Яңалыклар 2014 - I

9.05.2014
Май ае үзенең тантаналы бәйрәме 9 май Җиңү көне белән безнең күңелләрдә тирән урын алды. Шуңа  да бу бәйрәмне көтеп алабыз. Сугыш бер генә гаиләне дә әйләнеп үтмәде, һәр кешенең сугыш калдырган җәрәхәте бүгендә сыкрый. Эзсез югалганнар, сугышта һәлак булганнар, сугышта алган җәрәхәтләрдән тазара алмаганнарда-туганарның, авылдашларның хәтерендә. Дөньяны фашизмнан азат итәр өчен миллионлаган кеше яу кырында башын салды, кан койды.
Макыллылар һәр елны Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына җыелып Җиңү көнен бәйрәм итәләр, һәйкәлгә чәчәкләр куялар, үлгәннәргә хөрмәт белән баш ияләр.
Сугыш газапларын үз җилкәләрендә кичергән ветераннар Махнин Александр Иванович, Лабутов Николай Михайлович һәм тыл хезмәткәрләре кабат үткәннәрне кичереп, бүгенге бәхетле тормышка риза булып үзләренә генә хас булган хөрмәт белән һәйкәл янында баш ияләр. Әйе , сугыш тәмамлануга 69 ел үтсә дә, алар ул елларны искә алдылар, бүгенгедәй аерым вакыйгаларны нечкәлекләренә кадәр сөйләп үттеләр. Бәйрәм хөрмәтенә мәктәп укучылары үзләренең җитәкчеләре Тимиряева Л.А., Антонова Л.М. һәм Махнина Н.А. белән берлектә бай эчтәлекле бәйрәм концерты әзерләделәр. Ветераннарга, сугыш елларында армый-талмый хезмәт иткән тыл батырларына рәхмәт сүзе белән район җитәкчесе Марат Галимҗан улы Зиатдинов чыгыш ясады. Аннары авыл идарәсе рәисе Рашат Галимҗан улы Нуруллин бәйрәм белән котлады.

 

 

 

 

5.05.2014
Тиздән безнең илебез Бөек Җиңүнең 69нчы еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу көн Бөек  Ватан сугышының бөтен авырлыкларын кичергән ветераннар өчен генә түгел, ә бөтен халык өчен дә иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Еллар ерагая  барган саен, бу елларның кайтавазы йөрәктә тирәнрәк эз калдыра бара.
Сугышчыларның сугышта күрсәткән батырлыклары турында хәзерге буын балалары  белергә тиеш. Бүген сыйныф сәгатендә 3нче сыйныф җитәкчесе Тимиряева Л.А. укучыларга  Җиңү көнен якынайтан вакыйгалар турында сөйләде. Алар төрле полководецларның сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары турында презентация карадылар, шулай ук дәрес ахырында, аларны искә төшереп, бер минутлык тынлык оештырдылар.

 

 

 

