Яңалыклар 2014 - I

17.10.2014
Көзге күргәзмә
Балаларны һәм ата-аналарны күмәкләшеп эшкә эндәү максаты белән Мәйдан балалар бакчасында көзге яшелчәләрдән эшләнгән ясалмалар күргәзмәсе уздырылды. Ата-аналар бу чарада бик актив катнаштылар. Ә балалар исә көзнең сихрилиген, әкияти ел фасылы икәнен янәдән тойдылар.


17.10.2014
Тәрәзәләрне кышка әзерләү
Урамда көз, көннәр салкынайды.  Йолага әйләнеп барган тәрәзәләрне кышка әзерләу вакыты да килеп җитте. Бүген Мәйдан балалар бакчасы хезмәткәрләре бу эшне башкардылар. Балалар да читтә калмады. Алар чын күңелдән олыларга ярдәм итеп тордылар.


17.10.2014
Файдалы һәм тәмле яшелчәләр
Файдалы һәм тәмле яшелчәләр бүген Мәйдан балалр бакчасына кайтарылды. Бәрәңге, чөгендер һәм кишер нәүрәбкә озатылды, ә кәбестәне тозланды. Кышны каршы алырга әзер.



19.09.2014
“Рус җире өчен, рус дине өчен”
Һәр елны 21 нче сентябрь көнне, Куликов сугышында рус  князе  Дмитрий Донскойның монгол-татар  сугышчыларын җиңү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мәйдан китапханәчесе Сельская Лидия һәм тарих укытучысы Малафеева Татьяна класс сәгате үткәрделәр.  Монда укучылар Куликов сугышы турында белемнәрен  арттырдылар, бу сугыш турында мультфильм карадылар.


19.09.2014
Кайсы агачтан бу яфрак?
Мәйдан балалар бакчасына йөрүчеләр көз килүгә чиксез шат. Төсләрнең күплеге, яфрак коелуы сөендерә. Балаларның күңеленә “Кайсы агачтан бу яфрак?” исемле уен-күзәтү хуш килде. Уенны саф һавада тәрбияче Светлана Ширяева уздырды. Балалар рәхәтләнеп коелган яфракларны өйрәнделәр, берсе белән берсен чагыштырдылар, кайсы агачтан төшкәнен истә калдырдылар. Бүгенге көн балалар өчен күңелле һәм яңа белемгә бай булды.



02.09.2014
Район бәйгесендә җинү
Мәйдан балалар бакчасы коллективы яңа уку елына әзерлек буенча мәгариф оешмалары арасында үткәрелгән бәйгедә җинү яулады. Беренче урын безнеке! Бу коллективның һәм җитәкчелегнең көндәлек эше нәтиҗәләре. Бакча балаларны кабул итәргә әзер!



19.08.2014
Тиззарядка!
Майдан балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Ширяева иртәне саф һавада зарядкадан башлады. Җәен бала күп вакытын һавада уздырырга тиеш. Бакчаларда балаларны чыныктыру өчен мәхсус программалар кертелгән.
Балаларга иртәнге зарядканы ясау бик тә ошый, алар бик кәнәгать калалар.



19.08.2014
Куаныч!
Бүген Мәйдан балалар бакчасын тәмамлаучы Михеев Вадим Александр улы балалр бакчасына комчылык өчен зонт бүләк итте. Балалар рәхәтләнеп бүләкне кабул иттеләр, куандылар. Коллектив һәм ата-аналар аңа чиксез рәхмәтләрен белдерә.


12.08.2014
Без җәйне яратабыз
Бүген Мәйдан балалар бакчасында “Без җәйне яратабыз” исемле балалр өчен күңел ачу чарасы узды. Балалар “Ничек Кыш бабай җәйне эзләгән” мультфильмын караганнан соң сәяхатка чыктылар. Анда аларны сынаулар көтә иде. Чара бик күңлле узды, балалр канәгать калдылар.


12.08.2014
Балалар бакчасында ремонт
Мәйдан балалар бакчасында яңа уку елына әзерлек бара. Бакча хезмәткәрләре җинелчә ремонт ясадылар: идәнне буядылар, диварларны яңартылар, паласларны юдылар. Зур эш бакча тирәли бүлемтектә дә башкарылды: таганнар буялды, чәчәклекләр ясалды, комчылыкка ком кайтарылды.


