда зур ярдәм күрсәтәләр. Укучылар чәчәк түтәлләрен карыйлар, тирә яктагы чүпләрне җыялар, сукмакларны себерәләр. Шулай ук мәктәп янында үскән күпъеллык үләннәрне чалгы белән чабып, җыеп алдылар.
Яңа уку елы башланырга вакыт аз калып бара. Мәктәп яңа уку елында укучыларны каршы алырга әзер.



25.07.2014
Яңа уку елына әзерләнү
МБГББУ “Олы Мәми  урта гомуми белем бирү мәктәбендә” кышка акив яшелчәләр  һәм җиләк-җимешләр әзерләү эше белән шөгыльләнәләр.   Шулай ук үстергән җиләкләрдән  кайнатма ясадылар.  Яшелчәләр әзерләү процессы әле төгәлләнмәгән, бакчада яхшы гына кәбестә уңышы өлгереп килә. Мәктәп яңа уку елына укучыларны кабул итәргә әзерләнә. Хәзерге вакытта мәктәбебездә ремонт эшләре дәвам итә.   



04.07.2014
Мәктәпне төзекләндерү
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә косметик төзекләндерү эшләре бара. 11нче чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпкә бүләк ясадылар. Алар хезмәт кабинетын төзекләндерделәр. 1нче сентябрьдә ачылачак медицина кабинетында да зур эш башкарылды. Түшәм һәм стеналар агартылып буялдылар, асылмалы абажурлар алыштырылды. Медицина хезмәткәре Татьяна Сальцинова мәктәп коллективы хезмәткәрләренең һәм укучыларның сәламәтлеген күзәтеп торачак.



03.07.2014
Бакча уңышы
Быел Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең бакчасында карлыган куакларыннан бай уңыш көтелә. Эре, баллы карлыганнар күзләрне сихерлиләр. Берәр атнадан алар өлгереп җитәтәчәкләр. Пешекчеләр укучылар белән берлектә комотлар, кайнатмалар әзерли башларлар, суыткычта катырырлар. Мәктәп укучылары витаминнар белән тулысынча тәэмин ителәчәк.



29.05.2014
Турпоход.
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары өчен Меминка елгасы буена туристик поход оештырылды. Укытучылар Валентина Сычева һәм Марина Егорова балалар белән табигать кочагында үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында күрсәтмәләр уздырдылар, “Саф һавага чыгу алдыннан әзерлек” дигән темага видеоролик күрсәтелде. Елгада балалар ташбашлар тоттылар һәм укытучылар белән бергә тәмле балык шулпасы пешерделәр. Походта нәни сәяхәтчеләр күп кенә яңалыклар күрделәр: яр буенда гына йөзүче өер-өер нәни балыклар, күпернең аскы ягында оя коручы сыерчыклар, ярның текә ярында яр карлыгачларының күпсанла оялары. Балалар арып, ләкин бик канәгатьләнеп өйләренә кайтып киттеләр.


24.05.2014
Соңгы кыңгырау
24 нче май көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. 11нче чыгарылыш сыйныфы укучыларына котлау сүзләре белән  район башлыгы вәкилләре, беренче укытучылары һәм ата-аналары чыгыш ясадылар. Җавап сүзе белән чыгарылыш сыйныф укучылары чыктылар. Соңгы кыңгырау бирү мөмкинлеге 11нче чыгарылыш сыйныф укучысы Всеволод Баймяшкинга һәм мәктәпалды төркемендә тәрбияләнүче Ангелина Сусовага бирелде. Хәерле юл, чыгарылыш сыйныф укучысы! Имтиханнарда уңышлар телибез!

 

13.05.2014
Территорияне матурлау эше.
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә территорияне яшелләндерү эше дәвам итә. Мәктәпалды төркеме балалары да бу эштә бик актив катнашалар. Апрель аенда балалар дәлия һәм циний орлыкларын тәрәзә төбендә тартмаларга чәчтеләр. Ай буе алар үсентеләрнең үсешен күзәттеләр. Бүген балалар  үзләренең тәрбиячеләре Марина Егорова белән чәчәкләрне чәчәклекләргә чыгарып утырттылар. Алар бу эшне зур кызыксынучанлык белән һәм бик теләп башкардылар. Әлеге чараның максаты: табигый күренешләрнең үгәрешен  күзәтүне формалаштыру; табигатьне саклау һәм аңа ярдәм итү теләген тудыру; хезмәт сәләтен һәм осталыгын формалаштыру.

