Яңалыклар 2014 - I

20.12.2014
20 декабрьдә Октябрьский авыл җирлегендә торучылар Казан шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Зур һәм бай ассортимент тәгъдим ителде: тавык, күркә, йорт куяны итләре,сөт, каймак, корт, өй консервалары сатылды.


09.12.2014
Ватанның Геройлар көне.
9ынчы  декабрь көнне МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә” тарих укытучылары Раил улы Рүзәл Фазлыев һәм Габделбар кызы Гүзәлия Шәмсетдинова җитәкчелегендә  9,11енче сыйныф укучылары командалары арасында рус тарихында  истәлекле көннәрнең берсенә багышланган - Ватанның Геройлар көне. Чараның максаты – үз иле өчен патриотлык һәм горурлык хисе булдыру.

 
08.12.2014
Фәнни - практик конференция.
"Октябрь " урта белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен сәнгать елы уңаеннан фәннни -  практик конференция үтте. Монда  безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучылары Исмагилов Илһам һәм Фёдоров Эмилий үзләренең "Әбиләр сандыгы" һәм "Рус каены " проект эшләрен якладылар. Конференция эше бик тату мөнәсәбәттә үтте. Башка мәктәп укучылары белән аралашу укучыларда бик уңай тәэсирләр калдырды. Без түземсезлек белән эш бәяләрен көтәбез.

06.12.2014
6нчы декабрьдә «Билгесез солдат көне» кысасында 8енче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны һәйкәл янында искә алдылар. Алар шигырьләр сөйләделәр, “Торналар” җырын искә төшерделәр. Сугыш кырларында ятып калган якташларына ихтирам йөзеннән һәйкәл тирәсендәге карны чистарттылар, җыештырдылар.                            
Чара ахырында бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 
06.12.2014          
Рухи-әхлаклы мәдәният - туган якның тарихлы  табигый нигезен саклап  калу.  Октябрь мәктәбендә мәдәният елына карата  фәнни практик конференциясе булып  үтте. Конференциядә  үзләренең   проекты белән  Октябрь,  Вахитово,  Макулово,  Коргуза,  Шеланга. Матюшино мәктәпләре төрле номинациядә чыгыш  ясадылар. Проект нәтиҗәләре  9нчы  декабрьдә билгеле була.

 

06.12.2014
"Йомшак   фантазия"
3нче  декабрь  көнне  Октябрь  гомуми  белем    бирү  мәктәбендә "Мәдәният  елы" уңаеннан  фәнни  проект  конференциясе  булып  үтте. Конференциянең  темасы "Йомшак  фантазия" дип атала. Бу чарада  район  мәктәпләреннән  башлангыч  сыйныф  укучылары  үзләренең  ясалма  материалдан  ясаган  уенчыкларын  тәкъдим иттеләр. Жюри  балаларның эшләренә  йомгак  ясап  1  урынны  1нче  сыйныф укучысы  Азизов  Адель  Октябрь  мәктәбеннән,  2нче урынны  4нче  сыйныф  укучысы  Фомина  Таня  Макулово  мәктәбеннән . 3нче  урынны  4сыйныф  укчысы  Сафиуллина  Эльвина  Октябрь  мәктәбеннән. Конкурста  катнашучыларга барысынада диплом  һәм  бүләкләр  тапшырдылар.

            
05.12.2014
Билгесез солдат көне.
Россия Федерациясенең яңа истәлекле көн игълан итү уңаеннан МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә 6-11енче сыйныфлар ихтибарына “Билгесез солдат көне”нә багышлап,  тарих укытучысы Шәмсетдинова Гүзәлия  Габделбар кызы Истәлекләр көне исемле чарада бу көн турында зур мәгълүмат бирде. Хокүмәтнең ихтирамы билгесез солдатка карата чиксез зур. Аяз күк, тыныч, мул тормыш өчен безнең  аларны онытырга хакыбыз юк!
Ахырдан укучылар “Билгесез солдат” исемле документаль фильм карадылар.

 
03.12.2014
«Без төрле булсак та бергә»
Исеме астында МБГББУ “Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә тематик линейка узды. Бу чара инвалидлар декадасына багышланды. 1992нче елда 47нче генераль Ассамблеясенең махсус резолюциясендә (№ A/RES/47/3 резолюциясе) 3енче декабрь көнен халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Чарада 7-10сыйныф укучылары чыгыш ясады, ә Ләйсән Вакыйф кызы Назирова инвалидлар декадасы кысасына багышланган чараларның планы белән таныштырды.


