24.12.2014
Бүген Яр буе Моркваш урта белем бирү мәктәбендә чисталык дәресе үтте. 1-4 сыйныф укучылары мавыктыргыч сәяхәткә юнәлделәр.Алар Шапшаклар шәһәрендә булып шәхси гигиена таләпләрен үтәмичә,үзләренең шәхси әйберләрен чисталыкта тотмаучылар белән таныштылар. Укучылар үзләренең исәнлекләренә һәм әйләнә-тирәдәге шәхси әйберләренә салкын карарга тиеш түгелләр дип сөйләштеләр.
Ялкаулар шәһәрендә булып балалар йомгак ясадылар: ялкау кешеләр генә шапшак булалар.Ялкауланырга кирәкми - алайса шапшакка әйләнергә мөмкин. Үзеңдә эш сөючәнлек тәрбияләргә кирәк.Тәртипне һәркайда сакларга кирәк.
“Җавап тап”тукталышында балалар шәхси гигиена әйберләре турында табышмаклар чиштеләр.
“Сакчыллар” тукталышында үзләренә кагыйдә чыгардылар:әйберләргә сакчыл карарга кирәк,чөнки аларга күп кешеләрнең хезмәте куелган.
Сәяхәтчеләрнең соңгы тукталышы - Чисталык һәм Тәртип шәһәре булды.Чисталык шәһәре булып аларның класслары, мәктәпләре, урамнары, авыллары булырга мөмкин икәнлеген балалар аңлады. Һәр җирдә чисталык тоту,үсемлекләрне тәрбияләү,яз көне мәктәпне һәм авылны яшелләндерү өчен ялкауланмаска гына кирәк.
.jpg)
12.12.2014
Яр буе Моркваш авылы яшьләре һәм мәктәп укучыларының хәзер рәхәтләнеп хоккей белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Хәзерге вакытта шугалакта әзерлек эшләре бетеп килә, шугалакны елдагыча клуб янында ясыйлар. Шугалакны Яр буе Моркваш авылы мәктәп директоры Саттаров Радик әзерли. 19 декабрь көнне тантаналы рәвештә шугалакны ачу тантанасы булачак. Тимераякта басып тора алучыларны, саф һава сулап кайтырга теләүчеләрне шугалакка чакырабыз.
.jpg)
09.12.2014
Югары Ослан районы Яр буе Моркваш авылында туып үскән Семенов Станислав Виктор улын армияга озату кичәсе булды . Әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары аңа изге теләкләр юллап армия сафларына озаттылар. Станислав Пенза өлкәсендә хезмәт итәчәк.
Солдатка китә егетләр
Үз илен саклар өчен.
Ватан терәге – ир дигән
Исемне аклар өчен.
.jpg)
25.11.2014
ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек
Бүгенгесе көндә мәктәптә ГТО нормалары тапшыруга әзерлек бара. ГТО нормасы -ул төрле аралыкка йөгерү, граната бәрү, чаңгы чабышы, йөзү,тартылу, ату. Мәктәптә ГТО нормаларын тапшыру физкультура дәресләрендә, ярышлар үткәргәндә, аерым спорт төрләре өстәмә дәресләрдә үтәчәк. Укучылар алга киткән спорт базасы булу сәбәпле ГТО нормаларын үз мәктәпләрендә дә үтә алачаклар.
24.11.2014
БДИ-2015 кысаларында сынау иншасы
Аттестацияның репетицияләрендә 11 нче сыйныф укучылары катнашты.Йомгаклау иншасының төп максаты булып оештыру һәм мәгълүмәт чишелешләрен эшкәртү тора. Чын имтиханны чыгарылыш сыйныф укучылары 3 декабрьдә тапшырачаклар.
Әлеге иншага куелган төп таләпләр: аның күләме 350 сүздән торырга тиеш,укучы үзенең позициясен төпләп, эчтәлеген тулысынча ачырга тиеш. Бу эшкә 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Сайлап алу өчен барысы өч тема бирелде. Укучыларны БДИ га кертү өчен әлеге иншадан "зачет" алу төп шарт булып тора.
24.11.2014
Укытучының профессиональ эшчәнлегенә йомгак ясау
Аттестация- укытучының профессиональ эшчәнлегенең билгеле бер этабына йомгак ясау булып тора.Бүгенге көндә аттестация укытучыларның үзалларына куелган мәсьәләләрнең һәм проблемаларның чишелешен табу һәм профессиональлеккә үзбәя үткәрү булып тора. 21 нче ноябрьдә башлангыч сыйныф укытучысы Исмагилова В.Г.педагог эшчәнлегендә беренче категориягә туры килүен тикшерүче коммисия эшләде. Комиссия членнары Давлетшина Г.И., Кириллова Н.Л.,Тюрина Е.Е. рус теле һәм этика дәресләрен карадылар,укытучы лабараториясе белән таныштылар. Исмагилова В.Г. беренче квалификация категориясенә туры килә.
24.11.2014
Хайваннар белән аралашудан да әйбәтрәк тагын нәрсә бар?
Хайваннарны тотып карау яки сөйләшү тискәре энергияне бетерергә,мәрхамәтлерәк булырга ярдәм итә.Безнең укучыларыбыз да тотып карау мөмкинчелеге булган зоопарктан соң бәхеттән нурлар чәчеп торалар иде. Алар маймылны сыйпап карадылар, бик зур үрмәкүчне күрделәр, куяннар белән фотога да төштеләр. Бу аларның күңелләрендә озак сакланыр.