 30.04.2014
30 апрель көнне Макыл авылы мәдәният йортында район күләмендә үтә торган, халык иҗатына багышланган чираттагы чара –фестиваль үтте. Фестивальгә макыллылар тырышып әзерләнгән иде.Чөнки күргәзмәгә Келәнче авылыннан да, Татар һәм Рус Макылларыннанда, аерым мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән хезмәтләр дә куелган иде. Мәдәният залында чабатадан алып,. аэромодельләргә тикле бар. Кунаклар һәм тамашачылар иң әүвәл ишек чатына куелган кабак формасындагы карета –клумбага сокланып залга үттеләр. Бу карета һәм залда агачтан ясаган эшләнмәләр хезмәт укытучысы Першин Виталий Викторович җитәкчелендә укучылар ясаган эш.  Залда  тамашаны алып баручылар Шарипова Гөлнара Габделхаковна белән Махнина Наталья Александровна һәр кул эше янында тукталып, эшнең нечкәлекләре турында сөйләп, аның авторы белән таныштырып үттеләр. Беренче бәйләү осталарының эше тәкъдим ителде. Миннуллина Лениза Хакимовна үзенең ыргак белән бәйләгән хезмәтләрен күрсәтте, бәйли башлаган жилетын  бәйләде.. Аның төрле фасоннар белән бәйләгән күлмәкләре, жилет, сарафан, кофталары үзләре генә дә бер гардеробны тәшкил итте. Шулар өстенә карават япмасы, мендәр, эскәтер,уенчык, картиналар барда бик  матур күз явын алырлык. Аннан Зәләева Роза Ризаевнаның эше тәкъдим ителде. Алар шундый нәфис нечкә җептән бәйләнгән һич кибет эшеннән аерылгысыз. Загыртдинова Наилә Кадыровнаның, Ситдикова Валентина Никонорованың да ыргак белән бәйләгән эшләрен күрсәтелде, инә белән бәйләнгән кофта, бияләй , оеклар, берет һәм башмаклар гаҗәеп матур бизәкләр төшереп бәйләнелгән. Әйе һәр тамашачы фестивальгә килүенә үкенмәгәндер, анда күргәннәрне санап кына язып кына бетерерлек түгел. Һәр останың үз бәйләме, сере, аерым матурлыгы бар.   Сәләхова Миләүшә Илдаровнаның буяу һәм компьютер ярдәмендә ясаган рәсемнәре дә авыл табигатен оста чагылдырган, үзенә тартып тора. ә Келәнче авылы җирлегендә яшзүче Чернышова Светлана Юрьевнаның рәсемнәре күпләр өчен яңалык иде. Аның рәсемнәре инде берничә мәртәбә Ослан күләмендә күргәзмәләрдә катнашсаларда Макылда беренче мәртәбә куелдылар. Үзләренең гадилеге белән беркемне дә битараф калдырмады. Кулдан ясаган курчаклар, мунчала атлар, пластилин куяннар, Макыл авылы мәчете рәсеме белән бизәлгән сәгать, Ослан күренеше төшерелгән тәлинкә, 9 нчы май темасына бизәлгән шампан шәрабы,  уенчыклар, печән тавык, бисердан ясалган агачлар, камырдан бизәп ясаган рәсемнәр, киез итекләр, агач эшләнмәләр, агач өлгеләр, нәфис шарфлар, авылның ситса картасы- комплексы, шифаханәсе, елгалары бар эштә дә авыл белән горурлану чагыла. Бигрәк тә балалар хезмәте чын батырлык үрнәге. Мөхетдинова Динара һәм Диләрәнең “Авылымның күге”, “Сөлчә төрле елфасылында” исемле күмәк фоторәсемнәре нәкъ менә шуны күрсәтә дә. Олы яшьтәгеләр дә яшьләр дә күргәзмәне оештыруда бик теләп катнаштылар. Үз эшләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Әле жюри әгзалары киткәчтә залда күргәзмә үз эшен дәвам итте.Канва белән чигүчеләр Хасанова Дания Наилевна, Петрова Дания Вакифовна эшләре янында тамашачылар озак тукталдылар. Дания Вакифовна эшенең нечкәлекләре турында бик теләп уртаклашты, шәл бәйләп мастер-класс күрсәтте. Мозаика серләре белән тамашачыларны Антонова Лилия Миннеахмедовна таныштырды. Балаларны лего һәм аэромодельләштерү күргәзмәсе кызыксындырды. Чөнки Ирина Александровна Мартышина балаларда лего төзелешкә мәхәббәт уятса, Евгений Геннедьевич Ширяев самолет модельләре белән җәлеп итте. Әгәр очу мәйданы булса ул модельләр Макыл күген айкарлар иде. Ачык төсләр белән буялган очу аппаратларын балалар бик теләп укытучы Евгений Геннадьевич җитәкчелегендә түгәрәктә ясыйлар. Күргәзмәнең шундый бай материаллар белән туплануында авыл җирлегендә яшәгән һәр кешенең өлеше бар, шуңа күрә авылдашларга зур рәхмәтебезне ңиткерәсебез килә. Армый-талмый хезмәт итегез, эшегездә уңышлар, таза исәнлек телибез.

 

 

 


26.04.2014
Май урталарында  Макыл авылы ветеринар үзәге үзенең ишекләрен кулланучылар өчен ача, моңа кадәр бинага  ут һәм су кертү эшләре алып барыла.