 
30.10.2014
«Халык бердәмлеге көне» бәйрәме алдында Октябрь авылы китапханәсендә “Тарихка сәяхать» исемле чара узды. Бу чараны «Октябрь урта ГББМ»нең башлангыч сыйныф укытучысы Гизатуллина М.В. һәм китапханә җитәкчесе Азизова Г.Р. уткәрделәр. Чара күләмендә балалар Рәсәйнең бөек баһадирлары, батырлары тормышы белән таныштылар. Әңгәмәдә маһсус урын К.Минин и Д.Пожарский һәм 1812 ел вакыйгаларына багышланды.

 
07.10.2014                                    
Әкияттә  кунакта
7 октября  МБДОУ “Октябрьский  балалар  бакчасында” мәктәпкә әзерлек  төркемендә “Әкияттә кунакта” темасына эшчәнлек уздырылды.  Эшчәнлекнең  максаты: әкият  аша  телебезнең  байлыгын, матурлыгын күрсәтү, акыллы  үгет-нәсыйхатләрен  балаларга җиткерү, әдәплелек  тәрбияләу. Туган  телебезне  ярату, зурлау, аңа соклану  хисләре тәрбияләү.Тәрбияче Рузиля Фаритовна  белән бергә балалар”Шалкан” Теремкәй”,”Өч аю” әкиятләрендә  кунакта булдылар.Эшчәнлек  бик күңелле узды.

 
                                          
21.09.2014
Республика күләм «IT – чемпион» конкурсы йомгаклары буенча Октябрь урта  гомум белем  бирү мәктәбенең 8енче сыйныф укучылары Назиров Айнур һәм Шайдуллин Адель икеләтә чемпион исеменә лаек булдылар.
Бүген, 20нче сентябрь көнне, көтеп алынган ноутбуклар җиңүчеләрнең кулына тапшырылды.  
Укучылар  өчен зур бәйрәм, төрле ярышлар, уеннар оештырылды. Без Айнур белән   Адельны чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез! Уңышлар сезгә, егетләр!



18.09.2014
Куркынычсыз   айлык   дәресе
Октябрь урта гомуми  белем бирү  мәктәбендә  “Балалар  куркынычсызлыгы” айлыгына  карата укытучы Фазлыев Рузаль Раиль улы  ОБЖдан  дәрес  үткәрде.  Дәрес барышында балалар  фильм карадылар. Нәрсә  ул  янгын?, янгынның  килеп  чыгу  сәбәпләре,   янгынны булдырмау кагыйдәләре белән таныштылар. Күргәннәрдән анализ ясап, янгын нинди фаҗигәләргә китергәнен күреп, янгын сүндергеч  агрегаты белән таныштылар.
Бу дәрес балаларга   практикада янгын сүндерү кагыйдәләрен  һәм төрле ситуациядән  чыгу юлларын  өйрәтте.



17.09.2014                  
“Чисталык дәресе”
16нчы сентябрь көнне  Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә Фазлыев Рүзәл Раил улы, Нәҗемединова Венера Тәлгат кызы җитәкчелегендә урта һәм югары сыйныф укучылары  арасында  “Чисталык дәресе” булып узды.
XXI гасырның зур афәте булып төрле чупчар һәм  ташландыклар проблемасы басты, моны кичекмәстән чишмәсәк, табигать һәлак булачак. Сыйныф сәгатендә укучылар чүп белән керәшү ысулларын ачыкладылар, үзләренең фикерләрен әйттеләр, Һәр укучы бу мәсьәләне чишүдә үзенең дә зур катнашы булырга тиеш дигән фикергә килде. 

 

04.09.2014
Матюшино мәктәбендә бердәм форма
2014 елның 4 сентябрендә Матюшино мәктәбендә   истәлекле вакыйга булды: бу көнне  бөтен укучылар  бердәм форма киделәр. Кара төстәге костюмнар, чалбарлар, итәкләр ата-аналар тарафыннан былтыр ук алынган иде, ә бүген  “Надомники” исемендәге Казан тегү фабрикасы генераль директоры Валентина  Муслюмова матур һәм сыйфатлы  итеп тегелгән жилеткалар алып килде.
Матюшино мәктәбе коллективы  һәм ата-аналар “Надомники” тегү фабрикасы коллективына  рәхмәтләрен белдерә һәм аларга алдагы көннәрендә уңышлар тели.