.jpg)
20.11.2014
Әкият иленә сәяхәт-дәресе
1 нче сыйныф укытучысы Сидорова Н.В. математика фәненнән үткәрелгән ачык дәрескә ата-аналарны чакырды.Дәрес үткән материалларны ныгыту булды. Бу дәрестә балалар алдагы дәресләрдә алган белемнәрен күрсәттеләр. Бу дәресне алар Әкият иленә сәяхәт- дип атадылар. Дәрес барышында тудырылган уңай халәт, һәр балага игътибар, җылы караш һәр укучыда бу фәнгә карата кызыксыну уятты.
20.11.2014
Рәсем конкурсы җиңүчеләре билгеле
"Өмет утравы" комплекс үзәге оештырган рәсем конкурсында "Наркотиксыз тормыш" акциясе нигезендә 4 нче сыйныф укучысы Фёдоров Эмиль 3 нче урынны алды. 1нче сыйныф укучысы Коптелова Софья 11яшькә хәтле булган рәссамнар арасында 3 нче урынны алды. Плакатлар ярышында 11 нче сыйныф укучылары җиңү яулады. Яшь рәссамнарны җиңүләре белән котлыйбыз.
.jpg)
20.11.2014
Монда законнар туа
Бүген Яр буе Моркваш урта мәктәбендә парламент дәресе булды. “Монда законнар туа” дигән исем астында үтте бу дәрес. Тарих фәннәре укытучысы укучыларга парламент эше, законнарны кабул итү,аларның җәмгыяттә тоткан урыннары турында сөйләде. Укучыларга да бүген дәрестә мондый мөмкинлек туды. Алар үзебезнең көндәлек тормышыбызны яхшырту өчен законнар кабул иттеләр ,төзәтмәләр көрттеләр.Дәрес бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Мондый дәресләр ярдәмендә балаларда гражданлык хокуклары тәрбияләнә.
.jpg)
14.11.2014
11 ноябрьдә Яр буе Моркваш авылында яшәүче Николаева Ксения Илья кызының 85 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Юбилярны Яр буе Моркваш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гаязов Ильнур һәм Сафиуллина Чулпан котладылар. Алар юбилярга исәнлек, бәхет, тыныч картлык теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Тормыш ул озын су кебек
Ага да ага икән.
Бер көн шулай 85 яшь килеп,
Ишекне кага икән.
Каксын әйдә, керсен өйгә,
Кунак булсын түреңдә.
Ә син шатлан, насыйп икән диеп
Бу көнне дә күрергә.
Гел шатланып яшә тормыш кочагында,
Бер кайчан да бер үк моңайма.
Яшәгәнең кадәр биш мәртәбә
Яшәсәң дә әле картайма.
13.11.2014
Дәһшәтле "Т-34"
Фашистларны җиңүгә 70-ел тулу уңаеннан Яр буе Моркваш авыл китапханәчесе Прохорова И.Р. 4 нче сыйныф укучылары белән Дәһшәтле "Т-34" дип аталган чара үткәрде. Ул атаклы Т-34 танкы турында сөйләде.
Бигрәк тә малайларга сугыш вакытында танклар турында сөйләгән ошады, Немец "тигр"һәм "пантера"таныкларын үзебезнең танклар җиңү тарихын сөйләгәндә алар игътибар белән кызыксынып тыңладылар.
.jpg)
11.11.2014
Беренче сыйныф укучыларының мәдәният көндәлеге
Икенче чирекнең беренче уку көнендә китапханәче Прохорова И.Р. беренче сыйныф укучыларының ата-аналары белән очрашты. Ул аларны Республиканың мәдәни уку проектында каралган "беренче сыйныф укучыларының мәдәни көндәлеге"белән таныштырды. Анда 12 укучы катнашачак. Әлеге проект балаларны Республиканың,районның һәм авылның мәдәни чаралары, объектлары һәм йортлары белән таныштырачак, ата-аналарны мәдәни- агарту чараларына тартуны күздә тота. Барлык беренче сыйныф укучылары үзләренң" мәдәният көндәлеге "алачак. Уку елы барышында балаларны төрле чаралар һәм мәдәни йортлар көтә.
02.11.2014
Мәктәп формасы- укучыларның көндәлек киеме.
СССР таркалганнан соң мәктәптә бердәм форма киеп йөрү дә беткән иде. Егерме елга якын бу турыда искә дә алмадылар.Ләкин 2013 нче елда мәктәп укучылары бердәм форма да булырга тиеш дигән карар чыкты.Бүгенгесе көндә безнең мәктәпнең үз формасы бар. Ата-аналар, укучылар, төрле-төрле үрнәк формалар белән фабрикадан килгән вәкилләр белән очрашулар ,сөйләшүләр булды. Бу очрашуларның нәтиҗәсе -100% укучылар бердәм мәктәп формасы киеп йөриләр. Күпчелек ата-аналар һәм укучылар әйтүенчә бердәм мәктәп формасы аларга бик ошый, сыйныфташлар арасында бердәмлек һәм дуслык ныгыды -ди алар. Укытучылар да бик канәгать.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
30.10.2014
27 нче октябрьдә Яр буе Моркваш мәктәбендә интернет челтәрендә куркынычсызлык берләшкән дәресе үтте. Дәрес Россия Федерациясе Федераль Җыенының мәтбугат хезмәте әзерләгән интернет челтәрендә куркынычсызлык турындагы видеороликны караудан башланды. Информатика укытучысы Ширяев Александр интернет челтәренә кергәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.Укучылар белән әңгәмәдә интернет челтәрендәге куркынычсызлык проблемалары сөйләшенде.Дәрес ахырында "Балалар һәм интернет" дип аталган видеоролик күрсәтелде һәм куркынычсызлык кагыйдәләре билгеләнде .