 

6.05.2014
Мәктәп музеена экскурсия.
6нчы май көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпалды төркеме балалары, Җиңү көне алдыннан, мәктәп музеенда булдылар. Музейның җитәкчесе Маслов Н.Г. авылның һәм авыл халкының тормышы турында кызыклы итеп сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән Советлар Союзы Герое Аким Андреевич Гаврилов турында тыңладылар. Ул Олы Мәми авылы кешесе булган. Әлеге экскурсиянең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз авылыңа карата патриотик хисләр формалаштыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата  кайгыртучанлык һәм хөрмәтләү хисләре тәрбияләү. Әңгәмә ахырында 11нче сыйныф укучысы Анна Фомина “Туган ягым –Югары Ослан районы” дигән темага әзерләгән презентация күрсәтелде.

 

 

 

6.05.2014
Җиңү көненә әзерлек.
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре бара. Өлкән сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәләк булганнарга куелган һәйкәл һәм Советлар Союзы Герое Гаврилов А.А. истәлегенә кулган обелиск тирәсен тагын бер кат чистарттылар. Галина Фомина җитәкчелегендә бәйрәм концертына репетицияләр үткәрелә. Башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпалды төркеме балалары белән дә сугыш турында белемнәрен киңәйтү йөзеннән төрле чаралар уздырыла: “Җиңү көне” дигән темага рәсем конкурсы, балалар җырлар һәм шигырьләр өйрәнәләр, совет сугышчылары турында балалар өчен язылган төрле әсәрләр укыйлар;үткән сугыш турында  төрле иллюстрацияләр һәм  фотографияләр карыйлар.

21.04.2014
Укытучылар  киңәшмәсе.
21 нче апрель көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар киңәшмәсе узды. Беренче булып тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фомина Г.А.  “Дәресләрдә һәм дәрестән соң сәламәтлек саклау теңнологияләре” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Галина Александровна төп сәламәтлек саклау технологияләрен билгеләде, укытучылар коллективының әлеге тема буенча эшләренә тулы анализ ясады. Киңәшмәнең икенче соравы: укытучыларның грант  һәм профессиональ конкурсларда катнашулары буенча отчётлары. Укытучыларның отчетлары таблица һәм презентация формаларында ясалган иде. Укытучылар чыгышыннан соң мәктәп директоры Сычева О.Г. берничә укытучының активлыгын билгеләп үтте. Моннан тыш Ольга Геннадьевна БДИ һәм ЙДАләренә әзерләнү буенча сорауларга тукталды, имтиханнарга ныграк әзерләнүгә акцент ясалды.
 
 
 
 
 
 
 
 


10.04.2014
Халык иҗаты фестивале.
10нчы апрель көнне Олы Мәми авылы мәдәният йортында “Идеядән тормышка ашыруга” дигән техник һәм  гамәли-декоратив иҗат Фестиваль-күргәзмәсе узды.  Әлеге фесивальнең максаты: авыл җирлекләренең эшчәнлеген активлаштыру, халык арасында  техник һәм гамәли-декоратив иҗатны үстерүгә ярдәм итү, халык традицияләрен һәм һөнәрен саклау.
Фестиваль-күргәзмәдә авыл халкының һәм мәктәп укучыларының күп төрле иҗат эшләре тәкъдим ителде. Иван Сальцинов агачтан төрле әйберләр ясау турында, Надежда Сальцинова  йон эрләү, Анна Сальцинова бәйләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары концерт программасы әзерләделәр.
Әлеге чараның уңышлылыгы – өлкән буын кешеләре үсеп килүче буынга үзләренең тәрибәләрен тапшыруга этәргеч булды.

 

 

4.04.2014
4 нче апрель көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә  башлангыч сыйныфы укытучысы  Сычева Валентина  Викторовна  тарафыннан  Халыкара балалар белем бирү программасы «Ослепительная улыбка на всю жизнь» 1-4 нче сыйныфлар өчен сәламәтлек  дәресен  үткәрде. Балалар   дәрестә  «Доктор Заяц и зубные защитники» мультфильм  карадылар.  Нәрсә ул кариес һәм нәрсәгә куркыныч, ничек алардан  көрәшергә кирәк. Плакат ярдәмендә  «Стань постоянным Зубным Защитником»  авыз куышлыгы гигиена кагыйдәләр ныгыттылар.   Балалар     бүләккә       «Советы Зубных Защитников»   белешмәлекләр, Сolqate фирмасынның  бүләк җыемалары  алдылар.