02.09.2014
Белем көне
1 нче сентябрь көнне Матюшино урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чаралар уздырылды. Укучылар, ата-аналар,укытучылар һәм кунаклар  тантаналы линейка булган залга җыелдылар. Быел 1 нче сыйныфка 5 укучы керде.Кунаклар тарафыннан бик күп котлау сүзләре әйтелде: бу - Биктагирова Н.Х., Зарипова Д.И., Залялетдинов А.Ш., Залялетдинов Ш.К.
Беренче сыйныф укучылары күп бүләкләр,чәчәкләр алды. Беренче  кыңгырауны шалтырату хокукы 11 сыйныф укучысы Глебов Андрейга һәм 1нче сыйныф укучысы Арсланов Исламга бирелде. Линейкадан соң “Минем кечкенә ватаным” темасына тантаналы дәрес уздырылды. Башлангыч сыйныфлар өчен Гүзәлбаев Азат  мәктәп музеена экскурсия ясады. Мәктәп директоры Шәрәфеев Илдус Әнвәр улы “Мәктәптә укучыларның үзләрен тоту”  темасына җыелыш үткәрде.



19.08.2014
«Матюшино урта мәктәбе»ндә уңыш  җыю
Мәктәп яны участогында уңыш җыю вакыты җитте. Тырышып эшләү үз нәтиҗәләрен  бирә. Бакчада  кыяр, помидор,  кабаки.  болгар борычы өлгерде. Кәбестәләр матур гына үсеп киләләр . Кишер һәм бәрәңгедән зур уңыш көтелә.
Бу көннәрдә Матюшино урта мәктәбенең ашханәсендә кыярларны тозлау, томат ясау эшләре  оештырылды. Быел кыярлар баллы һәм шыгырдап тора торган. Мондый кыярлардан   пешергән ашлар бик тәмле булыр,- дип әйтә ашханә повары  Зөлфия Шәяхмәтова.  Үз куллары белән  әзерләнгән яшелчәләр балаларның  мәктәп  төшке ашын арзанайта.



06.08.2014
Яңа уку елына ...
Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбе  укытучылары  ремонт ахырын көтеп тормыйча бергәләп эшкә керештеләр. Коридорларда һәм сыйныф бүлмәләрендә  маляр эшләре бердәм, күңелле һәм зур энтузиазм белән башкарыла.




03.07.2014
Лагерь ябылу тантанасы
26 июнь көнне “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагереның ябылу танатанасы булып үтте. Ай дәвамында балалар лагерьда ял иттеләр, уйнадылар, төрле экскурсияләргә бардылар. Балалар гел ял итеп кенә калмадылар, мәктәпкә дә булышырга өлгерделәр. Алар мәктәп бакчасында түтәлләрне чүптән арындырырга һәм су сибәргә булыштылар. Бәйрәм тантанасында укытучылар һәм килгән кунаклар да бар иде. Тантана балаларның җыр – биюләре һәм шигырьләре  белән үрелеп барды.  Бәйрәм ахырында  балаларның йөзләрендә шат елмаю балкый иде.



26.05.2014
Ибрагим улы Фердинанд Алкинның иҗаты.
26нчы май көнне мәдәният елы уңаеннан Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә Ибрагим улы Фердинанд Алкинның иҗат кичәсе булып узды. Иҗат кичәсенә укытучылар, укучылар һәм авыл халкы ктлде.
Ибрагим улы Фердинанд Алкинның тәрҗемәи хәленнән аның тормышында мөхим булган вакыйгаларны белделәр. Бу вакыйгаларның күбесе аның шигырьләрендә чагылыш тапкан. Сугыш елларына багышланган, авыр тормышны чагылдырган шигырьләре дә, гаиләгә һәм мәхаббәткә аеруча ихтибар биргән шигырьләре дә күп икән Ибрагим улы Фердинанд Алкинның.
Залда утыручы барлык тамашачыларны да шагыйребезнең шигырьләре ваемсыз калдырмады, кичә тәмамланганчы алкышлар яңгырап торды.
Кичә ахырында оештырылган бәйрәм өчен тамашачылар үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
 


24.05.2014
24енче май көнне Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә соңгы кыңгырау шалтырады. Чыгарылыш  сыйныф укучылары, укытучылар  һәм ата-аналар өчен җырлы, биюле тантаналы линейка бик күңелле узды. Чыгарылыш укучылары – мәктәпнең йөзе дип юкка гына әйтмиләр бит. Сыйныф җитәкчесе, укытучылар, ата-аналар һәм килгән кунаклар чыгарылыш сыйныф укучыларын  мәктәпне тәмамлаулары белән чын күңелдән котладылар. Беренче сыйныф укучылары үзләренең киләчәккә ихлас теләкләрен белдерделәр.
Чыгарылыш укучыларына имтиханнарны уңышлы бирүләрен телибез!
 