27.10.2014
Хәрби чакырылучылар көне
Укучыларда гражданлык бурычларын үтәүгә һәм патриотик тәрбия бирү- бүгенге көннең төп бурычлары. Хәрбиләрнең чыдамлыклары һәм көчле рухлы булуларын Яр буе Моркваш мәктәбе укучылары һәм укытучылары 24 нче ноябрьдә "Хәрби чакырылучылар" көненә багышланган концертка баргач күрә алдылар. Легендар ансамбль "Яшел беретлар"әлеге чараның махсус кунагы булды. Аларның чыгышлары зур алкышлар белән бәйләнеп барды. Сәхнәдә алар башкаруында татар һәм рус телләрендә патриотик җырлар яңгырады.
21.10.2014
Без наркотикларга –каршы!!!
“Наркотикларсыз яшәү” акцияга багышлап 3 нче сыйныфта “Без наркотикларга –каршы!”дигән класс сәгате узды.
Сыйныф җитәкчесе Исмагилова В.Г.балаларга наркотиклар турында әнгәмә уздырды.Балалар бик кызыксынып тыңладылар һәм ахырда наркотикларга каршы үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр.Бөтен класс бер тавыштан :”Без наркотикларга –каршы!Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!”-диделәр.
20.10.2014
Сәламәт яшәү рәвешенә билгеләмә
Бүген 4 нче сыйныф укучылары белән дөрес туклану турында әңгәмә узды. Кириллова Н.Л. уен формасында балаларга файдалы ашамлыклар һәм дөрес туклану турында сөйләде.Әңгәмәдән балалар яшь организмның дөрес үсүенә бик күп төрле витаминнар һәм микроэлементлар кирәген аңладылар. Ботка,балык, җиләк-җимеш,яшелчә һәм сөт ризыклары исәнлеккә файдалы.Бу сөйләшүнең төп максаты балаларның дөрес туклануы һәм сәламәт яшәү рәвешен аңлаулары булды.
16.10.2014
Балалар бакчасында" Покров" көне
Бүгенге көндә балаларны халык иҗатына,сәнгатькә, милли бәйрәмнәргә тарту аларда әдәби кызыксыну тудыра, күңелләрен күтәрә һәм эстетик тәрбия бирә. Кириллова Н.Л. җитәкчелегендәге "Краеведение" түгәрәгендә катнашучылар балалар бакчасында "Покров "бәйрәмен үткәрделәр.Балалар музыкаль бәйләнештә, уен рәвешендә, кызык итеп бабайларның йолаларын берләштереп оештырылган бәйрәм белән танышты. Мондый чыгышлар мәктәп белән балалар бакчасын берләштерә, балаларда туган якка мәхаббәт тәрбияли. Балалар кызыксынып карадылар һәм тыңладылар.Безнеңчә алар һәрберсе үзе өчен яңалык һәм кызык тапты.
14.10.2014
"Казан"агросәнгать паркында республиканың көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Ярминкәдә шәһәр халкына авыл хуҗалыгында җитештерелгән кәбестә, алма, помидор һәм башка төрле яшелчәләр бар иде. Шуңардан кала ярминкәгә килүчеләр яшь оста куллар ясаган әйберләрне сатып ала алдылар. Ярминкә кунаклары өчен мастер-класслар күрсәтелде. Математика укытучысы Саттарова Н.А. келәм эшләү осталыгын күрсәтте. Ярминкә үткәрү белем бирү учреждениясендә эшләүчеләр һәм укучыларның җир белән тыгыз элемтәдә булуларын һәм җәмгыяткә файда китерүләрен күрсәтте.
13.10.2014
Бергә тормыш итү юбилярларын котлыйбыз
Яр буе Моркваш авыл советы рәисе Гаязов И.Х. белән берлектә мәктәп волонтёрлары Галкиннар гаиләсен туй көннәре юбилейе белән котлап өйләренә бардылар. Юбилярлар кунакларга үзләренең хезмәтчән тормыш юлларын, шулай ук сугыш елларын искә төшереп сөйләделәр.Юбилярларга җыр,шигырь, котлаулар яңгырады. Бу дустанә очрашу, чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшыру һәм чәй эчү белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
13.10.2014
Бәйрәмнәргә әзерләнү
Көз бәйрәмнәргә бай ай: Картлар көне, укытучылар көне, Көзге уңыш .Ә бәйрәмнәр концерттан башка үтми. Бәйрәмдә җырлаган барлык җырлар да җыр дәресендә өйрәнелә. Җыр дәресен Каптюшина Е.А. 5-7 сыйныфларда алып бара. Күмәк җырларга , җырның көен, сәхнәдә үз-үзләрен матур, дөрес тотарга да өйрәтә ул. Ә эшенең нәтиҗәсен концерт вакытында барлык кунакларның кәефләреннән, кул чабулардан күрә ул.
.jpg)
10.10.2014
Туй юбилее
9 октябрь көнне Лесные Моркваши авылында Галкин Николай Иванович һәм Александра Николаевна бергә 65 ел тормыш итүләрен – Тимер туйларын билгеләп үттеләр. Аларны бу күркәм бәйрәм белән тәбрик итәргә Югары Ослан районының ЗАГС бүлегеннән Киселева Татаьяна Александровна һәм Яр буе Моркваш авыл җирлеге үзидарәсенең җитәкчесе Гаязов Ильнур Хазинурович килде. Юбилярларга район җитәкчесе Зиатдинов М.Г. исеменнән һәм авыл җитәкчесе исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Аларга исәнлек, озын гомер, бәхет теләделәр.Киләчәктә дә, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, бәхетле, пар канатлы булып, балаларынын күңел җылысын тоеп, оныклар белән куанып гомер итүләрен теләделәр.