 

26.04.2014
Макыл авылы спорт комплексының тирә-ягын асфалтьлау эшләре өчен таш китерелде. Эшчеләр үзәк керү юлын ясау белән бергә бинаның тышкы өлешендәге вак- төяк эшләр белән шөгыльләнәләр.

 

26.04.2014
Макыл авылы урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары үзләренең укытучылары Першин Виталий Викторович белән берлектә ветеринария үзәге бакчасына һәм мәктәп территориясенә яшь наратлар утырту белән шөгыльләнделәр. Бу чара "Бөтенроссия агач утырту" көненә багышланган акция кысаларында үткәрелде. Чарада авыл советы рәисе Нуруллин Рашат Галимҗановичта катнашты.

 

 25.04.2014
Макыл авылы жирлегенэ караган чуплектэ, юл буйларында калдыкларны оемнэргэ оеп , тэртипкэ китеру эшлэре бара.

 

25.04.2014
Боек Жину конен каршылап, яу кырында hэлак булган авылдашлар истэлегенэ тозелгэн  hэйкэл янында  чистарту эшлэре алып барылды.

 

25.04.2014
Макыл авылы жирлегендэ тозелеп килуче терлеклэрне дэвалау узэгендэ бинанын тирэ-ягын тэртипкэ китеру эшлэре бара.

 

 

 

 

 

 

17.04.2014
Башлангыч сыйныфларда “Әкиятләр көне”
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген сыйныфтан тыш чаралар әкиятләргә һәм мультфильмнарга  багышланган иде. 1-2нче сыйныфларда “Күренмәгән юлларда” исемле викторина, 3нче сыйныфта “Яраткан мультфилмьнар” дигән диңгез сугышы формасында әдәби уен уздырылды. Башлангыч сыйныф укытучылары Талалова Е.Н., Тимиряева Л.А. төрле биремнәр әзерләгәннәр.Укучылар барысында да бик теләп катнаштылар, төрле төрдәге эшләр башкардылар. Уен бик кискен башланса да, ахырда дуслык җиңде.

 

 


16.04.2014
16нчы апрель көнне район мәктәпләре  укучылары арасында “Иң яхшы шигырь сөйләүче”, “Иң яхшы татар җырын башкаручы” дигән бәйге уздырылды. Бу бәйгедә рус телле укучылар һәм татар балалары катнашты. Безнең мәктәптән бәйгедә катнашкан 7бсыйныф укучылары Сибгатова Ландыш татар укучылары арасында 1нче урынны, ә Хуснутдинова Альбина 2нче урынны алдылар. Рус телле укучылар арасында 5нче сыйныф укучысы Казанова Снежана 1нче урынны алды. Җиңүләрегез белән, сезне! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

 


 

15.04.2014
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында 1нче сыйныфта әкиятләр буенча викторина уздырылды. Укучылар төрле табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, әкиятләр буенча сорауларга җаваплар бирделәр.
“Терешечка” әкиятен бергәләп уку, чараның йомгаклау өлешен тәшкил итте. Сыйныфның иң актив һәм иң күп китап  укучылары билгеләнде. Алар:Тихонова Аня,   Цветков Саша, Миннахмедова Камилла, Елхин Никита, Лобашева Лена.
 

 

 

15.04.2014
Бүген башлангыч сыйныф укучыларына кунакка  Куян Докторы һәм  Елмаю Докторы килделәр. Очрашу кече яшьтән үзеңнең тешләреңне ничек сакларга кирәклеге турында иде. Зур кызыксыну белән әкият геройларының маҗаралары турында карадылар, төрле плакатлар аша авыз куышлыгын дөрес тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Дәрес ахырында төрле бүләкләр алдылар.
Барлык укучылар да “Тешләр сакчылары” клубына керделәр, матур һәм тигез тешләр-сәламәтлек билгесе.