22.05.2014
Мәңгелек двигатель
Василий Шукшинның “Упорный” хикәясендәге Моня Квасов мәңгелек двигатель булдыру мөмкин түгел дип укыган һәм моңа ошанмаган. Менә Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары Бочкарев Данил, Гарифуллин Амир, Назиров Айнур, Шайдуллин Адель бу фикерне тикшереп карарга булдылар. Кәгазьдән ясалган барабан алдылар һәм уртасыннан беркеттеләр, өслегенә магнитлар ябыштырып чыктылар. Башка магнитны, магнитлар тартылырлык итеп, барабан әйләнерлек, якын китерергә кирәк. Укучылар модельны җыйдылар һәм 22ынчы май көнне эшләтеп тә карадылар. Тәҗрибә уңышлы узды.


19.05.2014
Әзер бул! Һәрвакыт әзер!
19ынчы май  көнне Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә Пионерлар төркеменең туган көненә багышланган тематик  линейка узды. Линейка пионерларны чакыру белән башланып китте. Учкомчылар: “Һәрвакыт әзер!” – дип җавап бирделәр. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Федор кызы Нина Артемьева пионерларның  тарихы, эшләре, яшәү рәвешләре белән таныштырып үтте. Йомгаклау өлешендә укучылар 1981енче елның VIII Бөтендөнья пионерлар слетында Татарстан делегациясенең рапортын карадылар. 



19.05.2014
Балалары  беренче  сыйныфка баручылар өчен ата-аналар җыелышы.
19енче май  көнне Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә балалары  беренче  сыйныфка баручылар  өчен ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның максаты итеп балаларны мәктәпкә әзерләүдә ата-аналарның катнашы, уңай шартлар тудыру иде.
Вакыйф кызы Ләйсән Назирова беренче сыйныфта укучылар нинди авырлыклар белән очрашулары турында сөйләде  һәм ата-ананың нинди ярдәм бирә алуы турында киңәшләр бирде. Ахырдан балаларның әзерлекләрен белүләре турында тест эшләделәр.
Килүче  ата-аналар  каршында  мәктәп  директоры  Гомәр кызы Зөгрә Айзатвафина һәм белем бирү буенча директор урынбасары Владимир кызы Марина Гизатуллина чыгыш ясадылар.
   

30.04.2014
Без бергә.
30 ынчы апрель көнне Октябрь  урта  гомумбелем бирү мәктәбендә “Без бергә” исемле парламент сәгате узды. Бу чара Кырым Республикасында Украинадагы үзгәрешләргә, Ссвастополь шәһәренең Россия Федерациясе белән берләшүенә багышланды. Чара 1енче 11енче сыйныфларда үткәрелде.
Башлангыч сыйныф укучылары Кырымга “сәяхәт” ясадылар. Владимир кызы Марина Гизатуллина, Вакыйф кызы Ләйсән Назирова “Кара диңгез ярларының табигате” исемле кызыклы презентация  күрсәттеләр, соңында балалар диңгез күренешләре белән рәсемнәр ясадылар, ә өченче сыйныф укучысы Айрат Шайдуллин “Кара диңгез буенда ял” исемле кыска инша да язды. Укучылар бергәләп башваткычлар чиштеләр.
Зур сыйныф укучылары тарих укытучысы Габделбар кызы Гүзәлия Шәмсетдинова әзерләгән “Кырым һәм Россия” исемле экскурста катнаштылар. 8енче сыйныф укучылары географиядән Кырым ярымутравы турында презентация күрсәттеләр. 

 

 

 


29.04.2014
Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11енче сыйныф укучылары йолдызлар картасы ярдәмендә Поляр йолдызны, аның буенча Коссиопеи, Персея, Аккош, Лира, Дракон, Җигүле этләр, Волопоса йолдызлыкларын таптылар. Өйрәтүдә укучыларның күк җисемнәрен күзәтә белүләре  күргәзмәлелек булып тора.  Кызганычка каршы һава торышының бик үк уңай булмавы астрологик җисемнәрне күзәтүдә комачаулык итә.