Кызганмагыз үткән елларны,
Яшәү җирдә үзе зур бәхет.
Юбилеегыз белән котлап сезне,
Исән-сау булыгыз дибез һәрвакыт.
Борчулар, кайгылар читтә йөрсен,
Өегезне шатлык кына ачып керсен.
Сау-сәламәт, нык булыгыз имән кебек
Яшәгез сез бер-берегезнең кадерен белеп!

08.10.2014
Үз идарә көне
8-11 нче сыйныф укучылары бер көнгә укытучылар белән урыннарын алыштырдылар. Алар мәктәп тормышын бөтенләй икенче яктан күрделәр. Компьютер технологияләрен кулланып уен формасында истә калырлык итеп дәресләр үткәрделәр.
Литература, математика, химия, биология һәм башка күп кенә фәннәр дә бу көнне бик кызыклы үтте. Яңа мәктәп администрациясе - директор Горячкин А. аның ярдәмчеләре завуч Исхакова А. барлык мәшәкатьләрне тиз һәм уңай якка хәл иттеләр. Дәрес вакытында һәм тәнәфестә дә алар тырышлыгы аркасында тәртип булды. Үзидарә көне барлык укытучылар һәм укучыларның бер матур,кызык көн булып истә калды. Бу йола һәр елны сакланып килә. Барлык мәктәп укучылары мәктәп директоры раслаган бәйрәм расписаниесе буенча укыдылар.
.jpg)
.jpg)
06.10.2014
Бүгенге көн ничек матур!
Бүген бәйрәм “укытучылар көне”. Барлык укытучылар да бәйрәмчә киенеп эшкә килделәр.Укучылар иртән үзләренең сыйныфларына таралышмыйча барысы да укытучыларны матур төләкләр,чәчәкләр белән каршы алдылар. Югары сыйныф укучылары бүген яраткан укытучыларын алмаштырдылар.Дәресләргә әзерләнеп, тиешле дәрәҗәдә алып бардылар.Дәресләрдән соң укучылар әзерләгән концерт бигрәк тә күңелле булды. Анда биюләр, җырлар, шигырьләр, спектакльдән өзекләр күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.
Яр буе Моркваш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы үзебезнең район укытучыларын һәм мәгариф эшчеләрен бәйрәм белән белән котлыйбыз.Аларга исәнлек,саулык ,эшләрендә зур уңыш теләп калабыз.
06.10.2014
Эвакуацияләүне өйрәнү
Мәктәптә янгын һәм башка тормышка куркыныч янаган очракта эвакуацяләүне өйрәнү булып узды. Бу эвакуацияләүне өйрәнүнең максаты дәресләр барышында кинәт башланган
сигналны ишеткәч үз- үзеңне тыныч тотып, этешмичә-төртешмичә, үзеңнән түбәнрәк сыйныфта укыган иптәшләреңә ярдәм итеп,куркыныч янаган мәктәп территориясеннән тиз вакыт эчендә чыгуны кабатлау,тикшерү булды . Өйрәнү вакытында мәктәптә 80 укучы иде , шулай да төшенкелеккә бирелеп, югалып калучылар булмады. Алар тиз арада мәктәп бинасын ташлап куркыныч янамаган урынга чыктылар. Мәктәп җитәкчеләре, укытучылар, укучылар үзләренең әзерлекләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Эвакуацияләүне өйрәнү өчен куелган максатлар яхшы үтәлде.
02.10.2014
“Гөмер көзе алтын булсын” акциясе
Олылар көне якынлашу уңаеннан безнең мәктәп волонтерлары “Гөмер көзең алтын булсын” дигән акциядә катнаштылар. Алар 7 нче сыйныф укучылары Кудряшова А. Һәм Захарова А.соц.эшче Рыбакина Елена белән бергә бик күркәм эш башкардылар. Авылдагы барлык олы ,хөрмәткә лаек кешеләргә кереп котлаулар һәм бәйрәм концертына чакыру тапшырдылар.Үз куллары белән ясаган бүләкләрен дә бирделәр. Күтәренке кәефле, игътибарлы безнең авыл картлары. Кечкенә генә бүләккә дә рәхмәт әйтеп ,шатланып калдылар. Аларга сокланмыйча карау мөмкин түгел.
.jpg)
.jpg)
29.09.2014
Батарейкалар җыю акциясе
Биология фәннәре укытучысы Жукова В.В. “Кулланышта булган батарейкаларны җыю” дип аталган экология дәресе үткәрде. Бу дәрестә безне борчыган бер сорау - көнкүреш әйберләрен кулланышка яраксыз булгач кая ташларга, шуларның берсе батарейка.Укучылар бу темага күрсәтелгән презентацияне бик кызыксынып карадылар, бу барыбызны да борчыган мәсьәләгә битараф калмадылар. Килеп туган проблемадан чыгу юлларын бергәләшеп эзләделәр,төрле тәкъдимнәр дә булды. Дәрес ахырында “Бәрмәскә,ә җыярга!” дигән акция үткәрделәр.
.jpg)
26.09.2014
Талантлар ярминкәсе
25 нче сентябрьдә Яр буе Моркваш урта мәктәп укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре районда оештырылган “Талантлар ярминкәсе”ндә катнаштылар. Фестивальның максаты – милли йолаларны саклап калу, аларны искә төшерү.