29.05.2014
“Сабын көбөкләре көне”
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2-3 нче сыйныф укучылары өчен, мәдәният йорты хезмәткәрләре Вера Анохина һәм Наталья Яманова уен-программа әзерләделәр. Балалар сабын көбегенең ничек әзерләнүе турында белделәр, хәтта алар белән рәсем дә ясап карадылар.Балалар төрле конкурсларда катнаштылар, төрле уеннар өйрәнделәр.Бик күңелле бәйрәм килеп чыкты. Соңыннан балаларны татлы ризыклар белән сыйладылар.

 



21.05.2014
Балаларны яклау көне.
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә Балаларны яклау көненә багышланган  айлык төгәлләнде. 21 нче май көнне укучылар “Куркынычсызлык һәм без” уенында катнаштылар. Уенда ике команда катнашты.Уен “Противогаз” эстафетасы белән тәмамланды.Көн саф һавада көндезге аш белән тәмамланды.




20.05.2014
“Һөнәрле - үлмәс, һөнәрсез - көн кәрмәс”
20 нче май көнне Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары “........” Икенче  Милли чемпионатына бардылар. Бу чемпионат Казан шәһәренең “Казан ярминкәсе” Күргәзмә үзәгендә, эш һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү, күрсәтү йөзеннән уздырылды. Монда төрле һөнәрләр буенча эш кораллары күрсәтелгән иде. Кайбер компанияләр мастер-класслар уздырдылар, ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Малайлар өчен иң кызыксындырганы – машина ремонтлау иде.Тагын күргәзмәгә һәр район кызыклы экспонатлар алып килгәннәр иде: металлдан коеп ясалган, агачтан эшләнгән әйберләр. Кызлар өчен талчыбыктан кәрзин үрү бик кызыклы булды. Укучылар өчен бу 2 сәгать вакыт бик тиз узып китте, һәм алар күтәренке кәеф белән өйләренә кайттылар.

17.05.2014
Авылыбыз турында китап презентациясе.
Мәйдан авылы китапханәсе белән берлектә, тарих укытучысы Малафеева Татьяна, 2-9 нчы сыйныфлар өчен авылыбызның үткәне, тырыш кешеләре турында Александр Простатов чыгарган китапка презентация үткәрделәр. Мәйдан авылында яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше турында белү укучыларга бик кызыклы булды.


16.05.2014
Куркынычсызлык дәресләре.
Балаларны яклау айлыгы уңаеннан, Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә, 2-9 нчы сыйныф укучылары белән бердәм класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатен 7 нче сыйныфның  класс җитәкчесе Биряльмина Нина үткәрде.Дәрес барышында “Җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы”, “Кеше һәм табигать” темаларына видеороликлар күрсәтелде.Дәрес соңында укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.



13.05.2014
Күптән көтелгән җиңү.
13 нче май көнне, Югары Ослан районының урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Ел укучысы- 2014” конкурсы булып узды. Бу конкурста безнең мәктәптән 9 нчы сыйныф укучысы Баймуратова Ангелина катнашты. Ул мастер-класс күрсәтте. Аннары конкурсантлар үзләренең иҗади презентацияләрен күрсәттеләр. Конкурсның биш этабына дүрт финалист сайланды. Шулар арасында безнең Ангелина да бар. Ангелина конкурста өченче урынны яулады һәм диплом, акчалата премия белән бүләкләнде.Чын күңелебездән Ангелинаны котлыйбыз, уңышлар телибез!







8.05.2014
“Без беркайчан да  онытмаячакбыз”
9 нчы май. Сәгать 10. Мәйдан авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Һәлак булучыларны искә алу митингы булып узды.Митингта авыл җирлеге башлыгы Михеев Виктор Викторович ,бәйрәм уңаеннан, авыл халкына үзенең җылы котлауларын җиткерде. Сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куелды.Мәдәният йорты хезмәткәрләре Наталья Яманова һәм Анохина Вера  музыкаль композиция әзерләделәр.Шулай ук бәйрәмдә бик күп сугыш чоры җырлары яңгырады. Бу көнне авылга бик күп кунаклар  да килгән иде.

 




7.05.2014
Җиңүнең 69 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсы
7 нчы май көнне Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә Җиңүнең 69 еллыгына багышланган рәсемнәр конкурсы булып узды. Конкурс 2-9 нчы сыйныфлар арасында уздырылды, анда егермедән артык эш куелган иде. Рәсем аша, укучылар , Бөек Ватан сугышына карата үзләренең мөнәсәбәтен күрсәттеләр Борисова Полина, Хабарова Диана, Салюкова Маринаның  рәсемнәре -  иң яхшы рәсемнәр дип табылды.