 

 

26.04.2014
Туган тел, бөек тел...
26нчы апрель көнне Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары  авыл китапханәсенә Габдулла Тукай иҗатына багышланган  “Туган тел, бөек тел...” исемле әдәби сәгатенә сәяхәт ясадылар.         2нче сыйныф җитәкчесе Вакыйф кызы Ләйсән Назирова һәм авыл китапханәчесе Раил кызы Гүзәл Азизова укучыларны  бөек татар шагыйре Г.Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләреннән өзекләр укыдылар, “Күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” исемле шигырьләрен укыдылар. Соңыннан  шул шигырь һәм әкиятләргә төшерелгән татарча һәм русча мультфильмнар  карадылар.

 

19.04.2014
Өмәдә
19ынчы апрель көнне Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә  традицион булган өмә эшләре  башланып китте. Укучылар декаданың беренче көннәрендә үк “Чиста капка төбе”, “Чиста урам” акцияләре уздырдылар.  “Лидер” төркеме һәм “Чишмә” исемле мәктәп балалар җәмгыяте төркеме Хабибулла улы Раил Гизатулин, Бауатдин улы Абдулла Фахртдинов, Николай кызы Нина Хайруллина  җитәкчелегендә  мәктәп алдын, ремонттан калган чүпләрне, көздән калган яфракларны  махсус урынга ташыдылар.Бүген  уртанчы сыйныф  укучылары  Игорь  кызы  Алена Баева  белән  хезмәт  ветераннары янына да бардылар һәм  хәлләреннән килгән кадәр ярдәм иттеләр.
Мәктәп директоры Гомәр кызы Зегря Айзатвафина балаларга  тырышып эшләүләре  өчен үзенең рәхмәтен белдерде.

 

 

 

17.04.2014
Сингапур методикасы
17нче апрель көнне  Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбенең 1енче сыйныфында әдәби уку буенча “В сказке солнышко горит, справедливость в ней царит” исемле  ачык дәрес үтте.
Дәресне башлангыч сыйныфы укытучысы Федор кызы Нина Артемьева уздырды. Үзенең  эшен  ул Сингапур методикасының: Таймд Раунд Робин – инсайд-аутсайд секл структураларына таянып алып барды.
Укучылар дәрес вакытында халык  һәм язучыларның әкиятләре белән таныштылар, тулы сүзләр белән  сәнгатьле укырга, сәхнәләштерергә өйрәнделәр. Шулай ук белем бирү структуралары ярдәмендә  сорауларга җавап бирделәр, төп фикерне ачыкладылар,  әсәрнең эчтәлеге һәм дәреснең темасы  белән бәйләделәр.
Белем бирү буенча директор урынбасары  Владимир кызы Марина Гизатуллина дәресне анализлаганда  укучыларны бердәмлеккә, төркемдә эшләргә өйрәтүнең яхшы нәтиҗә бирүе турында әйтеп узды. 

 


11.04.014
Мәдәният  елына  багышлана.11нчы  апрель  көнне  Октябрь  урта  гомуми  белем  бирү   мәктәбендә    Азизова  Гүзәл  Раил кызы,  1нче сыйныф укытучысы   Артемьева  Нина  Федор  кызы   мәдәният  елы уңаеннан   “Укучыларга   багышлау”  чарасы   үткәрделәр. Китап   укучылар   1нче сыйныф   балаларына китапларның кайдан  килеп  чыгу  тарихы  турында сөйләделәр.  Балалар китапларны  куллану  тәртибе белән  таныштылар, бирелгән  сорауларга   җавап  бирделәр,  китаплар  турында  шигырьләр  сөйләделәр.  Соңыннан китап укучы  яшь  балаларга  бүләкләр  тапшырдылар.  Чара  бик  күңелле  үтте.


4.04.2014
Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә  ремонт эшләре  дәвам итә.  Тәрәзәләрне алыштыру буенча эшләр яңартылды. Рус теле һәм татар теле бүлмәләрендә эш алып барыла.


 

 

24.03.2014
24нче март көнне  Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә язгы каникулларда  алтынчы  номерлы Буа шәһәре төзүчеләр оешмасы ремонт эшләрен дәвам итә.  Илхам Садреев җитәкчелегендә мәктәп түбәсенең әйләнәсенә кирпеч кладкасы өелә, түбә ябу өчен әзерлек эшләре алып барыла.

 


22.03.2014
Язгы каникуллар алдыннан...
22нче март көнне  Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә язгы каникуллар алдыннан  юлда сак йөрү кагыйдәләрен пропагандалау максаты белән Россия Федерациясе полиция инспекторы Аксенова Надежда Михаил кызы укучылар алдында чыгыш ясады.”Укчылар юлга чыкты” исемле таматик чара тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә узды. Укучылар   элегрәк алган юлда, транспортта, урамда  йөрү кагыйдәләреннән  белемнәрен ныгыттылар.
 