Безнең укытучыларыбыз һәм тәрбиячеләребез бу кичәгә бик тырышып әзерләнделәр. Алар “Анна Ниловна туе”н барлык йолаларына туры китереп күрсәтергә торыштылар. Оста куллы укытучыларыбыз Саттарова Н.А., Баданина А.В., Хохлова И.В. үзләренең кулдан эшләнгән идән келәмнәрен, бәйләнгән күлмәк,чиккән тастымал,сөлгеләреннән күргәзмә оештырдылар. Шулай ук җәй көне үзләре әзерләгән кайнатмалар, төрле салатлар ,бәлешләр, ак калач та алып килгәннәр. Бәйрәм бик күңелле узды .Оештыручыларга рәхмәт.
.jpg)
24.09.2014
Математикадан сынап карау имтиханы
9 нчы сыйныфта математикадан Саттарова Н.А.уүенең укучыларына сынап карау имтиханы үткәреп карарга тәгъдим итте.Үзләрен сынап карау өчен үткәрелгән имтихан берничә авыр мәсьәләдән коткара . Беречедән, алар дөрес тутырырга өйрәнсәләр, икенчедән, үзләренең инде үткән елларда алган белемнәрен тикшереп карадылар.Ә иң мөхиме алар имтиханнарда үзләрен тыныч тотарга, каушап калмаска өйрәнәләр.
.jpg)
22.09.2014
Сәламәтлек – кешенең иң кадерле байлыгы. Безнең укучылар да үзләренең сәламәтлекләрен яшьтән үк сакларга, аны гел кайгыртып, ныгытып торырга икәнлеген яхшы аңлыйлар. Шуңа да сәламәтлекне саклау сәгате- ул күңелле спорт бәйрәме. Бәйрәмнең максаты- сәламәтлекне саклау, ныгыту, физик яктан көчле булу.
4 нче сыйныф укучылары мәктәптә уздырылачак Пионерболл уенын бик көттеләр. Бу уенда катнашу бик кызык һәм күңелле булды. Сыйныф җитәкчесе укучылары өчен көч биреп, алкышлап торды. Уенда “Дуслык” җиңде.
.jpg)
22.09.2014
«Пятёрочка» олимпиадасының йомгаклары
Узган елның ахырында Яр буе Моркваш урта мәктәбендә “Пятёрочка” дистанцион олимпиадасы булып узган иде. Анда 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашты.Олимпиаданың йомгакларын барлык катнашкан балалар да бик көттеләр. Менә бу атнада барлык катнашкан балалар да сертификат алдылар,җиңүче балаларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.Олимпиада математика, рус теле, рус әдәбияты, табигать фәннәреннән иде. Бигрәк тә берничә фәннән катнашкан балаларны мактап үтәсе килә. Алар-Билалетдинова Динара, Исмагилов Ильһам, Тюрин Артём, Фёдоров Эмиль. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Олимпиаданы оештыручылар балаларны әзерләгән укытучыларга да мактау хатлары тапшырдылар: алар Исмагилова Венера, Гиниятова Наталья,Кириллова Надежда һәм Сидорова Надежда. Аларга да уңышлар телибез.
.jpg)
22.09.2014
Һәр ата- ана баласын мәктәпкә озатканда иң беренче аның исән-имин мәктәпкә барып җитүләрен һәм өйгә исән-сау кайтуларын кайгыртырга тиешләр.
Безнең мәктәптә бу эш ата-аналар һәм укытучылар, мәктәп җитәкчеләре белән бергәләп эшләнелә. Килеп чыккан борчуларны алар бергәләшеп хәл итәләр, уңайлырак ысулларны табалар. Бергә килешеп эшләгәндә балалар да исән –имин булыр.
.jpg)
12.09.2014
Спорт белән шөгеллән
Безнең мәктәптә укучылар дәресләр башланганчы ук иртәнге зарядка ясыйлар.Аны югары сыйныф укучылары үзләренең укытучылары Хабибуллин Р.Р. ярдәмендә үткәрәләр . Бу зарядканы барлык 1-11 нче сыйныф укучылары бик теләп ясыйлар.Зарядка кәефләре булмаган балаларның кәефләрен күтәрә, артык дулкынланып килгән балаларны тынычландыра. Бер сүз белән әйткәндә барлык укучыларга да уңай йогынты ясый, кәефләрен күтәрә.
.jpg)
11.09.2014
Сәламәтлек серләре
Бүгенгесе көндә балаларны тәртипкә өйрәтү,әдәплелеккә өйрәтү генә җитеп бетми.Без бүген балаларны үзләренең сәламәтлекләре турында да уйларга өйрәтергә тиешбез.
Шул максаттан чыгып 3 нче сыйныф җитәкчесе Исмагилова В.Г. тәрбия сәгатендә “Сәламәтлек серләре” дигән темага сөйләшү үткәрде. Ул укучыларына тормышта зур уңышларга ирешү өчен иң мөхиме сәламәтлекне сакларга кирәклеге турында сөйләде.Сөйләшү вакытында укучылар шуны аңладылар,иң кирәкле байлык –сәламәтлек.
08.09.2014
Беренче бөтендөня сугышына 100 ел
2014 нче елның 1 нче августында беренче бөтендөнья сугышына 100 ел тулды.
Россия империясендә элек Икенче Ватан сугышы дип атадылар.Ул сугыш 20 нче гасырның куркыныч фаҗигасе булып тора. Монда 59 бәйсез дәүләтнең 38 дәүләте катнашкан.Бу сугыш инде әкренләп онытылып бара.