 

 

 

15.04.2014
Макыл урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларының атналыгы башланды. 4нче сыйныф укучылары “Иң зирәк” исемле интеллектуал уенда катнаштылар Җиңүче итеп Савельев Гера билгеләнде.
4нч есыйныф укучысы Митрофанова Аня үзенең сыйныфташлары белән аппликация буенча  “Яз шатлыгы” дигән мастер-класс үткәрде. Укучылар бик теләп катнаштылар һәм үзләренең эшләреннән канәгатъ булып калдылар.
1-4 нче свйныфларда Талалова Е.Н. “Урманнарны янгыннардан саклагыз!” дигән сыйныф сәгате  уздырды. Балалар төрле табышмаклар чиштеләр, янгын чыгуның сәбәпләре турында фильм карадылар, урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар, аларны төгәл үтәячәкләре турында ышандырдылар.

 


9.04.2014
9 нчы апрель көнне Макыл авылы мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен, балалар китабы атналыгына багышланган,"Китапханә белән танышу" темасына    дәрес үтте. Дәресне авыл китапханәчеләре Надежда Александровна белән Мәдинә Вагизовна алып барды. Балалар белән танышып, алып килгән китапларны карагач, Надежда Александровна аларга китап язылу тарихын сөйләде, китапханә сүзенең мәгънәсен аңлатты. Аннан китапханәгә ничек килергә,  анда  үзеңне ничек тотарга, кирәкле китапны ничек табарга һәм китапны пөхтә итеп, ничек тотарга кирәклеген әйтте. Китапханәдә булган укучылар үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар, анда китапларның нинди тәртиптә торуын сокланып сөйләделәр.  Карина үзенең йөгерек укуы белән китапханәче апаларны куандырды, чөнки әлегә тикле аңа китапларны әнисе, яисә әбисе килеп ала иде. Китапханәче апалары биргән сорауларга күмәк җавап бирделәр. Бигрәк тә Анюта тиз һәм төгәл җаваплары белән аерылып торды.  Мәдинә Вагизовна аларга язучы һәм шагыйрь Ирина Пивоварова шигырьләренә электрон презентация күрсәтте һәм кечкенә генә бүләк өләште. Бу очрашу балаларга да бик ошады, алар китапханәгә укытучылары Елена Николаевна белән  бергәләп килергә килештеләр.

 

 

 


8.04.2014
Макыл авылы урта мәктәбендә бу атнада Балалар китабы атналыгы башланды. Бу атналык инде күп еллар дәвамында мәктәп китапханәсе, укытучылар, авыл китапханәләре белән берлектә уза.  Атналыкның икенче көнендә икенче сыйныф укучылары алдында китапханәчеләр - Надежда Александровна  белән Мәдинә Вагизовна чыгыш ясадылар. Алар балалар язучысы һәм шагыйре Ирина Пивоварова иҗаты белән таныштырдылар. Надежда Александровна язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Балалар аның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар, таныш шигырьне ишетеп, шатланыштылар, хәтта яттан сөйләргә теләүчеләр дә булды. Мәдинә Вагизовна үзенен нәрсә турында сөйләячәге турында табышмак әйтеп сүзен башлады.  Ул балалар игүтибарына "Кечкенә пониның табибкә килүе", "Яшәгән ди бер эт" шигырьләренә электрон презентация тэкъдим итте. Шигырьләр укучыларга бик ошады. Соңыннан китапханәчеләр язучының китапханә фондындагы китаплары белән таныштырдылар, китап сөючеләрне үзләренә чакырдылар. 

 


7.04.2014
“Мөстәкыйль балалар» проектының «Яңа буын” отряды волонтерлары  “Хәзер бул! Юк-дип әйт!”дигән наркотиклар куллануга каршы  оештырылган республика акциясендә катнашып, үзләренең “Синең сайлавың-синең тормышың” дигән акцияләрен әзерләп уздырдылар. Укучылар җитәкчеләре Антонова Л.М. белән Югары Ослан “Агрофирма” сөт заводына бардылар, шулай ук авыл советы идарәсенә керделәр, урамнан узучыларга наркотикларның кеше тормышына  янаган куркынычы турында аңлаттылар. Шулай ук алар төрле сораулар бирделәр, викторина үткәрделәр, имзалар җыйдылар. Барлыгы 46 имза җыелды. Наркотикларны куллануга каршы булулары турында акциядә  катнашучылар үз фикерләрен әйттеләр.
 