 

6.05.2014
“Сугыш турында җырлар” конкурсы
6нче май көнне Мәйдан мәдәният йортында, Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Сугыш турында җырлар” конкурсы булып узды.Конкурсны, җыр дәресләре укытучысы Нина Биряльмина һәм мәдәният йорты җитәкчесе Наталия Яманова мәктәп укучылары белән әзерләделәр.Конкурста сугыш чоры җырлары гына түгел, заманча җырлар да яңгырады. 7 класс һәм 9 класс конкурсның җиңүчесе булды.Конкурсның максаты – укучыларда Туган илгә мәхәббәт, патриотик  хисләр тәрбияләү.

 

 

 

29.04.2014
Россия һәм Кырым – без бергә!
29 нчы апрель көнне Мәйдан мәктәбендә Кырым белә Россиянең кушылуына багышланган парламент дәресләре булып узды.
Тарих укытучысы Малафеева Татьяна укучыларга Кырым ярымутравы ның урнашуы, Князь Владимирның чукындырылуы, Кырым сугышы һәм Екатерина IIнең Кырымны басып алуы турында сөйләде. Дәрес барышында  СССР ның таркалуы турында видеоматериал күрсәтелде. Алга таба укытучы, 2014 нче елның 18 нче мартында Кырым һәм Севостополь шәһәренең Россия составына керүе турында шартнамәгә кул куелуы турында  хәбәр итте. Укучылар укытучы белән берлектә Кырымдагы соңгы вакыйгалар турында фикер алыштылар. Тарих сәгате Россия президенты В.В.Путинның халыкка мөрәҗәгатен тыңлау белән тәмамланды

11.04.2014
11 нче апрель- Әсирләрне дошман тоткынлыгыннан коткару көне. Икенче Бөтендөнья сугышы елларында аларның саны 18 миллионга җитә. Шуларның 7 миллионы гына исән кала. Бу көнне Россиянең барлык шәһәрләрендә дә искә алалар.
Мәйдан мәктәбендә бу уңайдан мәгълүмати сәгать булып узды. Аны тарих укытучысы Малафеева Татьяна һәм авыл китапханәчесе Сельская Лидия әзерләделәр.Укучыларга документаль фильм күрсәтелде.

 

 

 

 

 


15.03.2014
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары белән җыелыш үткәрелде. Җыелышта 9 нчы сыйныф укучылары үзләре дә катнашты. Көн кадагында:
а)дәүләт имтиханнарын үткәрү процессы;
б)имтиханнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнде. Мәктәп директоры Тишина Лилия ата-аналарга балаларны имтиханнарга психологик яктан ничек әзерләргә,  имтиханнар барышында дөрес туклануның файдалы нәтиҗәләргә китерүе турында әңгәмә алып барды.Соңыннан ата-аналарны алдагы атнада мәктәптә уздырылган сынап карау имтиханнарының нәтиҗәләре белән таныштырылды, җибәрелгән хаталарына басым ясалды.

 


 

 


11.03.2014
11 нче март көнне Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә, косманавтиканың 80 еллыгына багышланган класстан тыш чара булып узды. Биология укытучысы Константинова Галина, косманавтика турында 5 нче сыйныф укучыларына космоста булган хайваннар турында бик кызыклы итеп сөйләде. Укучылар, үз чиратларында, космос турында укыган китаплары турында сөйләделәр, кроссвордлар чиштеләр.

 

 

7.03.2014
Дәресләрдән сон инглиз теле укытучысы Елена Пятнова һәм рәсем һәм жыр дәресләре укытучысы Нина Биряльмина укучыларга музыкаль кунаклар булмәсенә узырга тәкъдим иттеләр. Укучылар төрле дөнья музыкаль жанрлары турында лекция укылды. Балалар блюз, кантри, джаз, рок һәм поп жанрларындагы көйләр тыңладылар. Төрле замана артистларынын чыгышлары белән видеоклиплар ярдәмендә танышып киттеләр. Тугызынчы сыйныф укучылары узләренең тәрҗемәче булдыклыкларын кулланып укытучы ярдәме белән җиденче сыйныф укучыларына җырларде нәрсә турында җырлаганнарын тәрҗемә иттеләр. Эмэл соңгы чорда популяр булган музыкаль тенденция, рэп һәм хип-хоп соман музыкаль юнәлншләр турында жанрлар булу сәбәпле, балалар узләре эксперт булдылар. Анардан тыш балалар төрле тематик дискотекалар уздыру идеясын хуплап алдылар. Беренче дискотека өченче чирекнең ахырына планлаштырылган. Балалар төрле чор модасы белән бик дәртләнеп танышалар һәм киләсе дикскотекага әзерләнәләр.