Яр буе Моркваш урта мәктәбендә яшьләрне патриотик тәрбияләү нигезеннән мерроприятияләр үткәрелде. 9 нчы сыйныф укучылары Ахметшина Д. һәм Исхакова Асия “Беренче бөтендөнья сугышына 100 ел” дигән гәҗит чыгардылар, презинтацияләр күрсәттеләр.Үзләре өчен шуны аңладылар бу сугыштан соң сугыш кораллары ясау тагын да күбәйде һәм тизләтелде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
05.09.2014
Бүген Яр буе Моркваш балалар бакчасында өлкән группа балалары янына МО МВД России "Верхнеуслонский" юрисконсулҗтанты Исакова Лилия Михайловна кунакка чакырылды.Кунагыбыз балалар белән өйдә,урамда, балалар бакчасында куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Үрнәк итеп шигырләр, әкиятләрдән сюжетлар тәкъдим итте. Балалар бик кызыксынып тыңлап утырдылар, аннан соң сорауларга җавап бирделәр. Мондый очрашулар бик тә кирәкле, чөнки балаларга "формадан киенгән кеше" сүзе ата-ана йә тәрбияче сузенә карата аңлаешлырак була.Үз ягыбыздан бездә балаларны куркынычлы хәлләргә эләгүдән сакларга тырышырбыз. Яр буе Моркваш балалар бакчасы коллективы ИсаковаЛ.М. кызыклы әңгәмә өчен бик рәхмәтле.
.jpg)
.jpg)
03.09.2014
Бесланның якты истәлегенә багышлап
Өченче сентябрь көнне Бесланда булган теракт вакытында үлгән олылар һәм балаларның якты истәлегенә багышланган тантаналы линейка булды.Тарих фәннәре укытучысы Баданина А.В.һәм 11 нче сыйныф укучылары презентацияләр һәм чыгышлар ярдәмедә бу көнне булган кайгылы вакыйганы искә төшереп киттеләр. Бу вакыйгага 10 ел вакыт үтсә дә онытылырлык түгел.Алар безнең йөрәкләрдә.Мондый кайгылы вакыйгалар булмасын өчен без барысын да эшләргә тиешбез.
.jpg)
03.07.2014
Тәмәке тыела
Тәмәке тартучыларга көн бетә. Агымдагы елның февраль аенда Русия Президенты тарафыннан имзаланган җәмәгать урыннарында тәмәке көйрәтүне тыючы закон 1 июньнән үз көченә керде. Әлеге законга каршы чыгучыларның бер аргументы безне гаҗәпкә калдыра: янәсе ул тартучыларның хокукларын чикли. Имеш, үз сәламәтлегем, теләсә нишләтәм. Үз сәләмәтлегеңне теләсә нишләт, тик башкаларга зыян салма. Тартучы, тәмәке төтененнән борын җыеручы безнең кебекләрнең, балаларыбызның хокукларын бозмыймы? Ул безнең яныбызда басып тора ала, ә без юк, чөнки төтене күзгә керә. Шуңа күрә бу бик урынлы закон. Күптән кирәк иде инде. Чит илләрдә ул эшли…
Әйе, чит илләрдә эшли. Ә бездә эшләр микән?! Менә монысы бераз борчуга сала. Закон эшләсен өчен, аны аңлап кабул итүче адекват җәмгыять тә булырга тиешле шул. Ә бездә, әлегә, эчке культура аксый.
Инде яңа закон буенча тәмәке тарту тыелган урыннарны санап чыгыйк. Бәлкем, тәмәке таратучылар әдәпкә керешеп, тиешле урынын, вакытын сайларга өйрәнерләр.
Моннан соң, транспорт, вокзал, аэропорт, метро яны, балалар бакчалары, нәниләрнең уен мәйданчыклары, мәктәп-югары уку йортлары, мәдәният, социаль, спорт оешмалары, хастаханәләр тәмәке тартучылар өчен ябыла. Поездларда, пассажир көймәләрендә, кунакханә, ресторан, бар, базарларда да әлеге начар гадәткә урын калмаячак. Шулай ук киоскларда тәмәке сату тыелачак. Тәмәке капларын кибет киштәләренә тезеп кую да законсыз булачак.
.jpg)
.jpg)
5.06.2014
Югары Ослан районы Яр буе Морквашы авылы балалар бакчасында Корней Чуйковскийга багышланган чара үтте. Бу очрашуны авыл китапхәнә җитәкчесе Ильмира Прохорова үткәрде. Ул баларга Чуйковскийның китапларын алып килгән иде, шигырьләрен укыды, биографиясен сөйлөде: аның чын исеме Николай, ә фамилиясе Корнейчуков икәнлеген бәян итте. Ул фамилиясенең бер өлешеннән Корней дигән исем, ә киенче өлешеннән Чуйковский дигән фамилия ала. Аның яңа әдәби исеме шуның кадәр уңышлы килеп чыккан, киләчәктә ул хәтта аның балаларына һәм оныкларына да күчкән. Бу чарада балалар Чуйковскийның очраклы рәвештә балалар шагыйре булып киткәнлеген белде, укучылар яраткан “Крокодил”, “Мойдодыр”, “Доктор Айболит” һәм башка әсәрләрнең язылу тарихын ишетте. Гомумән, балалар Илмираның сөйләвен бик кызыксынып тыңлады.
Иң оста шигырь белүче дип Ксения Толокнова билгеле булды. Балалар Корней Чуйковскийның тормыш һәм иҗат юлы турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Очрашуда катнашучылар вакытның ничек үтүен дә сизми калдылар.