 

 

3.04.2014
3нче апрель көнне Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбе төбәгендә Бөтенроссия мәктәп укучыларының “Президент ярышы” спорт ярышының район этабы узды. Безнең мәктәпнең намусын җиденче сыйныф укучылары тулысы белән һәм 5нче сыйныф укучысы Мария Сальцинова яклады.
Район буенча җиденче сыйныф укучыларының 13 сыйныф-команда  ике номинациядә ярышты: “иҗади конкурс” һәм “спортның күптөр ярышы ”.
Ярышның максаты һәм мәсьәләләре: укучыларның хәрәкәт активлыгының дәрәҗәсен ачыклау, аларның спортка һәм физкультурага катнашу дәрәҗәсен белү, сәламәт яшәү образын пропагандалау, үсеп килүче бунга уңай тормыш күрсәтмәләрен формалаштыру.
“Иҗади конкурста” һәр сыйныф-команда әдәби-музыкаль композиция (туган якның тарихын, аның гореф-гадәтләрен, истәлекле урыннанрын, спортчыларның нәтиҗәләрен, үз мәктәбеңнең, сыныфыңның эшеначыклаучы визитка) күрсәтте.
“Спортның күптөр ярышында” укучылар 60 м йөгерүдә, урыннан торып озынлыкка сикерүдә һәм башка төр җиңел атлетика ярышларында көч сынаштылар.Биек җепсәдә тартылуда безнең малайларга тиңнәр булмады, чөнки 1нче урынны Денис Романихин, 2нче урынны Дени Константинов, 3нче урынны Булат Шәмсетдинов алды. Денис Константинов аркада яткан җирдән мөчәне күтәрүдә 2нче урын алды.
Үзебеәнең спортчыларыбызны котлыйбыз һәм аларга киләчәк укуларында һәм спортта уңышлар телибез!

 

 
   

 

17.03.2014
Ата-аналар йөрү куркынычсызлыгы өчен.
17 нче марттан 23 нче мартка кадәр Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә юл йөрү куркынычсызлыгы атналыгы бара. Бу атналык кысаларында 20нче март көнне мәктәпалды төркемендә  “Безнең балалар исән,сәламәт һәм бәхетле булсыннар”  дигән темага ата-аналар җыелышы узды.  Педагог Марина Егорова ата-аналарны статистик информация белән таныштырды, иң актуаль проблема – балаларны илтү проблемасына игътибар бирде. Ата-аналарга “Сак булыгыз: балалар!” дигән анкета тәкъдим ителде. Соңыннан, балалар белән берлектә, “Өлкәннәр һәм кечкенәләр өчен юл йөрү кагыйдәләре” дигән уен уздырылды. Ата-аналардан һәм балалардан торган ике команда үзләренең юл йөрү кагыдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Балалар, әниләре мисалларында, юлда йөрү кагыйдәләрен мисалларда күрделәр. Әлеге чара ахырында ата-аналар һәм балалар китапчыклар алдылар.

 

 


5.03.2014
Бүлмә гөлләрен карау һәм тәрбияләү.
Бүген мәктәпалды төркемендә тәрбияләнүчеләр бүлмә гөлләрен карарга һәм тәрбияләргә өйрәнделәр. Дәрес башында педагог Марина Егорова балалар белән мәктәп һәм сыйныф бүлмәләре буенча экскурсия үткәрде. Балалар бик  күп төрле бүлмә гөлләре күрделәр. Аннан соң балалар  ботаник бакчага виртуаль экскурсия ясадылар, искиткеч үсемлекләр дөньясы белән таныштылар. Беренче карашка гади генә күренгән үсемлекләр турында балалар кызыклы мәгълүмат тупладылар. Мәсәлән, ни өчен бүлмә гөле “декабрист” дип атала. Дәрес ахырында балалар, мөстәкыйль рәвештә, үз бүлмәләрендәге гөлләрнең яфракларын сөрттеләр, төпләрен йомшарттылар, гөлләргә дөрес итеп су сибәргә өйрәнделәр. Мондый дәресләр балаларда үсемлекләр турында кайгыртырга теләк тудыра һәм тирә-юньгә сакчыл караш тәрбияли.