 
 
 

18.03.2014
Ата- аналар  җыелышы.
18 нче март көнне  Октябрь  урта гомуми  белем бирү  мәктәбендә  9нчы  һәм  11нче сыйныф  укучыларының  ата-аналар җыелышы булып  узды.   Җыелышның темасы  “Имтиханга әзерлек”. Җыелышның максаты: Мәктәп белән ата-аналарның имтиханга  әзерлекләренә  җаваплылыкны  арттыру.
 
 

 

18.03.2014
...Нигэ шулай тынлыйм искэн жилне,
   Эллэ берэр хэбэр котэмме?
   Хэбэр тугел, котэм кошларымнын
   Талга басып сайрар иртэне.

   Нигэ шулай тансык кошлар оне,
   Кош сайраудан сагыш кимерме?
   Кошлар булып, ахры, жаным жырлый
   Искэ алып уткэн гомерне.
Яна Болгар авылы клубында авылдашыбыз Риф Гатауллин ижатына багышланган кичэ узды. Анын максаты:
1.Авылдашыбыз, Риф Гатауллиннын ижатын тирэнрэк ойрэну, сэнгать эсэрлэренэ тулы мэгьлумат биру.
2.Балалар кунелендэ жыр доньясына мэхэббэт хислэре тэрбиялэу.
3.Якташыбызга багышланып ясалган стенд белэн таныштыру.
 Композиторнын рухи байлыгы турындагы энгэмэ-дискуссияда Нуриев Айгиз чыгыш ясады. Кичэ Риф абыйнын "Гармун алыйк эле,дускай","Чат-чат" жыр-уеннары белэн аралашып барды дип яза клуб модире Нуриева А. Ф.
 



 

13.03.2014
Кешене тәрбияләү
13 марта Куралово гомуми белем бирү  мәктәбендә  Республика конкурсының беренче туры үтте. Конкурсның  темасы  “Кешене тәрбияләү”.  Октябрь  урта мәктәбеннән бу чарада сигезенче сыйныф җитәкчесе Раиль Гизатулин катнашты һәм ике номинациядә җиңүлек яулады.
 

 

07.03.2014
7нче март көнне  Октябрь урта гомум белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары, Назиров Айнур һәм Шайдуллин Адель 5-7нче сыйныф укучылары өчен «Стаканда салават күпере» исемле фәнни шоу үткәрделәр. Алар фокус түгел, ә фәнни  тәҗрибә күрсәттеләр һәм үз тәҗрибәләренә фәнни аңлатмалар да биреп бардылар. Башта ак төсне тараттылар, аннары җыйдылар. Ни өчен бер бит кызыл, ә икенчесе зәңгәр икәнен аңлаттылар. Соңыннан һәрбер укучы стаканда төрле төстәге комнан үзенә салават күпере ясады.     
 

 

04.03.2014
Күңелләрдә аның исеме...
Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә узган атна  Нәгыйм улы Фарит Сибгәтуллинны искә алу атнасы буларак үткәрелде һәм 3енче март көнне  укучылар, укытучылар һәм аны ихтирам белән искә алган дуслары берлегендә Искә алу кичәсе уздырылды.
26нчы март көнне  ышанычлы, һәрвакыт киң, ачык күңелле  укытучыбызның безнең арадан киткәненә өч ел була...
Кичә ахырында сыйныфлар арасында патриотик җырлар ярышы уздырылды. Икенче сыйныф укучылары Гущин Кирил һәм Беломыльцев Марат җиңүче дип танылдылар.
 

 

04.02.2014
Бүген  Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә гражданлык – патриотик тәрбия бирү айлыгы  кысасында мәктәпкүләм чара үткәрелде. Чара Сталинград сугышының 71еллыгына багышланды. Сак яшәү рәвеше укытучысы Рүзәл Раиль улы Фазлыев укучыларга халыкның искиткеч батырлыгы  һәм Бөек Ватан сугышында Сталинград сугышында җиңү кискен борылышка китерүе турында сөйләде. Линейка бер минут тынлык белән тәмамланды.
 

