Яналыклар 2014 - I

14.11.2014
Культура һәм сәнгать дөньясында
12 ноябрь көнне Вахит гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчесе, әти-әниләре һәм авыл китапханәчесе  белән район мәдәният йортында Культура көндәлеген  тапшыру тантанасында булдылар.
Балалар бердәм Культура дәресен карап үттеләр. Алар өчен “Алладинның тылсымлы лампасы” дигән әкият тәгъдим ителде. Шуннан соң балалар район үзәк балалар китапханәсенә экскурсиягә чакырылдылар. Бәйрәм укучыларга  һәм әти-әниләренә бик ошады һәм алар бик канәгать булып калдылар.


14.11.2014
Ата-аналар җыелышы
13 ноябрь көнне Вахит мәктәбендә   “2014-2015 уку елына уку һәм тәрбия эшчәнлеге” темасына  ата-аналар җыелышы булып узды.  Мәктәп директоры Усманова Г.И. киләсе уку елының планы һәм таләпләре белән таныштырып үтте. Уку һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Гайфуллина Ф.Х  1 нче чирек йомгаклары белән таныштырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарын БДИ да булган үзгәрешләр турында әйтеп үтте. Шулай ук ата-аналарның БДИны үткәрү буенча тәгъдимнәре һәм теләкләре игътибарга алынды.

7.05.2014
Печище мәктәбендә “Алло, без талантлар эзлибез” дип аталган татар җырлары фестивале узды.Бу фестивальгә “Татар җыры”конкурсында җиңүчеләр чакырылды.Фестиваль зур күләмдә Печище Мәдәният йортында үткәрелде. Балалар татар җырларын, шигырьләрен бик теләп башкардылар.Бабаларның чыгышлары килгән кунакларны да таң калдырды.Бәйрәм ахырында үзенең чыгышы “Кара миләш”җыры белән  Гөлгенә  Искәндәровна  да барыбызны да шатландырды. Татар теле укытучылары да читтә калмады “Мин яратам сине, Татарстан”  җыры белән сәхнәдә чыгыш ясадылар. Бәйрәм тәмамлангач, Гөлгенә Искәндәровна   конкурста актив катнашканнары өчен үзенең рәхмәтен белдерде. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.Фестивальдән соң барысы да Янки Купала музеена бардылар.Анда танылган татар шагыйре Рәфис Кыямович белән очрашу булды. Ул үзенең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып китте. Бу фестивальдән барысы канәгать булып киттеләр.

 

 

 

 

27.02.2014
Печищи төп тугызъеллык мәктәбе укучылары 2014 елның 27 февралендә Бөтендөнья гражданнар сагына багышланган Ачык ишекләр көнендә катнаштылар. Экскурсия районның 112-нче янгын сүндерү узәгендә булып узды. Экскурсияне алып баручы отделение командиры Лепешкин Алексей һәм янгын сүндерүче Макаренко Артем  балаларга янгын сүндерү машиналары, янгын сүндерүченең саклагыч кием-салымнары белән, техник кораллары белән таныштырдылар. Балаларга бик тә ошады, алар шатланып һәм гаҗәпләнеп тыңладылар.
 


 

27.01.2014
Студентлар һәм Татьяна көннәре алдыннан Печище мәктәбендә укучылар өчен бәйрәм узды.Уенга әзерлек алдан ук алып барылды, һәм уенчылар билгеләнде. Бу конкурсның җиңүчеләре “Көйләрне танып бел” конкурсының уенчылары булды. Бу уен балалар җырларыннан төзелгән иде: мәктәп турында, исемнәр һәм безнең кечкенә дусларыбыз - этләр турында да җырлар урын алды.Җиңүчеләр: 1 нче урын - Борисова Зарина, 2 нче урын- Салахова Элвира, 3 нче урын –Васильева Вероника. Барлык катнашучылар да баллы бүләкләр белән бүләкләнделәр.
 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International