 

 

 

 

1.03.2014
Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Мин  татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында  7нче сыйныф укучылары авыл татар китапханәсенә экскурсиягә бардылар.  Китапханә җитәкчесе Галина Яковлевна Скарлухина балалар белән “Безнең якташларыбыз-Бөек Ватан сугышында катнашучылар” дигән темага әңгәмә уздырды. Балалар музейдагы экспонатларны, фотосурәтләрне, орденнарны аеруча кызыксынып карадылар. Укучылар өчен бик кызыклы  викторина  уены   үткәрелде. Укучыларга   татар  китапларын   тәкъдим  ителде. Барлык укучылар татар  китапларын  алдылар.

 

 

 

 

 
22.02.2014
Аҗаган.
22нче февраль көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби-партриотик тәрбия ае кысаларында “Аҗаган” уены уздырылды. “Аҗаган” уенында ике команда катнашты: “Бемс” һәм “Максимум”. Алар бирелгән маршрут буенча узып, төрле конкурсларда катнаштылар: “пневматик винтовкадан ату”, “сазлык аша үтү”, “ерым аша узу”, “түгәрәккә граната ату”, “миналы кыр аша узу”, “үзәккә тидер”, “яралыга беренче ярдәм күрсәтү”, бау кулланып ерым аша чыгу һәм флагны табу.
Уенның икенче этабы мәктәп эчендә дәвам итте. Балалар ОЗК противогазы, ОС-1 костюмы киделәр, медицина буенча сорауларга җавап бирделәр, автомат сүтеп җыйдылар.
Өченче этап спорт залында дәвам итте. Егетләр турникта күтәрелделәр. Кызлар скакалкада сикерделәр. Ахырда һәркайсы хәрби листовка чыгарды һәм ботка, компот белән сыйланды.
Нәтиҗә ясаганда “Бемс” командасы 1нче урын алды.  Алексей Басмуров, Роман Арискин, Дарья Баймяшкина автоматны таратып җыюда яхшы нәтиҗәгә ирештеләр. “Аҗаган” уены ярышларында егетләр арасында 1нче урынны Алексей Басмуров, Дмитрий Сычев, Роман Арискин үзара бүлештеләр. Кызлар арасыннан беренче урынга Любовь Крылова чыкты.
Беренче урынны алучы призерлар почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
 

 
 

18.02.2014
Ата-аналар җыелышы.
18нче февраль көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелешы булды. Бу җыелышта түбәндәге сораулар каралды:1. ДЙА һәм БДИ буенча норматив документлар белән таныштыру; 2. 9 һм 11 сыйныфларда рус теле һәм математика фәннәреннән сынау имтиханнарының нәтиҗәләре; 3. чыгарылыш сыйныф укучыларының ДЙА һәм БДИ бирүгә әзерлекләре буенча психологик анкета.
Ата – аналар фәнчеләрдән имтиханнарга әзерлек эшләрен алып бару  буенча  шәхси консультацияләр алдылар.
 

 

17.02.2014
«Балаларга терелергә булышыйк” акция-марафоны.
17нче февраль көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән ярминкә уздырылды.
Балалар бу чарага актив әзерләнделәр, аларга ата-аналары, әби-бабалары  булыштылар. Ярминкәдә сатуга төрле әйберләр куелган: камырдан пешерелгән ризыклар, коймак, үз тырышлыклары белән әзерләнгән суыра торган конфетлар, бәйләнгән һәм чигелгән әйберләр, агачтан ясалган кул эшләре бар иде. 8-9нчы сыйныф укучылары үзләренең такмаклары белән халыкны куандырдылар. 10нчы сыйныф укучысы  Сычев Дмитрий портретлар һәм шаржлар ясады. Һәр укучы,  Дмирий Кустенев, Рината Ягудина һәм Анастасия Краузе тизрәк терелсен өчен, үзләренең өлешләрен керттеләр.
11.02.2014
«Аҗаган» уены.
    10нчы февраль көнне Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпалды төркеме һәм 2-6 нчы сыйныф укучылары белән  “Аҗаган” уены узды. “Зенитчылар” һәм “Пехотачылар” (“Җәяүле гаскәри”) командаларына бүленеп, балалар төрле конкурсларда көч сынаштылар. Биремнәрне үтәгәндә алар физик сыйфатларын, чыдамлы, зиһенле булуларын күрсәттеләр. Балалар “Баткаклык аша уз!”, “Дошман самолетын бәреп төшер”, “Плацта”  һәм башка төрле сынауларны намус белән үтәделәр. Дөрес үтәлгән биремнәр өчен командаларга йолдызлар бирелде. “Пехотачылар”ның йолдызлары “Зенитчылыр”га караганда бергә күбрәк иде. Нәтиҗәдә, барлык балалар да “Актив катнашкан өчен” (“За активное участие”) медальләре белән бүләкләнделәр.
 