 

01.02.2014
Алга, спортсменнар!
Октябрь урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбенең  3-нче сыйныф  укучылары  физкультура  дәресендә, үзләренең укытучылары Гизатулин Р.Х. белән мәктәп территориясендә беренче сыйныф укучылары өчен чаңгы юлы салдылар. Балалар шунда ук, класс җитәкчеләре Артемҗева Н.Ф. яңа трассаны тикшереп карадылар.   Һәзер бәләкәй спрортчылар,  салкыга карамастан, физкультура дәресләрендә генә түгел , кластантыш чараларда да рәхәтләнеп чаңгыда шуа алалар.
 

 

29.01.2014
Җиңү белән кайттылар.
29 нчы гыйнвар  көнне Октябрь мәктәбенең укытучылар командасы кышкы укытучылар Спартакиадасында катнаштылар.  Бу ярышлар арасында иң кызыклысы канат тарту булды. Шушы чарада Октябрь  укытучылары беренчелекене Татар Бурнаш мәктәбе командасының кулыннан тартып алдылар.
 

 

28.01.2014
Район семинары.
28 нче гыйнвар   көнне   безнең  мәктәптә   тарих  фәне  буенча  район  күләмендә  укытучылар  семинары  булып  үтте.  Семинарның  темасы  “ Проблемалы укыту  технологиясе. Бу чарада  унбиш   мәктәптән    тарих укытучылары ,  РМО  җитәкчесе
Дадыкина  Ирина  Николай  кызы  һәм  белгеч  Саттарова  Наталья  Григорий   катнашты.
 

 

28.01.2014
Алчәчәк.
Өченче ел буе, башлагыч класс укытучысы Гизатуллина М.В. тәрбиясендәге балалар, үзләренең классында кечкенә оранжерея үстерәләр.  Бу бүлмәгә кергән һәр кешенең  экзотик үсмлекләр исен ала! Күптән түгел, өченче класс балаларының чын бәйрәмнәре будлы.  Исемен беркем белмәгән кечкенә генә агач берничә көн балаларны үзенең матур чәчәге белән шатландырды. Балалар аңа “Алчәчәк” дигән исем бирделәр.  
 

 

27.01.2014
Батырлык сәгате.
27 гыйнвар көнне 9 сәгать 30 минутта мәктәптә Ленинград  блокадасына  багышланган  “ Батырлык  сәгате” үтте.  Укучылар, укытучылар  һәм  килгән  кунаклар  үлгәннәрне  тынлык  минуты  белән  искә  алдылар.


 
24.01.2014
Укытучылар киңәшмәсе.
Гыйнварда Октябрь  гомуми  белем  бирү  мәктәбендә  укытучылар  киңәшмәсе  булып  үтте.  Аның темасы:  “21 гасыр  дәресе - хәзерге   заман  дәресенең  методикасы  һәм  техникасы”.  Мәктәпнең  укыту   бүлегенең   мөдире  Гизатуллина МВ.  укытучылрны  ФГОС ның   яңа  таләпләре,  укыту  процессын  оештыру  мәсьәләләре  белән  таныштырды.
 Физкультура  укытучысы  Гизатулин  РХ.  укытучылар  әзерли  торган  курслардан алып  кайткан   үзенең  мәгълүматләре  белән  таныштырды  һәм  хәзерге   заман  дәресе  структурасы    турында  сөйләде.  Укытучылар   бик  канәгать  калдылар.
 

 

22.01.2014
“Кар көртләре” акциясе.
22 гыйнвар  көнне   Октябрь  урта белем  бирү  мәктәбенең  сыйныф  җитәкчесе   Гизатулин РХ.  үзенең   8нче  сыйныф  балалары белән  бергәләп  “Кар  бөртекләре” дип аталган акция  үткәрделәр.  Бөек Ватан сугышы  ветераннарына ясалган һәйкәл янын  кардан  чистарттылар.  Октябрь  авыл җирлеге  башлыгы  Азизов  ШР. Яхшы эшләр эшләгән өчен , бик зур  рахмәтләр әйтте.
 

 

21.01.2014
Ата-аналар җыелышы.
21 нче  гыйнвар  көнне   Октябрь  урта  белем  бирү  мәктәбендә  11нче сыйныф  укучыларының  ата-аналар  җыелышы  булды.   Җыелышның  максаты  гаилә  тәрбиясенең  уңай  һәм  тискәре  яклары турында иде.
Ата-аналарны  беренче  яртыеллык  укуның  нәтиҗәләре  белән     һәм  БДИ га әэерләү турында  сыйныф  җитәкчесе   Нина  Петр кызы  Хайрутдинова  чыгыш  ясады.
Җыелышта  ата-аналарда бик  актив катнаштылар.
Алга таба  гаилә тәрбиясенә  карашны  үзгәртергә   һәм  арттырырга  дип  карар  кабул  иттеләр.