.jpg)
5.06.2014
Спорт майданчыгын төзү
Яр буе Моркваш авылы урта мәктәбе янында спорт майданчыгы төзи башладылар. Хәзерге вакытта җирен тигезләп, бетоннан спорт майданчыгынын нигезен салдылар. Бетон кипкәч, майданчыкның икенче этабын төзү эшләре башланыр дип көтелә.
27.05.2014
Асфальтка ясалган рәсемнәр ярышы
26 нчы май көнне Яр буе Моркваш гомуми урта мәктәбендә Башлангыч сыйныф укытучысы Макарова Д.М. балалар яклау көненең нинди зур бәйрәм икәнлеген сөйләп китте. Шул уңайдан асфальтка”нәрсә ул бәхет” дигән тема белән рәсем ясау ярышы үткәрде. Алар бу сорауга җавап итеп рәсем ясадылар. Балаларның рәсемнәреннән күренгәнчә бәхет ул әниле-әтиле булуда, яраткан йорт хайваннары белән аралашу, табигать кочагында дуслары белән ял итүдән торганлыгы күренде.
27.05.2014
Юл йөрү кагыйдәләрен тикшерү ярышы
Яр буе Моркваш гомуми урта мәктәбендә ОБЖ укытучысы Зиятдинова Т.В.Башлангыч сыйныф укучыларының велосипедтта юл йорү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерде һәм тагы бер кат барлык нечкәлекләре белән исләренә төшрде. Балалар бу ярышны бик ошаттылар. Алар матур итеп велосипедтта йөреп күрсәттеләр,юл кагыйдәләрен дә беләләр икән. Барлык сорауларга да дөрес итеп җавап бирделәр. Ә ярышта катнашмаган укучылар кул чабып,көч биреп тордылар.
23.05.2014
Славяннар язуы һәм мәдәнияты көне мәктәптә.
24 нче май безнең илдә Славяннар язуы һәм мәдәниятына багышланган бәйрәм үткәрелә. Шул бәйрәм уңаеннан Яр буе Моркваш гомуми урта мәктәбендә дә чыгышлар булды.10 нчы сыйныф укучысы Хабибуллин Айрат Кирилла һәм Мефодия тормышына ,Славян язуына, беренче кулдан язылган китапка багышлап презентация күрсәтте,укучылар авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар анда китапханәче Прохорова Э.Р. бу көнгә багышлап китаплар күргәзмәсе ясаган иде.Башлангыч сыйныф укытучылары Исмагилова В.Г. һәм Макарова Д.М. дәрестән тыш вакытта 1-2 нче сыйныф укучылары белән “Әлифбаны кем уйлап тапкан?”дигән исем астында чыгыш ясадылар һәм балалар алфавитның баш харефләрен ясадылар.Шулай ук Гиниятова Н.А. да “24 нче май- Славян язуы һәм мәдәнияты көне” дигән исем белән викториналар үткәрде. Анда шигырьләр укыдылар,төрле табышмаклар,сорауларга җаваплар бирделәр.
.jpg)
23.05.2014
Вяземский китабының презентациясе.
Яр буе Морквашы гомуми урта белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Баданина А.В. үзенең укучысы Зиганшин Динар белән Юрий Вяземскийның”Акыллылар” дигән китабының презентациясендә катнашты..Ул Казанның” Тандем” дигән кибетнең китаплар бүлегендә үтте. Бу китап Россия хөкүмәтенең тарихы турында сөйли һәм шулай ук бик аз билгеле булган фактларны эченә ала.Презентациядә Казаннан һәм республикадан җыелган бик күп укучылар,укытучылар,башка төрле халыклар катнаштылар.
Яр буе Моркваш гомуми урта мәктәбендә 7 нче сыйныф укучылары балалар яклау көне якынлашу уңаеннан спорт-мавыктыргыч уеннар әзерләделәр.Күңел ачарга,таныш җырлар җырларга,биергә һәм төрле спорт уеннарында катнашырга 1-4 сыйныф укучылары чакырылган иде.Анда кәефләре төшкән балаларны көлдерүче клоун Смешенкин да бар иде.Ә “Врака-Забияка”бик киң күңелле,күтәренке кәефле,яхшы характерлы кыз булып калды. Бу тамашадан барлык балалар да күтәренке кәеф, тәмле күстәнәчләр алып кайтып киттеләр.
21.05.2014
Җәйге лагерьны ачуга әзерлек.
Яр буе Моркваш гомуми урта мәктәбендә балаларны җәйге лагерьда ял иттерү өчен бик каты әзерлек бара.Монда ашханә эшчеләре дә,мәктәп җитәкчеләре дә тырышалар.Тәрбиячеләр инде билгеле,вентиляция,канализация,салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү,балалар уйный һәм ял итә торган мәйданчыкны чүпләрдән,биек үләннән чистарту һәм башка бик күп эшләр бар әле.Лагерь ачылганчы бу эшләр бетәр дип ышанып калабыз.
21.05.2014
Шалтырат!Сине ишетәләр!
Бүген Яр буе Моркваш урта мәктәбендә уку –тәрбия эшләре буенча завуч Тюрина Е.Е. укучыларга ышаныч телефоны барлыгын аңлатып китте. Бу номер буенча шалтыратсаң үзеңнең якыннарың ярдәм итә амаганда ,яки бик авыр борчулар булганда да ярдәм күрсәтмичә калмаслар –диде ул. Бу эштә югары сыйныф укучылары да ярдәм күрсәттеләр. Алар телефон номеры язылган карточкаларны әти-әниләргә һәм укучыларга тараттылар. Иң мөһиме куркыныч янаганда,авырлыклар килгәндә югалып калмаска, ә ышаныч телефонына шалтыратырга кирәк. Синңа һәрвакытта да ярдәм итәрләр.