 

 

28.02.2014
Масленица – рус халкының иң күңелле бәйрәме. Бу бәйрәмдә барлык кешеләрне коймак белән сыйлыйлар.Бу көнне тагын кышны озату йоласы да бар . Халык коймак ашап, җырлап , биеп күңел ача . Бәйрәмнең иң зур вакыйгасы – Карачкы яндыру. Карачкыны башта бизиләр, рус халык киеменнән киендерәләр, аннан соң яндыралар. Бөтен авыл халкы рәхәтләнеп күңел ача.
 


 

 

 


27.02.2014
27 февраль көнне Мәйдан мәктәбендә “Химик ребуслар” дип аталган кичә үткәрелде.Укучылар, биология һәи химия укытучысы Константинова Г.П. җитәкчелегендә ,  химик ребуслар чишү буенча ярыш үткәрделәр, белемнәрен күрсәттеләр.Ярышта 5 нче сыйныф укучысы Хабарова Диана һәм 7 нче сыйныф укучысы Салюкова Марина җиңүче дип табылды. Уен бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларына ошады.

 

 

 

 

 26.02.2014
24 февраль көнне Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә  Республика буенча химия атналыгы уңаеннан , химия һәм биология укытучысы Константинова Г.П. кичә үткәрде.Укучылар төрле биремнәр эшләделәр, химия фәненә караган төрле әдәбият белән таныштылар. Кичәнең максаты – укучыларда химия фәненә кызыксыну уяту.Төрле кызыклы уеннар аша химик матдәләрнең атамалары турында күбрәк белделәр.
 



 

24.02.2014
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне без , хәрби хезмәтне үткәнме үтмәгәнме, барлык ир затларын бәйрәм белән котлыйбыз. Бәйрәм алдыннан Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Эх, сез егетләр!” дип аталган кызыклы уен үткәрелде. Уенны башлангыч сыйныф укытучысы Марова Надежда һәм мәдәният йорты җитәкчесе Анохина Вера оештырдылар.Уенда 2-5нче сыйныф укучылары катнашты.Алар ике командага бүленеп ярыштылар. Кичә, морякларның яраткан “Яблочко” биюе белән тәмамланды.Балалар күтәренке күңел белән әтиләрен котларга кайтып киттеләр.
 

 

19.02.2014
17 февраль көнне Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә, 5 нче сыйныф укучылары, ата-аналар һәм класс җитәкчесе Малафеева Т.А. ярмарка оештырдылар. Ярмаркада төрле татлы ризыклар сатылды .Җыелган акчаларны укучылар районның авыру балаларына тапшырачаклар.
 

 
19.02.2014
18 нче февраль көнне 5-8 нче класс укучылары белән тарих укытучысы Малафеева Т.А.”Булачак сайлаулар һәм сайлау хокукы” дигән темага класс сәгате үткәрде. Россия Федерацясенең Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан – бу бик актуаль тема.Укучылар бик күп мәгълүмат алдылар.


 
15.02.2014
Мәйдан җирлеге мәдәният йортында Әфганстан Республикасыннан хәрби гаскәрләр чыгарылуга 25 ел уңаеннан  Биряльмина Нина һәм Яманова Наталья мәктәп укучылары белән берлектә “Әфганистан – безнең хәтердә” дигән хәтер кичәсе үткәрделәр. Укучылар совет солдатларының батырлыгы турында шигырь сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ә кичәне карарга килгән кунаклар күз яшьләрен тыя алмадылар.Халкыбызның хөрмәтенә лаек булган геройларыбыз арасында безнең якташыбыз, Мәйдан мәктәбен тәмамлаган Анатолий Владимиров , Рус Мәмәтхуҗасы авылыннан – Анатолий Казаков, Печище авылыннан – Валерий Токанин.Алар барысы да һәлак булганнан соң, батырлыклары өчен, “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнделәр.Кичә Владимиров Анатолий истәлегенә куелган мемориаль такта янына гирлянда кую һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.