 
21.01.2014
Яна Болгар авылы клубында балалар очен "Кар бертеклэре" исемле конкурс уздырылды. Балалар бердэм булып, карда тосле буяулар белэн матур, кунелле рэсемнэр ижат иттелэр.
Мэсэлэн, аю белэн бал тэпэне, бизэлгэн чыршы, кардагы жилэклэр, урман чиклэвеклэре хэм кар бертеклэре. Конкурс азагында урыннар да билгелэнде:
1 урын - Лэйсан хэм Камилэ Сафиуллинлар.
2 урын – Айгиз хэм Аяз Нуриевлар.
3 урын -Хусаинова Зилэ хэм Сафина Мэрьям.
Хэрбер бала истэлекле булэклэр  алды. Бу оештырылган чарабыз балаларны тагын да кумэклэштерер, бердэм хэм тату булып уйнарга ойрэтер дип уйлыйбыз. Тормышыбыз тагын да ямьлерэк хэм баллырак улсын дип, уртак табында шоколадлар ашадык, дип яза клуб модире Нуриева А. Ф.
 
10.01.2014
Ярышка әзерләнәбез
10 гыйнвар көнне районыбызда волейбол буенча ярыш үткәрелә.
Октябрь урта мәктәбенең 6-8 нче сыйныф укучылары бу чарага бик актив әзерләнәләр. Һәркөнне малайлар һәм кызлар физкультура укытучысы Гизатулин Р.Х. җитәкчелегендә ярышка әзерләнәләр. Укытучылар һәм укучылар яшь спортсменнарның җиңүенә ышанып калалар.
 
 
10.01.2014
Кышкы каникул көннәрендә “Палитра” түгәрәгенә йөрүче балалар үзләренең фантастик сәләтләрен күрсәттеләр. Башлангыч  сыйныф җитәкчесе Гизатулина М.В. белән яшь рәссамнар мәктәп йортында “кар фантазиясе” чарасы үткәрделәр. Балалар төрле матур узорлар белән карга ясалган рәсемнәрдән канәгать калдылар.
 

 

 

 

17.04.2014
Сингапур методикасы
17нче апрель көнне  Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбенең 1енче сыйныфында әдәби уку буенча “В сказке солнышко горит, справедливость в ней царит” исемле  ачык дәрес үтте.
Дәресне башлангыч сыйныфы укытучысы Федор кызы Нина Артемьева уздырды. Үзенең  эшен  ул Сингапур методикасының: Таймд Раунд Робин – инсайд-аутсайд секл структураларына таянып алып барды.
Укучылар дәрес вакытында халык  һәм язучыларның әкиятләре белән таныштылар, тулы сүзләр белән  сәнгатьле укырга, сәхнәләштерергә өйрәнделәр. Шулай ук белем бирү структуралары ярдәмендә  сорауларга җавап бирделәр, төп фикерне ачыкладылар,  әсәрнең эчтәлеге һәм дәреснең темасы  белән бәйләделәр.
Белем бирү буенча директор урынбасары  Владимир кызы Марина Гизатуллина дәресне анализлаганда  укучыларны бердәмлеккә, төркемдә эшләргә өйрәтүнең яхшы нәтиҗә бирүе турында әйтеп узды. 

 

 


11.04.014
Мәдәният  елына  багышлана.
11нчы  апрель  көнне  Октябрь  урта  гомуми  белем  бирү   мәктәбендә    Азизова  Гүзәл  Раил кызы,  1нче сыйныф укытучысы   Артемьева  Нина  Федор  кызы   мәдәният  елы уңаеннан   “Укучыларга   багышлау”  чарасы   үткәрделәр. Китап   укучылар   1нче сыйныф   балаларына китапларның кайдан  килеп  чыгу  тарихы  турында сөйләделәр.  Балалар китапларны  куллану  тәртибе белән  таныштылар, бирелгән  сорауларга   җавап  бирделәр,  китаплар  турында  шигырьләр  сөйләделәр.  Соңыннан китап укучы  яшь  балаларга  бүләкләр  тапшырдылар.  Чара  бик  күңелле  үтте.

 

 


4.04.2014
Октябрь урта гомумбелем бирү мәктәбендә  ремонт эшләре  дәвам итә.  Тәрәзәләрне алыштыру буенча эшләр яңартылды. Рус теле һәм татар теле бүлмәләрендә эш алып барыла.

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International