  
04.02.2014
Музейга поход
4нче февраль көнне Олы Мәми урта мәктәбенең мәктәпалды төркеме тәрбияләнүчеләре авыл китапханәсе музеена бардылар. Китапханә җитәкчесе Галина Яковлевна Скарлухина балалар белән “Безнеә якташларыбыз-Бөек Ватан сугышында катнашучылар” дигән темага әңгәмә уздырды. Соңыннан ул балаларны сугыш турындагы балалар китап күргәзмәсе белән таныштырды. Шулай ук “Киләчәк буын белсен” дигән информацион стенд белән танышу булды. Балалар музейдагы экспонатларны, фотосурәтләрне, орденнарны аеруча кызыксынып карадылар. Әлеге экскурсия укучыларны ваемсыз калдырмады. Алар, төркемгә кайткач та, сугыш темасын озак кына сөйләштеләр.
 

 

31.01.2014
Педагогика көллиятен тәмамлаучыларның кызу чаклары  башланды. Безнең мәктәптә Тәтеш педагогика көллиятеннән бер чыгарылыш укучысы килде. Ул практиканы 4 нче сыйныфта узачак. Практиканы алып баручы укытучы Сычева В.В. яшь укытучыга яңа технологияләр кулланып ничек дәресләр уздырырга кирәклеген үз тәҗрибәсеннән чыгып аңлата. Көллият  белән хезмәттәшлек беренче ел гына практикалаштырылмый.
 

 
 
27.01.2014
27нче  гыйнвар көнне  МБББУ «Олы Мәми урта гомуми белем биру мәктәбе» кысаларында мәктәпалды төркеме балалары hәм башлангыч сыйныф укучылары арасында Ленинград блокадасын  алуга 70 ел тулу унаеннан кышкы спартакиада уздырылды. Укытучылар укучыларга шушы бөек дата турында, шулай ук совет солдатларының  казанышлары  хакында искә төшерделәр hәм үзләре дә бик теләп эстафетада  катнаштылар. Укучылар  " Кар бөртекләре " hәм "Салкынкай " командаларына бүленде. Командалар кар атышу,чаңгы hәм чана эстафеталарында  көч сынаштылар. Әз генә  өстенлек белән " Кар бөртекләре " командасы җиңү яулады. Шулай булуына карамастан барысы да күтәренке  рух,  яхшы кәеф алды.
 

 

16.01.2014
16нчы  гыйнвар   көнне  МБББУ “ Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе “ укучылары  Татарстан Республикасы яшьләр симфоник оркестры концертын   район мәдәният йортына  карарга бардылар. Солистларга 9-15 яшь. Алар симфоник оркестры программасында  катнаштылар. Зур  коллектив музыкантлары  танылган композиторларның әсәрләрен башкардылар. Балалар гаҗәпләнеп  җанлы  инструменталь  музыканы  тыңладылар. Концерт тыңлаучыларда соклангыч  хисләр уятты, аларны гүзәл музыка  дөньясына алып кереп китте.

15.01.2014
Ачык дәресләр.
МУГББУ “ Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе” укытучылары дәресләрдә сингапур методикасын һәм ИКТ куллану буенча тәҗрибә уртаклашалар, ачык дәресләр үткәрәләр. Декабрь аенда Баймяшкин А.С. 11 нче сыйныфта биология фәненнән, Федорова Т.А. 11 нче сыйныфта инглиз теленнән ачык дәресләр күрсәттеләр. 14 январь көнне Сычева В.В. ФГОС буенча дәреснең технологик картасын төзеп, 2 нче сыйныфта әйләнә – тирә фәненнән; Гатилов А.Н. 7 нче сыйныфта география фәненнән ачык дәрес үткәрделәр. Ай дәвамында укытучылар ачык дәресләр күрсәтүне дәвам итәчәкләр.
 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International