.jpg)
19.05.2014
Бездә кунакта кечкенә дуслар
Тагы бер күңелле вакыйга булды бүген - безгә кунакка зоопаорк килде: Гриня исемле маймыл,шиншилла , диңгез дуңгызчыгы, кечкенә ак крокодил, мадагаскар тараканы,елан hәм куян.
Иң элек балаларга хайваннар турында хикәя сөйләнде, Аннан соң хайваннар белән якынрак танышырга,аларны ашатырга,сыйпап карарга да рөхсәт ителде.
Күбесе аки куянны бик ошаттылар. Балаларның кайберсе диңгез дуңгызчыгын хәттә өйгә алып кайтып китәселәре килде,Күргәзмә бик кызыклы булды.
19.05.2014
Яңа уенчыклар
Бүген безнең бакча балалары өчен бик күңелле көн - өр-яңа уенчыклар алып кайтттылар.Алар арасында "Лего", агачтан эшләнгән конструктор "Развитие" уен комплеклары "Супермаркет", "Прачечная", обручлар, туплар hәм коры бассейн.Коры бассейнны балалар аеруча ошаттылар.Кызганычка каршы бөтен бала берюлы сыеп бетә алмый, шуңа күрә күз яшҗләре дә булгалады.Өлкән группа балаларына - магнит такта. Шөгелләнү әчен бик уңайлы..Бик тә куандылар бүген балалар.
18.05.2014
18 апрель халыкара музей көне
Соң булсада уң булсын дип безнең балалар бакчасы да бу көннән читтә калмаска тырышты.Балалар тәрбиячеләр белән авыл музеена юл тоттылар. Музейны оештыручы hәм алып баручы Храмова Т.П. балаларга бик кызыклы хикәяләр сөйләде: рус миче турында дисеңме, агачтан эшләнгән тәлинкәләр кашыклар дисеңме,утюг, чабатаны да онытмады.Күмер белән кыза торган утюг балаларны бик кызыксындырды: алар аның тимерчыбыкларын кабыза торган төймәләрен бик эзләп карадылар.
Музейда кызыклы әйберләр елдан елга арта тора карап өлгерергә бер көн генә җитмәс мөгаен, шуңа да әле музейга бер генә барып калмабыз.
16.05.2014
«Хәвефсезлек тәгәрмәче” конкурсында.
Яр буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары ХСН укытучысы Зиятдинова Т.Н. җитәкчелегендә балаларны яклау көненә багышланган”Хәвефсезлек тәгәрмәче” дигән конкурсында катнаштылар.Бу конкурс берничә этаптан тора иде:1 нче этапта укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен,2 нче этапта беренче медицина ярдәм күрсәтү алымнарын,3 нче этапта юл каршылыкларын чиңеп чыгу буенча белемнәрен сынаштылар.Мәктәп командасы бөтенләй таныш булмаган балалар белән ярыштылар,үзләренең бу өлкәдә булган белемнәрен күрсәттеләр.Ә соңыдан укучыларның һәрберсенә сувенирлар,командага грамота тапшырылды.

15.05.2014
Күбәләкләр
Ә безнең күбәләкләр беркаяда очып китмәячәкләр, чөнки аларны балалар- үз куллары белән ясадылар. Сары, яшел, кызыл - ниндие генә юк.
Без үзебез җәйне якынлаштырырабыз төрле-төрле төсләр, шатлыклары, куанычлары белән.
12.05.2014
Гомуми мәктәптә үткәрелгән экология дәресе.
12 май көнне Яр буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбендә география укытучысы Тюрина Елена Евгеньевна “Россия һәм җир шарындагы ташландык чүпләр” дигән темага экология дәресе үткәрде.Бу дәрестә мәктәпнең барлык укучылары да катнашты.Дәреснең төп максаты булып укучыларга бүгенге көндәге экологиягә кагылышлы булган җитди проблемаларны ачып салу иде. Шулай ук Елена Евгеньевна төрле промышленность калдыклары белән ничек итеп эшләргә кирәклеген дә аңлатып үтте.Укучылар бу дәрестә бик актив катнаштылар,үзләре дә бу мәсьәләне чишүнең яңа ысулларын уйлап таптылар.Үзе сөйләгәндә аларны экранда күрсәтеп барды.
9.05.2014
9 май
9 май-җиңү бәйрәме көнне Яр буе Моркваш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары авыл халкы белән бергәләшеп яу кырында үлеп калган солдатларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелыштык. Без барыбыз да сугыш кырларында булып кайткан ветераннарыбызны,сугыш вакытында кечкенә балалар белән калган, ипи үстергән,сугыштан соңгы авырлыклар күргән әбиләребезне котладык. Мәктәп укучылары бик матур концерт күрсәттеләр,бик матур итеп котладылар,сугыш турында җырлар җырладылар,биеделәр.Авыл советы һәм районнан да ветераннар котларга килгәннәр иде,алар да котладылар һәм рәхмәтләрен белдерделәр.
8.05.2014
"Субботник"
Кичә район үзәгендә субботник булып узды. Безнен бакча эшчеләре дә ятта торып калмадылар:чәчәкләр утыртып бордюрларны агартып чыктылар, әлбәттә кечкенәләр ярдәме белән!
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:56