 

 

 
 
12.02.2014
12 нче февраль көнне Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә химия һәм биология атналыгы бара. Укытучысы Константинова Г.П.7 нче сыйныф укучылары белән “Кызыклы тәҗрибәләр” дигән класстан тыш чара  үткәрде. Безнең тормышыбыз, сәламәтлегебез, кәефебез иксез-чиксез химик матдәләр һәм процесслар белән тыгыз бәйләнгән. Класстан тыш чараның максаты – фән буларак химия белән кызыксындыру. Эш барышында укучылар химик тәҗрибәләр белән кызыклы видео-дәрес карадылар. Укучылар өчен сабын күбегенең барлыкка килү процессы  бигрәк тәкызык булды.
 

 

01.02.2014
Мәйдан төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ленинградның блокададан чыгуына 70 еллыгы уңаеннан стенд эшләнелде. Стендны  Биряльмина Н.А. җитәкчелегендә 9нчы сыйныф укучылары әзерләде. Монда 900 көн буе ач, ялангач, бертуктаусыз бомба астында яшәгән кешеләрнең хатлары һәи истәлекләре урнаштырылды.
 

 

30.01.2014
Мәйдан авыл җирлеге китапханәчесе Сельская Л.Н. тарих укытучысы белән берлектә, 5-9 нчы сыйныфлар белән Ленинград блокадасының 70-еллыгына  багышланган хәтер дәресе үткәрделәр.
Дәрестә блокада көннәренә багышланган  шигырьләр , шул елдагы вакыйгалар турында сөйләделәр.Дәрес ахырында укучылар “Ленинград блокадасы” дигән презентация карадылар.Бу кичәгә китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
 




 

24.01.2014
3-8 нче сыйныф укучылары “Без моны үтмәдек...” дигән уенда катнаштылар. Уенда логик фикер йөртүгә һәм тапкырлыкка сораулар бирелгән иде. Уенда ике команда катнашты: кызлар командасы “Виктория” һәм малайлар командасы “Акыллылар”. Укучылар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр ,  “Акыллылар” командасы җиңде. Иң эрудицияле укучы дип, Буранов Дима билгеләнде. Ул барлык сорауларга да җиңел җавап бирде.Мондыйс уеннар әле планга тагын кертелгән.
 




 
18.01.2014
Яңа уку чиреге белән бергә Майдан мәктәбендә чаңгыда шуу сезоны да ачылды. Физкультура дәресләрендә балалар чаңгы шуырга укытучылары Елена Пятнова белән бергә чыгалар. Дәресләрдә балалар чаңгыда йөреш һәм дөрес сулыш алу техникаларын өйрәнәләр. Аерым бир дәрес бу елда Сочида үтәчәк Олимпия уенларына һәм бу уенларга катнашачак спортсменларга багышланды. Безнең укучылар арасында да сәләтле һәм өметле спортсменлар бар. Балалар саф һавада үткән дәресләрне бик яраталар чөнки бер тарафтан бу файдалы икенче тарафтан бик күңелле.
 
  

 

 

6.05.2014
“Сугыш турында җырлар” конкурсы
6нче май көнне Мәйдан мәдәният йортында, Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Сугыш турында җырлар” конкурсы булып узды.Конкурсны, җыр дәресләре укытучысы Нина Биряльмина һәм мәдәният йорты җитәкчесе Наталия Яманова мәктәп укучылары белән әзерләделәр.Конкурста сугыш чоры җырлары гына түгел, заманча җырлар да яңгырады. 7 класс һәм 9 класс конкурсның җиңүчесе булды.Конкурсның максаты – укучыларда Туган илгә мәхәббәт, патриотик  хисләр тәрбияләү.

 

29.04.2014
Россия һәм Кырым – без бергә!
29 нчы апрель көнне Мәйдан мәктәбендә Кырым белә Россиянең кушылуына багышланган парламент дәресләре булып узды.
Тарих укытучысы Малафеева Татьяна укучыларга Кырым ярымутравы ның урнашуы, Князь Владимирның чукындырылуы, Кырым сугышы һәм Екатерина IIнең Кырымны басып алуы турында сөйләде. Дәрес барышында  СССР ның таркалуы турында видеоматериал күрсәтелде. Алга таба укытучы, 2014 нче елның 18 нче мартында Кырым һәм Севостополь шәһәренең Россия составына керүе турында шартнамәгә кул куелуы турында  хәбәр итте. Укучылар укытучы белән берлектә Кырымдагы соңгы вакыйгалар турында фикер алыштылар. Тарих сәгате Россия президенты В.В.Путинның халыкка мөрәҗәгатен тыңлау белән тәмамланды.

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International