 

 

 

7.04.2014.
Макыл авылы җирле идарәсе янында сары төстә гаҗәеп күркәм бина төзелеп килә. Аны "Шәрипов" исемендәге бер-бер артлы эшләр башкаручы оешма төзүчеләре башкара.  Эш кызу төстә бара. Төзүчеләр ял арасында бинаны урнаштырып, түбә ябу эшенә керештеләр

 

 

 

4.04.2014
Макыл авылы җирлегендә терлекләрне дәвалау үзәге төзелеш мәйданында кызу эш кайный. Төзүчеләр булачак бинаны  су бедән тәэмин итәр өчен үзәктәге  үткәрү трубалары белән тоташтырдылар. Юынтык сулар өчен чокыр казып,  аны җайладылар. Шул эшләрне тәмамлап, бинаның үзен урнаштыру җайланмалары куйдылар.

 


28.03.2014
Макыл авылы җирле идарәсендә бу җирлекнең вәкаләтле полиция хезмәткәре Казанов С.И.  белән очрашу булды. Очрашуга килгән авыл кешеләре хәл ителергә тиеш булган мәсьәләләрне күтәреп чыктылар һәм үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар. Шул ук көнне  Сергей Ильич  хокук кагыйдәләрен бозучылар белән дә әңгәмә үткәрде.

 

 

 

28.03.2014
"Югары Ослан" Агрофирма хезмәткәрләре Макыл авылы җирлегенә караган Казан-Ульяновск федераль юл буйларын чүп-чардан арындыру эшендэ катнаштылар.

 


21.03.2014
Макыл авылы җирлегендә яңа төзелә башлаган терлекләрне дәвалау үзәгенә су линиясе үткәрү эшләре башланды..
Күптармаклы спорт комплексына җиһазлар кайтарыла башлады. Беренчеләрдән булып  шәхси шкафлар үзләренең урыннарын таптылар.
Макыл авылы терлекләрне дәвалау үзәгенең төзелеш мәйданына юынтык сулар системасы өчен бетон җайланмалар кайтарылды.

 

  


18.03.2014
1нче сыйныфта яз көненә багышланган кичә уздырылды. Кичәгә әбиләр, әниләр чакырылды. Балалар бәйрәмгә бик әзерләнделәр: бүлмәне бизәү өчен төрле бизәкләр эшләделәр, бүләкләр әзерләделәр, җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Әниләр үзләренең балалары башкарган осталыкларын бик теләп тыңладылар, алар белән бергәләп биеделәр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Бүләкләрен дә чын күңелдән кабул иттеләр, бәйрәмнән барысы  күтәренке күңел белән таралаштылар.

 

  

 

15.03.2014 
Татар Макылы авылы китапханәсендә олы әдип Әмирхан Еникиның тууына 105 ел тулу уңае белән оештырылган “Халык күңеленә илткән юл”китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә язучының  татар телендә язылган һәм рус теленә тәрҗемә ителгән күп әсәрләре урын алган. Ул әсәрләр бүгендә актуаль.  Һәр хикәядә фикер тирәнлеге һәм төгәллеге, һәрбер җөмлә камил һәм тәэсирле, һәрбер сүз үз урынында һәм аңлаешлы. Китап сөючеләр өчен китапханә ишекләре ачык.  Әдипнең әсәрләре һәм тормыш юлы белән якыннан танышырга мөмкин. “Матурлык”, “Курай”, “Бер сүз” хикәяләре укучыны уйланырга, тормышка икенче куз белән карарга, үзеңнең кылган гамәлләреңә хисап бирергә мәҗбүр итә. Аларны укыгач, җаныңның сафлана баруын тоясың.

 

 

15.03.2014
Макыл авылы жирлегендэ шушы көннәрдә терлекләрне дәвалау үзәгенең төзелеш мәйданында төзү эшләре башлана. Бинаның су системасы өчен полиэтилен трубалар кайтарылды.

 

 

15.03.2014
15 нче март көнне Макыл авылы җирлегенә район үзәгеннән бәйсез этлэрне исәпкә алу буенча комиссия килде.  Кайбер җавапсыз хуҗаларга кисәтү ясалды, комиссия карарлары үтәлмәгән очракта ,бу очракта  этләрен бәйдә тотмаган  өчен штраф салу  каралган.

 


15.03.2014
Кар басып бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, Макыл авылы җирлегендәге барлык оешмалар түбәләрдән кар чистарту эшләрен оештырдылар.

 

 


12.03.2014
2014нче елның 12нче мартында мәктәпкә профорентацион эш уздыру максаты белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумыннан агрономия бүлеге җитәкчесе Сумбаева О.Н, укытучы Преснов С.М..килделәр.Алар укучыларга техникумның уку-укыту эшләре , яшәү шартлары турында сөйләделәр. 9нчы сыйныф укучыларын укырга керү шартлары, укып бетергәч эшкә урнашу тәртибе, стипендия түләү шартлары кызыксындырды. Шул ук вакытта техникумда нинди белгечләр әзерләнүе турында да сораштылар.

 

 

 


11.03.2014
Бүген мәктәпнең 9, 11нче сыйныф укучылары өчен рус теленнән сынап карау имтиханы уздырылачак. Бу имтихан Югары Ослан мәктәбендә үткәрелә. 9нчы сыйныф укучылары тест биремнәре, кыскартылган инша язачаклар, ә 11нче сыйныф укучылары  тест биремнәрен эшләячәкләр, инша язачаклар. Уку елы тәмамланырга аз гына вакыт калды, шуңа күрә үзеңнең белемнәреңне сынап карау – бик кирәкле  эш. Укытучылар сынап карау имтиханында булган хаталарны төзәтү эшен ел ахырына кадәр алып барачаклар.

 


4.03.2014
“Кышны озату” бәйрәмендә мәктәп укучылары, ярминкә ясап, акчага мохтаҗ булган авыру балаларга үзләреннән өлеш кертергә булдылар. Мәктәптә уздырылган линейкада һәрбер сыйныфның күпме акча туплаганына нәтиҗә ясалды. Иң күп сумманы 2нче, 11нче сыйныф укучылыры җыйдылар. Җыелган акчаны (мәктәп буенча ул 18 525сум тәшкил итте) мәктәпнең иң актив укучылары район үзәгенә, авыру балаларның ата-аналарына тапшырырга бардылар. Әгәр дә яныңда ышанычлы дуслар булмаса, башыңа төшкән авырлыкны җиңү җиңел түгел. Авыл кешеләре дә бу эштә читтә калмадылар, үзләреннән өлеш керттеләр.
Ата-аналар мәктәп балаларына бик зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм истәлеккә кечкенә генә бүләкләрен дә тапшырдылар.

 

 

 

02.03.2014
Бу көннәрдә Макыл авылында истәлекле вакыйга хайваннарны дәвалау үзәгенә нигез салына.
Рус Макылы авылыннан 2 км читтә Кләнче авылы тарафына таба көндәлек калдыкларны җыеп эшкәртү урыны булдырыла.

 

 

 

 

 

19.02.014
Макыл урта мәктәбендә бөек шагыйребез М . Җәлилгә багышланган татар теле атналыгы кысаларында 18 нче февраль көнне 5-7 нче сыйныф укучылары герой-шагыйрь турында видео фильм карадалар. Фильм  Мусаның  балачагы вакыты, сугышка кадәр елларын, шулай ук әсирлектә булган  вакыйгалары белән , кызы Чулпан, язучы Рафаэль Мустафин истәлекләре белән таныштыра.  Укучылар фильмны бик кызыксынып карадылар.

 

4.02.2014
Макыл урта  мәктәбендә Сочи 2014 Олимпия  уеннары башлану көннәрен санау өчен таймер җибәрелде. Уеннар башлангач, урнаштырылган стендта Россия җыелма командасының алган медальләрен исәпләү өчен көндәлек  алып барылачак.

 

 3.02.2014
Рус теле һәм әдәбият атналыгы кысаларында 6нчы сыйныф укучылары 2нче сыйныф укучылары өчен “Әдәби викторина” уенын үткәрделәр. Укучылар уенда бик актив катнаштылар: сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар, ребуслар чиштеләр, хәрефләрдән сүзләр төзделәр, рустелендәге кагыйдәләрне дә искә төшереп алдылар. Уенны оештыручылар да,  катнашучылар да бик канәгать булдылар.

 

25.01.2014
Макыл авылы урта мәктәбе укучылары  үзләренең укытучылары  Першин Виталий Викторович белән берлектә, авыл уртасындагы сугышта үлгән авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын даими рәвештә   кардан арындырып торалар. Советлар Союзы Герое Алексей Исаевны искә алу көне шулай удар хемәт белән үтте.

 

 

 


25.01.2014
Сәет авылы халкы  көндәлек тормышта, бигрәк тә  язгы ташу вакытларында Шиш елгасы аша үткәндә кыенлыкларга дучар була иде. Быел алар бу юлны  бернинди авырлыксыз, яңа төзелгән басма аша үтә алалар. Сәетлеләр бу басманы төзүчеләргә һәм авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгырканы өчен Макыл авылы идарәсе башлыгына үзләренең эчкерсез зур рәхмәтләрен белдерәләр.

 

 

 25.01.2014
Тиздән Макыл авылы халкын, бигрәктә яшьләрне куандырып, төзелеп килүче спорт комплексы үзенең ишекләрен ачар. Менә бу көннәрдә төзүчеләр бина эчендәге эшләрне төгәлләп киләләр.

 

 

 

25.01.2014
Кадерле китап сөючеләр һәм авылдашлар! Рус Макылы авылы китапханәсендә Макыл авылы җирлеге идарәсенең эш тәртибе, кабул итү сәгатҗләре турында белешмә-стенд эшли. Стендтан авыл җирлеге идарәсенә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә, нинди мәсьәләләр авыл җирлеге идарәсе вәкаләтләрендә хәл ителмәгәнен белергә була.Авыл җирлеге идарәсенең башлыгы һәм аның сәркәтибе белән турыдан-туры әңгәмәгә керү өчен телефон номерлары күрсәтелгән. Китапханә сезне үзенең китап залларына чакыра. Кирәкле мәгүлүматларны сез киләчәктә дә даими рәвештә шушы стендта күрә аласыз.

 

 

 

 

 

19.01.2014
Макыл авылы пенсионерлары инде ничә ел Иске Яңа елны билгеләп итүне матур йола төсендә авылның мәдәният йортына җыелып үткәрәләр. Бу быелда шулай булды. Алар яңа ел чыршысы белән бизәлгән залда, уеннар, җыр-биюләр һәм тәм-том тулы табын  янына җыелып уздырдылар. Һәр кешегә- олысына һәм кечесенә Иске Яңа елда таза исәнлек, хөрмәт, күңел тынычлыгы, бәхет телисе килә, -дип сүз башлады җыелган авылдашлары алдында авыл советы җирле идарәсе башлыгы Рашат Галимҗанович.
Кичәне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүдә мәдәни хезмәткәрләр Родионова О.Н., Махнина Н.А., китапханәчеләр Першина Н.А., Хисамова М.В. үзләренең өлешләрен керттеләр. Кунаклар чыршы тирәли биеп, җырлап әйләнделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Яңа 2014 нче ел Ат елы булгач, бу темага да кызыклы сораулар, уеннар булды. Кунаклар кичәдән канәгатҗ булып, оештыручыларга һәм матди ярдәм күрсәткән оешмаларга үзләренең рәхмәтләрен җиткереп соң гына таралыштылар.


 




 

 
19.01.2014
Макыл авылы спорт комплексында барлык бүлмәләрдә дә идәннәр җәелде, дүшәмбедән буяу эшләре башлана.


 

 
19.01.2014
Сәет авылы җирлегендәге Шиш елгасы аша төзелгэн күпер куркынычсызлык таләпләренә туры килми. Кешеләргә зыян килү мөмкинлеге туу сәбәпле,бүгенге көннәрдә биредә төзекләндерү эшлэре алып барылды.


 

 
09.01.2014
Макыл авылында төзелеп килүче спорт комплексында эш кайный. Менә бу көннәрдә диварлар штукатурланып бетте, агартылды. Җылылык системасы тулысынча куллануга әзерләнде. Инде төзүчеләр бүлмәләрдә идән җәю эшләре белән шөгыльләнәләр. 


 
 

 
09.01.2014
Ниһаять Макыл авылы спорт һәм мәдәният йорты бүлмәләрендә штукатурлау эшләре төгәлләнеп килә.


 

 

 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International